Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
!!!Татар әдәбиятыннан билетлар (ответы).doc
Скачиваний:
7
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
335 Кб
Скачать
☆

2. Резедә Вәлиеваның “Бу класста ни булган?” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.

Бу класска ни булган,

Болыт кебек тузан тулган?!

Парта астында Вәли,

Парта өстендә Гали.

Нил өстендә Шәвәли,

Ким Кәримне әвәли.

Якын килергә да куркам,

Шундый тавыш-гауга купкан!

Әллә давыл купкан микән?

Әллә янгын чыккан микән?

Янгын түгел, бу класстан

Бер минутка

Укытучы чыккан икән...

1. Синеңчә, укытучы класска бер минуттан кергәнме?

2. Ни өчен шулай уйлыйсың?

3. Шигырьдә ничә малай сугыша?

3. Үзегез яраткан берәр шигырьне яттан сөйләгез. Туган тел.

И туган тел,и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем,

Син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән ,

Әнкәм бишектә көйләгән.

Аннары төннәр буе,

Әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел синдә булган,

Иң элек кыйлган догам.

Ярлыкагыл дип үзем һәм,

Әткәм-әнкәмне ходам. (Г.Тукай)

Билет №3

1.Шагыйрә Резедә Вәлиеваның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгез.

Резеда Тәфкалүн кызы Вәлиева (Хәлилова) 1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучы гаиләсендә туган. 1947 елда Салават районының Каратаулы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. 1952 елда университетны тәмамлап чыккач, ул утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә редактор булып эшли. Р. Вәлиева — нигездә балалар язучысы. Аның нәниләр турында язган беренче шигъри тәҗрибәләре республика көндәлек матбугатында илленче еллардан күренә башлый, тәүге җыентыгы («Минем дусларым») 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1962—1983 еллар арасында, шагыйрәнең тагы унбиш җыентыгы дөнья күрә. Балалар язучысы буларак, аның иҗади уңышлары патриотик, героик темаларны яктырткан поэмаларында («Пионерка Гөлназ», «Якты йолдызым», «Канатлы җайдак» һ. б.), табигать, кош-корт, җәнлекләр турындагы һәм кече яшьтәге укучы балалар тормышына багышланган кыска шигырьләрендә ачыграк күренә. Резеда Вәлиеваның өлкәннәр өчен язган әсәрләре дә бар. Аның даһи Ленин турындагы «Ильичка хат», М. Җәлил турындагы «Шагыйрь гомере»„ авылларда колхозлар төзүдә башлап йөрүче коммунист-укытучы, турындагы «Әткәм эзләре» дигән поэмалары һәм Бөек Ватан сугышы алдыннан авыл тормышын, авылның киң күңелле, олы җанлы кешеләрен сурәтләгән «Якты яр» исемле повесте әнә шундыйлардан. Р. Вәлиева — тәрҗемә өлкәсендә актив эшләүче авторлардан берсе. Татар укучылары Н. Верзилинның «По следам Робинзона» («Робинзон эзләреннән», 1958, 1975), Н. Поповның «Юность Андрея» («Андрейның яшьлеге», 1960), Л. Смилянскийның «Сашко» (1961), Л. Воронкованың «Старшая сестра» («Дәү апа», 1965), А. Бартоның «Наш праздник» («Безнең бәйрәм», 1972), В. Тельпуговның «Рассказы о Ленинe» («Ленин турында хикәяләр», 1980; берничә хикәя), С. Михалковның «Мы с приятелем» («Дустым белән икебез», 1981) дигән китапларын Р. Вәлиева тәрҗемәсендә укыйлар. Р. Вәлиева— 1983 елдан СССР Язучылар союзы члены.

2. Әминә Бикчәнтәеваның “Сөйкемсез песи” шигырен сәнгатьле итеп укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез.

Безгә аклы-каралы песи баласы ияләште. Үзебезнең бер песиебез бар иде инде. Ул үзе ап-ак, маңгаенда кара тап бар. Без аны акыллы булганы өчен яратабыз. Ул үзе бик шаян булса да, ашамлыкка тими. Күршеләргә дә кереп йөрми. Песиебезне мактаганда мине дә мактыйлар. Аны Гөлкәй шулай өйрәткән инде диләр.

Ә күршедән кергән песи бик тәртипсез булып чыкты. Бертуктаусыз «мияу-мияу» ди. Ашарына бирсәң, төрле җиргә өстерәп алып китә дә идәнне буяп бетерә. Өстәлгә менеп, икмәк сыныкларын тартып төшерә.

Беркөнне минем белән уйнарга иптәш кызым Мәйсәрә керде. Ул, безгә ияләшкән песи баласын күргәч, исе китеп:

— Абау, бу юньсез песине нигә керттегез? Ул инде бик күп кешегә йөрде. Бездә дә булды. Аны Рәисәләр дә, Әнисәләр дә куалап чыгардылар, ул акылсыз, сөйкемсез песи,— ди.

— Ә мин аны куалап чыгармыйм, тәртипкә өйрәтәм,— дидем.

Абыем Шамил дә:

— Сынап карыйк, өйрәнмәсә үзенә үпкәләр,— диде.

Без, Шамил абыем белән икәүләп, песине өйрәтә баш ладык. Аңар ашарга да, йокларга да урыннар әзерләдек. Бер ай дигәндә, ул бөтенләй үзгәрде: матурланды, түгәрәкләнде, акыллыланды.

Хәзер Мәйсәрә безгә уйнарга кергәч, аны күреп исе китә, матурлыгына, тәртипле булуына кызыга.

— Сезнең үз песиегез бар бит, бусын миңа бир әле? — дип сорый ул миннән. Шамил дә , мин дә көләбез.

— Син аны куалап чыгарган идең бит, хәзер без аны берәүгә дә бирмибез, дибез.

Песи, безнең сүзне аңлаган кебек, минем алдыма кереп утыра да, сырпаланып, койрыгын болгый.

1.Зур песине хуҗалары ни өчен яратмый?

2. Песи баласы үзен ничек тота?

3. Күрше кызы Мәйсәрә нишләргә киңәш бирә?

4. Балалар песине нишләтергә уйлыйлар?