21.2 Тынычлыкка омтылу.
Тынычлыкка омтылу ул- башка халыклар белән дус һэм тату яшәү, тынычлык өчен көрәшү. “Тынычлак- бәхете ул дөнья халкының ...” дип язган бер шагыйрь. Минемчә, бу юллар “тынычлыкка омтылу” сүзләрнең асылын җик төгәл ачып бирә.
Тынычлыкка омтылу, аны саклау турындагы фикерләрне без М. Юнысның “Без- бер ана баласы” текстында да күрәбез. Кайда гына, дөньяның кайсы гына почмагында яшәсәләр дә, кешеләрнең бер- берсе белән уртак яклары, эш- гамәлләре бик күп икәнлеген кузәтә автор. Иң мөһиме: дөнья халыклары тынычлыкка омтылып яши. “ Яшел чирәидә уйнаучы балаларның, кер элеп йөрүче хатынның, койма буендагы карталрның кулларында мылтык юк, һәм алар миңа якын” якын дип шатлана автор.
М. Юныс тектстын укыганда, мин Икенче бөтендөнья сугышын исемә төшердем. Бу сугыш безнең күңелләрдә, бер яткан, ватанпәрвәрлек хисе, икенче яктан, сагыш уята, чөнки анда әтиләр, абыйлар, ирләр һәлак булган. Менә шундый сугышлар башка булмасын, дөнья халыклары тынычлыкка омтылып яшәсеннәр иде.
Шулай итеп, “тынычлыкка омтылу” турында фикер йөртеп, мин шуны аңладым: дөньяның төрле почмакларында яшәүче кешеләрне тынычлыкка омтылу берләштерә. Без, бер- беребезне аңлап , теләктәш булып яшәгәндә генә, җир йөзендә тынычлык булачак.
Ата- баба нигезе 21.1
Текстта тезис иттереп “ Бу нигездә матурлык атадан балага югалмыйча күчеп килә. Нәсел гадәт- холыкларын үзгәртмилшр монда, йорт- җирне нигез корган бабайларны истәлегенә буыннан буынга яңартып саклыйлар. Барысы да күңелгә якын, үз” сүзләре бирелгән. Бирелгән текстта туып үскән нигезне таркатмыйча, туздырмыйча саклау проблемасын күтәрә.
Чыннан да, туып үскән нигез һәр кеше өчен изге урын ул. Мифтах өчендә бу нәкъ шулай. Әйтелгәннәрне раслау өчен текстның 13нче, 15нче, 16нчы җөмләләренә игътибар итик.
Шулай итеп, туып үскән нигезне саклау төп йортта калып гомер итүче төпчек балага, ир- атка йөкләтә. Моны шулай икәнлеген 11нче, 12нче һәм 26нчы җөмләләрен карап китик.
Димәк, без ата- бабадан калган традицияне дәвам итеп яшәргә тиеш.
21.2 Ата- баба нигезе.
Нәрсә соң ул ата- баба нигезе? Ата- баба нигезе ул безнең туып- ускән, яши торган урын. Ул буыннан- буынга күчеп килә. Ата- баба нигезе ул- изге урын.
М. Хуҗиннан бирелгән текстта, Мифтах әти- әнисе нигезен изге дип саный. Ул анда үзен башкача хис итә. Аңа анда барысы да якын. Әйтелгәннәрне раслау өчен текстның ун өченче, ун җиденче җөмләләренә игътибар итик. Әйе, чыннан да бик изге нигез ул Мифтах өчен. Ул йортның басмаларын да хатыны Мөршидә гел юып тора. Анда вак йомыш белән керүче дә, читтән кайтучы да- һәммәсе дә шунда керә.
Безнең дә ата- бабаларыбыздан калган нигезебез бар. Ул безгә бик кадерле. Аеруча да мин ул йортка үземне бик уңайлы хис итэм. Анда булсам, минем барлык борчуларым юкка чыга.
Димәк, ата- баба нигезен юкка чыгарырга ярамый, аны сакларга, киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк.
