- •Тема 1 туган тел
- •Россиядә татар телен укыту тарихыннан
- •Тема 2 Татарстан җөмһүрияте. Милләт. Сәясәт.
- •Тема 3. Татарстанның күренекле урыннары
- •Г) татарстан республикасының милли музее
- •Д) Сынлы сәнгать музее
- •Е) Татар театры
- •1) Затланышлы һәм затланышсыз фигыль формаларын аерып языгыз
- •2) Фигыльләрнең барлык-юклык төрләрен аерып языгыз
- •Тема 4 татарстан һәм икътисад
- •Б) Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы
- •Тема 5 татар мәдәнияте һәм сәнгате
- •Тема 6 татарстанның мәгариф системасы милләтебез җәүһәрләре
- •Шиһабетдин Мәрҗани
- •Каюм Насыйри
- •Татар теле турында
- •А)татарстанның югары уку йортлары
- •Б) Социаль-икътисад факультеты
- •Тема 7 массакүләм информация чаралары Татар матбугаты тарихыннан
- •Тема 8 кешенең яшәү рәвеше сәламәтлек — зур байлык
- •Татар ашлары
- •Фикер сәламәтлеге тән сәламәтлегеннән килә
- •Не загсом единым с религией сложнее, чем с государством?
- •Православие
- •Т атарская кухня
- •Татар милли киемендәге асылташлар
- •Национальная татарская одежда
- •Как принимать гостей
- •Тема 9 россиядә һәм татарстанда бәйрәмнәр
- •Сабантуй бизәкләре
- •Нәүрүз – яңа елны каршылау бәйрәме
- •Тема 10 экология. Табигать һәм кеше. Татарстанның табигате
- •Су кадере
- •Экология, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсенең актуальлеге
- •Транспортная сеть
- •Тема 11 милләтебез җәүһәрләре бакый урманче
- •Фәрит Яруллин
- •Әлфия Авзалова
- •Тема 12 күренкле татар әдипләре
- •Һ.Такташ
- •Әдхәт Синугыл
- •Тема13 фольклор
- •Тема 14 фразеологизмнар
- •Тема 15 татар әдәби теленең функциональ стильләре
Россиядә татар телен укыту тарихыннан
ХVI-ХVIII гасырларда Россиянең Урта Азия һәм көнчыгыш дәүләтләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда татарлар тылмачлар буларак зур ярдәм күрсәткәннәр. Татар теле башка төрки телләрне белү өчен ачкыч булган. Россиянең Һиндстан, Кытай, Иран һәм башка күп кенә илләр белән эш кәгазьләре татар телендә алып барылган. Шунлыктан Россиядәге башка төрки телләр арасында татар теленең дәрәҗәсе югарырак булган. Ә бу исә XVIII гасыр урталарында ук күп кенә уку йортларында татар телен укыта башлауга китергән.
1764 нче елдан башлап, Әстерхан мәктәпләрендә солдат балаларына татар теле укыталар. Аз гына соңрак, ягъни 1769 нчы елда, Елизавета Петровна кушуы буенча, Казандагы дворян һәм разночинец балалары өчен булган гимназиядә дә татар теле укытыла башлый. Екатерина II боерыгы белән гимназиянең беренче татар теле укытучысы итеп Сәгыйть Хәлфин билгеләнә. Гимназиядә татар телен укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп, ул әлифба яза. Бу хезмәтне мәктәп укытучылары тикшерәләр һәм аңа югары бәя бирәләр. 1778 нче елда бу хезмәт Мәскәүдә басылып чыга. Татар басма әлифбасының тарихы шушы китаптан башлана.
XVIII гасыр ахырыннан башлап татар теле дәресләре Мәскәү университеты каршындагы Академик гимназиядә, Омскидагы Азия тылмачлар мәктәбендә, Тобольскида һәм башка семинарияләрдә дә алып барыла. Томск, Оренбург, Саратов, Әстерхан, Ставрополь, Симферополь гимназияләрендә татар теле мәҗбүри уку предметлары исемлегенә кертелә. 1812 нче елдан Казан университетында да татар теле укытыла башлый.
Казан университетында татар телен озак еллар И.Хәлфин укыткан. Казан руханилар академиясендә А.Троянский һәм Н.Ильминскийлар татар теле дәресләре алып барганнар. Әлеге укытучылар дистәләгән дәреслекләр, сүзлекләр, үзөйрәткечләр, сөйләүлекләр дә төзегәннәр.
Үзөйрәткечләрдән тыш, бу чорда С.Хәлфиннең ике томлык "Русча-татарча сүзлеге", И.Хәлфиннең "Татар теленең әлифбасы һәм грамматикасы", М.Ивановның "Татар грамматикасы" һәм "Татар хрестоматиясе" кебек хезмәтләре дөнья күрә.
Татар теленә өйрәтү һәм татар теле дәреслекләрен язу эше Октябрьдән соң да дәвам иткән. Мәсәлән, Ф.Сәйфи-Казанлының үзөйрәткече күпләргә таныш. 1920 нче-1930 нчы елларда М.Корбангалиевнең йөздән артык дәреслек һәм методик кулланма язуы мәгълүм.
XX гасырның 80 нче елларында Ф.С.Сафиуллина, И.Л.Литвинов һәм башка авторлар тарафыннан төзелгән үзөйрәткечләр басылып чыкты.
Биремнәр
Текстның эчтәлеген сөйләгез.
Сорауларга җавап бирегез
- ХVIII гасырда татар телен укытуга китергән сәбәпләр
- беренче татар теле укытучысы кем булган?
- беренче татар басма дәреслеге тарихы кайсы китаптан башлана?
- КДУ-да татар теле кайчан укытыла башлый?
- беренче татар теле укытучылары һәм дәреслек авторлары кемнәр?
- хәзерге татар теле гыйлеме кайсы исемнәр белән бәйле?
- ХVIII гасыр һәм хәзерге чордагы татар телен укыту дәрәҗәсен чагыштырыгыз, үз фикерләрегезне дәлилләгез.
3) Тылмач, басма (китап), үзөйрәткечләр, сөйләүлекләр, дөнья күрә сүзләренең мәгънәләрен, ясалышларын аңлатыгыз, тәрҗемә итеп җөмләләр төзегез.
Тәкъдим ителгән семинар темаларына чыгыш әзерләгез
- Татар теле һәм язуы тарихы
- Туган тел турында уйланулар
Иҗади эш
- Дәрдмәнд «Кораб»
- Гаяз Исхакый «Ике йөз елдан соң инкыйраз»; «Көз»; «Локман хәким»
