Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ризаэтдин Фәхретдин.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
236 Кб
Скачать
☆

Уку дәресе 2-нче сыйныф «Туганнарны хөрмәтләү”

З.Х.Измайлова,

I категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Максат: әсәр белән танышу, образлар турында әңгәмә алып бару, төп герой образларына карата горурлык хисе тәрбияләү, балаларга гаиләдә дөрес тәрбия бирү; сөйләм телен баету өстендә эшне дәвам итү.

Җиһазлар: Р.Фәхреддин “Балаларга үгет- нәсыйхәт “ китабы; мәкальләр язылган битләр” дәреслек,2004 ел

Ягфарова Р.Х.

Дәреснең барышы.

1. Оештыру:

  • хөрмәт сүзе нәрсәне аңлата?(.....)

Әйе, балалар дөрес.Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә : хөрмәт- кемнең дә булса, хезмәтләренә , уңай сыйфатларына карап, аны олылау , зурлау, ихтирам хисе”.

  • Ә сез бер- берегезне хөрмәт итәсезме?

Сез ничек уйлыйсыз, тату сүзе хөрмәт сүзенә синоним була аламы?

(......)

2. Хәдис уку.

”Туганнарның хакларын үтә....”

Ризыгы киң булуын һәм гомеренең озын булуын теләгән кеше туганнары белән элемтәне өзмәсен.”

  • Балалар, сез бу хәдисне ничек аңлыйсыз?

  • (........)

Бөек мәгърифәтче Риза Фәхреддин бу хәдискә таянып,нәсыйхәт яза:

Риза Фәхр. “Балаларга үгет-нәсыйхәт”- Туганнар. 18 нче бит ачып укыйбыз.

(Физминутка)

3. Төркемнәрдә эшләү

Сезнең гаиләгездә бу кагыйдәләр кулланыламы?

Кулланылса , кайсылары? Укып бирегез.

(....)

  1. Дәреслектән “Тату туганнар” корея халык әкиятен уку.

  2. Текст буенча сөйләшү.

Әкият ничек башланып китә?

(.....)

Туганнар яхшылыкны күрсәтеп, сиздереп эшләгәннәрме?

(....)

Әкият нинди булырга өйрәтә?

(....)

Әкиятнең исеме эчтәлегенә туры киләме?

6.Балаларны,тату итеп аларны кем тәрбияләгән?

(.....) Әйе, гаилә - ул -әхлак тәрбиясенең чын нигезе.

Бала гаиләдә нәрсә күрсә, үскәч тә шуларны кабатлаячак.

Риза Фәхреддиннең әти-әни турында бер нәсыйхәте белән таныштырып китәм:Р.Фәхреддин “Нәсыйхәт” 2006. – 64-65нче битләр.

“ Гаиләнең нигезе ата-ана белән төзелер.

-ата-ананың балаларына карата булган вазифалары;

-балаларның ата- аналарына карат булган вазифалары;

-туганнарның һәм кардәшләрнең бер- берләренә карата булган вазифалары.

Шуларны 57 нче биттән укып карыйк әле.

7.Төркемнәрдә эш.

-Сезнең гаиләдә үтәлә торган нәсыйхәтләрне

күчереп алыгыз

(Дәфтәргә язу)

Уку.(.....)

8.Балалар, туганлык, татулык турында Риза Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләр бар.

Дөньяда иң авыр нәрсә - ризык аз вә гакыл күп булып икесе бергә җыелудыр.

-Күңелне үзенә тартучы нәрсә- кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләредер.

  • Туганлык дәвам иткән вакытында ныгый бара.

  • Туганлык – кайгыны, шатлыкны уртаклашудыр.

9. Рефлексия.

-Бүген дәрестә нинди әкият укыдык? Ул ничек дип атала?

- Үзегез өчен яңалык алдыгызмы?

(.....)

10. Укучыларның эшләрен чагыштыру, бәяләү.

11. Өй эше. Әкияткә карата рәсемнәр ясап килү.

Уку дәресе 3-нче сыйныф “Акыллы зирәк гномнар”

З.Х.Измайлова,

I категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Максат: Танылган мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия өлкәсендәге эшчәнлеге турында аңлату,балаларның белемнәрен тирәнәйтү; сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту.

Җиһазлау; Р.Фәхреддиннең “Балаларга үгет нәсихәт”китаплары; хәдис язылган битләр; мәкальләр язылган битләр; дәреслек”Уку китабы” Р.Х.Ягъфарова. 3-сыйныф. 2003 ел.

I.Дәрес барышы:

Тема һәм максат белән таныштыру.

1.Укучылар әдәпле, әдәп сүзен ничек аңлыйсыз? (...)

Аңлатмалы сүзлектә түбәндәгечә әйтелә.” Әдәпле –тыйнак,тәртипле, тотнаклы, инсафлы,үзен тота белә торган.”-“Әдәп-үзеңне тота белү кагыйдәләре .”Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре бик борынгы заманнан ук барлыкка килгән. Ул кагыйдәләр хәзерге көндә кирәкме? (...)

_Кунаклар килсә бала чаганы табын артына утыртмаганнар.Кирәкме ул ,юкмы? Ни өчен?

-Кешеләр ике куллап исәнләшкәннәр .Алар кулларында корал юклыгын күрсәткәннәр._”Кара мин корал белән килмәдем, яхшы ният белән килдем”_дигәнне аңлаткан. Бу кагыйдәләрне үтәү хәзер дә кирәкме? (...)

II.Хәдис уку..

Рәсүлебез(с.г.в.)карыны ачмыйча ашарга утырмас иде,утырса карыны тулганчы ашамас иде.Кешенең иң явыз гамәлләреннән берсе-карынын ризык белән тутырудыр.Карынның бер өлешендә ризык булса, икенче өлешендә су булсын,өченче өлеше исә ,һава суларга калсын.Карынны шулай өчкә бүләргә кирәк. Уң кул белән ашагыз һәм уң кул белән эчегез,чөнки сул кул белән шайтан гына ашый һәм эчә.Бер сулыштан эчмәгез,бәлки ике,өч, сулыш алып эчегез.

- Бу хәдиснең эчтәлеген ничек аңладыгыз?

- (...)

III.Күренекле мәгърифәтчеР.Фәхреддин”Коръән” хәдисләренә таянып “Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабын яза. Китапта әдәпләрне берничә төргә бүлә.Шулар арасында:

1.Ашау –эчү әдәпләре.

2.Кунак әдәпләре.

3.Сөйләшү әдәпләре.

4.Мәҗлес әдәпләре.-

Р.Фәхреддиннең”Балаларга үгет нәсыйхәт”китабының 41нче битен ачабыз –ашау-эчү әдәпләре бүлеген укыйбыз.

(...)

.Без ашау- эчү әдәпләре белән танышып киттек, ә менә акыллы-зирәк гномнар бу кагыйдәләрне беләләр микән?

III.”Акыллы- зирәк гномнар” хикәясен уку.

.Төркемнәрдә эшләү

1-төркем.Гномнар килеп керүгә нинди хата җибәрделәр?

(...)

2-төркем.Өстәл артында алар нинди кагыйдәне үтәргә тиеш иделәр?

(...)

3-төркем.Бу хикәядән үзегез өчен нинди нәтиҗә ясадыгыз?

(...)

IV.Ашау –эчү әдәпләре ,кунак әдәпләре, мәҗлес әдәпләре-алар бик күп.Аларны сезгә әниләрегез кечкенә вакыттан ук өйрәтә, аннары балалар бакчасында, аннары мәктәптә дәвам ителә.Аларны кеше гомер буе өйрәнә.Менә бу мәкальләр безгә тормышта әдәпле, тәрбияле булыр өчен ярдәм итәр .

1.Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач.

2.Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз ,аннан кала ипи-тоз.

3.Кунак – хуҗаның гөлчәчәге.

4.Кунаклы йорт-хөрмәтле йорт.

5.Әдәпле кунак китәр вакытын үзе белер.

V.Рефлексия.

-Бүген дәрестә сүз нәрсә турында барды?

-(...)

-Ни өчен кешегә әдәпле булырга кирәк?

(...)

VI.Әй эше.

1.Акыллы- зирәк гномнарга ашау-эчү әдәпләрен язып килегез.

2.Мәкальләр ятлагыз.