Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
дискуссия как метод.docx
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.03.2025
Размер:
44 Кб
Скачать
☆

Тәрбияләү һәм укучыларның үз – үзләрендә креативлыкны тәрбияләү методы буларак дискуссия

Дискуссия табигый ысуллар ярдәмендә дөреслекне эзләү методы буларак иң борынгы вакытларда барлыкка килгән һәм хәзерге вакытта гыйлемдә, фәлсәфәдә, сәясәттә, педагогикада, профессиональ эшченлектә, үзара мөнәсәбәтләрдә киң кулланыла. Дискуссия жыелышларда, аралашу процессларында кулланырга мөмкин.

Дискуссия - ачык аралашу, кеше белән аралашкан вакытта, нинди дә булса проблеманы чишү һәм аның хакыйкатен табу. Дискуссиянең максаты - һәр төп фикернең хакыйкатен табу, ә чаралары – субъектив фикер түгел, ә нигезләнгән позицияләр.

Дискуссия диспут белән янәшә тора, ләкин моназарадан, бәхәстән, дебаттан аерылып тора. Диспутның темасы буларак гыйлем һәм җәмгыять проблемалары була. Бәхәстә исә, һәрбер катнашучы үз позициясен яклый һәм каршы килүче кешенең фикерләрен кире кага. Маназара – фикерләр бәрелеше. Маназара иҗтимагый-социаль проблемалар буенча була.

Дискуссиянең структурасы нидән гыйбарәт? Дискуссиянең субъекты аерым кеше яки төркем булып тора. Субъект белән расланырга тиешле фикерләр – тезис, ә раслау өчен дәлилләр – аргументлар, дип атала. Барлык дәлилләр барлыкта аргументацияне барлыкка китерәләр. Бөтен әйтелгән сүзләргә нигезләнеп, дискуссияне хакыйкатне эзләү методы дип карарга була.

Дискуссия әхлаклылыктан аерылгысыз. Һәр субъект гадел рәвештә хак белемгә ирешергә тырышса, дискуссия әхлаклы була. Әгәр дә субъектлар үз тезисларының хаклыгын һәм опонентларының тезисларын каршы кагуга юнәлдерелсәләр, бу дискуссия өлешчә яки бөтенләй әхлаксыз була, чөнки мондый дискуссия бәхәскә әверелә.

Метод буларак дискуссия педагогикада да кулланыла. Әдәбиятта ул төрлечә билгеләнә.

Дискуссия- ул:

- укучыларны актив рәвештә теләсә-нинди проблемаларны карау өчен фикерләр, идеяләр белән алышуга юнәлдерелгән төркемле укыту методы.

-укучыларның актив рәвештә үз фикерләрен, дәлилләрен проблеманы чишүдә чагылдыру.

-коллектив рәвештә ниндидер проблеманы (обсуңдение).

Бу билгеләмәләрдән шундый нәтиҗә килеп чыга: дискуссия һәрвакыт коллектив рәвештә проблеманы (обсуждать иту) һәм аның хакыкатен табу.

Педагогикада дискуссиянең специфик үзенчәлеге шуннан гыйбарәт, ул укыту эшендәге метод, шуңа күрә фикер алышу проблемалары репродуктив була(укучылар өчен генә проблема), ләкин башка проблемалар да каралырга мөмкин.

Дискуссия педагогик методы буларак, укучыларның когнетив тәрбияләвенә юнәлтелгән (укучыларда хакыйкатне табу өчен ихтыяҗ уяту). Бу тәрбияләүнең интеграль методы буларак - укучыларда иҗат активлашуын формалаштыру, аларда креативлыкны чагылдыру.

Дискуссия төркемне укыту методы гына түгел, ул әле тәрбияләу һәм аларны самовоспитание? Методы. (например, коллективное обсуждение учениками теоретических проблем и проблем воспитания ведет к формированию у них такого качестваличности, как креативность.)

Дискуссиянең шартлары

Оештыру һәм эчтәлек шартлары:

А) тикшерү объектына карата баштан ук берничә төрле кузаллау булырга тиеш;

Ә) бары тик дөрес әйберләр турында гына сөйләнә;

Б) дискутантлар бәхәскә үз сүзен генә сөйләү түгел, башка дәлилләрне дә ишетү һәм аңдау, башка фикерләрне дә яклау теләге белән катнашырга тиеш;

В) дискуссия барышында укытучының һәм укучыларның тикшеоү предметын аңлаулары һәм белүләре арта барырга тиеш;

Г) әйтелә торган дәлилләр нигезләнгән һәм дәлилләнгән булырга тиеш;

Д) дискуссиягә катнашучылар аңа аңлап керешергә, кирәк булганда җавабын уйлап төзәтә белергә тиеш;

Е) карарлар төркемнең үсеш перспективасын исәпкә алып кабул ителә;

Ж) барлык катнашучылар да сайлап алынган карар өчен тигез җавап бирә.

Эчкерсезлек, ачыктан – ачыклык шартлары:

А) тикшерү предметы дискуссия өчен ачык булырга тиеш;

Ә) катнашучыларның фикерләве һәм кабул итүе тәэсир ясау һәм аңлау өчен ачык булырга тиеш;

Б) дискуссия барлык дәлилләр, фактлар, күзаллаулар, тәнкыйть өчен ачык;

В) дискуссия барлык укучылар һәм укытучылар, катнашырга ткләгән һәркем өчен дә ачык;

Г) дискусси вакыты чикләнми;

Д) дискуссиянең нәтиҗәсе ачык булып, алдан ук йомгаклар әзерләп куеп, тикшерүне шуларга юнәлтергә ярамый, шулай ук нәтиҗәдә бердәнбер карар булырга тиешлеге дә фаразланмый, берничә карар чыгарылырга, хәтта бөтенләй чыгарылмаска да мөмкин;

Е) дискуссиянең темасы гына игълан ителә, максатлары һәм барышы ачык кала;

Ж) дискуссиядә катнашучылар үз фикерләрен үзгәртүдә һәм уртак нәтиҗәгә килүдә ирекле.

Аралашу шартлары:

А) укытучылар һәм укучылар бер – берсе белән сөләшә;

Ә) алар бер – берсен тыңлый, бер – берсенә җавап бирә;

Б) барлык катнашучылар да бер – берсенең карашлары һәм фикерләре турында аермачык белешмә ала ала;

В) тынычлык – “бер вакытта бер генә кеше сөйли”, “үзеңә ошамаган дәлилләрне яки әңгәмәдәшне раслауларсыз тәнкытьләмәскә” һ.б. шуңа охшаш кагыйдәләрне үтиләр;

Г) катнашучылар үз фикерлшрен гадел һәм ачыктан – ачык әйтүдән курыкмый;

Д) тигеәлек- һәрбер катнашучы сөйләү, куәтләү яки каршы килү өчен тигез вакытка һәм тигез хокукка ия, барлык фикерләр дә тигез;

Е) ихтирам-катнашучылар һәр кешегә, аның дәрәҗәсенә яки ул әйткән фикергә бәйсез рәештә, ихтирам һәм кайгыртучанлык күрсәтергә тиешләр; авторитетларга карата скептиклык- әйтелгән фикернең мәгънәсе генә ихтирамга лаек, ә бу фикергә нигез булып торган авторитет түгел;

Ж) сәбәпләр һәм исбатлаулар барлык кешегә дә аңларлык итеп, ачык әйтелергә, дәлилләр карашны төгәл чагылдырырга һәм ике төрле аңлатуга юл калдырмаска тиеш;

З) исбатлар кыска, артык кабатлау һәм мисалларсыз булырга тиеш.