- •Саф һавада №2 Урам чистартучы машиналарны күзәтү
- •Күзәтү барышы
- •Саф һавада №3 Күгәрченнәрне күзәтү.
- •Күзәтү барышы:
- •Саф һавада №4 Төзелеш техникасын күзәтү.
- •Күзәтү барышы
- •Күзәтү барышы
- •Саф һавада булу №2 Җилне күзәтү.
- •Саф һавада №5 Хат ташучы һөнәрен күзәтү.
- •Күзәтү барышы
- •Саф һавада №6 Шофер һөнәрен күзәтү.
- •Күзәтү барышы
- •Саф һавада булу №3 Кошларны күзәтү.
- •Күзәтү барышы
- •Саф һавада булу №4 Саесканны күзәтү.
- •Күзәтү барышы
- •Саф һавада булу №5 Һава торышын күзәтү.
- •Күзәтү барышы.
- •Саф һавада булу №1. Каен агачының борын төрткән бөреләрен күзәтү.
- •Күзәтү барышы.
- •Саф һавада булу №2. Чыршыны нарат белән чагыштыру.
- •Күзәтү барышы.
- •Саф һавада булу №3 Чәчәклекне күзәтү.
- •Күзәтү барышы.
- •Саф һавада булу №4. Миләш агачын күзәтү.
- •Күзәтү барышы.
- •Саф һавада булу №5. Чәчәклекне күзәтү.
- •Күзәтү барышы.
- •Саф һавада булу№6. Чәчәклекне күзәтү.
- •Күзәтү барышы.
Саф һавада булу №5. Чәчәклекне күзәтү.
Максат:
- Чәчәкләр исемен дөресләү, төзелешен һәм зурлыкларын,төсләрен,таҗларын ачыклау.
- Чагыштырып сөйләүгә этәрү,чәчәк исләренә игътибарны юнәлтү.
Күзәтү барышы.
Чәчәк өзәргә теләп,
Кулымны сузган идем,
Җитте килеп бал корты,
“Тимә, тимә!”- дип безли.
Тәрбияче балаларга табышмак әйтә һәм әңгәмә үткәрә.
Бакчада утыра бөдрәкәй
Ак күлмәктән киенеп.
Алтыннандыр уртасы,
Әйтче, нәрсә була ул? (Ромашка)
Чәчәклектә нинди чәчәкләр үсә?
Алар ничек атала?
Кайсылары күпъеллык?
Кайсылары береллык?
Хезмәт эшчәнлеге: территорияне җыештыру буенча күмәк эш.
Максат: бергәләп эшләргә өйрәтү.
Хәрәкәтле уеннар: “Тере чәчәк клумбасы”, “Тупны күрсәт”.
Максат:
- уен барышында чәчәк исемнәрен истә калдыру;
- җитәкләшеп хәрәкәт итәргә өйрәтү;
- тупны ыргытырга һәм тотарга өйрәтү.
Индивидуаль эш: хәрәкәтчәнлекне үстерү.
Максат: тигезлекне саклап туры сызык буйлап йөрергә өйрәнү.
Ирекле эшчәнлек.
ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы–рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.
Саф һавада булу№6. Чәчәклекне күзәтү.
Максат:
- Үсемлекләрне тәрбияләү күнекмәләрен ныгыту, су сибү, чүпләрен утау, алар арасындагы аерымлыкларны күрү.
- Гүзәллекне тою хисе уяту.
Күзәтү барышы.
Ромашкалар бик матур,
Барда актан киенгән .
Җитәр тиздән җәйләр дип
Һәрбересе сөенгән.
Тәрбияче балаларга сораулар бирә.
Клумбада чәчәкләр яшелләнсен өчен ни эшләргә кирәк? (Үсентеләр утыртырга кирәк).
Үсентеләр яхшы үссен өчен ни эшләргә кирәк? (Су сибәргә, чүпләрен утарга).
Ә нәрсә ул түтәл чүпләре?
Хезмәт эшчәнлеге: чәчәклекне тәртипкә китерү, җирне йомшарту үсентеләр утырту.
Максат: бергәләп эшләргә өйрәтү.
Хәрәкәтле уеннар: “Тавык һәм чебиләр”, “Самолетлар”.
Максат: шуышып чыгу, бер-береңә бәрелмичә йөгерү, тәрбияче сигналы буенча тиз хәрәкәт итү.
Индивидуаль эш:
“Маймыллар”, “Кем тидерә”.
Максат:
- уң һәм сул кулны ыргытуга күнектерү;
- гимнастик стенкага үрмәләргә өйрәтү.
Ирекле эшчәнлек.
ФК буенча төп хәрәкәтләрне ныгыту, сюжетлы –рольле уеннар, алып чыгылган материал беләнуеннар һ.б.
Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
“104 нче “БӘЛӘКӘЧ” балалар бакчасы”
“Баланы үстерү үзәге” муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
ГАЙСИНА ИНЗИЛЯ РАСИМ КЫЗЫ
