3. Әдәбият дәресләрен төркемләү
Бүгенге методика фәнендә дәресләрне төрләргә бүлү — үзәк мәсьәләләрнең берсе. Дәресләр эчтәлекләре, максатлары, кулланылган ысуллары ягыннан күптөрле булсалар да, аларның уртак яклары да бар. Шуңа күрә төрләргә аеру, төркемләү мөһим. Ул әдәбият курсының эчтәлеген төгәллөштерә, аның аерым элементларын, ысул һәм алымнарны, укучыларның эшләү юлларын ачыклый.
Дәрес проблемасының төрле якларын: дәрес вариантларын, дәрес төрләренең сыйныфка бәйле үзгәрүен, тема үзенчәлегенең дәрес төрләренә тәэсирен һ.б.ны өйрәнүгә багышланган фәнни хезмәтләр бар. Мәсәлән, V—VIII сыйныфларда иң киң таралган дәрес оясы булып кереш дәрес — текст белән танышу дәресе — анализ дәрес(ләр)е — нәтиҗәләр чыгару дәресе килә. IX—XI сыйныфлар өчен монографик темалар белән бәйле биография өйрәнү дәресе — анализ дәрес(ләр)е — язучы иҗатының әһәмиятен билгеләү дәресе җыелмасы, йә булмаса, кереш дәрес — темага кыскача күзәтү ясау дәресе — йомгак-дәрес рәвешендә күзәтү темаларын өйрәнү оясы уңайлылардан санала.
Рус әдәбиятын укыту методикасында. И. Кудряшев исеме белән бәйле төркемчә киң билгеле. Әдәбият өчен махсус эшләнгән бу төркемләү шактый камил, барлык төр дәресләрне диярлек үз эченә сыйдыра.
Ул түбәндәгечә:
I. Әдәби әсәр тикшерү дәресләре.
1. Әсәрне кабул итәргә әзерләү.
2. Текст белән эшләү.
3. Әсәр өйрәнүне гомумиләштерү.
II. Әдәбият теориясе һәм тарихын өйрәнү дәресләре.
1. Әдәби-теоретик күнекмәләр булдыру.
2. Фәнни-әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән эшләү. <
3. Язучы биографиясен өйрәнү.
4. Тарихи^әдәби материаллар җиткерү.
5. Гомумиләштерү, кабатлау, сорашу.
III. Сөйләм үстерү дәресләре.
1. Тормыш күренешләре һәм әдәбият-сәнгать әсәрләренә нигезләнеп, иҗади эшләр башкару.
2. Телдән җаваплар бирергә һәм докладлар ясарга өйрәтү дәресләре.
3. Сочинениеләр язу күнекмәсе бирү.
4. Сочинениеләрне анализлау.
План-конспект дәресне бөртекләп, укытучының сүзләрен-сорауларын да, укучыларның җавап вариантларын да уйлап күз алдына китерергә ярдәм итә. Ул план һәм дәрес барышы өлешләреннән тора.
План-конспектны мәктәптә практика узучы студентлар, ачык дәрес бирүче укытучылар яза. Яшь белгечләргә хезмәтләренең беренче елларында план-конспект язып эшләү тәкъдим ителә.
План өлешен төзүнең кайбер нечкәлекләре бар. Дөрескә һәрвакыт укыту максаты куела. Укыту максатының саны дәрестә өйрәнеләчәк материалның характерына бәйле. Әгәр дәрес бер үзәк тирәсенә җыела, бер типтагы эшләрне үз эченә ала икән, бу вакытта максат та берәү була. Мәсәлән, V сыйныфта М. Җәлил иҗатын өйрәнүнең икенче дәресен «Кызыл ромашка» шигырен анализлауга багышлыйбыз икән, укыту максаты да шулай язылыр. Беренче дәрестә исә, гадәттә, биографик белешмә бирелә (1) һәм әсәр анализлана (2). Димәк, ике максат күрсәтү кирәк була. Берничә әсәр өйрәнелгәндә яки бер әсәр материалында төрле эшләр башкарылганда да шулай. Укыту максатлары берничә икән алар бер-бер артлы языла. Шуннан соң гына күнекмәләр булдыру максатыңа күчәргә кирәк. Әдәбияттан күнекмәләр .булдыру максатын йә программада тәкъдим ителгән теоретик төшенчәләрне, йә, дәреслектә әсәр текстыннан соң урнаштырылган авторлар еузе-мәкаләсендә файдаланылган әдәби терминнарны, яки укытучы мөһим санаган кагыйдәләрне укучыларга җиткерү өчен куябыз.
Гадәттә, укыту максатларының саны яңа белем һәм күнекмәләр булдыру өлешенең ничә кисәктән торуын билгели ала. Ләкин укыту максатына ирешү эше башка этапта да планлаштырылырга мөмкин.
Дәрестә кулланылган ысуллар — укыту максатларына ирешү юллары алар. Шуңа күрә ысулларны дөрес билгеләү өчен укыту максатларының санына һәм аларга ирешү эшенең ничек башкарылуына игътибар итәргә кирәк.
4. Уку-укытуда яңа технологияләр
1980 еллардан башланган мәктәп реформасы уку-укыту барышына нәзари һәм гамәли үзгәрешләр кертүне күздә тота. Барыннан да бигрәк, сыйныф-дәрес рамкаларын күздә тотып әйтелә торган «традицион укыту» белән янәшә мәктәпкә яңа технологияләр, инновацион дөресләр күбрәк үтеп керә. Яңалык яклылар традицион укытуның фәлсәфи нигезен мәҗбүр итү педагогикасы тәшкил иткәнлеккә, аның мәгълүмат бирүгә йөз тотуына, балага якын килү ягыннан авторитар (таләп итү педагогикасы) булуына, өстенлек алган ысул буларак аңлату-күрсөтүгә мөрәҗәгать итүенә басым ясыйлар.
Соңгы 20—25 ел эчендә бик күп яңа педагогик технологияләр тәкъдим ителде. Россиядәге гомуми белем бирү өлкәсе бу яктан «бум» кичерә, сайлау алдында тора. Бу, әлбәттә, авторлык мәктәпләре, яңа тип уку йортлары: лицей, гимназияләр, про-гимназияләр ачылу белән дә бәйле.
Хезмәттәшлек педагогикасы. 1980 елларда совет мәктәбенең иң яхшы традицияләрен (С. Т. Шацкий, В. А. Су-хомлинский, А. С. Макаренко) һәм педагогика фәненең уңышларын (К.Д. Ушинский, Л.Н. Толстой, Ж.-Ж. Руссо, Я. Корчак һ.б.) җыеп, гомумиләштереп, бер төркем педагоглар тәкъдим итә.
Аның эчтәлеге өлкәннәр һәм балаларның бергәләп үсүе, үзара аңлашу һәм рухи тәңгәллеккә омтылу, уку-укыту эшчәнлегенең барышын һәм нәтиҗәләрен бергәләп анализлау кебек шәрехләнө. Ул, барыннан да элек, укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләрен үзгәртүне күздә тота.
Хезмәттәшлек педагогикасында 4 юнәлеш аерып чыгарыла: балага гуманлы-шәхси якын килү; активлаштыручы һәм үстерүче дидактик комплекс; тәрбия концепциясе; әйләнә-тирәне (мәктәп, гаилә, тирәдәге кешеләр) укыту-тәрбия эшенә тарту.
Ш. А. Амонашвили технологиясе. «Тормыш мәктәбе» дип исемләнгән бу концепцияне күренекле грузин педагогы, академик Шалва Александрович Амонашвили башлангыч мәктәп өчен тәкъдим итә. Ул дөньяви укытуны дини мәдәният элементлары белән кушып алып баруны күздә тота.
Бу технология без югарыда карап киткән хезмәттәшлек педагогикасының концепциясен кабатлый. Балага табигать һәм космос тудырган иң камил җан иясе итеп карау, аңа тормышта үзе башкарачак вазифаны (миссия) аңларга өйрәтү, күңелендәге өч: камилләшүгә; олы булуга; хөрлеккә омтылышны үстерү игътибар үзәгенә куела.
3. Е.Н. Ильин системасы. Авторы — Санкт-Петербургның 84 нче мәктәбендә рус әдәбияты укытучысы Евгений Николаевич Ильин. Ул әдәбиятны кеше формалаштыручы предмет итеп карауга нигезләнә.
Е.Н. Ильин технологиясенең эчтәлеге предметның үзенчәлекләреннән үсеп чыга. Мәктәп программасына кергән әдәби әсәрләр бик күп әхлакый проблемалар күтәрә. Шушы сорау-проблема дәреснең үзәген, «төш»ен тәшкил итәргә тиеш: сорау укучы өчен актуаль, әһәмиятле, аңа кагылышлы булсын; аңа җавап эзләү әсәрне җентекләп укуны, дәреслек һәм өстәмә әдәбият белән танышуны, әсәрнең язылу тарихын һәм язучы биографиясен ачыклауны таләп итсен.
Укыту процессы мондый төзелеш кебек күзаллана: шәхси тәҗрибәдән — әдәби әсәр анализлауга — аннан китапка. Ул укучыны әдәби әсәргә деталь, сорау, проблема аша якынайтуны таләп итә.
4. Проблемалы укыту. Ул Америка философы, психологы һәм педагогы Дж. Дьюи (1859—1952) тәкъдим иткән закончалыкларга нигезләнә. Проблемалы укыту педагогик процессны укытучы җитәкчелегендә укучыларның проблемалы ситуацияләрне чишүгә юнәлтелгән эшчәнлеге буларак карый, шуның нәтиҗәсендә белемнәр үзләштерелә, күнекмәләр формалаштырыла, фикерләү үсә.
Проблемалы укыту материалны проблемалы ситуацияләр төсендә тәкъдим итүне сорый. Алар яңа материалны аңлатканда да, ныгытканда да, укучыларның белемнәрне үзләштерү дәррҗасен күзәтү һәм бәяләү вакытында да урынлы.
Проблемалы ситуация укучыны активлаштыручы эш-гамәлләр, сораулар ярдәмендә тудырыла. Укытучы укучыларны каршылыклы күренеш белән таныштыра, аны чишү юлын табарга тәкъдим итә. Бер үк күренешкә төрлечә якын килү юллары билгеләнә, сораулар куела. Проблемалы биремнәр бирелә. Проблеманы чишү барышында укучылар яңа белемнәрне үзләштерәләр, мәгълүмат алалар.
5. В. Ф. Шаталов технологиясе. Ул укытуны камилләштерүдә схемалар һәм терәк билгеләргә таяна. Виктор Федорович Шаталов — Донецк ачык университеты профессоры. Технология берничә принципка нигезләнә:
— материалны күп тапкырлар кабатлау, һәр үзләштерү этабын көчле күзәтү-контрольдә тоту; материалның үзләштерү өчен авыр формада тәкъдим ителеше; эре блоклар белән өйрәнү; терәк материалга таяну;
— һәр укучыга шәхси якын килү;
— гуманлылык (һәр бала талантлы!);
— мәҗбүр итмичә укыту;
— конфликтсыз укыту, һәр баланың уңышын билгеләп, бәяләп бару, үсеш юлларын алдан күрсәтеп эшләү;
— укыту һәм тәрбиянең берлеге.
6. Үстерелешле укыту технологияләре. 1996 елны Россия Мәгариф министрлыгы Л.В. Занков һәм Д.Б. Эльконин, В.В. Давыдов эшләгән үстерелешле укыту технологияләре булуны рәсми төстә таныды.
1950—1960 елларда Л.В. Занков шушы идеяне тормышка ашыра башлый һәм башлангыч мәктәп өчен интенсив, төрле яклап үстерү системасы тәкъдим итә. 1960 елларда Эльконин һәм Давыдов укучының интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерү мәсьәләсе белән шөгыльләнә башлыйлар. «Үстерелешле укыту» төшенчәсен беренче булып В.В. Давыдов куллана. Аның эчтәлеге берничә закончалык, «гомумиләштерү» белән билгеләнә. Гомумиләштерүләр:
1. Үстерелешле укыту — яңа, актив-эшлекле укыту төре, ул аңлату-күрсәтүгә корылган укытуга алмашка килә.
2. Үстерелешле укыту укучының үсеш закончалыкларын исәпкә ала, шәхеснең үзенчәлекләренә яраклаша.
3. Үстерелешле укытуда педагогик тәэсир итү алдан бара, укучыга стимул һәм юнәлеш бирә, аның табигатендәге сыйфатлар үсешен тизләтә.
4. Бала педагогик эшчәнлекнең тулы хокуклы субъекты булып тора.
5. Үстерелешле укыту баладагы барлык сыйфатларны да үстерүне күздә тота.
6. Үстерелешле укыту бала мөстәкыйль үзләштерә алмаган материал җиткерүне күздә тота.
7. Үстерелешле укыту дидактик яктан теоретик фикерләүне мөһим саный.
8. Үстерелешле укыту — максатчан эшчәнлек. Бу вакытта бала аңлы рәвештә максатлар куя һәм аларга иҗади эшләү аша ирешә.
9. Үстерелешле укыту уку-укыту мәсьәләләрен чишү аркылы тормышка ашырыла.
10. Үстерелешле укыту — балаларның бергәләп уйлау эшчәнлеге, сөйләшү, эшлекле аралашу.
Татарстан мәктәпләренә бу технология Башкортстаннан, психология фәннәре докторы Әчмәт Зәки улы Рәхимов исеме белән килеп керде (Рәхимов технологиясе). Аның «Психо-дидактика» хезмәтенә нигезләнеп, күп кенә фәннәрдән: математика, әлифба, татар теле, әхлак — уку әсбаплары дөнья күрде.
Ә. 3. Рәхимов та төп кагыйдәләр итеп укытучы һәм укучының дәрестә субъект буларак эшләвен, укытучының балалар фикер эшчәнлеге белән идарә итүче дирижер вазифасы башкаруын күрсәтә. Дәрестә балалар төркемнәргә бүленеп эшлиләр, бәяне һәр укучы үзенә үзе'куя, үз-үзен тәрбияләү планы яза. Ялгышса, хатасын үзе төзәтә. Ягъни бу концепция буенча, һәр бала һәр дөрестә үз-үзен җиңәргә өйрәнә.
