Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Туган авылым тарихы.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
922 Кб
Скачать
☆

" Сәет бабай " чишмәсе

Чишмә авыл башында, су буенда, тау астыннан агып чыга. Сәет бабай матурлыкны, табигатьне яраткандыр, ул анда ике яшь каен утырткан. Бу яшь каеннар шаулап үсеп киткәннәр. Хәзер бу каеннар зур булып үскәннәр. Сәет бабай каеннар турында күршеләренә болай ди: "Менә бу каенның берсе мин, берсе минем хәләл хатыным", дигән дә, мыек астыннан гына елмаеп куйган. Чынлап та, чишмәгә карап торсаң, андагы ике каенның берсе кыз берсе егет кебек Сәет бабай чишмәсенең татлы суын эчеп үскән Гарафетдин абый да үзенең чишмәгә карата күңелендәге хисләрен ачып салган. Аның бу шигырь юллары күңелгә якын:

Барладым барып юлларын,

Үлән юк сукмагында.

Тыңладым җанып моң-зарын,

Янында туктадым да.

" Куяр җан тапмыйм бу җанны

Янәшәмдә пар каен. .

Сагынам соңгы хуҗамны,

Каен шаулаган саен".

Бу шигырендә Гарәфи абый үзенең табигатькә һәм чишмәләргә карата мәхәббәтен ачып салган. Зур шигъри җанлы кеше ул, шуңардырмы, күңеле канатлы атлардай матурлыкка җилкенә.

" Газизҗамал әби " чишмәсе

Чишмәләр күбесенчә су буйларына урнашып ага. Чишмәләр бик күп, алар төрлесе- төрлечә. Онытылып, аны белгән кешеләр күптәннән дөньяда булмасалар да чишмәләрнең әкияттәй серле тарихы җәелеп ята. Һәр чишмәнең үз исеме, үз тарихы, аны төзегән кешесе була. Авылыбызның Чаллы очы су буенда бер кечкенә генә тарихлы кое бар. Аны кое дип тә, чишмә дип тә йөртәләр. Чөнки ул казылган. Кое кебек бик тирән дә түгел. Бу чишмәне Газизҗамал чишмәсе дип йөртәләр.

1900 нче елларда бу чишмә янында бер Газизҗамал исемле әби торган, ире белән. Якын тирәдә чишмә булмаганлыктан, алар өйләре янына Бер чишмә казып чыгаралар. Бу чишмәне Газизҗамал әби үзе казыткан һәм чишмәне гомере өзелгәнче үзе чистартып, карап торган. Аннан соң аның Мөхәлисә, оныгы Шарифуллин Әлфир әбинең эшен дәвам иткәннәр.

Хәзерге көндә дә чишмә сакланып калган.

Бу чишмәдән башлап өскә таба, урманга кадәр 18 чишмә бар. Бу чишмәләр Чаллы очына керәләр. Бу 18 чишмәнең беренче чишмә төзүчесе Сәет бабай, икенчесе Газизҗамал әби. Юкка чыкканнары да күптер. Шушы 18 чишмәнең барлыкка килгән боргаланып агучы инеш төпләрендә ничәмә-ничә еллар су төбендә шомарып, ялтырап торучы ташлар борынгы болгар татарларының тарихын искә төшерә кебек.

" Мәсер әби " чишмәсе

Мәсер әби чишмәсенең дә килеп чыгышы Газизҗамал әби чишмәсенең тарихы белән туры килә. Мәсер әби чишмәне үзе казый, соңгы көннәренә кадәр чистартып тора. Хәзер чишмә үзгәртелеп яңартылды.

Таулар

Шулай ук авылны чолгап алган таучыклар да исемләнгән. Авылның кояш чыга торган ягында урнашкангамы авылның уң ягында урнашкан тауны Кашка тау дип йөртәләр. Икенче тау исеме - Кашшаф тавы. Тау Итәгендә элек Кашшаф исемле кеше яшәгән. Ул мал-туарын шушы тауга чыгарып, көтеп йөргән, гомеренең күп вакыты тау белән бәйләнештә узган.

Әби - патша юлы

Иске Комазан юллары аша әби-бабайлар сөйләвенчә, Әби-Патша юлы уза. Бу таш юл әби-патша заманында төзелә башланган була. Казаннан Кукмара аша Мамадышка 7-8 чакрым җитәрәк тезелеп бетмичә туктап калган. Хәзерге көндә асфальлт астында күмелеп калган.

“Кристиән йөрәге”

Авылыбызның иген басуларының берсе "Кристиән йөрәге " дип йөртелә. Ул ике ягыннан чишмә агып чыккан йөрәк формасында таучык - басу. Бу җирдә иген уңмаган. Ундырышсыз җир булганга аны крестьяннарга өләшкәннәр.

Иске Комазан төбәгенең географиясе

Кереш сүз.

Иске Комазан авылы төбәгенең географиясе, туган якны өйрәнү материалы буларак, география дәресләреннән тыш, биология, тарих һәм башка фәннәрдә дә кулланырга мөмкин. Анда төбәгебез турында түбәндәге юнәлешләрдә мәгълүматлар чагылыш таба:

  • физик- географик урыны;

  • рельефы;

  • геологиясе;

  • файдалы казылмалары;

  • климаты;

  • сөлары;

  • туфрагы;

  • үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы;

  • халкы;

  • авыл хуҗалыгы промышленносте;

  • экология;

  • топонимика.

Туган якны өйрәнү материалларының әһәмияте чиксез зур: алар Ватанга мәхәббәт, табигатькә сак караш һәм милли үзаң тәрбияләүдә мөһим роль уйный, танып- белү, эзләнү -өйрәнү активлыгын үстерә һәм иҗади эзләнү күнекмәләрен камилләштерә. Туган якны өйрәнү материаллары шулай ук укучыларның фактларны һәм мәгълүматларны гомумиләштерүне һәм системалаштыруны формалаштыра. Әлеге материаллар сыйныфтан тыш чараларда, шул исәптән танып белү һәм күңел ачу чараларында кулланырга мөмкин. Олимпиадалар вакытында файдалану да отышлы булыр, дип уйлыйбыз.

Бу брошюрада шул ук вакытта туган як турындагы материалларны интегральләштереп, рус телендә төзелгән танып- белү һәм күңел ачу экпедиция кичәсенең эшкәртмәсе тәкъдим ителә.