Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
posledniy_zvonok.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
54 Кб
Скачать
☆

1 Сыйныф укучылары чыгалар.

1 ук. Кара, алар нинди зур һәм акыллы!

2 ук. Алар барлык сорауларга да җавапларны беләләр. Аларга бик рәхәттер инде.

3 ук. Без кайчан гына шулай үсеп җитәрбез инде.

4 ук. Дәрес әзерлисе булмас иде.

5 ук. Ботка ашамаган, шаярган өчен ачуланмас иделәр.

1 Сыйныф укучылары шигырьләрен сөйлиләр.

12 ук. Нәни дусларыбыз ! Безнең дә сезгә әйтәсе сүзләребез бар. Безнең алмашчыларыбыз буларак сезгә үзебезнең истәлекле бүләкләребезне тапшырабыз. Аларны кадерләп саклагыз. Ярдәм кирәк булса , безне - өлкән дусларыгызны- онытмагыз . Мәктәп елларыгызның кадерен белегез. Бу чор кеше гомеренең иң матур мизгеле һәм ул башка беркайчан да кабатланмый. Сез безнең эшне дәвам итүчеләр. Сезгә укуыгызда зур уңышлар телибез. Барыр юлларыгызда очраган киртәләрне җиңел генә узарга үзегездә көч табарсыз дип ышанабаз. Уңышлар сезгә.

1 Сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырыла.

А.б. Мәктәп – белем диңгезендә йөзүче корабль ул. Ә корабльгә оста диңгезчеләр- укытучылар юнәлеш бирә. Сез моның белән килешәсезме?

13 ук. Әйе, чыннан да. Йөрәк түреннән чыккан иң олы рәхмәтебез бүген сезнең хөрмәткә яңгыраячак , хөрмәтле укытучыларыбыз.

14 ук. Яраткан укытучы апалар һәм абыйларыбыз! Таләпчән һәм йомшак күңелле, сабыр һәм сизгер, безгә дөрес юлны табарга ярдәм итүче остазларыбыз. Сездән башка президент та , герой да була алмас иде. Аларның һәрберсенә олы тормышка ишек ачучы сез – хөрмәтле мөгаллимнәр. Сезнең эштән дә җаваплы һәм изге хезмәт юк, чөнки сез үзегезнең укучыларыгызга белем генә түгел, йөрәк җылыгызны, бөтен барлыгыгызны багышлыйсыз. Рәссам – картиналар ясый, ә сез илебезнең киләчәге булган чын кешеләр тәрбиялисез. Менә бүген дә сез үзегезнең 21 иҗат җимешегезне олы тормышка озатасыз. Укучыларыгызның сездән киткән юлы мәңгелек булсын.

А.б. 2004 нче елның 1 нче сентябре. Өр-яңа мәктәп формасы киеп, кулыгызга чәчәк бәйләмен тотып сез иң беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердегез. Бу планетадагы иң беренче ачышларны сез җир йөзендә иң матур исемгә ия булган беренче укытучыгыз белән ясадыгыз. Ул сезгә дөньяның серен ачты, үзенең йөрәк җылысын,мәхәббәтен бүләк итте. Менә ни өчен кеше гомере буе үзенең беренче укытучысын хәтерли икән?!

15 ук. Әйе! Беренче укытучыларыбыз! Сез безгә яхшыны яманнан аерырга өйрәттгез. Күзегезгә карап могҗиза көткән балаларга бөтен йөрәк назыгызны бүләк иттегез.

16 ук. Гүзәлләрдән гүзәл аның йөрәк,

Изгелеген бирә һәркемгә

Ашыга ул бәхет өләшергә

Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.

17 ук. Бар гомерне җитәр яктыртырга,

Сез кабызган утның яктысы,

Нурга күмсен иде гомерегезне

Безнең гомернең дә балкышы.

18 ук. Безнең яраткан апаларыбыз - беренче укытучыларызы! Сезне бирегә чакырабыз

Беренче укытучылар чыгышы, аларны тәбрикләү.

Җыр

19 ук. Укытучылар ! Әлеге сүздә җир шарының күп гасырлык тарихы да, кешеләрдәге яхшы сыйфатлар да, изгелек һәм сабырлык таһәм тагын бик күп төшенчәләр тупланган. Нинди генә заманда да бу сүз үзенең мәгънәсен югалтмас, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер торыр.

20 ук. әйе, сезгә кайчак кыен буладыр. Тормыш дулкыннары сезне дә төрле якка ташлыйлар. Ләкин сез дә янмасагыз , дөньяның матурлыгын, тормышның асылын,яшәү ямен һәм мәгънәсен башкаларга кем аңлатыр соң?

Ышаныгыз,укытучыларыбыз! Сез булганда , үзегез тудырган кечкенә планетагасырлар узу белән дә караңгылыкта югалмыйча һаман яктылыкка юл тотар.

21 ук. Укытучым!

Кайларда гына йөрсәк тә

Күп җирләрне гизсәк тә,

Сезнең керсез,изге исем

Һәрчак булыр йөрәктә.

1 ук. Рәхмәт сезгә,кырыс булган өчен

Яшәү ямен төшендерә алган өчен,

Һәрчак сабыр булып калган өчен

Күңелләргә шәфкать нуры салган өчен.

2 ук. Без беләбез, сезгә җиңел түгел,

Күпме язмыш сезнең кулларда?

Ышаныгыз, һәрчак без булырбыз

Сез күрсәткән тугры юлларда

Еллар үтәр очар кошлар сыман

Без очрабыз туган төбәктән

Кайда гына ләкин булсак та без

Гел сакларбыз сезне йөрәктә

Җыр :

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]