- •2. Яңа лексиканы үзләштергәндә төп принциплар
- •3. Күрсәтелгән принципларга нигезләнгән гамәли күнегүләр
- •Балыклар укыймы?
- •1. Горизонталь юлларга агач исемнәрен яз һәм билгеләнгән вертикалдә тагын бер агач исемен тап:
- •2. Табышмакларга җавапплар табып языгыз. Шуннан бишенче табышмакның җавабын билгеләнгән баганадан табырсың:
- •3. Бөтен сүзләр дә а хәрефенә башлана. Рәт-рәт шакмакларны тутыр:
- •4. Бөтен сүзләр дә б хәрефенә башлана. Рәт-рәт шакмакларны тутырыгыз:
3. Күрсәтелгән принципларга нигезләнгән гамәли күнегүләр
Беренче принципка караган күнегүләрне килгәндә, аларга карата түбәндәге текстларны китереп була. Бу текстлар нинди дә булса катлаулыгы белән аерылып тормыйлар, әмма алар балада кызыксыну уятып торалар.
Ке ше ничә ел яши? Кеше уртача 70-80 ел яши. Кеше кайчан бабай дип санала? Аның оныклары туганнан соң. Җиде яшьтә кеше мәктәпкә бара. Алтмыш яшьтә ул пенсиягә чыга.
Хайваннар ничә ел яши? Тиен 9-12 ел яши. Куян 7-8 ел яши. Бүре 15 ел яши. Төлке 10-12 ел яши. Арыслан 25-30 ел яши. Юлбарыс 40-45 ел яши. Аю 40-50 ел яши. Ат, уртача алганда, 40 ел чамасы. Сыер 20-25 ел яши. Дөя 40 яшькә кадәр яши. Болан 30 ел яши. Дуңгыз да 30 ел чамасы яши. Ә фил 150-200 ел чамасы яши.
Казан белән Мәскәү арасында ничә километр? Сигез йөз километр. Казаннан Мәскәүгә трамвайлар барамы? Юк, Казаннан Мәскәүгә поездлар йөри. Бу ике башкала арасында самолетлар оча һәм автобуслар йөри. Ижау белән Казан арасы ничә километр? Казаннан Удмуртия башкаласына кадәр дүрт йөз километр чамасы. Автобус Чаллыдан Казанга кадәр өч сәгать ярым бара. Казан белән Чаллы арасы – ике йөз егерме километр.
Казанда күпме кеше яши? Казанда бер миллион ике йөз мең чамасы кеше яши. Казанда троллейбуслар да, трамвайлар да, автобуслар да бик күп. Хәзер монда метро да төзиләр. Ә Яр Чаллыда күпме халык бар? Чаллыда алты йөз мең чамасы кеше яши. Монда троллейбуслар юк, ләкин трамвайлар һәм автобуслар күп. Чаллыда әле метро төземиләр. Әлмәттә ике йөз меңнән артык кеше яши. Монда трамвайлар юк, ләкин троллейбуслар йөри. Алабугада алтмыш мең чамасы кеше бар. Бу шәһәрдә троллейбуслар да, трамвайлар да юк. Монда автобуслар гына бар.
Эмоциональ-ситуативлык принцибы үзеннән-үзе бер методика чарасы булып тора ала. Бу бик сыйфатлы ысул, әмма аның белән сак куллану мөһим. Чөнки монда без мавыгырга тиеш түгелбез. Мәсәлән, экспрессивлыкны кирәкле дәрәҗәгә җитәр өчен берничек ачулану җөмләләр, баланың психикасына ятмаган ситуацияләр куллана алмыйбыз.
Мәсәлән, монда еш кына татар халык авыз иҗатында мисаллар китереп була:
Безнең дә бар мәчебез,
Сезнең дә бар мәчегез.
Безнең мәче сезгә килсә,
Зинһар, ишек ачыгыз.
Бу мисалда татар теленә хас булган аһәңлек яңгырый, һәм ул балаларга мәгънәсе ягыннан аңлашылып тора.
Икенче мисал-күнегү – диалоглар китерү. Мәсәлән:
Исәнме, чит илдәге таныш булмаган минем кадерле дустым, киндерсюрприз! Сәлам, кәнишне! (Л. Лерон).
Монда балалар “таныш булмаган”, “кадерле” сүзләрен эмоциональ рәвештә эләктереп алалар.
Тагын бер ысул – к үрсәтмәлектән куллану:
яңгыр кояш кар яшенле яңгыр җил ай
|
җылы җиләс салкын (суык) |
|
Төньяк |
|
Көнбатыш |
|
Көнчыгыш |
|
Көньяк |
|
Күргәнебезчә, мондый күнегүләрдә ситуативлык нәкъ күрсәтмәлек ярдәмендә биреп була. Монда укытучылар тарафыннан төрле рәсемнәр (мәсәлән, мәзәкле ситуацияләр, комикслар һ.б.) кулланыла ала.
Алданрак билгеләнгән өченче принцип татар телен өйрәнүдә укучының мантыйгына (логикасына) мөрәҗәгать итүне билгеләп китәргә була. Без монда чын рәвештә баланың үсешенә йогынты ясый алабыз. Мондый биремнәр чын мәгънәдә укучыда кызыксыну гына түгел, ә уен рәвешендә бирелә торган күнегүләр булып торуы әһәмиятле. Монда безнең тарафтан түбәндәге мисаллар китерелә ала:
Берсе артык:
Үрнәк: өстәл урындык җөмлә
кызыл бара яшел
1) |
хәреф |
сүз |
баш |
2) |
җөмлә |
яза |
керә |
3) |
сорау |
кара |
җавап |
4) |
шәһәр |
авыл |
килеш |
5) |
башлана |
бетә |
сары |
6) |
унбиш |
исем |
утыз |
7) |
кул |
эшче |
аяк |
8) |
кызыл |
ак |
алма |
9) |
күнегү |
яза |
укый |
10) |
дөрес |
дәрес |
китап |
11) |
гаилә |
мин |
аның |
12) |
барабыз |
Эшлим |
укырга |
13) |
дәфтәр |
зәңгәр |
китап |
14) |
сыйныф |
кычкыра |
такта |
15) |
абый |
әйбәт |
онык |
16) |
сәгать |
Вакыт |
ничә |
17) |
кичә |
начар |
иртәгә |
18) |
көн |
ничек |
күпме |
19) |
иртә |
эшли |
кич |
20) |
атна |
кич |
ай |
Бу кабатлау принцибын ачыклап килә торган күнегүләр. Монда без бер җөмлә конструкциясен гамәли рәвештә кабатланып килгәнен күрәбез. Шул ук вакытта балаларга кызыклы тематика да һәм башваткычлы уен да тәкъдим ителә:
Җөмләләр төзегез:
а)
Йөзү өчен Чаңгыда йөрү өчен Тимераякта шуу өчен Футбол уйнау өчен Шахмат уйнау өчен Хоккей уйнау өчен Теннис уйнау өчен Яхтада йөзү өчен |
Диңгез яки күл кирәк Ракеткалар кирәк Бассейн кирәк Боз кирәк Туп кирәк 64 шакмаклы аклы-каралы такта кирәк кәшәкә (клюшка) кирәк кар кирәк |
Эт Ат Мәче Сыер Тычкан Тавык Кеше Чыпчык сарык |
Бәэлди Чыркылдый Кыикылдый Кешни Чиный Бернәрсә әйтми Сөйләшә Мөгри мыраулый |
Текст белән эшләргә өйрәтү ысулларында, әйтеп киткәнчә, аның мавыктыргыч һәм коры булмавы таләп итеп билгеләнә. Шул ук вакытта монда да без балаларга ниндидер яңа мәгълүмат бирәбез:
Өч сум акча булса, сагыз сатып алып була. Җиде сум акча булса, кечкенә шоколад алып була, икмәк алып була. Өч йөз сум акча булса, чалбар яки күлмә к алып була. Егерме мең сум акчаң булса, син яхшы компьютер сатып аласың. Ә инде йөз мең сум акчаң булса, яңа машина сатып ал ып була . Ә акчаң булмаса, бер әйбер дә сатып булмый. Чөнки бөтен әйбер өчен түләргә кирәк.
Лексиканы үзләштергәндә еш кына күпмәгънәле сүзләр очрый, һәм аларны өйрәнгән дә өстәге принципларны калдырырга тырышырга кирәктер. Ягъни аларның нигезендә каламбур төсле мәзәкләр китереп була. Мәсәлән, Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев авторлар шагыйрьләр әсәрләрен:
– Нигә бүген син соңга калдың соң?
– Мин өйдән соң чыктым.
– Ә нигә иртәрәк чыкмадың?
– Ә иртәрәк чыгарга мин өлгермәдем.
Китап кибетендә:
– Бер нинди дә булса яхшы укыла торган китап бирегез әле миңа.
– Сезгә җиңелрәк китап кирәктер?
– Авырлыгы турында борчылмагыз: мин машинада…
Еш кына яңа сүзләрне өйрәнү белән бергә балаларга яңа грамматик модельләрне дә бирергә җиңелрәк була.
– Әлфия, иртәгә беренче лекция буламы, белмисеңме?
– Буладыр инде…
– Ә икенче лекциягә Искәндәр килә микән?
– Киләдер…
– Ә Рәмзия синең белән Чаллыга барамы соң?
– Белмим, барадыр…
– Нигә син гел «дыр» да «тыр» дип әйтәсең?
– Киләчәкне кем белә?..
Текст белән эшләргә өйрәтү өчен тексттан соң авыр булмаган, әмма барыбер текстка мөрәҗәгать иттерә торган күнегүләр файдалы. Еш кына бу очракта дәреслекләрдә текст буенча сораулар гына күзәтелә. Безнең тарафтан түбәндәге гамәли мисаллар китерелә ала:
1
Из жизни рыб
Рыбы укыймы ? Алар бит сөйләшә белмиләр. Юк, алар сөйләшәләр, алар бер-берсен яраталар, обучают , учат .
Ә действительно , балыклар укый. Аларның разные мәктәпләре бар, гимназияләре дә, высшие учебные заведения да бар. Под водойшулай ук мәктәпләр була. Рыбы үз мәктәпләрендә «Физика», « Воды химиясе», « Подводная географиясе», « Рыбак психологиясе», «Кешеләр страна – сухая страна », «Средства предохранения от крючка» кебек дәресләр укыйлар . Анда шулай ук лекцияләр була, аннары лабораторияләрдә разные типы воды белән опыты дә була.
Рыбы-ученые под водой на камнях китапларын язалар, ул китапханәләргә балык-студентлар йөри.
Однако балыклар арасында да лентяи күп, алар укымыйлар, дәресләрен оставляют (пропускают), шуңа күрә попадаются на крючок …
Кайда да укырга кирәк. Знания под водой да кирәкле икән. Укысаң, на крючок не попадешься!
Ученый баран
Нигә сарык укый-яза белми? Чөнки аңа укый-яза беләргә нельзя . Әгәр ул укый-яза белсә, кешеләр укый-яза белмәгән кешеләргә: «Эх, неграмотный баран», – не могли бы сказать . Менә шулай шул!
(по Лабибу Лерону )
2
Уку турында
Балыклар тормышыннан
Балыклар укыймы? Алар бит сөйләшә белмиләр. Юк, алар сөйләшәләр, алар бер-берсен яраталар, укыталар, өйрәтәләр.
Ә чыннан, балыклар укый. Аларның төрле мәктәпләре бар, гимназияләре дә, югары уку йортлары да бар. Су астында шулай ук мәктәпләр була. Балыклар үз мәктәпләрендә «Физика», «Су химиясе», «Су асты географиясе», «Балыкчы психологиясе», «Кешеләр иле – коры ил», «Кармактан сакланучы чаралар» кебек дәресләр укыйлар. Анда шулай ук лекцияләр була, аннары лабораторияләрдә төрле сулар белән тәҗрибәләр дә була.
Галим-балыклар су астында ташларга китапларын язалар, ул китапханәләргә балык-студентлар йөри.
Әмма балыклар арасында да ялкаулар күп, алар укымыйлар, дәресләрен калдыралар, шуңа күрә кармакларга эләгәләр…
Кайда да укырга кирәк. Белем су астында да кирәкле икән. Укысаң, кармакка эләкмисең!
Укымышлы сарык
Нигә сарык укый-яза белми? Чөнки аңа укый-яза беләргә ярамый. Әгәр ул укый-яза белсә, кешеләр укый-яза белмәгән кешеләргә: «Һәй, надан сарык!», – дия алмаслар иде. Менә шулай шул!
(Ләбиб Лерон буенча )
Берсе артык:
1. Балык кеше белән сөйләшә белә.
2. Балык сөйләшми.
3. Балык сүзен кеше аңламый.
1. Су астында балыкларның институтлары бар.
2. Су астында китапханәләр һәм музейлар күп.
3. Балыкларның уку йортлары юк.
1. Укый-яза белгән балык кармакка эләкми.
2. Укый-яза белгән балыклар булмый.
3. Балыклар китаплар укый һәм кешеләр турында әкиятләр сөйли.
1. Сарыклар укырга һәм язарга яраталар.
2. Сарыклар балыкларны укырга һәм язарга өйрәтәләр.
3. Сарык укый-яза белми, чөнки алар наданнар.
Сораулар:
