- •1 Нче билет
- •Үзең һәм гаиләң турында сөйлә.
- •Әбиеңне Өлкәннәр көне белән котла.
- •2 Нче билет
- •Якын дусларың турында сөйлә.
- •2. Сыйныфыгызга килгән яңа укучыга гаиләсе турында сораулар бир.
- •3 Нче билет
- •1. Яраткан шөгылең турында сөйлә.
- •Дустыңа мәктәп китапханәсе турында сораулар бир.
- •4 Нче билет
- •Мәктәбең, яраткан фәннәрең турында сөйлә.
- •Танышыңа телләр өйрәнү турында сораулар бир.
- •Нче билет
- •Яраткан ел фасылың турында сөйлә.
- •Дустыңа театрлар турында сораулар бир.
- •Нчы билет
- •1.Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә.
- •2.Күршеңә туган авылы (районы, шәһәре) турында сораулар бир.
- •7 Нче билет
- •Үзең белгән шигырьне яттан сөйлә.
- •Сыйныфташыңа Казан турында сораулар бир.
- •8 Нче билет
- •1. Яраткан һөнәрең турында сөйлә.
- •2. Танышыңа Татарстан Республикасы турында сораулар бир.
- •9 Нчы билет
- •Татарстан Республикасы турында сөйлә.
- •Башка шәһәрдә яшәүче дустыңа шалтыратып, укуы турында сораш.
- •10 Нчы билет
- •1. Татарстанның башкаласы Казан турында сөйлә.
- •2. Югары уку йортында белем алучы апаңа (абыеңа, танышыңа, дустыңа һ.Б.) бу уку йорты
- •11 Нче билет
- •1. Татар телен өйрәнү турында сөйлә.
- •12 Нче билет
- •13 Нче билет
- •2. Сыйныфташыңа спорт төрләре, Олимпия уеннары турында сораулар бир.
- •14 Нче билет
- •1. Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйлә.
- •2. Энеңә зоопаркка баруы турында сораулар бир.
- •15 Нче билет
- •1. Яраткан бәйрәмең турында сөйлә.
- •2. Дустыңа үткән туган көне турында сораулар бир.
- •16 Нчы билет
- •Татар композиторларының берсе турында сөйлә.
- •Әниеңне (әбиеңне, апаңны һ.Б.) Халыкара хатын-кызлар көне белән котла.
- •17 Нче билет
- •1. Татар рәссамнарының берсе турында сөйлә.
- •2. Сыйныфташыңа музейга баруы турында сораулар бир.
- •18 Нче билет
- •1. Спорт белән шөгыльләнү турында сөйлә.
- •2. Авырган дустыңа шалтыратып, хәлен сораш.
- •19 Нчы билет
- •1. Дусларың белән аралашу турында сөйлә.
- •2. Сыйныфташыңа җәйге ял турында сораулар бир.
- •20 Нче билет
- •1. Җәйге һәм кышкы ялың турында сөйлә.
- •2. Сыйныфташыңа буш вакытын үткәрүе турында сораулар бир.
4 Нче билет
Мәктәбең, яраткан фәннәрең турында сөйлә.
Минем мәктәп – шәһәребезнең иң зур мәктәпләренең берсе. Мәктәбем өч катлы, зур, матур.Беренче катта иркен фойе, кабул итү бүлмәсе, гардероб, спорт залы, ашханә, медицина кабинеты урнашкан. Икенче катта - мәктәп китапханәсе, укытучылар һәм директор урынбасарлары бүлмәсе, башлангыч сыйныф, математика, физика кабинетлары. Өченче катта компьютер кабинеты, рус теле һәм шулай ук башлангыч сыйныф кабинетлары урнашкан. Мәктәптә якты бүлмәләр, иркен коридорлар. Мәктәпнең матур актлар залы бар. Анда төрле концерт, чараларүтә. Безнең мәктәптә микрорайон музее урнашкан. Минем яраткан фәннәрем – рус, инглиз һәм татар телләре. Бу дәресләрдә мин бишлеләр алам, чөнки бу фәннәр миңа ошый. Миңа безнең мәктәптә укырга бик ошый. (12 җөмлә)
Танышыңа телләр өйрәнү турында сораулар бир.
Син нинди телләрне өйрәнәсең? 5) Татарча аралаша аласыңмы??
Телләр өйрәнергә авырмы? 6) Инглиз телендә сөйләшә беләсеңме?
Син татар телен ничә ел өйрәнәсең? 7) Тагын нинди телләрне өйрәнер идең?
Син татарча аңлыйсыңмы? 8) Сиңа телләр өйрәнү ошыймы?
Нче билет
Яраткан ел фасылың турында сөйлә.
Елның дүрт вакыты (фасылы) бар: кыш, яз, җәй, көз. Һәр ел фасылы үзенчә матур. Минем яраткан ел фасылым – җәй. Җәйге айлар – июнь, июль, август. Июнь – җәйнең беренче ае. Бөтен җир ямь-яшел. Һавада кошлар сайрый, кояш җылыта, беренче җиләкләр өлгерә. Бу айда иң озын көннәр һәм иң кыска төннәр. Июньдан соң июль килә – чәчәкле ай. Җәйнең иң җылы, иң эссе ае. Август җиләк-җимешкә бай. Ел саен җәй көне безнең каникул башлана. Каникулда мин рәхәтләнеп ял итәм, авылга кайтам, су коенам, кояшта кызынам. Шуңа күрә миңа җәй ошый. (13 җөмлә)
Дустыңа театрлар турында сораулар бир.
1) Син театрга барганың бармы? 5) Синең дусларың театрга йөриләрме?
2) Театр караганда нинди хисләр кичердең? 6) Син нинди театрларда булганың бар?
3) Сиңа анда ошадымы? 7) Кем белән бардың?
4) Синең гаиләң театр карарга яратамы? 8) Нинди театр артистларын беләсең?
Нчы билет
1.Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә.
Минем яраткан бәйрәмнәрем – туган көн, Яңа ел һәм Сабантуй. Туган көн - бик күңелле бәйрәм. Әнием тәмле ашлар әзерли, туган көнемә дуслар килә. Миңа матур теләкләр телиләр, күп бүләкләр бирәләр. Туган көндә без уйныйбыз, биибез, җырлыйбыз. Яңа ел – шулай ук бик күңелле бәйрәм. Алдан чыршыны һәм өйне бизибез. Матур киемнәр алабыз, өстәлләр әзерлибез, бер-беребезне бәйрәм белән котлыйбыз. Яңа елда бик озын яллар, шуңа күрә дусларым белән шугалакка, кинога барабыз. Җәй башында Сабантуй бәйрәменә чыгабыз. Ярышларны карыйбыз һәм үзебез дә катнашабыз. Бәйрәмнәр күңелле үтә! (12 җөмлә)
2.Күршеңә туган авылы (районы, шәһәре) турында сораулар бир.
1) Синең шәһәрең зурмы? 5) Шәһәреңә ничә яшь?
2) Шәһәреңдә нинди тарихи урыннар бар? 6) Нинди милләт кешеләре яши?
3) Шәһәреңдә театрлар бармы? 7) Нинди уку йортлары бар?
4) Ничә музей бар? 8) Сиңа туган шәһәрең ошыймы?
