11 Укучы.
Физика егет кешегә
Һәркөн кирәк, ди апа
Тәҗрибәләр, формулалар
Бигрәк күп, башта калмый.
Сезнең кебек сабыр кеше
Дөньядадыр бик сирәк,
Уңган ... апага
Һәйкәл куярга кирәк!
1 Укучы
Хөрмәтле укытучылар...! Сез физика, математика дигән катлаулы да, кызыклы да булган гыйлем дөньясына балаларны үзегез белән алып кереп китәсез.
Дәрескә әзерләнми килгән чаклар булгандыр
Күзегезгә чыкмаса да күңелегез тулгандыр
Рәнҗеткән чаклар булгандыр, үпкәләгән минутлар
Бер дә юкка, уйламыйча күңел калдырган чаклар
Онытылыр әле, бар да онытылыр дидек
Чөнки сезне чын күңелдән ярата идек
Дөньяда тик ике кеше:укытучы, ана
Ялгышларны оныта һәм кичерә ала.
11 Укучы:
Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән
Безне балагыздай күргән өчен,
Безнең хисләр белән янып яшәп,
Күңелләргә шатлык биргән өчен. Сезне бәйрәм белән котлап җыр бүләк итәбез
(чәчәк, открытка бирә)
Җыр .”Кыңгыраулы мәктәп еллары”
1аб. Алфавитның ахырында - ...
Садәлек тә, сәгадәт тә синдә,
Эчкерсезлек бизи үзеңне.
Якты нурын сипкән ай-кояштай
Күрәм синең күркәм йөзеңне.
Дуслар өчен үрнәк булып кал син
Туганнарга үрнәк булып кал.
Сау-сәламәт яшә, бәхетле бул
Миннән сиңа иң изге теләк.
Йомшак күңелле, тыныч холыклы ... нинди апа булды икән? ..., (алып баручыга) апаңа нинди теләкләрең бар?
Теләкләр теләп җыр башкара.
12 Укучы
Бүгенге көндә безнең өчен иң нык куанучы һәм кайгыртучы әти-әниләребез! Бүген рәхмәтебезнең иң олысы сезгә. Сез безне тудырып-үстергән, яшәргә көч биргән, кирәк чакта юаткан, файдалы киңәш биргән. Без әти-әниләребезгә гомергә бурычлы.Сезнең улларыгыз, кызларыгыз олы тормыш юлы бусагасында торалар. Сезнең хәер-фатихагызны алып киткәндә генә безнең юлларыбыз уң булыр.
Ашкынабыз ерак юлларга без
Яулар өчен күбрәк җиңү-дан:
Юлда безне бәлалардан саклар
Әни, синең хәер-фатихаң.
2 Укучы
Баш очында кайчак кояш сүнә
Атмас кебек була якты таң
Караңгыда безгә юл күрсәтә
Әни, синең хәер-фатихаң.
3 Укучы
Киңәшләргә янда дус югында
Бәргәләнгән чакта ялгыз җан,
Иң акыллы бер киңәшче була,
Әни, синең хәер-фатихаң.
4 Укучы
Шунсыз җирдә яшәү мөмкин түгел,
Шунсыз булмас иде безгә сан –
Туган көннән алып, гомерлеккә
Кирәк, әни, хәер-фатихаң.
Әниләргә багышлап җыр яңгырый. “Әнием, җаным син”
Аб. Мәктәп ашханәсендә пешкән гуляшларны, боткаларны яратабыз дип язалар укучылар. Безне ишек төбендә үк каршылаучы, исән-сау килдегезме, хәерле көн, дип каршы алучы җыештыручы апаларны яратабыз диләр алар.
5 укучы.
Безгә мәктәптә һәм ашханәдә хезмәт күрсәтүче апалар: ...! Сезнең барыгызга да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.Тәмле ашларыгызны, чиста мәктәбебезне без сагынып искә алырбыз. Авыр хезмәтегездә зур уңышлар телибез!.
6 укучы.
Чәчәк тотып әле бүген генә
Килгән кебек сиңа, мәктәбем
Инде менә сезгә барыгызга
Сау булыгыз, диеп әйтәмен.
7 укучы.
Моңаймагыз әле, укытучылар,
Сагынып сезгә килербез.
Озын юллар үтеп, онытмыйча,
Сезнең хәлегезне белербез.
8 укучы.
Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау
Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.
Укытучым, бүген синең алда
Сынау тотам соңгы дәрестә.
9 укучы.
Ел да шулай, очар кошлар кебек
Озатып кала мәктәп – изге йорт.
Сабый чакны эзләп бер килербез әле,
Онытма син, мәктәп, безне көт.
10 укучы
Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы
Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы
Изге юл тели аның тавышы.
11 укучы
Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар
Туган оясын онытмый кошлар
Соңгы кыңгырау, еракта калып
Еллар узгач та колакта чыңлар.
Моңлы җыр булып колакта чыңлар.
Җыр. “Саубуллашу вальсы”
1.аб.Ә хәзер сүзне әти-әниләргә,укытучыларга бирәбез. (Котлаулар)
Киләчәктән килгән чакыру булып,
Үткәннәрдән килгән моң булып.
Шатлык –сагышлардан тасма үргән
Кыңгыраулар чыңлый моң булып.
2аб.
Җырлап торган моңлы кыңгырау ул-
Киләчәкнең кайнар сәламе,
Ак хыяллар сынмас канат булсын
Бәхет язсын тормыш каләме.
Чыгарылыш укучыларын “Соңгы кыңгырау” җыры белән озату.
