Жыр “Элли-бэлли” Атаман , юлбасарлар керә.
Атаман.Тизрәк сөйрә, селкенегез инде, я.Хәзер бу таланган байлыкларны бүләргә кирәк
(кара-каршы утыралар).
Юлбасар. Нинди уңышлы көн! Бик шәп эшләдек бүген (бүләләр).
Атаман. Бу миңа, бу сиңа, бу миңа, бу тагы миңа.
Юлбасар. О, кара әле кем килгән монда.Әйдә әле аңлашып килик.
Атаман. Барысы да нинди матур, бизәнгәннәр, күпме кыйммәтле әйберләр.Тиз булыгыз, барысын да салыгыз! (үзләренә кияләр).
А.Б.Үзебезнең кая килеп чыкканны мин аңладым, ахры,балалар.Бу бит “ Бремен музы- кантлары” әкиятенең юлбасарлары. Кадерле юлбасарлар, әйдәгез без сезнең белән ачула- нышмыйк әле, киресенчә, безгә булыша алмассыз микән. Сез Шэвэлине күрмәдегезме?
Атаман.Ә, Шэвэлине? Күрдек, күрмичә. Без әле аның портфелен картага да оттык.Бөте- несен урталай бүлдек.(күрсәтәләр).
А.Б. Бу урталай бүлүме? Сез бит саный да белмисез икән. Әйдәгез, балалар, аларны са- нарга өйрәтик .
Уен
Юлбасар. Яле күрсәт, күпме анда синең? (талашалар, китәләр).
А.Б. Шэвэлине эзләп, киләсе әкияткә киттек.
Танец колокольчики
Бала. Дөньяда әкиятләр бик күп. Шуның берсендә Карчәчәк һәм җиде кәрлә яши. Алар безне борчуга салдылар. Кәрләләр бит хәрефләр өйрәнмәгәннәр. Аларга йокларга да шая- рырга гына булсын. Әйтегез инде, нишләргә соң хәзер Карчәчәккә?
Карчәчәк. Ничек соң сезгә оят түгел? Бар кешедән дә юләрерәк каласыз бит. Кошлар, хайваннар, алар бар да сездән акыллырак.
1 кәрлә. Мәктәпкә барыр өчен портфель җыясым килми минем.
2 кәрлә. Мәктәпкә барыр өчен иртүк торып калын-калын китаплар укырга кирәк.
3 кәрлә. Син безне ачуланма, безнең күңел ачасыбыз килә.
Карчәчәк. Юкка гына болай уйлыйсыз.Укый белмәү куркыныч бит. Дөньяда әкиятләр күп, аларның бөтенесен дә укыйсы килә.
А.Б. Ачуланма син аларга, Карчәчәк, аларның мәктәпкә барасылары килми, чөнки алар мәктәптә бик кызык икәнен, күп нәрсәләргә өйрәнергә булганын белмиләр. Менә тыңла- гыз әле, мәктәптә нәрсәләр эшгәнне.
Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.
4 кәрлә. Белмәгән әйбер кызыклы сыман. Ялкауланып ятмыйк. Укый башлыйк. Безгә бит
әле 7 яшь кенә.
5 кәрлә. Кырда апабыз барса, без барырбыз мәктәпкә. Кызыклы белем үрләрен яулап алырбыз.(мәктәпкә китәләр).
Бию “Татар халык биюе”.
Патша чыга, койма буйый.
Патша. Алтын тауларым бар минем. Ашарыма да күп. Ә менә коймаларны буярга кеше юк. Яман атым чыкмасын дип үземә буярга туры килә (Шэвэли керә).
Шэвэли . Әй, патша, патша.
Патша. Бутап куйдың да соң. Йөрәкләрем кысылып куйды. Кем соң син? Минем патша- лыгымда нишләп йөрисең?
Шэвэли.Миңа мәктәпкә кирәк иде дә соң.
Патша. Ярый бик яхшы. Хәзер мин синең мәктәпкә әзерлегеңне тикшерәм. Тест үткәрәм мин синең белән.
-Һәрбер укучы мәктәпкә нәрсә алып барырга тиеш?
Шэвэли. Парик.
Патша. Балалар, дөресме? Дөрес җавап ничек?
-Ручка тотып язар өчен әзерләдек без (дәфтәр).
Шэвэли.-Кровать.
-Безнең альбомны буярга булыша...(карандашлар).
Шэвэли.-Саквояж.
-Карандашлар югалмасын дисәң, тутыр аларны...(пеналга).
Шэвэли.-Подвалга.
-Китаплар алып кулга, кем бара ул мәктәпкә?(укучы)
Шэвэли.-Очучы.
-Барысын да белсәң, сиңа мәктәптә куялар... (билге).
(Шэвэли нәрсә әйтергә дә белми).
Патша.Эх, син. Бер генә дөрес җавап та бирмәдең бит. Ялкау малайдыр инде син.
Шэвэли..Нәрсә, нәрсә үртәшәсең?
Патша. Ярар , мин сиңа икенче бирем бирәм. Менә бу коймаларны буяп чык әле(боза).
Патша. Нәрсә дип эшлисең син бу этлекләреңне минем әкиятемдә. Синең башыңны ки- сәргә боерам. Сакчылар,сакчылар! (Шэвэли кача, патша аның артыннан).
А.Б. Менә шулай, Шэвэли. Куып тотсалар, башыңны кисәләр бит. Ә безгә, балалар, бакчада өйрәнгәнне күрсәтү бер дә оят түгел. Әйе бит, балалар.
