- •Песием, песием…
- •«Минем гаиләм»
- •Шаян нурлар
- •Чылбырлар
- •2. Тычкан
- •4. Поши
- •Бармаклар исәнләшәләр
- •16.12.2014 | Автор: Ләйсән Сираева
- •12.07.2013 | Автор: Ләйсән Сираева
- •Хайваннар, кошлар
- •1. Песи
- •5. Куян
- •9. Торна
- •Һава торышы
- •1. Кояш
- •Үсемлекләр
- •Йорт җиһазлары
- •Көнкүреш әйберләре
- •3. Кәрзин
- •12.04.2013 | Автор: Ләйсән Сираева
- •21.02.2013 | Автор: Ләйсән Сираева
- •27.01.2013 | Автор: Ләйсән Сираева
- •20.12.2012 | Автор: Ләйсән Сираева
- •07.12.2012 | Автор: Ләйсән Сираева
- •Аш бүлмәсендә уйныйбыз
- •30.11.2012 | Автор: Ләйсән Сираева
- •Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез: Бармак уеннары 3
- •19.11.2012 | Автор: Ләйсән Сираева
- •Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга Шәүләләр театры
- •23.10.2012 | Автор: Ләйсән Сираева
- •Куян, кая барасың?
- •Песи, кая барасың?
- •Төлке-төләйман
- •Аксак кәҗә
- •Гали белән кәҗә
- •Кызыклы шәкерт
- •Бала белән күбәләк
- •Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:
- •20.10.2012 | Автор: Ләйсән Сираева
- •Саескан
- •Бармак уеннары 1
- •08.10.2012 | Автор: Ләйсән Сираева
- •Казлар-казлар
- •Бармак малай
- •Йокыга талу
- •Тотам, тотам!
Бармаклар исәнләшәләр
Уң кулдагы бармаклар баш бармак белән исәнләшәләр: баш бармак белән имән бармакны, баш бармак белән урта бармакны, баш бармак белән атсыз бармакны, баш бармак белән чәнти бармакны чиратлашып тоташтырыгыз. Бу күнегүне сул кулда да ясагыз.
Аннан соң уң кулның бармаклары сул кулның бармаклары белән исәнләшәләр: баш бармак белән баш бармак, имән бармак белән имән бармак, урта бармак белән урта бармак, атсыз бармак белән атсыз бармак, чәнти бармак белән чәнти бармак.
Ә сезнең бармакларыгыз баланың бармаклары белән исәнләштеләрме әле? Алар да исәнләшеп чыксыннар.
Йодрыклар
Йодрыкларны тиз-тиз кысыгыз һәм ачыгыз, кысыгыз һәм ачыгыз.
Йодрыкны без ачабыз,
Ә аннары ябабыз.
Ачабыз, ябабыз,
Ябабыз да ачабыз.
Ачып-ябып уйнап туйгач,
Чәбәк-чәбәк уйныйбыз.
Аннары күнегүне катлауландырыгыз: бер кулыгыздагы йодрыкны кысыгыз, ә икенче кулыгыздагы йодрыкны ачыгыз. Уен кулларны чәбәкләү белән тәмамлана.
Бармак уеннары – 6
16.12.2014 | Автор: Ләйсән Сираева
Ел фасыллары
Баш бармагым – кыш була
Кар-бураннары туза.
Имән бармак – яз килә,
Карлары эреп бетә.
Урта бармак – җәй җитә,
Җиләк кызарып пешә.
Атсыз бармак – көз икән,
Сары яфраклар сипкән.
Чәнти бармак ни икән?
Кыш, яз, җәй, көз бит үткән.
Кошлар
Бу бармак – чыпчык,
Бусы – сыерчык,
Бусы – карлыгач,
Бусы – сандугач,
Ә бусы бик кечкенә,
Тимәгез нәниемә,
Нәнием – чәнтиемә.
Бармак уены “Кошларны сыйлау”
Кошлар, кошлар килегез! (Бармаклар белән чакыру хәрәкәте)
Без сезгә май бирербез. (Куллар белән кисү хәрәкәте)
Сезгә җим әзерләрбез (Бармаклар белән җим сибү хәрәкәте)
Кар өстенә сибәрбез.
Бу өлеш – кугәрченгә, (Уң кул белән күрсәтү)
Бу өлеш – чыпчыкларга (Сул кул белән күрсәтү)
Каргаларга – токмачлар (Куллар белән әвәләу хәрәкәте)
Тук булыгыз, кошкайлар. (Кулларны як-якка жәю хәрәкәте)
Бармак уеннары – 5
12.07.2013 | Автор: Ләйсән Сираева
Бармак уеннары белән уйнар алдыннан баланың уч төпләрен һәм бармакларын җиңелчә генә сыйпагыз. 2-3 күнегүне сайлап ясагыз да, тора-бара аларны яңалары белән алмаштырыгыз.
Хайваннар, кошлар
1. Песи
(Урта, атсыз һәм баш бармакларыгызны берләштереп сузыгыз. Бала да кабатласын.)
Мин – песи, песи, песи!
Йокларга бик яратам.
Көндез тәмләп йоклыйм да
төнлә тычканнар тотам. (Г.Корбановадан)
2. Тычкан
(Урта һәм атсыз бармакларыгызны баш бармакка терәгез. Имән һәм чәнти бармаклаыгызрны бөкләгез – бу «колаклар».)
Мин тычкан, тычкан, тычкан!
Мәче абыйдан качам.
Кичә куды бер мәче,
Чаптым хәлем беткәнче. (Г.Корбановадан)
3. Ат
(Уң кулыгызның баш бармагын өскә таба күтәрегез. Уң кулыгызга сул кулыгызны куегыз – бу «атның яллары». Сул кулыгызның баш бармагын да өскә таба күтәрегез. Аннары кулларыгызны алмаштырыгыз.)
Чаба атым-тулпарым,
Ефәк төсле яллары.
Җилдәй бик тиз, җитез тай!
– Калма артта! И-һа-һай! (А.Әюпова)
4. Поши
(Кулларыгызны баш өстенә чалыштырып салыгыз, бармакларыгызны аерыгыз. Күнегүдән соң кулларыгызны селкетеп алыгыз.)
Башында үсә куак –
Шуны табып куандык.
Бу җәнлек безгә ошый:
Исеме аның – поши.
