Драматургия.
70-нче елларда Туфан Миңнуллинның рәссам- табигый талантының үзенчәлекле рәвештә ачылып китү һәм шәхси сыйфатларга байый бара. Драматург форма һәм эчтәлек өлкәсендәге эзләнүләрен тагы да тирәнәйтә төшә, тормыш материалын, үзен кызыксындырган, борчыган иҗтимагый һәм әхлак проблемаларын сәнгатьчә хәл итү, заман кешесенең рухи дөньясын, яшәеш фәлсәфәсен укучыга, тамашачыга үтемлерәк, тулырак итеп җиткерү өчен сәхнә әдәбиятының төрле жанрларына һәм алымнарына мөрәҗәгать итә, иҗтимагый тормышның төрле-төрле темаларын кузгата. Әдипнең иҗади активлыгы бермә-бер көчәя. 1970-1983еллар арасында аның Татар академия театры сәхнәсендә тугыз пьесасының («Диләфрүзгә дүрт кияү» (1972), «Ир-егетләр» (1971), «Канкай угылы Бәхтияр» (1974), «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976), «Дуслар җыелган җирдә» (1977); «Адәм баласына ял кирәк» (1979); «Моңлы бер җыр» (1981); «Монда тудык, монда үстек» (1982); «Әниләр һәм бәбиләр» (1983); Әлмәт дәүләт драма театрында — дүрт («Диләфрүзгә дүрт кияү» (1971); «Ай булмаса, йолдыз бар» (1977); «Яшьлегем — җүләрлегем» (1978); «Бәйләнчек» (1982)); Татар дәүләт драма һәм комедия театрында — биш («Үзебез сайлаган язмыш» (1973); «Уйланыр чак» (1973); «Китәр юлың еракмы?» (1975); «Ак тәүбә, кара тәүбә» (1976); «Кырларым-тугайларым» (1978)) пьесасының премьерасы була[6].
Туфан Миңнуллин пьесаларының уңышы аларда сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, реалистик нигезе белән аңлатыла. Язучы тормышны, аның үзгәрүле агышын нечкә сиземли, анда әледән-әле туып торган әхлакый һәм мөһим социаль мәсьәләләрне оста тотып алып, аларны конкрет материал җирлегендә заманча яңгырашлы, сәнгатьчә тәэсирле-гыйбрәтле итеп сурәтли белә. Автор күпчелек әсәрләрендә олы фәлсәфи категорияләр турында — кешенең дөньяда яшәү мәгънәсе, аның җәмгыять Һәм үз алдындагы гражданлык җаваплылыгы, әхлакый сафлыгы, намуслылыгы, туган җиргә, Ватанга тугрылыгы, үз халкының үткәненә ихтирамы һәм киләчәгенә ышанычы турында сүз алып бара.
Туфан Миңнуллин — пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларының берсе. Аның сәхнә әсәрләре Башкортстан театрларында («Диләфрүзгә дүрт кияү», «Үзебез сайлаган язмыш», «Ай булмаса, йолдыз бар», «Кырларым-тугайларым» һ. б.), Үзбәкстанның Мөкыйми исемендәге дәүләт музыкаль театрында («Диләфрүзгә дүрт кияү») һәм Хәмзә исемендәге Үзбәк дәүләт академия театрында («Әлдермештән Әлмәндәр») зур уңыш белән барды. «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе шулай ук Шкетан исемендәге Мари дәүләт, Басарганов исемендәге Калмык дәүләт драма, Мурманск, Новокузнецк, Әстерхан, Горький,Мичурин һ. б. шәһәрләрнең рус драма театрлары сәхнәләрендә куелды; «Ай булмаса, йолдыз бар» драматик хикәясе Дагыстанда С.Стальский исемендәге Лезгин һәмӘ.Капиев исемендәге Лак дәүләт драма театрларында сәхнәләштерелде.
Авыл темасы[үзгәртү]
Мәскәүгә укырга киткәнче, булачак язучы авыл һәм аның кешеләре тормышы белән яши. Авыл аңа бик күпне бирә. Авыр сугыш еллары, сугыштан соңгы хәерче һәм мәшәкатьле дәвер крестьян алдына күп төрле мәсьәләләр куйды, аларны хәл итә белергә, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтте. Крестьян (ә сугыш елларында аның төп өлешен хатын-кызлар һәм яшүсмерләр тәшкил итте) төп бурычын намус белән үтәде: фронтны азык-төлек белән, чимал белән тәэмин итте. Икмәк үстерүдә, мал-туар асрауда, хуҗалык алып баруда ул елларда әллә кайчангы бабайлар ысуллары киредән кайтты. Бу чор баласы буларак, Туфан «уфалла» арбасына җигелепурманнан утын да ташый. Сыер җигеп, анысы да булмаганда, кул белән тартып, иске сука белән җир сукалауны да, чабагач белән ашлык сугуны да күреп һәм үзе кичереп үсте. Шуның белән бергә, тормышны танып-белергә, яшәү өчен көрәшергә өйрәнә, гомумән, иртә уйлый белергә, олы була белергә өйрәнә.
Боларның һәммәсе яшь Туфан Миңнуллин күңелендә җуелмас эз калдыра. Болар — драматург әсәрләренең тормышчанлык нигезләрен тәэмин итешкән башлангыч чишмәләр. Менә ни өчен аның иң беренче пьесаларына ук, алда әйтелгәнчә, заманга сизгерлек һәм авыл тормышын, аның кешеләрен яхшы белү, аларны ярату хас. Шулар һәм, әлбәттә, табигый талант Т. Миңнуллинга әдәби өйрәнү чорын чагыштырмача тиз узарга мөмкинлек бирәләр. Кече күләмле пьесалар, шаян-көлкелехикәяләр, театрда уйналган, соңыннан аерым китап булып басылган «Азат» һәм «Айга сәяхәт» исемле әкият-пьесалар, «Безнең авыл кешеләре» дип аталган пьеса яшь авторның кыска вакытлы өйрәнчеклек чорын тәшкил итә
