Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
K-Nas.doc
Скачиваний:
7
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
80 Кб
Скачать
☆

Йомгаклау.

Каюм Насыйри бөтен эшчәнлегенә тирән гуманлылык хас. Аның бу сыйфаты татар кешесендә үз сәламәтлегенә карата акыллы караш тәрбияләүне максат итеп куюда, халык арасында санитария-гигиена белемнәрен тарату гамәлендә ачык күренә.

Каюм Насыйри, татар халкын санитария-гигиена белемнәре белән таныштырып, аларны гомере буенча пропагандалап, зарарлы гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә, хорафатларга, им-том итүчеләргә каршы көрәш алып бара. Аның бу хезмәтләре халкыбызның рухи мәдәнияте үсешенә керткән биниһая зур шәхси өлеше һәм бөек каһарманлыгы дип бәяләнергә лаек.

Тикшерү нәтиҗәләре:

-халык дәвалаучылары_ табиблар һәм табибәләр кайчан , ничек, нинди дару үләннәре җыярга кирклегн, аларның үзенчәлекләрен , алардан дарулар ясау ысулларын бик яхшы белгәннәр.

-татар халкы һәртөрле авыруларны дәвалау ысулларын, алымнарын яхшы белгәннәр, үзләре булдыра алганча, авыруларның барлыкка килүенә һәм таралуына каршы көрәш алып барганнар.

- халык үзе, сынаулар үткәреп, дәвалау ысуллары уйлап тапкан, психологик тәэсир итү ысулларын кулланган

- халык медицинасы – хәзерге медицинаның нигезе

Рекомендацияләр:

  • К. Насыйриның халык медицинасы белән бәйле хезмәтләре өйрәнелеп, популярлаштырылып, татар халкының рухи казанышы ителергә тиеш.

  • К.Насыйри, татар халкын санитария-гигиена белемнәре белән таныштырып, аларны гомере буе пропагандалап, зарарлы гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә, хорафатларга, им-том итүчеләргә каршы көрәш алып бара. Аның бу хезмәтләре халкыбызның рухи мәдәнияты үсешенә керткән биниһия зур шәхси өлеше һәм бөек каһарманлыгы дип бәяләнергә лаек.

Мәгърифәтче галимнең халык медицинасы өлкәсендәге эшчәнлеге медицина белгечләре тарафыннан да өйрәнелеп бәяләнергә тиеш.

Фәнни эшнең актуальлеге:

Татарлар арасында медицина- санитария белемнәрен әтрафлы белүче һәм аларны гамәлгә куеп, фәнни нигездә пропагандалаучы кешеләрнең беренчесе К.Насыйри булган.Ул халык медицинасы белән тирәнтен кызыксына, аны һәрьяклап өйрәнә, туплаган мәгълүматны үзенең этнографик хезмәтләрендә тасвирлап , бастырып та чыгара, Әмма, кызганычка каршы мәгърифәтче галимнең бу эшчәнлеге һәр тарафтан өйрәнелеп , тәфсилләп яктыртылып, әлегә каадәр медицина матбугатында тиешле дәрәҗәдә бәя алганы юк. Билгеле булганча, 2009ел – спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы.

Тиздән татар халкы бөтен көчен , сәләтен фәнгә хезмәт итүгә багышлаган фидаи җан Каюм Насыйриның 185 еллык юбилеен билгеләп узачак. Әлеге фәнни эш шул күзлектән чыгып эшләнелде.

Максат: халкыбызның гигиена – сәламәтлек саклау буенча белемнәрен үстерүгә теләп , киң халык массалары өчен популяр телдә язылган. К.Насыйри мирасын фәнни юнәлештә өйрәнеп , галимнең 185 еллык юбилеена әзерләнү.

Бурычлар:

  • татар халкының күптөрле сынаулар аша үткәререп гамәлгә куйган дәвалау чараларын ачыклау;

  • -үз төбәгебездә үскән дәва үләннәренең атамаларын, кулланылышын өйрәнү;

  • -халык медиөинасы белән бәйле башка хезмәтләрне дә өйрәнү.

Материал һәм методика: К.Насыйриның “ Казан ышанулары һәм гореф - гадәтләре”,”Хәваси нәбатат “ (“Шифалы үләннәр”) әсәрләре, халык медицинасы энциклопедиясе Һ.Б. хезмәтләр өйрәнелде, тикшереп – анализланды.