Аксак Тимер нәселе турындагы дастан
Инде хәзрәте Аксак Тимер* нәселен сөйлик, һиндстан шәһәрендә Чыңгыз хан углы Җодан хан ханлык* кылыр иде. Көннәрдән беркөн яткан иде, яман төш күрде, куркып, сискәнеп уянды. Дер-дер калтырап торды, фал багучыларны җыйдырды, талигын каратты. Фалгирләр, фал багучылар әйттеләр: ((Әй, ханым, талигыңда шул күренә: үз мөлскендә Алмалык* дигән авылда бер кешедән хәтәрегез бар. Ул кеше Кырыкчы углы, Казанчы углы. Олыкчы углы, Туымчы углы, Тухчы углы Тора-гай дигән кешедер»,— диделәр. «Ул Торагайның нишаны-бил-гесе шул: җавырында миңе бар, сул күзендә агы бар. Ул Торагайның хатыны йөкле. Аның корсагындагы баласыннан әҗә-лең-үлемең булыр»,— диделәр. Шунда Җодай хан фал багучыларның бу сүзен ишетеп, ул Алмалык авылындагы Торагайны эзләтеп таптырды. Җодай хан каршына алып килделәр, карадылар, ул әйтелгән билгеләре анда бар иде: Җавырында миңе, сул күзендә агы бар иде. Җодай хан сорады: «Әй, Торагай, синең йөкле хатының бармы». Ул Торагай әйтте: «Бәли, бар»,— диде. Аннан соң Җодай хан әйтте: «Әй.Торагай, синең хатының корсагындагы балан мине үтерер имеш. Ул тумастан борын мин үтерермен», дип Торагайның хатынын китертте Ул ахмак тәкъдирне тәдбир белән бозмак теләде. Хак Тәгаләнең тәкъдире ничек бозылыр. Аннан соң киңәштеләр: бу хатынны үтерик дип, эчен ярыйк, диделәр. Хан үзе әйтте: «Бу хатынның корсагындагы баласын үтерер булсагыз, ул корсагындагы баласы тезләп үтерегез, анасы үлмәсен»,— диде. Аннан сон ул хатынны егып аны тезләде, эссесе китте, үлә язды. Аннан хан әйтте: «Инде баласын түгел, анасы үлә бугай, җибәрегез»,— диде. Аннан соң ул хатынны алып арбага салып киттеләр. Аннан соң Җодай хан куркынычтан котылдым дип тора иде, ханлыкка мәгърур мәшгуль иде. Аннан янә берничә көннән соң ул мескен хатынның күзе ярылды, бер ир тудырды. Ул баланы алып бактылар, бер аягы аксак иде. Шунда эттеләр: шушы имгәктән үлмәдең, котылдың, тудың, җаның тимер икән,- диделәр Баланың атын шул сәбәптән Аксак Тимер куйдылар Иде хәзрәте Аксак Тимернең асылы-төбе Барлас дигән ыру булыр Нәселендә, ыруында ханнарга җийан угыл иде. Аннан соң янә Аксак Тимернең атасы-анасы үлде, ятим калды, асрарга -кураре һич лаек кеше калмады. Ахыры үзе йөрердәй булып ир б,улга,н.-нан соң, казак чыгып Бэлгузи Шамак шәһәрен» барды Бераз
22
23
йөрде,
аннан Шамакыйда бозау көтәргә булды.
Үзенә үзе кебек үксезләрне ияләндерле
һәм ятимнәрне ияләндерде. Алты-жиде
бала
һәркөн бозау көттеләр. Аннан сон Аксак
Тимер көннәрдән бер көн кәшанә
төбендә таянып тора иде, бер аягы аксак,
бер
күче сукыр кырмыска килде, шуннан ул
кәшанәгә тырма-шып менәргә
ябышты.
Бераз югары менде, егылды. Аннан янә
һиммәтләнеп
тагын ябышты, тырматып кәшанәнең башына
менәм
дигәндә янә түбән егылды. Хәзрәте Аксак
Тимер бу кыр-мысканын
бу эшен хәйран калып карап торды: аксак
кырмыска
гарләнеп янә өченче мәртәбә кәшанәнең
башына менәргә ябышты. Ахыры тырмата
торгач, кәшанәнең түбәсенә менде. Ул
кырмыскадан хәзрәте Әмир Тимер гыйбрәт
алды. Тәкый үз күңелендә:
«Әй, аксак, күрдеңме бу зәгыйфь аяксыз,
күзсез кырмыска
һиммәтләнеп егыла-тора там түбәсенә
менде, югарыга
менде. Мин дә һиммәт берлә хан булып
ил-көн, шәһәрләр алып
урдалар алсам, һич тә гаҗәп булмас, әгәр
Тәңре бирсә дип,
күңеленә бу фикерне салып куйды. Балалар
белән уйнаганда,
көннәрдән беркөн Аксак Тимер әйтте:
«Әй егетләр, килегез бер җиргә бер
нәрсә куйыйк. Куйган нәрсәне кем алдан
йөгереп
җитеп алса, аны арабыздан хан итик»,—
диде. Ул егетләр әйттеләр: «Хуш, шулай
булсын»,— дип. Шулай бер әйберне
алып кундылар, барлык балалар йөгерештеләр.
Аксак Тимер
дә йөгерде, ул балалар кебек бара алмады,
ул аксак иде.
Шунда
бер бала йөгереп узып ул куйган нәрсәне
алып, мин элек
хан булам дигәндә, аннан алдарак ул
нәрсәгә Аксак Тимер бүреген
ташлады. Шунда әйтте: «Әй, егетләр,
сездән алда җиттем,
мин хан булырмын»,— диде. Берсе әйтте:
«Юк, синнән элек
мин тиеп алдым»,— диде. Аксак Тимер
әйтте: «һай, синең кулың
җиткәнче, минем башым житте»,— диде.
Болар бу сүз турында бәхәсләшеп торалар
иде, шунда бер ак сакаллы кеше килде.
Болар ул картка эшләрен әйттеләр, ханлык
кайсыбызга тия,
диделәр. Ул карт әйтте: «Әй егетләр, бу
аксак баланын сезнең
кулыгыздан элек башы җиткәч, моны хан
итегез,— диде. — Сүз
моның сүзедер»,— диде. Барлык егетләр
әйттеләр: «Әй баба,
хуш, хан итербез»,— диделәр. Аксак
Тимерне үзләре арасында
хан итеп уйнадылар. Янә көннәрдән беркөн
Аксак Тимер
әйтте: «Әй егетләр, кем дә кем көтә
торган бозаулардан бозау
суеп барчабызга йндерсә, туйдыра алса,
аны арабызда хан итик»,—
диде. Берсе дә бозау суя алмады. Аксак
Тимер бозауны
суйды, пешерде, ул балаларга бирде.
Ашадылар, аннан соң Аксак
Тимерне араларында хан иттеләр. Аннан
сон өйләренә
кайтып, бозау иясенә әйттеләр, бозавыңны бүре ашады, диделәр. Ул бер нәрсә димәде: «Бүрегә боерган икән»,— диде. Ан-. нан соң, көннәрдән беркөнне бу Аксак Тимер балаларга әйтте: «Әй егетләр, килегез без карак булыйк, базарганнарны, сатучыларны тотыйк, малларын алыйк»,— диде. Бу балалар әйттеләр: «Хуш, шулай булсын»,— диделәр. Аксак Тимер әйтте: «Сезгә сүзем шул, бүген кич һәркайсыгыз башка бер нәрсә алмыйча, яу коралын гына алыгыз»,— диде. Анда бер бозык ка-раван сарай бар иде, булчәне анда куйдылар. Төн уртасында бер-берсе белән очраштылар. Кайсы көбә киеп, мылтык алып, кайсы ук садаклы кылыч алып, ул Шамакый шәһәренә чыгыл киттеләр, һиндстан шәһәренә барып һиндстан шәһәрен саклап яттылар. Узган-барган сатучыларны, асламчыларны бастылар, малларын алдылар. Зур караклык кылдылар, азган-тузган, ата-анадан бизгән балалар, байдан чыккан коллар аларга җыелдылар, кушылдылар. Аларга килеп кушылганнарга ала-палар бирә башладылар. Базарганнарны, сатучыларны кырдылар, кол-кутанны үз иттеләр. Бер, ике, өч йөз кеше булдылар, узган-барганны таладылар. Юл киселде, кәрван халкы йөрмәс булдылар. Анда һиндстан падишаһы Җодай ханга хәбәр иреште, юлны карак саклый, кешене йөртми, дип. Аннан Җодай хан илче җибәрде, өч йөз кеше белән. Аксак Тимергә әйттеләр: «Әй, Аксак, ни өчен син мондый угрылык кыласың.юлларны басасың»,— дип. Аксак Тимер янына килгән ул илчене үтерделәр, барчасын үзләренә юлдаш кылып күп алапа бирделәр. Бу хәбәр янә Җодай ханга ишетелде, үртәнде, көйде, янә икенче мәртәбә илче җибәрде. Ул икенче килгән илченең дә башын кисеп җибәрделәр, башкаларны алып калдылар, юлдаш кылдылар. Аннан соң Җодай хан өченче илче җибәрде, ул каракларга алтын-көмеш бир, узган-барганга, базарга баручыларга тимәсеннәр, дип. Болар әйттеләр: инде Җодай ханның хәзинәсеннән безнең хәзинәбез күбрәк, диделәр. Кирәк булса, бездән алсын, диделәр. Аннан янә берничә көннән соң Аксак Тимергә Җодай хан үзе килә дигән хәбәр килде. Анда Аксак Тимер белергә шымчы җибәрде, Җодай хан киләме икән, дип. Ул шымчы барып күрде, Җодай хан килә, диде. Барган шымчы алар* ның араларына барып керде. Җодай хан угыз кеше белен кил», башта үзе иде. Бу барган шымчыны күрделәр, аннан сорадылар: «һай, юлда карак күрдеңме»,— диделәр. Бу «Итте: «Юк, бер дә күрмәдем, бу юлда һичбер шиксез йвре, бу юлда карак юк»,— диде. Болар моның сүзенә карал карак юк дип, безнең
24
25
капер
хәбәребезне ишетеп качкан, диделәр. Бу
шымчы алардан аерылып
аулакка чыкканнан сон качты. Җодай
ханның утыз кеше
белән килгәнен Аксак Тимергә килеп
әйтте. Аксак Тимер әйтте:
«Алай булса, тиз утыз дөягә йөк салыгыз»,—
диде. Шунда
утыз дөягә йөк салып, Аксак Тимер Җодай
хан килә торган юлга
каршы китте. Хан Тәмүрә төшеп ятып иде.
Җодай хан алысдан
боларга сүз катты: «Сез юлда караклар
күрдегезме?»
— диде. Болар әйттеләр: «һич күрмәдек»,—
диделәр. Аннан
сон Җодай боларның каршысына килде.
Шуннан болар әйттеләр:
«Сез нинди кешеләр?» — диделәр. Тегеләр
әйттеләр: «Безне
сорасагыз, без Җодай хан, каракларны
эзләп чыктык»,—
диделәр. Шуннан болар әйттеләр: «Алай
булсагыз, без сатучылар.
Безгә мал белән юл йөрергә, сату кылырга
яхшы булыр»,—
диделәр. Шунда Җодай хан бу сүзне
ишеткәч, боерды,
тамгасын алыгыз дип. Җодай хан әйтте
безгә шаять асыл тансык мал килгәндер
дип. Аннан сон Җодай хан кешеләре
йөкләрен
актарып, тамга алабыз дигәндә, Аксак
Тимернең кешеләре
берәм-берәм аларны тотып үтерделәр.
Хәзрәте Әмир Тимер
үзе Җодай ханны тотты, үтерер өчен.
Җодай хан әйтте: «Аһ,
әй Аксак, мин сина яхшылык кылдым, син
мина яманлык кыласың,
үтерәсен»,— диде. Аксак Тимер әйтте:
«Син гафил-сең
мин түгел, син үзеңә яманлык кыласын,
мин үземә яхшылык
кылам»,— диде. Башын кисте. Аннан соң
Аксак Тимер үзе һиндеган
шәһәренә барып анда хан булды. Бу калган
чирүгә яр салды, башка юл белән килсеннәр
дип, Чирүенә хәбәр җибәрде.
Шәһәргә килделәр. Җодай ханның артыннан
калган чирүе бу хәбәрләрне, бу эшләрне
белмичә ханымыз янына җитәрбез,
дип бара торгач, җитә алмыйча кире
кайттылар. Ханнарын
югалтып кире кайтсалар, шәһәрне Аксак
Тимер алган, бернәрсә эшли алмадылар.
Аксак Тимергә буйсындылар. Инде
Аксак Тимер һиндстан шәһәрен шулай
итеп алды дип әйттеләр.
Әмма ана Тәңре Тәгалә яр-юлдаш булгандыр,
шәһәрләр,
йортлар алуга, урдалар вәйран булуга
аны сәбәп кылгандыр,
һәр яхшы-яман Тәңре Тәгалснен әмере,
тәкъдире белән
эшләнә. Аның боерганыннан тыш һичбер
эш булмый. Аннан соң Аксак Тимер
гаскәре белән алмаган йортны ташламады.
Тәнре Тәгалә аңа яр булды. Яшерен
калмасын, Хәзрәте Аксак Тимернең
ике улы бар иде, берсе Сафи вә берсе
Вали дигән исемле.
Олы улын Сафины үз урынына һиндстан
шәһәрен» ханлыкка
куйды. Хәзрәте Тимер үзе гаскәре белән
Истанбул шәһәрен алырга китте. Авыр
чирү җыйдырды, күп түрәләргә
хәзинәдән маллар, күп-күп кораллар бүләк итте, сансьи-саксыз гаскәре белән, тау-таш тулып йөрделәр. Мисыр шәһәренә килделәр. Орышып-кырылышып ахыр аны алдылар. Аннан узып Истанбул шәһәрен алырга килделәр, бер җирдә төштеләр. Кундылар, сугышка хәзерләнделәр.
Әлкыйсса, ул заманда Истанбул падишаһы Шаһ Солтан хан* иде. Аңа хәбәр килде. Аксак Тимер шәһәреңне алырга, урдаңны алырга һәм харап итергә килде, дип. Хан Шаһ Солтан сугышчыларын әзерләп Аксак Тимергә каршы чыгарды. Икс чирү бер-берсенә каршы килде. Иргәгәсен ике чирү бер-берсе-нә каршы орыштылар. Шаһ Солтанның чирүен Аксак Тимер чирүе кырды, качырды. Аннан килеп Истанбул шәһәрендә урнаштылар. Аксак Тимер гаскәре белән куа килеп шәһәрне камадылар. Шәһәр гаять харап шәһәр иде, биш ел камадылар, һич ала алмадылар. Инде Истанбул шәһәренең сыйфаты шушы. Бу шәһәрне Аксак Тимер орыш-кырыш белә ала алмады, шуннан хәйлә корды: үзен сырхау итте. Бөтен тәненә сары зәгъфран сөртте. Тәне, башы күзе сап-сары булды. Аннан соң, әй Шаһ Солтан, инде беләсең, миңа әҗәл ирешге, тәмам тәнем сап-сары зәгъфран тик булды, гөнаһым шомлыгыдыр, диде. Инде синнән үтенәм, бу эшләрне, сугышларны ташладым, рәхим кылып син минем белән бәхилләшсәң иде, дип хат җибәрде. Ул илче килеп теләген белдерде. Аннан сон ул хатны Шаһ Солтанга илттеләр. Шаһ Солтан карады: «Шаять, ялгандыр, хәйлә кыйладыр»,— дип ышанмады. Ул аның сырхаулыгын белер өчен кешесен җибәрде. «Бар, күр»,— диде. Шаһ Солтанның җибәргән кешесе Аксак Тимернең чатырына килеп күрде: Аксак Тимер сары зәхмәте белән хәлсез булып ята. Аксак Тимер әйтте: «Әй, илче, минем хәлем начар»,— диде. Аннан соң ул җибәргән кешесе Шаһ Солтанга кайтып нинди хәл икәнлеген сөйләде. Сырхау, авыр хәлдә диде. Үтенде, рәхим итеп килсә, бәхилләшер идем дип этте, диде. Шаһ Солтан аның сүзен* ышанып шәһәрнең тәмам капкаларын ашырды, үзе 1дск»ре белән чыкты. Аксак Тимергә килде. Күрешеп свйлэшв башлагач, сырхаулыгыннан терелеп, түрә салып Шаһ Солтанны тотты, үтерде. Инде сугышчылары шәһәргә керде. Бу хәйлә белән ул шәһәрне алды, ул урданы үзенә буйсындырды. Берничә еллар анда торды.
Аннан соң гаскәре белән Шамакый шәһәренә килде аны да алды, үзенә буйсындырды. Аннан йөри тор?ач, Хаҗи Тархан (Әстерхан) шәһәренә яракланды. күп хәрби көймәләр ■
26
27
белән Болгар шәһәрен алырга килде. Орышып-тукышып Хаҗи Тарханны да алды, буйсындырды. Анда биш-алты ел торды. Аннан сон янә Болгар шәһәрен алырга яракланды. Күп хәрби көймәләр белән Болгар шәһәрен алырга килде. Кайбер сугышчылары шәһәрне алырга көймәнең тышыннан килделәр. Гас-кәрнен санын, хисабын Аллаһдан гайре берәү дә белмәс иде. Алар монда гаскәр белән килгән дәвердә Болгар шәһәрендә Габдулла дигән хан иде. Габдулла ханга хәбәр иреште. Аксак Тимер килә дип. Шул заман Габдулла хан гаскәрен җыйды. Алар бер-берсе белән каты орыш кылдылар. Аксак Тимернең һөҗүменә түзмәделәр, сындылар. Килеп Болгар шәһәренә керделәр. Үлгәне үлде, калганнар шәһәргә кереп бикләнделәр. Аксак Тимер Шәһри Болгарны җиде ел камап торды. Тарих җиде йөз елда* иде, Зөлхиҗҗә аеның егермесендә Шәһри Болгарны алдылар, харап кылдылар. Йөз дә егерме дүрт олуг бик бар иде, аларнын барсын да кырдылар, һәркайсының энҗе кебек хатыннарын Аксак Тимер әсир кылды. Ул бикләр арасында дүртесе асыл шаһзадәләр иде. Берсе — Икбали бик, берсе — Кол Гали бик, янә берсе — Хаши бик, янә берсе— Миркаши бик исемле иде. һәркайсын һәлак кылдылар. Бик күп халык һәлак булды. Габдулла ханны да үтерделәр, әмма Габдулла ханның ике улы бар иде. Берсе — Алтынбик, икенчесенең аты Галимбнк иде. Берсе — җиде яшендә, икенчесе тугыз яшендә иде. Яудан качып калган кешеләр Алтынбикне урман эченә илтеп яшерделәр. Аларны яхшы асрадылар. Аннан соң Аксак Тимер Шәһри Болгарны вәйран кылып, харап кылганнан соң, Буләр шәһәренә килде. Гаскәре белән Буләр шәһәренең кар-шысына килеп урнаштылар, сугышмадылар. Ул вакытта Буләр шәһәренең ханы Самат хан иде. Күбесе беркабак дигән халык, Бараж дигән халык иде. Бараҗ халкының әүвәл замандагы борынгы төп йорты Зәй тамагында иде. Алыплар заманы иде. Бер Бараж дигән аждаха елан килде. Ул шәһәрнең халкына көч, зыян кыла башладылар. Чыгып аждаһа белән орыштылар, жиңә алмадылар. Ахырда үзләре шәһәрне калдырып качтылар. Болгар шәһәре янына барып Бүләр суының өстенә норт-шәһәр салдылар. Ул шәһәрләрен дә Бүләр дп атадылар. Шул сәбәптән халыкны Бараж халкы дип йөрттеләр. Оранна-ры Бараж иде. Анда Самат хан әйтте: «Аһ, әй Бараҗ халкым, борынгы олуг бабаларыбыз Бараҗнын зыяныннан качып шушы җиргә килеп шәһәрләрен салганнар, мәкам — йорт тоттылар. Инде Бараҗдан көчлерәк Аксак Тимер килде, шәһәребез
каршысына килде, ни кылырбыз»,— диде. Анда ул Бараж халкы әйтте: «Әй ханым, ирек сезләрнеңдер, безләр һәр ни дисәк, ирегебез юктыр,— диделәр. — Әгәр боерсагыз, Аксак Тимер гаскәре белән сугышырбыз, үтерербез йә үзебез үлербез», - диделәр.
Анда Самат хан әйтте: «Минем каршымда бер кешем бар, аннан сорыйм, ул ни боерыр, аның сүзеннән чыкмамын»,— диде. Ул изге кешене чакырып сорадылар: «Әй безнең олугымыз, безнең өстебезгә, шәһәребезгә килгән Аксак Тимер белән сугышыйкмы?». Шунда изге әйтте: «Хуш, карыйк»,— диде. Бер манараның башына менде, Аксак Тимернең гаскәрләрен карады. Караган иде, күрде: Хызыр* галәйһиссәлам Аксак Тимернең гаскәрендә. Ул манарадан төшеп, Самат ханның каршысына килде һәм әйтте: «Сугышырга рөхсәт юк. Хәзрәте Хужа Хызыр галәйһиссәлам аның гаскәрендә. Тәңре Тәгаләнең тәкъдиренә буйсынырга кирәк, капкаларны ачтыр»,— дигәч, Самат ханның Бараж халкы елашты, һәм әйттеләр: «Нишләмәк кирәк, Хак Сөбханә вә Тәгаләнең хөкеменә буйсынмак кирәк»,— дип шәһәрнең капкаларын ачтылар. Ирек салдылар, сугышмадылар. Аннан соң хәзрәте Аксак Тимер гаскәре белән шәһәргә керделәр, халыкны кырдылар. Әмма анда Аксак Тимер кич җиткәч, үзе шымчы булып, халык арасына кереп сынап йөрер иде, һәм әйтер иде: «Әй халыклар, егетләр, бу белеклек, бу кырылыш безгә кемнән булды»,— дип сорар иде. Анда утыручылар: «Безне Аксак Тимер бөлдерде, анын шомлыгыннан бөлдек, җуелдык»,— дигән кешеләрне иртәгесен тәмам нәселе белән, тамыры белән һәлак кыла иде. Әгәр берәрсе гөнаһын үзеннән күрсә, бөлүебез үз шомлыгыбыздан дип әйтсә, аны үтермәде, таламады, аны җибәрде.
Кыскасы, көннәрдән беркөн хәзрәте Аксак Тимер үзе шымчы булып Бараҗ халкы арасында иде. Шунда әйтте: «Әй Бараҗ халкы бу бала сезгә кайдан килде?». Анда әйттеләр: «Кемнән икәнен белмисенме комсыз Аксак Тимер килде, безне кырды, бөлдерде»,— диделәр. Шул кичәдә бер олы бикнең гакыллы тол калган хатыны бар иде, ул әйтте: «Әй егетләр, бөлгенлекләр үз гөнаһыбызның шомлыгы дип белик. Ул Аксак Тимер нишли алыр иде, Тәңренең тәкъдиредер»,— диде. Ул хатынның ире Җәдәш Аксак Тимер килгәнче үк үлгән иде. Ул Җөдәш бикнең ике улы бар иде. Берсе Инсан һәм берсе Ихсан. Аксак Тимер иртәгесен ул хатынны уллары белән үз каршына алдырды. Болар нигә алдырганын белмичә, безне үтерер дип.
29
елашып
килделәр. Аксак Тимер ул хатынга әйтте:
«Син гөнаһыбызны
үзебездән дип белик дисен, һәр эш
үзебезнең шомлыгыбыз
дип әйтәсең, инде бүгеннән сине,
улын-кызын. кардәшләрең
белән ярлыкадым, кайсы якны сөйсәгез,
шул тарафка китегез»,—
диде. һәм гаскәрләренә әйтте: «Бу кешегә
тимәскә, малын
таламаска, һичнәрсә зыян китермәскә!».
Бөлгенлекне, гөнаһны үзеннән күргән
өчен тәмам улы, кызы, кардәшләре белән
ярлыкап җибәрде. Аннан соң берсе Инсан,
икенчесе Ихсан
икесе киңәш итеп күчәргә ният кылдылар.
Инсан бик әйтте: «Әй
анам, мин шушы олы өйнең эченә. Таулык
җиренә барырмын, анда мәкам-йорт
тотармын. Чөнки ул җир башка җирдән
яхшырык».
Анасы аның бу сүзен яратып кабул кылды.
Әмма энесе
Ихсан ул тарафка баруын өнәмәде. «Борынгы
бабаларым йортына
барырмын, мәкам-йорт тотармын»,— диде.
Инсан бик
мин ул җиргә бармыйм, дип аерылды, Тау
тарафына китте.
Анасы аның белән бергә китте. Анда барып
Гөбнә дигән суның
буена мәкам-йорт тотты. Ул Инсаннан бер
ул туды, исемен Сөләйман
куйды. Сөләйман улы Кодрә, Кодрә улы,
Нурдәүләт,
Нурдәүләт улы Нур Хәсән, Нур Хәсән улы
Нур Ибдаль, Нур Ибдаль улы Котыш. Котыш
улы Мактым, Мактым улы Игәнән,
Игәнәй улы Мөхәммәт, Мөхәммәт улы Хуҗа
Мөхәммәт,
Хуҗа Мөхәммәт улы Җантый, Җантый улы
Бәбәш, Бәбәш улы
Улмәс, Улмэс улы Мулла Габдрахман, Мулла
Габдрахман улы
Габделгазиз, икенчесе Мөхәммәт Шәриф,
Габделгазиз улы Габдулла,
икенчесе Әлислам. Әмма Ихсан бик Тау
тарафына бармыйча
Зәйгә килде. Ихсаннан бер ул туды. Исемен
Әлмөхәммәт
куйдыдның улы Кан Мөхәммәт, Кан Мөхәммәт
улы Тук
Мөхәммәт, Тук Мөхәммәт улы Итлак, Итлак
улы Шәмак, Шәмак
улы Тутый, Тутый улы Сәман. Сәман улы
Ындырҗы. Ындыржы
улы Т»кянсш, Тәканеш улы Базарган булды.
Тамгалары
куш Кәшан. ораннары Бараҗ булды. Инде
хәзрәте Аксак Тимер
Бүләр шәһәрен вәйран кылганнан соң
Мәскәү тарафына
китте. Анда гаскәре белән барып Владимир
каласына җитте.
Гәвср каласы иде. Гаскәрен шул калага
туплады. Хәзрәте Аксак
Тимер барган вакытта кяфер урысның
Гәвер ханы Михаил иде. Ана хәзрәте
Аксак Тимернең калалар алуы турында
хәбәр
иреште. Каты курыкты. Хәзрәте Мир Тимер
Гәвернен кырый
каласы Владимирга җиткәч хәзрәте Хуҗа
Хыэыр галәйһиссәлам
килеп Аксак Тимергә: «Сиңа бу кяферләр
белән сугышырга
вәгъдә ирешмәде»,— дип хәбәр бирде.
«Әмма бу кяфергә кәрамәтеңне күрсәт»,—
дигән иде хәзрәте Аксак Ти-
мер шул заман түрә салып өч яшьлек тайны кяферләр тарафына атты. Хак Сөбханә вә Тәгаләнең кодрәте белән ул ташлаган тай кяфернең таш манастыйрын урталай ярып, бер чакырым җиргә барып төште. Тай төшкән җирдә су булды. Аннан соң Аксак тимер каты итеп кычкырды, урыс гаскәрләрен теле, авызы тотылды, битендә кан калмады. Аннан янә гаскәрен яхшыртып, Шамакый шәһәренә килде. Аннан соң хәзрәте Тимер гаскәре белән кайттылар. Кайтып Бохара шәһәренә барырга юнәлделәр. Амәт Самат дигән ике ханга хәбәр килде. Аксак Тимер килә дип. Ту бия суеп, халкын җыеп кай тарафка күчик дип киңәш кылдылар. Шунда халык арасыннан берәү атын мактады, берәү этен мактады, берәү алган хатынын мактады. Пешкән ит, аш ашалды, кинәш булмады, халык таркалды.Ан-да Кинҗә дигән берәү елап әйтте: «Әй калтаклар, бу нә эш гакыллылар белерләр, гакылсызлар көләрләр. Киңәшкә җыелырлар, калтак, бу нә эш, берәү атын мактар, берәү этен мактар, берәү хатынын мактар, киңәш булмас. Халык таркалыр, аш качар, китәр, безнең белеклегебезгә сәбәп булыр. Шуннан ул Кинҗә әйтер: «Әй яраннар, халык монда калмагыз, Ку суының башында олы Убада булҗал булсын, без ул тарафка күчик дип әйтте. Шунда янә берәү атының ак күбеген узып, чабаланып, җомарганып, кычкырып, бакырып: «һай ханым, яу йитте, Аксак Тимер монда килә, дип хәбәр салды. Хан күчте. Әлкыйсса, күчеп барганда бер кортканың тирмә бавы өзелде. Укын карап баручы кортканың бүреге төште. Шунда бер тайга менгән бала килә иде. Бу кортканың бүреген алып бирәм дигәндә ияре ауды, тай дулады, елкы өркенде, дә чабыл китте. Берәү елкыга чапты, белмәгәннәр яу, дип, халык мәж килде. Аксак Тимернең гаскәре ханны, халыкны тоттылар, Аксак Тимер үз урдасы дип ханны алды һәм әйтте: «Әй Амәт, Самат, инде үзеңне тәмуг утыннан, коткарып, башыгызны кылычтан имин кылыгыз, мөселман булыгыз дип үгет бирде. Алар үтенеп әйттеләр: «Әй Аксак Тимер, әгәр без мөселман булсак, безгә халкымызны бирерсеңме диделәр. Анда ул әйтте: «Әгәр сез раст мөселман булсагыз ля Иляһә-иллаллаһу вә Мөхәммәд рәсүлуллаһу дип иман китерсәгез, Тәңре Тәгаләне белеп, пәйгамбәрләрне хак белеп, һәр көн биш вакыт намаз кылып, бер елда, ягъни һәр ел саен ■ыз көн руза тотып, җәнабәттән госел кыйлып, малыгыздан зәкят биреп, әгәр кечегез җитсә, Кәгъбәгә барып хаҗ кылып бу азгынлыкны ташлап мөселман булсагыз, үзегезгә һәм халкыгызга тимәм дигән иде. Исламны өйрәттердс, үзе бер-ике ел
30
31
шул
күчмә халык арасында торды, мөселманлык
динен тәмам белдерде.
Аннан сон үзе гаскәре белән хушлашып
киттеләр. Болар
мөселман булып калдылар, һәр ел берәр
җиргә күчә иделәр.
Эл кыйсса, ул Аксак Тимер аннан сон
Бохара шәһәренә барды,
аны да алды. Ташкәнднс, Яркәндне да
алды. Ул вила-ятьләрне
үзенә буйсындырды. Аннан соң Сәмәрканд
шәһәренә барды,
аны да алды. һәм үзенен ахыргы гомере
анда булды. Хак Тәгаләнең тәкъдире
белән хәзрәте Аксак Тимер бу фани
дөньядан
үтте. Рәхмәтуллаһу галәйһи рәхмәтән
васигатән. Күллү
лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун*. Хәзрәте
Тимернең каберенең
өстенә таш куйдылар, башындагы гөмбәзне
алтын-нан-көмештән
ясадылар. Кыямәткәчә анын дастаны халык
арасында
сөйләнсен, халык аннан гыйбрәт алсын
дип шушы дастанны
әйттек.Өметебез шул, укучы-тыңлаучы:
дога-и фатиха
берлән яд кыйлалар, фани дөньяга мәгърур
мәшгуль булып, Хак
Сөбханә вә Тәгаләнең боерган боерыкларына
йөз орып мәхрүм
булыр хурлыктан иншаллаһү тәгалә. Барча
мөселман-ларга
Тәүфикъне рузи кылып пәйгамбәрсмез
Мөхәммәт Мостафа
саллааллаһу галәйһи вә сәлләм шәфагатен
насыйп кыйлсын иде
вә кәррәмәһү вәссәлам вәликрам.
32
