Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
shashi_jekol.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
530 Кб
Скачать
☆

4 Бәйге. Әдәби конкурс.

И.Низамовның “Бер карадым...” китабыннан алынган парчалардан өзекләр китерелә, парчаларның исемнәрен белергә.

“Дөньяга чишмәләр бүләк иткән ир-егетләрнең исемен халык онытмый. Чөнки чишмә - бәяләп бетергесез хәзинә ул. Юк, чишмә - эчәр су гына түгел, чишмә - әрәмәләр һәм ямь-яшел болыннар да, урманнар һәм киң дәрьялар да ул. Чишмә - сандугач та, иртәнге чык та, саф һава да ул...” (“Чишмә һәм егет”)

“Тал песиләре ул – язның күзләре. Кояшлы бер иртәдә яңа гына чәчәк аткан песиле талга карап хәйран калып торудан да татлы минутлар бар микән! Көмеш сыман елтыраган мөлдерәмә мамык бөртекләре җылыдыр, җанлыдыр кебек тоела. Төпләрендәге кап-кара бөре тышчасы, әйтерсең, озын керфекләр. Песиләр әле генә, таң атканда гына туганнардыр, әз генә элегрәк килгән булсак, керфекләренең ачылганын да күрәсебез икән...” (“Песиле тал”)

5 Бәйге. Өй эшләрен тикшерү.

Безнең төбәк авылларына кагылышлы җирле атамаларны барлау.

Чишмәләр:

Яңа Шашы авылы чишмәләре: Шәфыйкъ чишмәсе, Фәрук чишмәсе.

Мамыш авылы чишмәләре: Ислемай чишмәсе, Гафур бабай чишмәсе, Хәким чишмәсе, Һидият чишмәсе, Шакир чишмәсе , Халикъ чишмәсе, Кәрим чишмәсе.

Ключи Сап авылы чишмәләре: Озын агай чишмәсе, Галиулла чишмәсе, Ильяс (Әүһәдиев) чишмәсе, Фәхри чишмәсе, Чирмеш чишмәсе, Салкын чишмә (Чыршылыкта), Коры елга чишмәсе, Илпан чишмәсе, Рәфкать чишмәсе, Зират елгасы чишмәсе, Урыс күпере яны чишмәсе (А.Рәдис чистартып тора).

Чембулат авылы чишмәләре: Камәр чишмәсе, Мәйсәрә чишмәсе, Тәбекән чишмәсе.

Иске Җогып авылы чишмәләре: Сәмәкән чишмәсе.

Елгалар:

Яңа Шашы авылы елгалары: Көнкүрмәс, Шашы, Бака, Сәет боты, Иске Йорт елгасы.

Ключи Сап авылы елгалары: Шүрәле, Шура, Тәкәрлек, өч Шалтырама (Ары шалтырама, Бире Шалтырама, Урта Шалтырама), Куян, Зират, Кәрим, Илпан, Маяк, Яңа Җогып, Үрнәк, Рәми, Коры.

Мамыш авылы елгалары: Исмәгыйль, Бүре, Мулла, Матрос.

Чембулат авылы елгалары: Төпи, Тегермән, Мәчет.

Күлләр:

Яңа Шашы авылы күлләре: Тәгали.

Иске Җогып авылы күлләре: Кара күл.

Ключи Сап авылы күлләре: Коры күл, Тәкәрлек күле.

Чембулат авылы күлләре: Баян күле.

Инешләр:

Иске Җогып авылы инешләре: Акташ, Таллык.

Аланнар:

Ключи Сап авылындагы аланнар: Сабир аланы, Нәҗми аланы, Сираҗи тугае.

6 Бәйге. “Туган авылым җырлары”.

Якташ язучыларның Һәм үзешчән төбәк шагыйрьләребезнең туган авылларыбызга багышлаган шигырьләре белән танышу. (Укучылар алдан үзләренең туган авылларына багышлап язылган шигырьләр туплыйлар, шуларны укып таныштыралар, җырларның кайберләрен тыңлыйлар.)

Җогыбым, дип өзелеп яшим.

Раушан САДЫЙКОВ сүзләре,

Радик ГАТАУЛЛИН көе.

  1. Сагындым Җогыбымны,дип,

Кайтамын юлларыңнан.

Җырларым җырлап узамын

Төз, матур урамыңнан.

КУШЫМТА:

Җогыбым, дип өзелеп яшим,

Җогыбыма талпынам.

Аерма мине язмышым

Мәрхәмәтле халкыңнан.

  1. Аерылып читкә китсәм,

Үзенә тарта Җогыбым.

Син бит – минем күңелемнән

Китә алмаган моңым.

КУШЫМТА:

Җогыбым, дип өзелеп яшим,

Көтеп алам таңнарын.

Күңелем түрендә яши

Минем авылдашларым.

  1. Авылым – Иске Җогыбым,

Мин синнән китә алмам.

Җырларым, моңнарым белән

Мәңгегә синдә калам.

КУШЫМТА:

Җогыбым, дип өзелеп яшим,

Җогыбымны яратып.

Шатлыкларым уртаклашып,

Кайгыларым таратып.

Чембулатым, Чембулат.

Гөлсинә АХМАДУЛЛИНА сүзләре һәм көе.

Туган ягы матур була –

Һәр авылның үз яме.

Искән җиле җанга җылы,

Аккан суы да тәмле.

КУШЫМТА:

Чембулатым, Чембулат

Бик кунакчыл безнең як.

Хәтфә төсле чирәмендә

Рәхәтләнеп изрәп ят.

КУШЫМТА шул ук.

Авылыбыз зур да түгел

Күмелгән яшеллеккә.

Тауларыннан йөгереп узу

Файда сәламәтлеккә.

КУШЫМТА шул ук.

Иген кыры чолгап алган

Авылыбыз чикләрен.

Сабантуе очраштыра

Чит якларга киткәнен.

Яңа Шашы .

Тәскирә ХӘСӘНОВА шигыре,

Радик ГТАУЛЛИН көе.

  1. Кызарып таңнар ата,

Шомыртлар чәчәк ата,

Үскән җирен сагыып –

Киткәннәр язын кайта.

КУШЫМТА :

Яңа Шашы, алчы каршы –

Сагындык туган өйне,

Сагынып кайттык сине,

Ач , әни, ишегеңне.

КУШЫМТА шул ук.

  1. Тәгали күлләрендә

Төнбоек чәчәк аткан.

Безнең кебек кыр казлары

Күлне сагынып кайткан.

КУШЫМТА шул ук.

  1. Еракларда йөрсәк тә,

Юллар сиңа кайтара.

Әллә өзелеп сагынганга

Якынаямы ара?

КУШЫМТА шул ук.

Авылым Яңа Шашы,

Күңелең – йөзек кашы.

Тәскирә ХӘСӘНОВА шигыре.

Авылым Яңа Шашы,

Күңелең – йөзек кашы.

Үзе яңа булса да,

Борынгы нигез ташы.

Җиде буын бабамнар

Шунда тормыш корганнар,

Бил бөгеп, тир тамызып,

Арыш, бодай урганнар.

Тирә-якта урманнар

Дивар төсле торганнар.

Яндырганнар урманны

Киңәйтергә кырларны.

Шашым гөрләп яшәгән

Яшеннәрдәй яшьнәгән.

Типсә тимер өзәрлек

Баһадирлар үстергән.

Туган илгә берүзе

Кырык офицер биргән.

Бүген дә гөрли авылым,

Ару-талуны белми.

Ялган белән килешми,

Авырлыкка бирешми

Кая гына китсәм дә

Көтеп ала авылым,

Көтеп ала кырларым,

Озак та бит тормадым.

Бик тә, бик яратам,

Һаман сагынып кайтам.

Авылым Яңа Шашы,

Күңелең – йөзек кашы.

Кышлавым.

Венера ҖИҺАНШИНА шигыре

  1. Туган авыл бик кадерле,

Һәркем өчен бер генә.

Авылымның гүзәллеген,

Матурлыгын күр генә.

  1. Су буенда, болынлыкта

Чут-чут сайрый сандугач.

Туган авылыма кайтам

Өзелеп-өзелеп сагынгач.

  1. Болынлыкта гөрләп уза

Язгы сабан туйлары.

Киң кырларда тырышып эшли

Авылым батырлары.

  1. Табигатьнең иң-иң матур

Җирендә син, Кышлавым.

Синдәгедәй гүзәл җирләр

Беркайда да юк тагын.

Авылыма.

Гөлнара САФИНА шигыре.

Кая барсам сагынып кайтам

Туган авылым, Кышлавым.

Җылы синең җәйләрең дә,

Матур синең кышларың.

Җәелеп ага инешләрең,

Ямь-яшел болыннарың.

Шул болында уйнап үскән

Без синең колыннарың.

Саф сулы чишмәләрең бар,

Челтерәп ага сулары.

Шул суны эчкәч басыла

Йөрәгем ярсулары.

Хезмәт сөя авылдашлар,

Сынатмыйлар бер эштә.

Матур, нурлы булып һаман

Керәсең минем төшкә.

Тәүге тапкыр аяк бастым,

Авылым, синең җиреңә.

Кая гына китсәм дә мин

Син булырсың күңелемдә.

Татлы сагышым минем.

Фирая ЗЫЯТДИНОВА шигыре

Кайчандыр кара урманнар,

Тирән елгалар иле

Булгансың син, и Мамышым,

Туган авылым минем.

Кара урманнар чигенгән,

Тирән елгалар кипкән.

Хәтфә таулар, инеш иле

Булып яшисең күптән.

И Мамышым, куанычым,

Татлы сагышым минем.

Каеннарга сарылып калган

Йөрәк тавышым минем!..

Мамышым.

Хәкимҗан ХАЛИКОВ шигыре,

Рамил КУРАМШИН КӨЕ.

  1. Күпме какты-сукты сине

Язмыш җиле, давылы!

Ә шулай да исән калдың,

Җиңүче син, Авылым!

КУШЫМТА:

Әй Мамышым, Мамышым,

Синең язмышың шикелле

Үземнең дә язмышым.

  1. Иртәнге чык хәтерләтә

Бабамнар күз яшьләрен.

Өйләреңдәй сирәкләнде

Минем дә чал чәчләрем.

КУШЫМТА шул ук.

  1. Буш нигезләр саны кадәр

Йөрәгемдә яралар.

Ярый әле урамыңда

Күренгәли балалар.

КУШЫМТА шул ук.

  1. Су буйларың ямьләндереп

Үсеп килә талларың.

Шул таллардай яшәрә бар,

Якты булсын таңнарың.

КУШЫМТА шул ук.

Чишмәле.

Рәдифә ХӘСӘНИ шигыре.

Авылымда чишмәләр күп

Исеме дә Чишмәле.

Аллаһ биргән табигате

Гаҗәеп искитмәле.

Исләремнән һич тә чыкмый,

Әнинең әйткән сүзе:

– Җанга рәхәт, тәнгә сихәт

Чишмәләребез суы.

Чишмә күзе, әни сүзе

Изгедән саналадыр.

Чишмәләребезнең суы

Салкын һәм шифалыдыр.

Чишмәләрдән су алабыз,

Җаныбыз рәхәтләнсен.

Чишмәләрнең суын эчеп

Тәнебез сихәтләнсен.

***

Туган якка җитәме соң?

Мәсхүдә ФАЗУЛЛИНА шигыре.

Туган авылым минем – Чишмәле Сап,

Чишмәләре бик күп булганга

Төшләремә керә челтерәве

Бик сагынып күңел тулганда.

Күп тә түгел әле киткәнемә,

Ләкин инде өзелеп сагындым.

Син саклыйсың изге хатирәсен

Яшьлегемнең, балачагымның.

Ярты гасыр гомер узып киткән,

Сиңа кайтсам никтер яшәрәм.

Искә төшә тәүге сөйгән ярлар

Һәм дус-ишләр бергә яшәгән.

Сагындыра кышкы бураннарың,

Моң-сагышлы алтын көзләрең.

Язгы тамчыларда чагыла төсле

Читкә киткән таныш йөзләрең.

Җәйгә керсәң, гүя, син гөлбакча,

Гүзәллеккә тагын чумасың.

Тау битләре, иркен әрәмәләр

Җиләк белән тула чамасыз.

“Монда кил”, – дип пышылдыйлар кебек

Инеш буендагы тирәкләр.

Кайтмый калсам, үпкәләрләр төсле,

Болыннарда пешкән җиләкләр.

Пар аккошлар килә һәр яз саен

Таллар үпкән Шура суына.

Мәхәббәтен саклый белгәннәргә,

Гүя, алар шулай сыена.

Бик кадерле миңа туган йортым,

Әткәм-әнкәм, сөйгән мәктәбем.

Туган авылым минем – Чишмәле Сап

Чиксез сиңа минем рәхмәтем.

***

Авылым – Чишмәле Сап.

Әминә САЛИХОВА сүзләре һәм көе.

  1. Авылыма кайтам әле, авылыма.

Читтә йөрмә, авылдашым, син дә бер кайт.

Эшчән, уңган-булган авылым халкы кебек

Исеме дә гүзәл аның – Чишмәле Сап.

КУШЫМТА:

Чишмәле Чишмәле Сап,

Син минем горурлыгым.

Синең исемеңне аклаучың –

Мин синең моңлы улың.

  1. Күренекле шәхесләрең дөнья буйлап

Исемеңне яңгыраталар, Чишмәле Сап.

Алар кебек мин дә сине яклый алсам,

Даның артыр иде синең тагын бер кат.

КУШЫМТА шул ук.

  1. Синдә тудым, Чишмәле Сап, синдә үстем,

Синдә әткәм истәлеге, туган җирем.

Синдә дәвам итсен диеп телим һәр көн

Әй, авылым, газиз ягым – нәсел җебем!

КУШЫМТА шул ук.

Авылым.

Гөлүсә ӘХМӘТШИНА шигыре.

  1. Минем туган авылым

Җогып диеп атала.

Узып киткән һәрбер кеше

Хозурлана, соклана.

  1. Тау астында саф чишмә

Сусауларымны баса.

Түбәндәге Кара күл

Күңелем түрендә ята.

  1. Авылым яшел хәтфә

Сокланыплар туялмыйм.

Бар кешегә үрнәк булып,

Мәңге яшә авылым!

Бәйге тәмам. Жюри җиңүче команданы билгели. Команда диплом белән бүләкләнә. Шулай ук бәйгедә актив катнашучы укучыларга да бүләкләр бирелә.

Йомгаклау:

-Табигатьнең матурлыгы, байлыгы кем кулында?

-Кешенең сәламәтлеге, бәхете, тыныч, мул яшәве нәрсәгә бәйле?

-Адәм баласы тумышыннан соңгы сулышына кадәр табигать белән аерылгысыз бәйләнештә.Табигать-анабыз безне туендыра, яшәргә көч бирә, киендерә, җылыта, эчәр суын бирә. Шуңа күрә аны сакларга кирәк.

-Ә табигатьне саклау дигәнне сез ничек аңлыйсыз?

-Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне саклау, өебезне саклау дигән сүз ул. Без дә сезнең белән бу эштә үзебезнең өлешебезне кертә алабыз.

Һәр елның 5 июнендә кешелек җәмгыяте Бөтендөнья мохитне саклау көнен билгеләп үтә. Без дә бу көнне искә алып, әйләнә-тирәбезгә игътибар белән карап, авыл урамнарын, аның тирә-юнен, су чыганакларын һ.б. тәртипкә китерергә вакытны кызганмыйк.