- •Синтаксистан имтихан сораулары
- •Сөйләм төзелеше системасы турындагы фән буларак синтаксис.
- •Татар синтаксис фәненең кыскача тарихы.
- •Гади җөмлә.
- •Интонация һәм аның сөйләмдәге роле.
- •Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.
- •Сүзтезмә.
- •Бер составлы җөмләләр.
- •Җөмләдә сүз тәртибе.
- •Аерымланган иярчен кисәкләр.
- •Раслау һәм инкяр җөмләләр.
- •Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.
- •Хәбәрлек һәм модальлек.
- •Кушма җөмлә синтаксисы.
- •Тезмә кушма җөмлә.
- •Аерым җөмләләре үзара җыючы теркәгечләр аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
- •Аерым җөмләләре үзара бүлгәләү теркәгечләре аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
- •Аерым җөмләләре үзара каршылык теркәгечләре аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
- •Аерым җөмләләре үзара санау интонациясе аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
- •Аерым җөмләләре үзара каршылык интонациясе аша бәйләнгән тезмә кушма җөмләләр.
- •Иярченле кушма җөмләләр.
- •Синтетик иярченле кушма җөмлә.
- •Синтетик җөмләләрне баш җөмләгә ияртүче чаралар.
- •Аналитик иярченле кушма җөмлә.
- •Иярчен җөмләләрнең функциональ төрләре.
- •Иярчен ия җөмләләр.
- •Иярчен хәбәр җөмләләр.
- •Иярчен тәмамлык җөмләләр.
- •Иярчен аергыч җөмләләр.
- •Иярчен хәл җөмләләр.
- •Иярчен аныклагыч җөмләләр.
- •Иярчен кереш җөмләләр.
- •Катлаулы кушма җөмләләр.
- •Күп тезмәле кушма җөмлә.
- •Күп иярченле кушма җөмлә.
- •Катнаш кушма җөмлә.
- •Текст синтаксисы.
- •Җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе.
Татар синтаксис фәненең кыскача тарихы.
Татар сөйләм төзелешен тикшерүнең беренче адымы Казанның рухани уку йортларында татар теле укыткан Александр Троянский тарафыннан 1814 елда ясала. Ул синтаксис фәнен “Сүзләр тезелүе” дип атый һәм бу фән сүзләрнең бергә килүен һәм сөйләм оештыруын өйрәнә ди. Җөмлә дигән төшенчә әле гомумән юк.
1842 елда Мартиньян Иванов үзенең “Татарская грамматика” хезмәтендә һәр сүз төркеменең сөйләмдә кулланылышын тикшерү омтылышы ясый. Ул җөмлә кисәкләреннән ия, хәбәр, бәйләгеч, тәмамлык һәм аергычны билгели.
1846 елда Александр Казембекның “Общая грамматика турецко-татарского языка” хезмәте чыга. Анда 3 баша кисәк күрсәтелә: субъект, предикат һәм бәйләгеч.
1857 елда Мөхәммәтгали Мәхмүдов “Практическое руководство к изучению татарского языка” исемле хезмәт чыгара. Ул милли әдәби телгә таянып төзелгән була. Монда синтаксиска аерым бүлек юк. Ләкин башка бүлекләрдә күп кенә синтаксик үзенчәлекләр билгеләнә. М-н, сан белән бирелгән аергыч янында аерылмыш һәрчак берлектә була (биш кешеләр түгел, ә биш кеше).
1860 елда шул чор өчен иң тулы төзелгән хезмәтләрнең берсе булган “Краткая татарская грамматика, изложенная в примерах” басыла. Авторы – Каюм Насыйри. Ул җөмләләрне 3 төргә бүлә: исем җөмлә, фигыль җөмлә һәм хәл җөмлә. Иярчен кисәкләрдән ул аергыч белән тәмамлыкны аерып анализлый. К. Насыйри шулай ук синтаксис эчендә заман, төр, юнәлешләрне бик җентекләп өйрәнә.
1895 елда шул ук авторның татарча язылган “Әнмүзәҗ” дип аталган грамматикасы басыла. Анда инде синтаксис аерым бүлек итеп бирелә.
Шулай итеп, XIX йөздә милләт формалашу чорында татар синтаксисына нигез салына. Бу чорда татар теленең төп синтаксик категорияләре рус теле белән чагыштырылып өйрәнелә. Ә инде милләт формалашкач, милли тел мәктәпләрдә укытыла һәм татарча дәреслекләр дә языла башлый. Синтаксис өйрәнүдә бу чорда чыккан түбәндәге дәреслекләр мөһим:
Ш. Иманаев. Татар теленең нәхүе вә сарыфы. 1910 ел. Автор татар телендә җөмләләрнең 14 төрен аерып күрсәтә.
Әхмәтһади Максудов. Төрки нәхүе. 1910 ел. Автор иярчен кисәкләрнең – 20, ә кушма җөмләләрнең 25 төрен күрсәтә.
Гыймад Нугайбәк. Төрлек. 1911 ел. Пуристик терминнар кулланып язылган. Пуризм – телне чит телләрдән чистарту.
Галимҗан Ибраһимов. Татар нәхүе. 1911 ел. Җөмлә төрләре, баш һәм иярчен кисәкләр турында бик күп мәгълүмат бирелә.
Гомумән алганда бу чорда татар телен иҗтимагый тормышта куллану киңәя, аның грамматикалары татарча языла башлый. Синтаксис фәне һәм гыйльми атамалар системасы ныклап аякка баса.
Милли күтәрелеш елларында татар телендә күпләп дәреслекләр төзелә, укытучылар әзерләнә, фәнни хезмәтләр дә чыга башлый. Җамал Вәлидинең 1919 елда чыккан “Татар теленең грамматикасы”, шул ук елны М.Корбангалиев белән Х.Габделбәдигъ чыгарган “Ана теле нәхүе”, 1922-1925 елларда Г.Ибраһимов тарафыннан эшләнгән “Гамәли тел сабаклары” дигән күләмле дәреслек һәм Г.Алпаровның 1926 елда басылган “Шәкли нигездә татар грамматикасы” аеруча игътибарга лаек.
Сугыштан соңгы елларда татар синтаксисын тирәнтен өйрәнү белән М.Зәкиев, В.Хангилдин, А.Кәримова, Х.Курбатов, К. Сабиров, Г.Әмиров, Ә.Фатыховлар шөгыльләнә. Ә алардан соң бу эшкә Ф.Сафиуллина, Ш.Асылгәрәев, А.Халилов, Х.Агишев, М.Зәкиевләр алына.
