Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
программа татар теле 6.doc
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
268 Кб
Скачать
☆

2013-2014 Нче уку елы өчен календарь-тематик план.

План Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5-9 нчы сыйныфлар)” (Казан, 2013)га нигезләнеп төзелде.

Пред-мет

Класс

Бар-

лык

сәгать

саны

Атнага

сәгать

саны

Барысы

Дәреслек авторы.

Басылу елы

дик-

тант

изложе

ние

сочине

ние

БСҮ

Татар теле

6

105

3

8(4)

6(2)

5(2)

15

Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М.Харисова һ.б. – Казан: Мәгариф, 2006.

Календарь-тематик план

№

Тема

сәгать саны

дата

Көтелгән нәтиҗәләр

Контроль төре

Искәрмә

план буенча

фактик

Махсус белем һәм күнекмәләр

1.

2.

3.

4.

5.

6.

7.

8.

9.

10.

11.

12.

13.

14.

15.

16.

17

18.

19.

20.

21.

22.

23.

24.

25.

26.

27.

28.

29.

30.

31.

32.

33

34.

35.

36.

37.

38

39.

40.

41.

42.

43.

44.

45.

46.

47.

48

49.

50.

51.

52.

53.

54.

55.

56.

57.

58.

59.

60.

61.

62.

63

64.

65.

66.

67.

68.

69.

70.

71.

72.

73.

74.

75.

76.

77.

78.

79.

80.

81.

82.

83.

84.

85.

86.

87.

88.

89.

90.

91.

92.

93.

94.

95.

96

97.

98.

99.

100.

101.

102.

103.

104.

105.

1 чирек (27 сәгать)

Татар әдәби теле хакында әңгәмә

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

Ясалыш ягыннан сүз төрләре

Сүз төркемнәре. М.сочинение "Җәйге мизгелләр".

Х.Ө.Э. Морфология турында төшенчә

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исемнәрнең берлек-күплек төре.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Килеш кушымчалары.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Кереш диктант “Көртлек”

Х.Ө.Э. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешенә карата күнегүләр.

Сан, тартым һәм килеш кушымчаларын куллануда стилистик төрлелек

Б.С.Ү. Изложение “Актүш яралангач”

Х.Ө.Э.

Исемнәрнең ясалышы

Синоним һәм антоним исемнәр

Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы.

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау.

Контроль диктант “Урман тургае”

Х.Ө.Э. Фигыль турында төшенчә. Фигыльнең башлангыч формасы. Барлык-юклык төре

Фигыльнең зат-сан белән төрләнүе.

Фигыль юнәлешләре

Фигыль юнәлешләренә карата күнегүләр.

Фигыль төркемчәләре турында гомуми төшенчә. Боерык фигыль.

Б.С.Ү. Сочинение “Туган ягым нинди гүзәл”

Х.Ө.Э. Хикәя фигыль.

Хәзерге заман хикәя фигыль.

Үткән заман хикәя фигыль. Зат-сан белән төрләнеше.

Киләчәк заман хикәя фигыль. Зат-сан белән төрләнеше.

2 чирек (21 сәгать)

Шарт фигыль

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

Сыйфат фигыль.

Сыйфат фигыльнең сыйфат һәм фигыль белән уртак яклары

Диктант “Кешенең үзендә булсын”

Хәзерге заман сыйфат фигыль.

Үткән заман сыйфат фигыль.

Б.С.Ү. Контроль изложение “Сөйкемсез песи”

Х.Ө.Э. Киләчәк заман сыйфат фигыль.

Хәл фигыль.

Хәл фигыльнең төрләре.

Исем фигыль.

Исем фигыльнең исемгә әйләнүе.

Инфинитив.

Б.С.Ү. Сочинение язуга әзерлек.

Б.С.Ү. Контроль сочинение. “Икмәк – тормыш нигезе”

Х.Ө.Э. Ярдәмче фигыльләр.

Контроль диктант “Урманда”

Х.Ө.Э. Ярдәмче фигыльләрнең җөмләдә кулланылышы.

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүе.

Мөстәкыйль фигыльләрнең ярдәмче фигыль ролендә йөрүен мисаллар белән ныгыту.

Фигыльләрнең ясалышы ягыннан төрләре.

3 чирек (30 сәгать)

Фигыльләрнең җөмләдә кулланылышы.

Фигыльләрне гомуми-

ләштереп кабатлау

Фигыльләргә морфологик анализ ясау.

Б.С.Ү. Изложение “Ак күл буенда”

Сыйфат турында төшенчә. Сыйфат дәрәҗәләре.

Сыйфатларның ясалышы һәм язылышы. Сыйфат ясагыч кушымчалар.

Синоним һәм антоним сыйфатлар.

Сыйфатларның исемләшүе һәм җөмләдә кулланылышы.

Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.

Б.С.Ү. Изложение. “Канатлы дусларыбызны онытмыйк”

Х.Ө.Э. Сан турында төшенчә.

Ясалышы ягыннан сан төрләре.

Сан төркемчәләре. Микъдар һәм тәртип саны.

Бүлем, чама һәм җыю саннары. Аларның мәгънәсе һәм кулланылышы.

Б.С.Ү. Акт язу.

Саннарны гомумиләштереп кабатлау.

Диктант “Фаҗига”

Х.Ө.Э. Рәвеш турында төшенчә. Рәвешләрнең җөмләдә кулланылышы.

Рәвешләрнең ясалышы, дөрес язылышы.

Рәвеш төркемчәләре. Саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама рәвешләре.

Б.С.Ү. Сочинение “Тылсымлы сүз”

Урын, вакыт һәм сәбәп-максат рәвешләре.

Рәвеш дәрәҗәләре.

Рәвешләрне гомуми-

ләштереп кабатлау

Б.С.Ү. Контроль изложение “Эш үткәч үкенүдән файда юк”

Х.Ө.Э. Алмашлык турында төшенчә. Алмашлык төркемчәләре.

Зат алмашлыклары.

Күрсәтү алмашлыклары.

Билгеләү һәм сорау алмашлыклары.

Б.С.Ү. Изложение “Мәдинә”

Юклык алмашлыклары.

4 чирек (27 сәгать)

Билгесезлек һәм тартым алмашлыклары.

Б.С.Ү. Расписка язу.

Контроль диктант “Төнге кунак”

Х.Ө.Э. Аваз ияртемнәре турында төшенчә.

Аваз ияртемнәренең ясалышы, җөмләдә кулланылышы.

Хәбәрлек сүзләр турында төшенчә.

Хәбәрлек сүзләрне морфологик яктан тикшерү.

Бәйлек турында төшенчә.

Бәйлекләрнең төркемчәләре.

Бәйлек сүзләр.

Б.С.Ү. К.Е.Максимовның “Кыр чәчәкләре” картинасы буенча сочинение.

Теркәгеч турында гомуми төшенчә

Теркәгечләрнең төркемчәләре.

Теркәгечләрнең дөрес язылышы.

Б.С.Ү. Теркәгечләрне җөмләдә куллану күнегүләре. Мәкалә язу

Кисәкчә турында гомуми төшенчә.

Кисәкчә төркемчәләре.

Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

Диктант “Тайга аланында”

Х.Ө.Э. Модаль сүзләр турында гомуми төшенчә.

Б.С.Ү. Сочинение язуга әзерлек.

Б.С.Ү. Контроль сочинение “Туган авылым минем”

Х.Ө.Э. Ымлык турында төшенчә.

Контроль диктант “Ябалак”

Х.Ө.Э. Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Йомгаклау дәрес

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

01.09.

04.09.

09.09.

08.09.

11.09.

13.09.

15.09.

18.09.

20.09.

22.09.

25.09.

27.09.

29.10.

02.10

04.10.

06.10.

09.10.

11.10.

13.10.

16.10.

18.10.

20.10.

23.10.

25.10

27.10.

30.10.

01.11.

10.11

13.11.

15.11.

17.11

20.11.

22.11

24.11.

27.11.

29.11

01.12.

04.12.

06.12.

08.12.

11.12.

13.12.

15.12.

18.12.

20.12.

22.12.

25.12.

27.12.

12.01.

15.01.

17.01.

19.01.

22.01.

24.01

26.01.

29.01.

31.01.

02.02.

05.02.

07.02.

09.02.

12.02.

14.02.

16.02.

19.02.

21.02.

23.02.

26.02.

28.02.

02.03.

05.03.

07.03.

09.03.

12.03.

14.03.

16.03

19.03.

21.03.

02.04.

04.04.

06.04.

09.04.

11.04.

13.04.

16.04.

18.04.

20.04.

23.04.

25.04.

27.04.

30.04.

02.05.

04.05.

07.05.

09.05.

11.05.

14.05.

16.05.

18.05.

21.05.

23.05.

25.05.

26.05.

28.05.

30.05

Туган тел, аның аралашу коралы, тәрбия чарасы булуы турында әңгәмә.

Алдагы сыйныфларда үткәнне кабатлау

(3 сәгать)

Җөмләнең нигезе булган ия һәм хәбәрне дөрес таба һәм билгели белү. Аларның сораулары. Иянең башлыча исем белән, ә хәбәрнең фигыль белән белдерелүе. Хәбәрнең фигыльдән башка сүз төркемнәре белән белдерелгәндә, ул кем? ул нәрсә? ул нинди? ул ничә? ул күпме? кебек сорауларга җавап булуы. Иярчен кисәкләрнең аергыч, тәмамлык, хәл дигән төрләргә бүленүе. Җыйнак һәм җәенке җөмләне билгели белү.

Ясалышы ягыннан сүзләрнең тамыр һәм ясалма сүзләргә бүленүе. Сүзләрнең ясалу ысуллары: кушымча ялгау юлы белән ясалган сүзләр, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр.

Сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне искә төшерү.

Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. Дөрес язу күнекмәләре булдыру

Исем (10 сәгать)

Исем – предметны һәм затларны белдерүче сүз төркеме. Исем сүз төркеменең сораулары. Бер төрдән булган предметлар, затлар өчен уртак исемнәрнең уртаклык исем, бер төрдән булган предмет һәм затларның берсенә генә бирелгән исемнең ялгызлык исем булуы. Ялгызлык, уртаклык исемнәр. Исемнәрнең күплек төренә -нар, -нәр кушымчалары ялгану.

Исемнәрнең 6 килеше булуы. Баш килешнең кушымчасыз, калган килешләрнең кыек килешләр дип аталуы. Килеш кушымчалары. Баш килештәге исемнәрнең төрле җөмлә кисәге була алуы.

Исемнәрнең предмет, затның башка бер предметка, затка караганлыгын тартым кушымчалары аша белдерүе. Тартым кушымчаларының предмет яки затның сөйләүчегә (мин,без), тыңлаучыга (син, сез), сөйләмдә катнашмаган затка яки предметка (ул, алар) караганлыгын белдерүе.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге үзенчәлекләр.

5нче сыйныфта үткәннәрне искә төшерү. Грамоталылыкны үстерү күнекмәләре.

Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерү, тартымсыз исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге аерманы табу.

Төшем һәм иялек килеше кушымчаларын кулланудагы үзенчәлекләр. Тартым төшенчәсен белдерүдәге төрлелек. Сан,тартым һәм килеш кушымчаларнын тиңдәш кисәкләрдә кулланылу үзенчәлекләре.

Эчтәлекне аңлау, гади план нигезендә төгәл итеп язып бирү

Ясалышлары ягыннан исемнәрнең тамыр һәм ясалма булулары. Исемнәрнең сүз ясалышындагы барлык ысуллар: сүзгә сүз ясагыч кушымчалар ялгау, сүзләрне кушу, сүзләрнең аваз составын үзгәртү, мәгънәләрен үзгәртү, сүзне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү һәм сүзләрне кыскарту ысулы белән ясалулары. Фамилия ясаучы кушымчалар.

Синоним һәм антоним атамаларын искә төшерү, исемнәргә синоним һәм антонимнар таба белү.

Исемнәрнең җөмләдә кайсы җөмлә кисәге булу үзенчәлекләрен билгеләү.

Ясалышы ягыннан, антоним һәм синоним исемнәрне кабатлау. Исемнәрне морфологик яктан тикшерү.

Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау. Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Фигыль (27 сәгать)

Фигыльләрне эшне, хәрәкәтне, хәлне белдерүче фигыльләргә бүлү. Фигыльнең башлангыч формасы һәм барлык-юклык төре. Юклык төрендәге фигыльләрдә басым.

Фигыльләрне зат-сан белән дөрес төрләндерү.

Фигыльнең биш юнәлеше булуы. Фигыль юнәлешләренең мәгънәләре һәм кушымчаларын белү. Төп юнәлештә эшне үтәүче үзе башкара, кушымчасы юк; кайтым юнәлешендә эш үтәүченең үзенә кайта, кушымчалары: –н, -ын, -ен; төшем юнәлешендә эш кешегә яки предметка читтән төшә, кушымчалары: -л, -ел, ыл; уртаклык юнәлешендә үтәүче эшне кем беләндер бергәләп эшли, кушымчалары: -ш; -ыш, -еш; йөкләтү юнәлешендә үтәүче эшне кемгәдер йөкләтеп эшләтә яки эшнең үтәлүенә сәбәпче була, кушымчалары: -дыр, -дер, тыр, -тер, -т һ.б.

Фигыльләрне юнәлеш белән төрләндерү күнекмәләре булдыру.

Фигыльләрнең төрләнеше һәм җөмләдәге роле буенча 7 төркемчәгә: хикәя фигыль, боерык фигыль, шарт фигыль, сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль, инфинитив фигыльләргә бүленүе. Хикәя, боерык, шарт фигыльләрнең затланышлы, сыйфат, исем, хәл, инфинитив фигыльләрнең затланышсыз фигыльләр дип аталуы. Боерык фигыльнең эш кушуны, боеруны белдерүе, зат – сан белән төрләнүе, барлыкта яки юклыкта килүләре. Боерык фигыльдә басымның үзгәрүе: II затның берлек һәм күплек санында беренче, I һәм III затта соңгы иҗеккә төшүе.

Тартым һәм килеш белән төрләнгән ялгызлык исемнәрен кулланып язу.

Хикәя фигыльнең эш яки хәлнең хәзерге, үткән киләчәк заманда үтәлү – үтәлмәвен хикәяләп белдерүе, барлык юклык формаларда килүе, зат – сан белән төрләнүе. Хикәя фигыльнең җөмләдә хәбәр булып килүе. Хәзерге заман хикәя фигыльнең ясалуы, сораулары, зат–сан белән төрләнеше, мәгънәләре.

Үткән заман хикәя фигыльнең сөйләп торган вакыттан алда булган эш яки хәлне белдерүе. Аның билгеле үткән заман һәм билгесез үткән заманнарга бүленүе. Билгеле үткән заман һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең ясалышы, мәгънәләре. Билгеле үткән заман һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең зат – сан белән төрләнеше.

Киләчәк заман хикәя фигыльнең сөйләп торган вакыттан соң булачак эш – хәлне белдерүе. Аның билгеле киләчәк заман һәм билгесез киләчәк заманнарга бүленүе. Билгеле киләчәк заман һәм билгесез киләчәк заман ясалышы, зат – сан белән төрләнеше, мәгънәләре. Киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Шарт фигыльнең икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү – үтәлмәвенә шарт булган эш – хәлне белдерүе.

Шарт фигыльләрнең ясалышы, зат – сан белән төрләнеше, мәгънәләре.

Сыйфат фигыльнең үзендә берьюлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерүе: эш – хәлне предметның билгесе итеп белдерүе, нинди соравына җавап биреп, җөмләдә аергыч булып килүе. Сыйфат фигыльнең заман формалары, сыйфат һәм фигыль белән уртак яклары.

Затланышлы фигыльләр. Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Хәзерге заман сыйфат фигыльнең гади һәм тезмә формалары.

Үткән заман сыйфат фигыльнең ясалышы, исемләшү очраклары һәм исем урынында килеп, килеш, сан тартым белән төрләнүе. Үткән заман сыйфат фигыльнең билгесез үткән заман фигыль белән аваздашлыгы.

Сыйфат фигыльләр. Катлаулы план төзү, эчтәлекне киңәйтеп язу.

Киләчәк заман сыйфат фигыльнең ясалышы. Киләчәк заман сыйфат фигыльнең билгесез киләчәк заман хикәя фигыль белән аваздашлыгы.

Хәл фигыльнең үзендә берьюлы фигыль ( эш–хәлне белдерә, барлыкта – юклыкта, юнәлеш формасында була, үзенә башка сүзләр ияртә ала ) һәм рәвеш ( икенче бер фигыльгә иярә, аны ачыклый, җөмләдә хәл кисәк була ) билгеләрен берләштерүе.

Хәл фигыльнең дүрт төре булуы ( 1 төре – п, -ып, - еп кушымчалары ялганып ясала, 2 төре – а, - ә, - ый, - и кушымчалары ялганып ясала, 3 төре – гач, - гәч, - кач, - кәч кушымчалары ялганып ясала, 4 төре – ганчы, - гәнче, - канчы, - кәнче кушымчалары ялганып ясала). Дүртенче төренең юклык формасы булмавы.

Исем фигыльнең берьюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган, зат – сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе булуы. Аның эш – хәлнең исемен белдерүе, нәрсә? нишләү? нишләмәү? сорауларына җавап бирүе. Фигыль билгеләре: барлыкта – юклыта, юнәлеш формасында була, үзенә исемнәр һәм башка сүзләр ияртә ала. Исем билгеләре: килеш, тартым, сан белән төрләнә; җөмләдә ия, аергыч, тәмамлык, хәл булып килә.

Исем фигыльнең фигыль билгеләрен югалтса, исемгә әйләнүе.

Инфинитив - зат – сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе. Аның нишләргә? нишләмәскә? сорауларына җавап бирүе. Инфинитивның сузыкка беткән фигыль нигезенә - рга, - ргә, тартыкка беткән нигезгә - ырга, - ергә, - арга, - әргә кушымчалары ялганып ясалуы. Искәрмәләрне белү.

Инфинитивның кулланылышы: икенче фигыльгә ияреп килүе; кирәк, тиеш, мөмкин, ярый кебек хәбәрлек сүзләр белән килүе; мөстәкыйль кулланылуы. Инфинитивның архаиклашкан һәм хәзерге телдә сирәк очрый торган төре: - мак, – мәк кушымчалары ялганып ясалуы.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү, план төзү.

Катлаулы план нигезендә язып бирү.

Ярдәмчел фигыльләр: иде, икән, имеш. Аларның мөстәкыйль мәгънә белдермәве, аерым кулланылмавы. “Иде” ярдәмче фигыльнең кулланылышы.

Фигыльләрне кабатлау. Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Ярдәмче фигыльләр исемлеген булдыру, алар белән җөмлә төзү.

Кайбер мөстәкыйль фигыльләрнең ( кит, кил, чык, бар, җит, йөр, җибәр, бет, ал, бир, куй, кал, тор, ят, утыр, ташла, сал, күр, кара, яз, бул ) җөмлә эчендә ярдәмче фигыль ролендә йөрүе, аларның төп фигыльгә төрле мәгънә төсмерләре өстәве.

Ярдәмче фигыль ролендә йөрүче мөстәкыйль фигыльләр исемлеген булдыру, мисаллар белән ныгыту.

Фигыльләрнең ясалышы һәм төзелеше ягыннан төрләре: тамыр, ясалма ( кушымча ялгау юлы белән, кушма һәм тезмә фигыльләр ).

Фигыльләрнең җөмләдәге вазифаларын тикшерү.

Бүлек буенча өйрәнгәннәрне кабатлау. Фигыльгә морфологик анализ ясау.

Фигыльгә морфологик анализ ясау.

Эчтәлекне аңлау, план нигезендә төгәл итеп язып бирү

Сыйфат (5 сәгать)

Сыйфатны предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирүе. Аның исемне ачыклап килүе. Сыйфат ачыклаган исемнең сыйфатланмыш булуы. Сыйфатның җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килүе. Татар телендә дүрт сыйфат дәрәҗәсе булуы. Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар предметның гадәти (төп) билгесен белдерүе. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларның бер предметтагы билгенең башка предметтагы билге белән чагыштырганда, я бераз артыграк, я азрак булуын күрсәтүе ( - рак, - рәк кушымчалары ялганып ясала) Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның бер предметтагы билгенең башка предметларга караганда күбрәк булуын белдерә. Артыклык дәрәҗәсенең сыйфатның бер иҗегенә җайлаштырылган көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә; иң, үтә, җете, дөм һ.б. кисәкчәләр белән; бер үк сыйфатны кабатлау аша ясалуы. Сыйфатның кимлек дәрәҗәсенең -су, -ча, -сыл, -сел,-мса, - мсә, -гылт, -гелт, -кылтым, -келтем, -елҗем

кебек кушымчалар ярдәмендә ясалуы. Сыйфат дәрәҗәләре ясалганда кушымчаларның, кисәкчәләрнең язылу үзенчәлекләре.

Сыйфатларның ясалышы буенча төрләре: тамыр, кушымча ялгау юлы белән ясалган сыйфатлар, кушма, парлы һәм тезмә сыйфатлар. Ясалма сыйфатларынң күбрәк исем һәм фигыльләргә махсус кушымчалар ялганып ясалуы. Сыйфат ясагыч кушымчалар:-лы, -ле, -сыз, -сез, -гы,

- е,- кы, -ке,-чан, -чән, -ык, -ек, -к, - ынкы, енке, -ма, -мә, -гыч, -геч, лык, -лек. Гарәп-фарсы, рус һ.б. телләрдән алынган сүзләрдән ясалган сыфатлар.

Мәгънә төсмерләре үзгә булса да, бер үк төрле билгене белдерә торган сыйфатлар синоним сыйфатлар була, ә мәгънәләре буенча предметның бер-берсенә каршы билгеләрен белдерә торган сүзләрнең антоним сыйфатлар булуы.

Сыйфатланмыштан башка килгән исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнүләре, берлек һәм күплек санда килүләре. Бу күренешнең сыйфатларның исемләшүе дип аталуы.

Сыйфатларга морфологик анализ ясый белү. Тема буенча үтелгәннәрне кабатлау.

Сәнгатьле итеп укылган текстның төп фикерен аңлап, эчтәлеге буенча гади план төзү, эзлекле сөйләү, план буенча язу.

Сан (5 сәгать)

Предметның санын, исәбен беледереп, ничә? күпме?никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә җавап булган сүз төркеменең сан дип аталуы. Җөмләдә санның күбрәк исемне ачыклап килүе, аергыч булуы. Сан белән ачыкланган сүзнең саналмыш булуы. Санның күбрәк цифрлар белән язып күрсәтелүе. Гарәп һәм рим цифрлары һәм аларны куллану.

Ясалышлары буенча саннарның тамыр, кушма, парлы, тезмә төрләре булу, аларның дөрес язылышы.

Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарның биш ( төп, тәртип, чама, бүлем, җыю) төркемгә бүленүе. Микъдар саннарның предметларның төгәл исәбен белдерүе һәм ничә? күпме? никадәр? сорауларына җавап булуы. Өлеш саннарының да шушы төркемгә керүе. Тәртип санының предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдереп, ничәнче? соравына җавап булуы. Төп санга –нчы, -нче, -ынчы, -енче, кушымчалары кушылып ясалуы.

Бүлем санының предметны тигез өлешләргә бүлүен белдереп, ничәшәр? күпмешәр? сорауларына җавап бирүе. Төп санга –ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары ялганып ясалуы.Чама санының предмет санын якынча белдерүе, никадәр? ничәләп? сорауларына

җавап бирүе. Төп санга –лап, -ләп, -ларча, - ләрчә,- нарча, - нәрчә кушымчалары ялганып ясалуы. - ау, - әү кушымчалары белән җыю саны ясалу.

Эш кәгазьләреннән акт яза белү.

Саннарга морфологик анализ ясый белү.

Саннарны кабатлау. Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Рәвеш (6 сәгать)

Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? күпме? никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап бирә торган сүз төркеменең рәвеш дип аталуы. Рәвешнең җөмләдә күбрәк фигыльне, сирәгрәк сыйфатны һәм рәвешне ачыклап килүе, хәл кисәк булуы. Рәвешнең төрләнми торган сүз төркеме булуы.

Ясалышы ягыннан рәвешләрнең 5 төргә: тамыр, кушымчалар ялгау юлы белән ясалган, кушма, парлы, тезмә рәвешләргә бүленүе. Кушма рәвешләрнең кушылып, парлы рәвешләрнең сызыкча аша, тезмә рәвешләрнең составындагы сүзләрнең аерым язылуы.

Мәгънәләре ягыннан рәвешнең 6 төркемчәгә: саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт, урын һәм сәбәп-максат рәвешләргә бүленүе.

Саф рәвешләрнең эшнең сыйфатын белдерүләре, ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап булулары. Охшату-чагыштыру рәвешләренең эшнең үтәлү ысулын белдерүләре, ни төсле? соравына җавап булулары. Күләм-чама рәвешләренең эш яки билгенең күләм-чамасын белдерүләре, күпме? ничаклы? никадәр? нихәтле? сорауларына җавап бирүләре.

Бирелгән темага һәм куелган максатка яраклы рәвештә фикерне эзлекле итеп бирә белү

Урын һәм вакыт рәвешләренең эшнең үтәлү урынын һәм вакытын белдерүләре, кайда? кая? кайдан? (урын рәвешләре), кайчан? (вакыт рәвеше) сорауларына җавап бирүләре. Сәбәп-максат рәвешләренең эшнең сәбәбен, максатын белдерүләре, ник? нишләп? нигә? нилектән? сорауларына җавап бирүләре.

Кайбер рәвешләрнең, сыйфатлар кебек үк, чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендә килүләре.

Тема буенча үтелгәннәрне камилләштерү күнегүләре. Рәвешләргә морфологик анализ ясый белү.

Рәвешләрне кабатлау. Катлаулы план төзү, шул нигездә фикерне эзлекле язу.

Алмашлык (5 сәгать)

Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә торган сүз төркеменең алмашлык дип аталуы. Алмашлыкларның җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә алуы. Мәгънәләре буенча алмашлыкларның җиде төркемгә бүленүе: зат алмашлыклары, күрсәтү алмашлыклары, билгеләү алмашлыклары, сорау алмашлыклары, юклык алмашлыклары, билгесезлек алмашлыклары, тартым алмашлыклары.

I һәм II зат алмашлыклары сөйләмдә катнашкан затларны белдерә, берлек һәм күплек санда киләләр, килеш белән төрләнәләр, III зат алмашлыклары ул, алар сөйләмдә катнашмаган, әмма шулар турында сүз барган зат яки предметларны белдерәләр, берлек яки күплек санда киләләр. Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе. Күрсәтү алмашлыкларының затка, предметка һәм шулай ук предмет яки эш-хәл билгеләренә күрсәтүе. Күрсәтү алмашлыкларының килешләр белән төрләнүе.

Билгеләү алмашлыкларының гадәттә затларны, предметларны гомумиләштереп белдерүләре. Аларның исемне ачыклап аергыч булып килгәндә төрләнмәүләре. Үзләре ачыклаган сүз урынына килгәндә килеш, тартым белән төрләнүе, берлектә һәм

күплектә килүләре. Үз алмашлыгының өч затка да каравы һәм тартым, килеш белән төрләнүе, берлектә һәм күплектә килүе. Сорау алмашлыкларының сорау формасында зат яки предметларга, аларның билгесе яки саннарына һәм хәлләренә күрсәтүе.

План төзү, шул нигездә фикерне эзлекле язу.

Юклык алмашлыкларының предметны, билгене кире кагуны яки аларның булмавын белдерүләре. Аларның сорау алмашлыклары алдына һич яки бер сүзләрен кую юлы белән ясалулары.

Билгесезлек алмашлыкларының сорау алмашлыкларына әллә сүзе яки –дыр, -дер, - тыр, -тер, кисәкчәләре кушылып ясалулары. Предметның кайсы затка каравын белдергән алмашлыкларның тартым алмашлыклары дип аталулары. Алар кайбер алмашлыкларга – ныкы, -неке кушымчалары ялганып ясала.

Расписка язу үрнәкләре белән танышу.

Алмашлыкларның төркемчәләре. Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Аваз ияртемнәре. (2 сәгать)

Кеше һ.б. җан ияләре чыгарган авазларга, шулай ук төрле предметлар һәм табигать күренешләренең тавышларына охшатып ясалган сүзләрнең аваз ияртемнәре дип аталулары.

Аваз ияртемнәренә кешенең физиологик хәлен, күреп яки тоеп сиземләнә торган күренешләрне белдерә торган сүзләрнең дә керүе. Аваз ияртемнәренә морфологик анализ ясый белү.

Хәбәрлек сүзләр (2 сәгать)

Я раслау, я кире кагу мәгънәсен белдерә торган сүзләрнең хәбәрлек сүзләр дип аталулары. Алар җөмләдә күбесенчә хәбәр булып киләләр. Кереш сүзләрне аера белү. Аларны сүз төркеме ягыннан тикшергәндә модаль сүзләр дип атаулары.

Хәбәрлек сүзләрне морфологик яктан тикшерә белү.

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр (3 сәгать)

Бәйлек – бәйләгеч сүз төркемнәреннән берсе. Аның җөмләдә иярүче кисәкне ияртүче кисәккә һәм иярченле кушма җөмлә өлешләрен бер-берсенә бәйләве.

Үзләреннән алда килгән сүзнең нинди килештә килүен таләп итүеннән чыгып, бәйлекләрнең өч төркемчәгә бүленүе: баш килешне сораучы бәйлекләр, юнәлеш килешне сораучы бәйлекләр, чыгыш килешнесораучы бәйлекләр. Бәйлекләрнең, иярүче сүзне ияртүче сүзгә бәйләгәндә, төрле-төрле мәгънә мөнәсәбәтләрен (бергәлек, корал, вакыт һ.б. мәгънәләр) белдерүе.

Җөмләдә ас, өс, ян, як, эч, тыш. буй, чит, арт, ара, тирә, урта, төп кебек урын-ара төшенчәләрен белдерә торган исемнәрнең бәйлек сүз булып килүләре. Бу вакытта аларның икенче бер сүзгә иярүләре, тартымлы юнәлеш, чыгыш яки урын-вакыт килешендә булулары. Бәйлекләргә морфологик анализ ясау.

Рәсемгә таянып сочинение язу.

Теркәгеч (3 сәгать)

Теркәгечнең җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмлә өлешләрен үзара бәйләү өчен кулланыла торган икенче сүз төркеме булуы.

Теркәгечләрнең тезүче һәм ияртүче төркемнәргә бүленүе. Тезүче теркәгечләәрнең җөмләнең тиңдәш кисәкләрен һәм тезмә кушма җөмлә өлешләрен үзара бәйләүләре;

җыю, каршы, бүлү кебек мәгънә бәйләнешләрен белдерүләре. Ияртүче теркәгечләрнең иярчен кисәкне ияртүче кисәккә һәм иярченле кушма җөмләдә ияртү юлы белән өлешләрне үзара бәйләве; сәбәп, шарт, кире шарт, чагыштыру һәм ачыклау кебек мәгънә бәйләнешләрен белдерүләре.

Теркәгечләрнең һәрвакыт аерым язылулары. Теркәгеч (да, дә, та, тә) белән кисәкчәләрне (- да, -дә, -та, -тә) аеру билгеләрен белү. 1.Урын-вакыт килеше кушымчасына басым төшә, ә теркәгеч белән кисәкчәгә бервакытта да басым төшми. 2. Урын-вакыт килеше кушымчасын алган сүзнең кемдә? нәрсәдә? кайда? кайчан? кебек сорауларның берсенә җавап бирүе. 3. Теркәгеч урынына һәм сүзен куеп карап булуы.) Теркәгечләр белән беррәттән, җөмләләрне бәйләү өчен телдә мөнәсәбәтле сүзләрнең дә кулланылуы. Аларның, нигездә, сорау һәм күрсәтү алмашлыклары белән белдерелүләре. Мөнәсәбәтле сүзләрнең, теркәгечләрдән аермалы буларак, җөмлә кисәге хезмәтен дә үтәве.

Теркәгечләргә морфологик анализ ясый белү. Әле генә булган вакыйга (факт) турында мәгълүмат бирә белү

Кисәкчә (3 сәгать)

Аерым сүзләрнең яки җөмләләрнең мәгънәләренә өстәмә төсмер бирә торган сүз төркеменең кисәкчә дип аталуы.

Аерым сүзнең һәм җөмләнең мәгънәсенә нинди өстәмә төсмер бирүенә карап, кисәкчәләрнең сигез төркемчәгә (көчәйткечләр, чикләүчеләр, сорауны белдерүчеләр, якынлык-ераклык яки тизлекне белдерүчеләр, раслау-ныгытучылар, билгесезлек, икеләнү белдерүчеләр, үтенү һәм теләкне белдерүчеләр, инкарь итүне һәм юклыкны белдерүчеләр) бүленүе.

Кисәкчәләрнең дөрес язылышын үзләштерү. (Көчәйткеч кисәкчәләрдән: сүзнең беренче иҗегенә җайлаштырылган артыклык дәрәҗәсе ясый торган кисәкчәләр сызыкча аша языла; сүзнең беренче иҗеге белән уртаклыгы булмаган кисәкчәләр аерым языла. Һич кисәкчәсе юклык алмашлыгы ясаганда кушылып языла. Башка сүз белән килгәндә һич кисәкчәсе аерым языла. Сүз ахырында килә торган –мы, -ме, -мыни, -мени, - дыр, -дер, -тыр, -тер, -чы, -че, -сана, -сәнә кисәкчәләре кушылып языла. Сүз яки җөмлә соңында килгән да, дә, та, тә, гына, генә, үк ук, ла, лә, ләбәса, лабаса, бит, ич, түгел кисәкчәләре аерым языла. Сүзләрнең яки җөмләнең алдында да, соңында да килә ала торган әле, әллә, инде, хәтта кисәкчәләре һәрвакытта да аерым язылалар.) Кисәкчәләргә морфологик анализ ясый белү.

Бүлек буенча үтелгән кагыйдәләрне файдаланып, грамоталы язу күнекмәләрен үстерү.

Модаль сүзләр (1 сәгать)

Модаль сүзләрне сөйләмдә куллана белү, аларның дөрес язылышы һәм алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую.

Сочинениегә материал туплау, аларны эзлекле тәртипкә китерү, план төзү.

Хикәяләү элементлары белән язу.

Ымлыклар (1 сәгать)

Кешенең эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын, теләк-ихтыярларын кыска рәвештә белдерә торган сүзләрнең ымлыклардип аталулары. Ымлыклар төрләнми. Ымлыкларның, нигездә, кешенең эчке кичерешләрен (якын күрү, кызгану, шелтәләү, шатлану, күңел күтәренкелеге, борчылу, үкенү, кайгыру, икеләнү, гаҗәпләнү, раслау, сызлану, ис китү, аптырау, тыю, атны туктату, нәфрәт, җирәнү) белдерүе. Ымлыкларның җөмләнең башка кисәкләреннән күбрәк өтер белән аерылулары. Ымлыкларга морфологик анализ ясау.

Сүз төркемнәрен кабатлау. Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү.

Морфология буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау (3 сәгать)

Уку елы дәвамында үтелгәннәрне кабатлау.

Ел буена алган белемнәрне системага салып кабатлау.

Ел буена алган белемнәрне системага салып кабатлау.

Хикәя “Туган телем- иркә гөлем”

“Мин җәйге каникулны ничек үткәрдем?” хикәя язу

Кечкенә күләмле сочинение “Җәйге мизгелләр”

Сүзлек диктанты. (Ялгызлык, уртаклык исемнәр)

Җөмләләрдәге исемнәрне табып, килешләрен билгеләү.

Диктант №1

Хикәя “Авылда көзге эшләр”.

Б.С.Ү. Изложение №1

Исемнәрнең синоним һәм антоним вариантларын табу

Җөмләләрне җөмлә кисәкләре буенча тикшерү

Контроль диктант №2

Сорауларга җавап бирү.

Фигыльләрне төрле юнәлеш формасына куеп, мәгънәсен аңлату.

Б.С.Ү. Сочинение –сыйфатлама №1

Фигыльләрне хәзерге заманда зат-сан белән төрләндерү.

Фигыльләрне үткән заманның ике төрендә зат-сан белән төрләндерү.

Фигыльләрне киләчәк заманның ике төрендә зат-сан белән төрләндерү.

Фигыльләрне шарт фигыль формасында зат-сан белән төрләндерү.

Сыйфат фигыльне рус теленә тәрҗемә итү.

Диктант №3

Б.С.Ү. Контроль изложение №2

Сүзлек диктанты

Сорауларга җавап бирү.

Исем фигыль ярдәмендә җөмләләр төзү.

Инфинитив белән җөмләләр төзү.

Сочинение язуга әзерләнү

Сочинение №2

Контроль диктант №4

Җөмләләр төзү.

Җөмләләр төзү.

Фигыльләрнең төркемчәләрен һәм грамматик категорияләрен билгеләү.

Тест

Изложение №3

Сорауларга җавап бирү.

Сүз ясалышы буенча сорауларга җавап бирү.

Җөмләләрне җөмлә кисәкләре буенча тикшерү.

Сыйфатларга морфологик анализ ясау.

Б.С.Ү. Изложение №4

Сан сүз төркеме булган җөмләләрне русчага тәрҗемә итү.

Грамматик бирем үтәү.

Б.С.Ү. Акт язу.

Морфологик анализ ясау.

Диктант №5

Сорауларга җавап бирү.

Сүзлек диктанты

Сорау куеп рәвешнең төркемчәсен билгеләү.

Сочинение №3

Б.С.Ү. Контроль изложение №5

Диктант – 10 мин.

Билгеләү алмашлыклары – 7 мин.

Изложение №6

Сүзлек диктанты

Б.С.Ү. Расписка язу.

Диктант №6

Сүзлек диктанты

Сорауларга җавап бирү.

Җөмләгә тиешле бәйлекләрне куеп язу.

Бәйлекне рус теленә тәрҗемә итү.

Б.С.Ү. Сочинение №4

Теркәгечләр белән җөмләләр төзү.

Сүзлек диктанты.

Б.С.Ү. Газетага мәкалә әзерләү.

Кисәкчәләр белән җөмләләр төзү.

Хикәя язу “Су буйларында агач утырту”

Диктант №7

Б.С.Ү. Сочинение язуга әзерлек.

Сочинение №5

Сайланма диктант

Диктант №8

Тест

Сүзлек диктанты

Сорауларга җавап бирү