Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Әниләр көненә багышланган сценарий - копия.docx
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
25 Кб
Скачать
☆

«Елатмагыз әниләрне» шигыре укыла.

Елатмагыз әниләрегезне,

Төнге тәрәзәләргә каратып.

Догаларын, изге теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып.

 

Елатмагыз әниләрегезне,

Күз тебәтеп юллар чатына:

Онытмагыз - сезне төп нигездә

Әнкәгезнең йорты чакыра!

 

Елатмагыз әниләрегезне,

Начар юлда йөреп,үсмердән-

Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә

Чәчләренә көмеш төс кергән!...

 

Елатмагыз әниләрегезне,

Бердәнбер бит алар, бердәнбер!

Сезне кеше итеп үстергәнче,

Күпме кайгы хәсрәт күргәндер!

 

Елатмагыз әниләрегезне,

Алар өчен мәңге бала сез!

Алар үлгәч,бөтен борчуларын

Җилкәгезгә алып каласыз!

Алар өчен мәңге бала сез!..

Китапханәче: Укучылар, әйтегез әле, әниләр нинди сыйфатларга хас булырга тиешләр? (Балалар җавабы). Шагыйрьләребезгә аналар дәрт, көч, куәт биргән. Шагыйрьләр, язучылар үзләренең аналарын хөрмәтләгәннәр, кадерләгәннәр. Хатын-кыз бөеклеге, аның гүзәл эшләре, нәфислеге турында шагыйрьләребез бик күп шигырьләр иҗат иткән.

     Х.Туфанның шигыре укыла.

 « И хатын-кыз!»

Сүнәр иде тормыш,

Син булмасаң, әгәр дөньяда.

Искерсә дә җирдә дәвер-гасыр,

Нәфислегең синең өр-яңа.

Адәм генә түгел, галәм бүген

Уйлый кебек синең турында

Кеше заты династиясенең

Киләчәге синең кулыңда.

Йөзләреңне керсез хисләр белән

Изгелегең белән балкытып,

И җаның дип әйтеп куюыңда

Нәкъ бер кочак кояш бар кебек.

Бүтән көндә

Сине хөрмәтләүдә.

Без, ир-атлар,

Бераз талымсыз.

Бүген исә рыцарь егетләрчә,

-Кулларыңны үбеп сәлам бирә.

Ирләр заты сиңа, хатын-кыз.

Шагыйрьләр-нечкә күңелле,бик хисчән кешеләр.Алар,күңелләрендә йөргән сүзләрне кәгазь битләренә төшереп,әйтә ала. Һади Такташның матур шигъри юллары:

   Ана-

   Бөек исем,

   Нәрсә җитә ана булуга;

   Хатыннарның бөтен матурлыгы,

   Бөтен күрке ана булуда ...

     -Кол Гали, Сәйф Саран,Кандалыйлар чорларыннан башлап, хатын-кыз илаһи зат, матурлык чыганагы итеп сурәтләнә.

Кызлар татар биюен бииләр.

    - Кеше авырлык белән очрашканда, һәрчак анасын телгә ала.Дөньяда иң кадерле  кешесен- үзенең газиз әнисен хөрмәт итә белгән  кыз яки егет кенә киләчәктә каенанасын хөрмәт итә, хатынын ихтирам итә. Үз анасын зурлаган кеше анасын хурламас диелә бит татар халык мәкалендә.

     Кадерле укучылар, әниләргә итагатьле, игътибарлы булыйк, кылган яхшы гамәлебез, ягымлы сүзебез белән аларны куандырып яшик. Әниләр алдында без мәңге бурычлы.

Фоат Садриевның “Таң җиле” романыннан өзек тыңлап үтик.

     “Әнкәй- ул изге зат. Әгәр битләреңнән назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары,агач яфраклары лепердәткән авазлар,йөрәгеңә кереп,бәгыреңне өзсә, бел-бу әнинең рухы булыр.

      Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң,бәхетеңне тапсаң,бел-һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән,кайнар күз яшьләреннән.                                                

Үкенүләрем кимрәк булсын дисәң, алар исән чакта карашларына күләгә төшермә,яхшы укуың, матур яшәвең,игелекле гамәлләрең белән сөендер”.

     Сибгат Хәкимнең “Әнкәй” шигыре укыла.

     Инсценировка күрсәтелә.

      “ Ана белән бала”.

Бала.  Әнием,син нәрсә укыйсың?

Ана.  Аллаһ белән сөйләшәм.

Бала. Әнием, ә син Аллаһка нәрсә дип әйтәсең?

Ана. Минем балам әти-әнисен дә,башка кешеләрне дә хөрмәт итсен, начар эшләр кылмасын иде, дим.

Бала. Әнием, тагын нәрсә дип сөйләшәсең?

Ана. Менә тиздән балам зур булып үсеп җитәр.Ләкин ул үзенең татар милләтеннән икәнен, туган телен онытмасын иде, дип әйтәм.

Бала. Ә тагын?

Ана. Минем балам бик тырышып белем алсын, тәүфыйклы,уңган булып үссен, илебезгә хезмәт итсен, бәхетле булсын иде, дим.

Бала. Рәхмәт, әнием.

    Балалар,  әниләр  һәрвакыт  балаларына яхшылыклар гына тели , изге догаларында да баласына бәхет сорый.

    Әниләребезне шатландыру өчен без туган җиребезне,өебезне яратырга, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне белергә тиеш.

Әни сүзен татарча әйтсәң, матур,якын,ягымлы булып ишетелә.

  “Туган тел “Р.Файзуллиның шигырен укучы сөйли.

    Туган тел турында мәкальләр бик күп. Балалар,ә сез нинди мәкальләр беләсез?

    Иң татлы тел-туган тел,анаң сөйләп торган тел. 

    Тел- ананың теләге,

    Тел- ананың баласына иң кадерле бүләге.

    Ана теле бер булыр.

Ана телебез, татар телебез, туган телебез безгә иң якын тел булырга тиеш.Ләкин кайбер укучылар : Нигә безгә татар теле?- диеп тә әйткәлиләр.

Без татарлар.Үз туган ана телебездән йөз тартсак,кирәксенмәсәк, безне кем кирәксенер, кешегә санармы? Юкка гына әйтмәгәннәр. Теле барның - иле бар.