Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
газета №3 2014 г.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Мин спортны яратам.

Безнең халкыбыз: “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл”- дип юкка гына әйтмәгән.Спорт сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә, көчле булып үсәргә, авырлыклар алдында куркып калмаска өйрәтә.

Мин көн саен иртән зарядка ясыйм. Җәй көне елгада су коенырга, йөзәргә , роликлы тимераякта йөрергә яратам, ә кышын чаңгыда, тимераякта шуам. Тагын кыш көне малайлар белән бергә хоккей уйнарга яратам. Мин республикабызның “Ак Барс” хоккей командасының уеннарын телевизордан карыйм, алар өчен” җан атам”.

Уңышлары өчен чын күңелдән сөенәм. “Ак Барс” һөҗүмчесе Алексей Трещенко һәм сакчы Илья Никулинның 2014 нче елның февралендә Сочида узачак Олимпиадада хоккей буенча Россия җыелма командасы составына кертелүе минем өчен зур шатлык булды.

Мин әтием белән кул көрәштерергә дә яратам әле. Кайсы вакыт уйнап кына әтием” җиңелә”. Шундый

спорт төре дә бар бит, ул армрестлинг дип атала.

Соңгы елларда илебездз спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады. Республикабыз башкаласы - Казан, спорт шәһәренә әйләнде дисәк тә була.

Чөнки узган җәй аенда Бөтендөнья студентлар универсиадасы үтте. Аңа әзерлек йөзеннән башкалабызда спорт сарайлары, бик күп спорт объектлары ачылды. Һәркемгә үзе теләгән спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр барлыкка килде.

Әлегә минем спорт бәйгеләрендә катнашканым юк. Ләкин кайчан да булса, мин дә, андый бәйгеләрдә көчемне сынармын дип ышанам. Чөнки мин спортны яратам. Спорт физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли. Ихтыяр көчен дә ныгыта.

Шәймәрданов Дилүс, III сыйныф.

Көчле бул, бирешмә!

Тукта, тын кал ...

Агызма син кайнар күз яшең.

Күрсәтмә син авыр икәнлеген.

Һич бер кеше аны белмәсен.

Тукта, тын кал..

Сабыр бул син!

Тик түзгән кеше генә,

Үз максатына ирешә.

Куңелдәге уйлар ташкыны,

Алып китә еракка.

Көзнең дә моңсу салкыны,

Йөрәккә яра сала.

Тормыш юлы авыр булса,

Кайгы –хәсрәт каршы чыкса-

Син бирешмә, алга атла ,

Көчле бул һәр адымыңда.

Һ әр кеше дә хаталана,

Тик кирәкми бирешергә.

Мин бәхетле бу дөньяда

Таяныр кешем булганга

Зиятдинова Айгөл , 8 класс

Место подвига - Афганистан.

Мы часто слышим такие слова: совершил героический поступок, подвиг, героический человек. А что же такое подвиг?

Ответ на этот вопрос я нашёл в словаре. В словаре написано, что подвиг – это «героический, самоотверженный поступок, совершённый в опасных условиях, связанный с риском». В наше время подвигом можно считать уже даже доброе отношение к людям, к больным, старикам, детям. Пожилого человека через дорогу перевести или место в автобусе уступить - это уже поступок. 

А вот люди, совершающие подвиги, всегда были, есть и будут, только в момент совершения своего героического поступка, они вовсе не размышляют о нём, они с риском для жизни делаютто, чего просто не могут не сделать.

Думая о героях нашего времени чувствуешь, что они рождаются в каких - то необычных, ненормальных условиях. Многих героев и подвигов, и загубленных жизней, и понапрасну отданных сил не понадобилось бы, если бы не было преследований, запретов, этой злополучной войны в Чечне, в Афганистане и в других местах.

1979–1989 годы – война в Афганистане. Моего дядю, Курамшина Шамиля Гаптелисламовича, в 1982 году призвали в армию. Так получилось, что он попал именно в Афганистан. Для моей бабушки весть о том, что её сын попал в Афганистан прозвучала как гром среди ясного неба. Она не спала ни дня, ни ночи, всё молилась, чтобы он вернулся живой. Для молодого солдата, который никогда в руках не держал автомата, это было очень сложно. Мой дядя рассказывал о том, что, когда у него прямо на глазах убили его друга, после чего он не спал несколько дней. Ему было очень трудно перенести всё это. «Каждый день ложились спать со страхом и вставали тоже со страхом», – говорил мой дядя. Потому что в каждую минуту могли взорвать, выстрелить. Перед тем, как уже он собирался

домой, когда он представлял вот – вот ещё чуть – чуть осталось, уже все собрались уезжать, командир сообщил, что двум солдатам не хватает места в экипаже и поэтому мой дядя и ещё один солдат из Волгограда остались на второй рейс. А второй рейс должен выехать через четыре часа после первого. Когда мой дядя сидел и ждал, когда позовут на посадку, сообщили, что первый рейс, который отправился несколько часов назад, был захвачен и в живых не осталось ни одного человека. После такого известия, дяде было страшно садиться в машину, но назад пути не было. Мой дядя стал читать про себя молитвы, чтобы вернуться домой живым. Когда машина проехала границу, все тихонечко вздохнули, рассказывал дядя. Тот день, когда он вернулся, наверное, был самым счастливым в его жизни и в жизни бабушки, то есть его мамы.

Война сломала жизнь многим молодым ребятам. Несмотря ни на что, они честно исполняли свой гражданский долг, оставались верными присяге до конца. "Горячие точки" показали, что наши парни достойны героизма отцов и дедов, победивших фашизм в годы Великой Отечественной войны.

Хайруллин Сайдаш, 4 класс .

Сәйдәш бу эссесе белән “Место подвига – Афганистан”

республика конкурсының район этабында 2 урын алды. Хайруллин Сәйдәшкә тагын да яңа уңышлар телибез.

Әкият

“Чиак белән Уйнак”

Борын-борын заманда түгел,ә без яшәгән көннәрдә яшәгән ди ике игезәк тычкан баласы. Берсе аның Чиак исемле, ә икенчесе – Уйнак. Уйнак бик тә шаян булган, уйнарга яраткан. Җәй көннәрендә ул рәхәтләнеп яшел чирәм өстендә мәтәлчек аткан, аллы-гөлле чәчәкләр үскән тау битенә йөгереп менгән дә тәгәрәп төшкән.Саф һавадан аның битләре алсуланган, күңеле һәрчак шат булган.Ә Чиак көннәр буе караватта кырын ятып телевизор караган. Әнисе күпме генә әйтсә дә, урамга чыкмаган. Чиак ашаганда да күзләрен экраннан алмаган.

Менә ямьле җәй үтеп киткән.Тычкан балалары урман мәктәбенә укырга киткәннәр. Чиак дәресләрдә йокымсырап утырган, еш кына авырып дәресләр дә калдырган.Ә Уйнак исә бер дә авырмаган, бик тырышып укыган. Көннәрдән бер көнне, урман мәктәбендә, укучылар арасында йөгерү буенча ярыш оештырылган.Старт сызыгыннан кузгалып китүгә Чиакның хәле киткән, тез буыннары йомшарып ул юлга

сузылып яткан. Менә шунда ул хәрәкәттә- бәрәкәт икәнен аңлаган.Әнисенең сүзләрен тыңламаганга бик үкенгән. Киләчәктә Уйнак кебек табигатьтә еш булырга , һәрвакыт хәрәкәттә булып, спорт белән шөгельләнергә үз-үзенә сүз биргән. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл булуын да Чиак яхшы аңлаган.

Шәймәрданов Дилүс, III сыйныф

“Дус яшик”

Шарипова Адилә

Курсабаш урта гомүмбелем

бирү мәктәбенең

“Милләтләр дуслыгы”

Садиков Илсаф

Курсабаш урта гомүмбелем бирү мәктәбенең

5 сыйныф укучысы

5 сыйныф укучысы

“Минем мәктәбем”

Бу санны чыгару өстендэ эшләде:

Баш мөхәрир:

Шамсутдинова Рузалина Альфредовна һәм

“Лидерлык нигезләре”

Безнең адрес:

422051 РТ Саба районы Курсабаш авылы

Мәктәп урамы, 26 йорт

Тел. 8(843)62-49-7-38