Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Яңа ел викторинасы. (Кәҗә елына).docx
Скачиваний:
3
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
29 Кб
Скачать
☆

42. Сынамышны дәвам итегез.

Кар кояш белән кипсә, ...(бодай уңар)

43. Кайсы илдә өстәлгә муллык билгесе итеп – дөгедән пешерелгән печенье, озын гомер билгесе итеп – озын макароннар, сәламәтлек билгесе итеп – борчак ашын куялар, көчле рухлылык билгесе итеп карп балыгы белән сыйлыйлар? (Япониядә)

44. Бар бездә сакаллы бер түрә,

Бакчалары күп аның, –

Берсеннән чыга, берсеннән керә. (Кәҗә)

45. Тайгалар, тундралар кичеп, басуларны кар бөртекләре белән бизәп, урманнарны ак кар юрганга төреп, көтеп һәм көттереп килгән мөхтәрәм кунаклар. (Кыш Бабай, Карсылу)

46. Йон түшәгем ертылды,

Бөтен дөнья йон булды. (Буран)

47. Шигырь юлларын дәвам итегез һәм авторын билгеләгез.

Ак чәчәкләр ява, дөнья матур,

Шундый матур булып тоела.

...

(Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела. Һади Такташ.)

48. Кайчысыз киселә, җепсез тегелә. (Пилмән ясау)

49. Студент ашһанәгә кергән, буш урыннар калмаган икән. Студент профессор янына утыра һәм профессор аңа:

– Каз дуңгызга иптәш була алмый! – ди.

Студент:

– Ярар, алай булгач, мин очтым!

Профессорның моңа хәтере кала һәм имтиханда ул үч алырга була.

Студентка ул иң авыр билетны бирә. Студент бик яхшы җавап бирә.

Профессор өстәмә сорау бирергә була:

– Синең юлыңда ике капчык тора, ди. Берсе – алтын, икенчесе – акыл белән. Син кайсысын алыр идең?

– Мин алтын белән булганын алыр идем.

Профессор:

– Ә мин акыл белән булганын сайлар идем.

Студент:

– Кемгә нәрсә җитми инде...

Профессор студентка бөтенләй ачуы чыгып зачеткасына ... (нәрсә диптер) язып чыгара. Студент карап тормый гына чыгып китә һәм кире борылып керә.

– Иптәш профессор, сез, имзагызны куйгансыз, бәя куярга оныткансыз...

Профессор студентның зачеткасына нәрсә дип язып чыгара? (Кәҗә)

50. Кайсы елда кешеләр күбрәк ашый? (Кәбисә елында. Чөнки бер көне артык.)

51. Табышмак әйтәм мин сезгә,

Йон бирә нәрсә безгә? (Сарык)

52. Канатсыз оча,

Аяксыз чаба.

Тышта өелә,

Өйдә җәелә. (Кар)

53. Бер малай туган. Әтисе аның туган көне саен дүрт сум акча сала барган. Акча егерме сумга җиткән җитүен, улы ничә яшендә өйләнгән була соң? (Егерме яшендә. Ул кәбисә елында, 29 нчы февральдә туган.)

54. Аякка кисәң рәхәт.

Кыш көне ул бик кирәк,

Җәен киямен сирәк. (Башантай)

55. Өстәлдәге биш алманы 5 кешегә тигез итеп бүлегез. Тик берсе кәрҗиндә калсын. (Бер кеше алманы кәрҗине белән ала.)

56. Җәй дә яшел, көз та яшел,

Кыш та яшел шулай ук.

Энәләре күп булса да,

Җебе аның бер дә юк. (Чыршы)

57. Кәҗәнең башында нәрсә бар? («К» хәрефе)

58. Сөрмәгән җир өстендә,

Үсмәгән каен астында

Тумаган куян йөгерә. (Хыял)

59. Бозлы су сибелгән. (Шугалак)

60. Табигый материаллардан кулланып эшләнгән яңа ел скульптурасы. (Кар Бабай)

61. Агач бөгә, кулы юк,

Йөри торган юлы юк.

Ачуланса сызгыра,

Кар-буранны туздыра. (Җил)

62. Кайсы илдә яңа ел төнендә традиция буенча, табынга сарымсак белән бал куела. (бирелә)? (Вариантлар: Австралия, Венгрея, Польша). (Венгрея)

63. Кулсыз, күзсез, буяусыз

Ясый ул төрле бизәк.

Беркем аны өйрәтми,

Ул үзе шундый зирәк. (Суык)

64. Кәҗә судан ничек чыга? (Юешләнеп)

65. Бабаем килә кагынып,

Ак туннарын ябынып. (Кыш)

66. Ни өчен Кыш Бабайның почтасы тик кышын гына эшли? (Чөнки җәен ул эреп бетә)

67. Иңемдәге соры кәҗәм йомшак мамыктыр,

Каты-каты суыкларда мине җылытыр. (Мамык шәл)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]