Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
КИМ 2013 тат яз.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
112 Кб
Скачать
☆
    1. Вәкил, ватык, вакыт, валчык

    2. Вагон, витамин, вокзал, Владимир

    3. Җавап, витрина, волейбол, Вәли

    4. Веранда, вакыт, паровоз, тавыш

А3. Кайсы сүздә ь билгесе аеру билгесе булып тора?

  1. төньяк 2. яшь 3. сәгать 4. руль

А4. Татар телендә ничә сузык аваз бар?

    1. 10 2. 11 3. 12 4. 9

А5. Татар телендә генә булган сузыкларны табыгыз:

  1. [ы], [э/е], [и]

  2. [у], [а]

  3. [ә], [ө],[ү]

  4. [и], [о], [ы]

А6. Иҗекләргә дөрес бүленгән сүзләр рәтен билгеләгез:

    1. гө-л-ләр-гә, әйт-егез

    2. гөл-ләр-гә, әй-те-гез

    3. кайт-ып, к-үреп

    4. ү-скән, ки-теп

А7. Сүзләрне тәрҗемә итәргә ярдәм итүче сүзлек:

      1. синонимнар сүзлеге

      2. орфографик сүзлек

      3. татарча-русча сүзлек

      4. антонимнар сүзлеге

А8. Фигыль:

  1. предметның билгесен белдерә

  2. предметның эшен белдерә

  3. предметны белдерә

  4. предметның санын, исәбен белдерә

А9. Тезмә сүзләр булган рәтне билгеләгез:

  1. әти-әни, исәп-хисап

  2. үги ана яфрагы, кура җиләге

  3. һәрбер, тузбаш

  4. авылдаш, сыйныфташ

А10. Нинди дәрәҗәдәге сыйфатларга –рак,–рәк кушымчалары ялгана?

  1. гади дәрәҗәдәге

  2. кимлек дәрәҗәсендәге

  3. чагыштыру дәрәҗәсендәге

  4. артыклык дәрәҗәсендәге

А11. Аның зат алмашлыгы кайсы килештә килгән?

  1. баш килештә

  2. юнәлеш килешендә

  3. иялек килешендә

  4. төшем килешендә

2013 Ел. Тест 1 (дәвамы) а12. Исем:

    1. предметның билгесен белдерә

    2. предметның эшен белдерә

    3. предметны белдерә

    4. предметның санын, исәбен белдерә

А13. Дәр...я сүзендə нинди хəреф төшеп калган?

  1. ы 2. и 3. ь 4. ъ

А14. Кушма сүзләрдән генә торган рәтне күрсәтегез:

  1. ап-ак, савыт-саба, Зилә

  2. ашъяулык, Айнур, төнбоек

  3. карабодай, дөнья, кәгазь

  4. ямь, яз, Агыйдел

А15. Кайсы рәттәге сүзләр III зат, берлек сандагы боерык фигыльләрдән генә тора?

  1. кайтсын, ашасын, күрсен

  2. кайта, ашый, күрә

  3. кайтсыннар, ашасыннар, күрсеннәр

  4. кайтам, ашыйм, күрәм

16. Юклык формасындагы фигыльләргә кайсы кушымча ялгана:

  1. – ма (– мә), – мый (– ми)

  2. – лар (– ләр), – нар (– нәр)

  3. – да (– дә), – ты (– те)

  4. – сыз, – сез

А17. Күплек санда, урын-вакыт килешендә килгән исемне табыгыз:

  1. бакчада

  2. балаларга

  3. яфракларда

  4. урамда

А18. Дөрес язылышны тап:

  1. бермең җиде йөз илле

  2. бер мең җиде йөз илле

  3. бер мең җидейөз илле

  4. бер мең җиде йөзилле

А19. Боерык фигыльләрдән торган рәтне күрсәтегез: 1. пешермә, борчыла, хыялланыр 2.уянсын,туйды, язам 3.китермә, илт, очыгыз 4.карама, укыячак, тудым А20. Антонимлыкка нигезләнгән парлы сүзләр кергән рәтне билгеләгез: 1) берәм-берәм, көлә-көлә, кызып-кызып 2) көн-төн, вакытлы-вакытсыз, яше-карты 3) аң-белем, алай-болай, йөгерә-чаба 4) савыт-саба, бала-чага

В өлеше (1)Аңа рота китеп барган юлдан бер тапкыр үтәргә дә туры килгән иде.(2)Ул балага күтәрелеп карады. (3)Бала зур булып ачылган күзләре белән аңа бик җитди карап тора. (4)Бу караш Зарифның икеләнүен өзде. (Ә.Еники)

В1. Икенче җөмләдәге нечкә әйтелешле сүзне языгыз.

В2. Рус теленнән кергән алынма сүзне языгыз.

В3. Сыйфат булган җөмләнең санын күрсәтегез.

В4. Дүртенче җөмләнең иясен табыгыз һәм төшем килешенә куеп языгыз.

В5. Икенче җөмләнең әйтелү максаты буенча төрен билгеләгез.

В6. Ясалышы буенча күзләре сүзенең төрен билгеләгез.

2013ел. Тест 2 . А1. Нечкә сузыклы сүзләрдән генә торган рәтне табыгыз:

  1. күлмәк, китап, күз, кишер;

  2. ваза, роза, балык, елга;

  3. сөлге, көймә, мәче, өрәңге;

  4. каен, зал, арыслан, кыяр.

А2. Саңгырау тартыклардан гына торган сүзләр рәтен табыгыз:

  1. алма, куян, песи, эт;

  2. юкә, чәчәк, сөт, кофе;

  3. гәүдә, Гүзәл, бәйрәм, малай;

  4. гөмбә, Зилә, абый, җыр.

А3. Татар телендә генә кулланыла торган тартыклар булган сүзләр рәтен табыгыз:

  1. Таһир, хат, җимеш, маңгай;

  2. волейбол, завод, паровоз, витамин;

  3. җиләк, һәйкәл, һәм, таң;

  4. Вова, мотоцикл, вагон, щётка.

А4. Кайсы сүздә нечкәлек билгесен белдерүче ь хәрефе бар?

  1. яшьлек

  2. дөнья

  3. көньяк

  4. Ильяс А5. Кайсы рәттәге сүзләргә – нар, - нәр күплек кушымчалары ялгана?

  1. диңгез, кибет, малай;

  2. үлән, куян, бүре;

  3. кеше, ябалак, дәфтәр;

  4. урман, тиен, идән.

А6. Тамырдаш сүзләрдән торган рәтне табыгыз:

  1. күзле, күз, күзлек;

  2. эш, эшче, эшне;

  3. бүл, бүлмә, бүләк;

  4. кыз, кызык, кызлар.

А7. Кушма сүзләрдән торган рәтне табыгыз:

  1. аккош, өчпочмак, пәрәмәч, карабодай;

  2. унике, кулъяулык, ташбака, ашъяулык;

  3. күбәләк, чикләвек, тугыз, сандугач;

  4. стена, веранда, машина, карандаш.

А8. Хаталы сүзе булган җөмләне табыгыз:

  1. Җәен күлебездә су коендык.

  2. Мин гаиләмне яратам.

  3. Минем китапым өстәлдә ята.

  4. Бүген әниемнең туган көне.

2013 ел. Тест 2 (дәвамы ) А9. Дәвам итегез: “Сыйфатлар...”.

  1. предметның санын, исәбен белдерәләр;

  2. предметның билгесен белдерәләр;

  3. капма – каршы мәгънәле сүзләр;

  4. әйтелеше һәм язылышы бер үк, әмма мәгънәләре төрле булган сүзләр .

А10. Җөмләдә кайсы мөстәкыйль сүз төркемнәренә караган сүзләр бар? Мин кызыклы китап укыдым.

  1. сыйфат, исем, сан, фигыль;

  2. алмашлык, сыйфат, исем, сан;

  3. алмашлык, сыйфат, исем, фигыль;

  4. исем, сыйфат, фигыль, сан;

А11. Төшеп калган сүзне табыгыз: “... эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерәләр. Алар нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирәләр”.

  1. фигыльләр;

  2. исемнәр;

  3. хәбәрләр;

  4. сыйфатлар.

А12. Тәртип саннары булмаган рәтне табыгыз:

  1. унөч, җиде, беренче, өч;

  2. алтынчы, икенче, йөзенче, җиденче;

  3. матур, алар, егерме дүртенче, бала;

  4. биш, дүрт, мең, унбер.

2 өлеш (В)

(1) Төн җилсез. (2) Агачлар, үләннәр, үсемлекләр тынып калган. (3) Аяк астына чык төшкән. (4) Аның дымы итек аркылы үтеп керә. (5) Ниндидер вак кошлар сайрашып ала. (А. Шамов)

В1. 1 нче җөмләдәге исемнең антонимын языгыз.

В2. 2 нче җөмләдән ясагыч кушымча ялганган сүзне язып алыгыз.

В3. Тексттан алмашлыкларны язып алыгыз.

В4. 3 нче җөмләдән юлдан – юлга күчерергә мөмкин булмаган сүзләрне язып алыгыз.

В5. 4 нче җөмләдәге нечкә сузыклардан торган исемне төшем килешенә куеп языгыз.

В6. 5 нче җөмләдән [w] авазы булган сүзне язып алыгыз.