- •Наҗия Гыймадиева Имтиханнар өчен сочинениеләр Казан “Яңалиф” нәшрият йорты
- •Сочинение язучыга кайбер киңәш һәм таләпләр
- •I бүлек. Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты буенча язма эшләр Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы − дөнья классик әдәбиятының кыйммәтле хәзинәсе
- •Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасында мәхәббәткә тугрылык идеалы буларак Зөләйха образы
- •Борынгы әдәбиятта матурлык темасы
- •Мөхмүд Болгариның "Нәһҗел-фәрадис" әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләр
- •Алтын Урда чоры − татар әдәбиятының Яңарыш чоры
- •Татар әдәбиятында дастан жанры
- •Мәүла Колый "хикмәтләре", аларның үзенчәлеге
- •Г. Кандалый − мәхәббәт җырчысы
- •Мөхәммәдьяр поэмаларында лирик герой кичерешләренең чагылышы
- •II бүлек. XIX йөз һәм XX йөз башы (1917 елга кадәр) әдәбияты буенча язма эшләр к. Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган. Н.К. Дмитриев
- •К. Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге
- •3. Һадиның "Җиһанша хәзрәт" повестенда кешенең рухи азатлыгы мәсьәләсе
- •З. Бигиевнең "Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә" романында Муса образы
- •Риза Фәхретдинов иҗатында гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы
- •Акмулла − чичән шагыйрь
- •Г. Исхакый әсәрләрендә милләтебезгә янаган куркынычларның сурәтләнүе ("Ике йөз елдан соң инкыйраз" һәм "Зөләйха" әсәрләре буенча)
- •Гаяз Исхакый һәм милләт язмышы
- •Г. Исхакыйның "Ул әле өйләнмәгән иде" әсәрендә гаилә, никах һәм мәхәббәт мәсьәләсе
- •Ф. Әмирхан − хикәя жанрына нигез салучы олпат язучы
- •М. Гафури поэзиясенең "чорның күзе һәм колагы"на әверелүе
- •Г. Камал − тәнкыйди иҗат методының күренекле вәкиле
- •Рус белән тормыш кичердек сайрашып... (г. Тукай)
- •III бүлек. XX йөз (1917 елдан соң) әдәбияты буенча язма эшләр Татар әдәбиятында поэма жанры
- •Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без. Г. Саттар-Мулилле
- •Киң даланың ирек сөюче кызы (г. Ибраһимовның "Казакъ кызы" романы буенча)
- •Сез... "кабызган утлар сүнмәс алар, Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә..." к. Тинчурин (к. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" драмасы буенча)
- •Салих Сәйдәшев − милли музыкага нигез салучы
- •Без сугышта юлбарыстан көчлебез. Г. Тукай
- •Үлемнәре белән үлемсезлек яулап ала безнең шагыйрьләр. Р. Фәйзуллин
- •Туган телем − иркә гөлем
- •И. Газиның "Онытылмас еллар" трилогиясенә рецензия
- •Табигать һәм кеше
- •М. Әмирнең "Агыйдел" повестена рецензия
- •М. Мәһдиев − җанлы характерлар тудыру остасы
- •Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрендә аналар һәм балалар проблемасының бирелеше
- •Колыма хикәяләре − и. Салаховның җан авазы
- •Ф. Латыйфиның "Хыянәт" романына рецензия
- •Хәзерге татар поэзиясендә хатын-кыз шагыйрәләребезнең авазы
- •Җир йөзе шундый киң, күңелле һәм якты. М. Җәлил
- •IV бүлек. Миниатюр сочинение үрнәкләре Сочинение-реклама. Ф. Яруллинның "Яралы язмышлар" китабы
- •Сочинение-реклама. "Татар халык әкиятләре" китабы
- •Сочинение-чыгыш. Язучыга һәйкәл (ф. Әмирханга һәйкәл кую вакытында сөйләнгән нотык)
- •Сочинение-экскурсия. Болгар номерларында г. Тукай музей-бүлмәсе ачылу уңаеннан үткәрелгән экскурсия вакытында сөйләнгән чыгыш
- •Орфографиянең кайбер кыен очраклары
Мәүла Колый "хикмәтләре", аларның үзенчәлеге
-
Бу тереклек кулдин китәр, кайра (кабат) килмәс,
Гомрең заигъ кичәр, сәңа әсигъ (файда) кыйлмас.
М. Колый
Мәүла Колый − XVII йөз ахырларында яшәгән һәм иҗат иткән Болгар шагыйре. Шагыйрьнең иҗаты шактый каршылыклы. Аның шигырьләрендә суфичылык идеяләре күзгә бәрелә. Үзе дә иҗатын шул суфичылыкның җимеше дип атый.
Суфичылык мивәләре пешеп җитмеш,
Мән андыйн берин-б татсам ирди, −
дип яза шагыйрь. Бу фикерләр, әлбәттә, җир гыйшкы, җирдәге кешеләргә булган гыйшык түгел. Бу − Аллага гашыйк булу. Димәк, суфичылык матди дөньядан ваз кичеп, рухи дөнья белән генә яшәүне мактый. Аның барлык яхшылык һәм яманлык турындагы фикерләре дә Алла белән бәйләнештә килә. Суфичылык − шагыйрь иҗатының иң мөһим үзенчәлеге.
Ләкин шагыйрь җирдә, кешеләр арасында яши. Шулай булгач, ул үзе яшәгән тирәлектән азат була алмый. Барлык кешеләрне борчыган мәсьәләләр аңа да кагылып үтә. Халыкның теләк һәм тойгыларыннан читкә китә алмый ул. XVII гасыр халыкның стихияле баш күтәрүләре белән билгеле. Бу тема шагыйрь иҗатында ниндидер рәхәтлек, тынычлык бирә торган дөнья яки тормыш эзләү формасында килеп чыга. Суфи шагыйрь буларак, ул ахирәт тормышын идеаллаштыра.
Бакма дөнья йөзенә, куҗа торыр бу дөнья,
Сәүдасының сүде юк, зобанидыр бу дөнья.
Мәүла Колый үз әсәрләрен "хикмәт" дип атый. Аның йөздән артык хикмәте бар. Шигырьләренең күпчелеге авторның үз-үзенә мөрәҗәгате белән тәмамлана.
Мәүла Колыйның тагын бер үзенчәлеге бар. Аның герое, еш кына дөнья белән мавыгып, Алланы хәтереннән чыгара. Менә шул вакытта инде герой җир кешесенә әйләнә, реаль чынбарлыкка кайта. Иҗатына гарипләр, мохтаҗлар, игенчеләр, гыйлем кешеләр килеп керә. Шулай итеп, дөньявилыкка багышлап язылган шигырьләр авторның икенче үзенчәлеген тәшкил итәләр. Шагыйрь кешелек яшәешенең күп кенә якларына туктала. Аның игътибар үзәгендә игенчелек, гаилә кору, гыйлем туплау, карендәшлек, ата-ана һәм бала мөнәсәбәте кебек мәсьәләләр тора. "Хикмәт"ләрдә аеруча игенчелеккә зур бәя бирелә.
Иген иккел, рәхмәт өмет итәр булсаң, −
дип ул игенчелекнең дөньякүләм әһәмияте барлыгы, бу хезмәтнең барлык җан ияләрен туйдыруы, игенченең кул-аягы туфрак булса да, йөзе ак булуы, бер кабарлык иген үстергән кешегә бер колны азат итү савабы булачагы турында яза.
Мәүла Колый шигырьләрендә гыйлемгә һәм галимнәргә мәхәббәт, наданнарга нәфрәт тә бик ачык.
Галимнәр күк йөзендә көнәш яңлигъ,
Шәкертләр тулып торган айга яңлигъ,
Мөэминнәр күк йөзендә йолдыз яңлигъ,
Наданлар коңгыз-кортка охшар булгай.
Шагыйрь тигез мәхәббәткә корылган гаилә тормышын мактый, бала тәрбияләүне ата-ана өчен зарури эш дип саный. Ата-ананы хөрмәтләү, аларга ярдәм итү − һәр баланың изге бурычы. Әгәр дә киресе икән, суфи шагыйрь фикеренчә, бу − Аллага каршы килү. Бу турыда ул кисәтә, кат-кат әйтә.
Ата-ана сүзе кабул булмаз тимәң,
Алгышы һәм каргышы килмәз тимәң.
Мәүла Колый шигырьләренең тагын бер үзенчәлеге − теле. Шагыйрь татар телен (ул вакытта төрки тел дип йөртелгән) шигырь сөйләргә җайлаштырган. Аның шигырьләре халык бәетләре стилендә язылган һәм шуңа күрә алар гади укучының күңеленә үтеп керерлек көчкә ия. Шигырьләр сурәтләү чараларына бик бай. Аларда матур-матур чагыштырулар, гиперболалар, сынландырулар, метафоралар күп очрый. Шагыйрь күңел тынычсызлыгын дулкын, диңгез белән тиңләргә ярата. Бер шигырендә ул галимнәрне йолдызга, наданнарны кортка тиңли. Надан суфилар турында ул:
Күңеле туймаз, бу галәмне йотар ирде, −
ди.
Мәүла Колый − борынгы чор татар әдәбиятының көчле лирик шагыйре. Аның иҗаты − үзенә кадәрге төрки-татар әдәбиятындагы казанышларның кабат торгызылуы һәм дәвамы. Шагыйрь иҗаты аңардан соң килгән шагыйрьләр иҗатына тирән йогынты ясый. Мәүла Колыйда кулланылган тезмәләр, әдәби чаралар бүгенге шагыйрьләр иҗатында да актив кулланылышта. Аның халыкка аңлаешлы тел белән язылган, кешеләрдә булырга тиешле әхлакый сыйфатларны мактаган шигырьләре бүген дә актуаль яңгырый.
