- •4. Урта гасыр әдәбиятына хас аерым сыйфатлар.
- •5. Болгар-хәзәр чоры язма мәдәнияты.
- •7.Алтын Урда чорына тарихи- әдәби күзәтү
- •9. Суфыйчылык һәм татар әдәбияты.
- •10. Мәхмүд Кашгарый сүзлеге: андагы мәкалләр һәм шигъри текстлар.
- •11. Әхмәд Ясәви һәм Сөләймән Бакырганый иҗатлары.
- •12. Урта гасыр әдәбиятында белем-мәгърифәт, гадел патша идеяләренең гәүдәләнеше.
- •13. XVII йөз әдәбиятына күзәтүләр. “Җәмигъ – эт-тәварих”, “Дәфтәре Чыңгызнамә” турында белешмә.
- •14. Урта гасыр әдәбиятының Шәрык классикасы белән бәйләнеше. 15. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастаны (авторы, кулъязмалары, басмалары, сюжет нигезе, эчтәлеге)
- •16. “Кыйссаи Йосыф” әсәренең идея-проблематикасы, образлары, сәнгатьчә эшләнеше, традицияләре.
- •17. ⅩⅧ Йөз әдәбиятына күзәтү: сәяхәтнамәләр, мәдхия-мәрсияләр. Батырша хатлары
- •18. Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” әсәре.
- •19. Сәйф Сараи: тормышы, кулъязмалары. “Гөлестан бит-төрки” әсәре.
- •20. “Идегәй” дастаны.
- •21. Котб һәм аның “Хөсрәү вә Ширин” әсәре.
- •26. Таҗетдин Ялчыгол: тормыш юлы, әдәби эшчәнлеге. “Рисаләи Газизә” әсәре.
- •27. Мәүлә Колый хикмәтләре. Шагыйрьнең яңа табылган поэмалары.
- •30. Колшәриф иҗаты.
- •32) Сайяди. Бабахан дастаны(Таһир-Зөһрә)
- •34) Газәл, касыйдә, мәдхия, мәрсия, робагый жанрлары.
- •35. Мөхәммәдьяр: тормышы һәм иҗаты.
- •36. Кисекбаш китабы.
- •39. Сәйф Сараиның “Сөһәел вә Гөлдерсен дастаны.
- •40. М. Болгари һәм аның “Нәһҗел-фәрадис” әсәре.
- •41. Шәрәфинең “Зафәрнамәи вилаяти Казан” әсәре.
- •43. Габдерәхим Утыз Имәни: тормышы, гыйльми-педагогик эшчәнлеге.
- •44. Габдерәхим Утыз Имәнинең әдәби иҗаты.
7.Алтын Урда чорына тарихи- әдәби күзәтү
Алтын Урда - татар тарихы һәм әдәбиятының мөһим чоры. Бу дәвердә татарлар халык буларак формалаша, аларның мәдәнияты зур үсешкә ирешә. Монголлар һөҗүме нәтиҗәсендә барлыкка килгән Алтын Урда мәмләкәте 8 гасырның 40 елларыннан 15 йөзнең урталарына кадәр ягъни ике гасыр буена яши. Алтын Урданың төп халкын элек-электән Евразиядә яшәгән төркиләр, фин-угорлар, Кавказ халыклары, славяннар алып торган.болар арасында хәзерге татарларның төп әби-бабалары- кыпчаклар һәм болгарлар – күпчелекне тәшкил иткән. Алтын Урданы төзүче төп сәяси һәм хәрби көч Батый җитәкчелегендә татарлар була. (шуңа мөнәсәбәттә “татар” атамасы киң таралыш ала).татарларның үзләреннән тыш, илнең төп халкын тәшкил иткән болгарлар, кыпчаклар да бу исем белән атала башлый. Алтын Урдада рәсми һәм күпчелек халыкның аралашу теле- татар теле булган. Бу телдә куп санлы язма истәлекләр, сүзлекләр, әдәби әсәрләр, рәсми документлар язылган. Алтын Урдада уртак тормышның өстенлек итүе, шәхәрләр күп булуы мәгълүм(Хаҗитархан(Әстерхан), Сарытау, Азак(азов), Кафа( Феодосия), Болгар, Казан, Үргәнеч, Сарайчык, Гөлестан). Сарай шәхәре- илнең башкаласы.
14 йөздә Идел-йортта язма әдәбият зур үсеш ала. Моның сәбәпләре күптөрле: шәхәр тормышының, һөнәрчелекнең алга китүе, турки-татар теленең киң таралуы, башка илләр һәм халыклар, шәрык дөньясы белән төрле багланышларда тору, мәдәни традицияләрнең көчле булуы, язуда төп материал итеп кәгазь куллану, һ.б. Төрле сәбәпләр аркасында АУ чорының күп кенә мәдәни истәлекләре юкка чыкан, тик бер өлеше генә сакланып калган. АУ дәвереннән безгә килеп җиткән язма истәлекләр төрле характерда. Алар арасында сүзлекләр, ярлыклар(грамота), каберташ язмалары, фәни хезмәтләр, сәяхәтнамәләр, әдәби әсәрләр бар. АУ чоры ядкярләре арасында төп урынны матур әдәбият әсәрләре алып тора.Алар өчен поэтик камиилек, идея-тематик байлык, жанр төрлелеге хас.Әдипләр хикәят, дастан, кыйсса, шигри роман, газәл, робагый, һ.б. жанрларда иҗат иткәннәр. Поэзия һәм проза төрләренең икесе дә киң кулланылган. Чәчмә һәм шигъри юллар кушылып язылган әсәрләр дә бар. АУ чоры әдипләре гарәп-фарсы әдәби казанышларыннан файдаланганнар, тәрҗемә ясаганнар. АУ әдәбияты үзәгендә- кеше, аның эчке дөньясы, эш-гамәлләре, җәмгыять һәм табигать бн багланышлары тора. Әдипләр белемлелек, әдәплелек, итәгатьлелек, шәфкатьлек һәм сабырлык кебек сыйфатларны өстен куйганнар. Кешене рәнҗетү, түбәнсетүгә кискен каршы киләләр. АУ чорында урта гасыр шәрык дөньясы өчен хас булган суфичылык Идел-Йортта үзенең тамырларын тирәнгәрәк җибәрә.Бу бигрәк тә Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб кебек әдипләрнең иҗатында ачык күренә. АУ чорында күп санлы талант ияләренең иҗат эше белән шөгылләнүләре мәгълүм.
Рабгузый 8 гасырның уртасы- 14 йөзнең беренче чирегендә яши һәм иҗат итә. Аның “Кыйссасел-әнбия” ягъни “Пәйгамбәрләр тарихы” исемле зур күләмле әсәре билгеле.
Котб (якынча 1297 елда туа)- 14 гасыр урталарында иҗат итә. Ул 1342 елда сарай шәхәрендә үзенең атаклы “Хөсрәү вә Ширин” исемле шигъри романын төгәлли.
Хәрәзми (Котбның чордашы) барыннан да элек “Мәхәббәтнамә”(1353) ягъни “Мәхәббәт поэмасы” белән мәшһүр.
Мәхмүд Болгари Болгарда туып, Сарайда вафат була( 1297-1360). Әдәбият тарихында ул “Нәһҗел Фәрадис”(1358) исемле әсәре белән мәгълүм.
Хисам Кятиб шулай ук 14 йөздә иҗат итә, аның “Җөмҗөмә солтан” исемле атаклы поэмасы(1369) билгеле.
АУ чорында Әхмәд Үргәнчи, Әхмәд Хуҗа Сараи, Бөркә Факыйһ, Габделмәҗид, Мәхмүд Сараи Гөлестаный һ.б. әдипләрнең иҗат итүе мәгълүм. Бу дәвер әдәбиятының югары ноктасын Сәйф Сараи иҗаты тәшкил итә.
8.Казан ханлыгы чорына тарихи- әдәби күзәтү. Хәсән Кайгы, Казтуган, һ.б. шагыйрьләр хакында белешмә.
«Казан ханлыгы чоры әдәбияты» төшенчәсе якынча XV йөзнең урталарыннан алын XVII гасырларга кадәрге татар мәмләкәтләрендәге әдәбиятны үз эченә ала. Әмма аның үзәгендә Казан ханлыгы тора. Чөнки бу дәүләт составына хәзерге татарлар яши торган күп кенә төбәкләр кергән: хәзерге Сембер, Пенза, Тамбов өлкәләре, Чувашия, Мари, Удмурт, Мордва Республикаларының җирләре, Нижгар, Сарытау, Самара, Вятка, Пермь өлкәләренең бер өлеше. Тарих китапларында татар ханлыклары арасындагы үзара каршылыклар, сугышлар хакында күп языла. Чыннан да бу хәл булган. Бердәмлек җитмәү, ызгыш-талаш, кыен вакытларда бер-берсенә тиешле ярдәм итмәү аларның берәм-берәм юкка чыгуына да китерә.
Әлбәттә, татар ханлыклары арасында гел каршылыклар гына булып тормаган. Алар үзара сәүдә итешеп, рухи байлыкларын уртаклашып, бер-берсенә кызлар бирешеп, кода-кодагый булып та яшәгәннәр. Ислам диненең, язма һәм сөйләмә телнең, мәдәниятнең уртаклыгы, этник якынлык яисә тәңгәллек, Алтын Урда тарихының нигез булып торуы — Казан, Әстерхан, Кырым, Касыйм, Себер, Нугай, Олы Урда ханлыкларындагы татарларны үзара якынайтучы, берләштерүче төп факторлар. Татар мәмләкәтләре, гәрчә Алтын Урда чорындагы кебек булмаса да, күп кенә илләр һәм халыклар белән төрле багланыш-ларда торалар.Казанда халыкара ярминкәләр эшләве дә мәгълүм. Татар мәмләкәтләрендәге халыкның күпчелеге ислам динен тота. Шуңа мөнәсәбәттә күп кенә шәһәр-авылларда мәчетләрнең булуы мәгълүм. Алтын Урдадагы кебек, татар мәмләкәтләрендә дә гарәп-фарсы телләрен, Шәрык әдипләренең китапларын өйрәнү киң тарала. Мәктәп-мәдрәсәләрдә, дин сабакларыннан тыш, математика, медицина, география, логика, тарих кебек дөньяви фәннәр дә укытылган. Телдә генә түгел, татар авыз иҗатының бүгенге мирасында да Казан ханлыгы чоры белән багланышлы истәлекләр шактый. Аларның бер өлеше теге яки бу дәрәҗәдә үзгәргән, икенчеләре чагыштырмача бөтен, мөстәкыйль хәлендә сакланып калган. Алар арасында Иске һәм Яңа Казанның салынуы, Кабан күле, Елан тавы, Сөембикә, Җик Мәргән хакында риваятьләр, әкиятләр бар. XV— XVI йөзләргә мөнәсәбәтле фольклор истәлекләренең иң күренеклесе,— әлбәттә, «Идегәй» дастаны. Бу дастан — үзе генә дә элеккеге сүз сәнгатебезнең югары дәрәҗәдә торуын күрсәтүче мөһим бер дәлил. Казан ханлыгы чорында язылган, укылган, шул дәвердән безгә килеп җиткән язма истәлекләр үзләренең табигатьләре белән гаять төрле. Алар арасында без татарча, гарәпчә, фарсыча текстларны да, әдәби әсәрләрне дә, гыйльми, дини китапларны да, каберташ язмаларын, ярлыкларны да, оригиналь һәм тәрҗемә ядкәрләрне дә очратабыз. Йосыф Баласагунлы (XI йөз), Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый (XII гасыр), Йуныс Эмрә (1250—1320), Гашыйк Паша (1271—1332), Лотфый (1366—1465) һәм кайбер башка төрки әдипләренең әсәрләре дә татар мәмләкәтләрендә таралыш таба. XV—XVI йөзләргә мөнәсәбәтле язма истәлекләрнең бер өлешен ярлыклар тәшкил итә. Хан ярлыклары — татар тарихын, мәмләкәтләрен өйрәнүдә, аларның үзара һәм башка илләр, халыклар белән элемтәләрен ачыклауда гаять мөһим чыганак. Сакланып калган кайбер каберташ язмаларында шигъри юллар да бар.
Бу чорда иҗат иткән әдипләргә кыскача тукталып китик:
Хәсән Кайгы (Хәсән Сабит улы, 15 йөз) Олуг Мөхәммәд хан даирәсендә әүвәл Сарайда, аннан Казанда яши. Хөрмәтле, дәрәҗәле кеше була. Гомеренең ахырында Җаек буйларында- нугай ханлыгына күчеп яши.
Казтуган- чыгышы бн Әстерхан татары. Аның 15 йөздә Идел тамагындагы хәзерге Кызылъяр төбәгендә аксөяк гаиләсендә туып үсүе мәгълүм.Ул батырлыгы, чичәнлеге бн дин тоткан. Аны еш кына “Казтуган батыр” дип йөрткәннәр.
Хәсән кайгы бн Казтуган шигырьләре фольклорга якын булулары, афористик яңгырашлары бн сыйфатланалар.
Өмми Камал( исеме Исмагыйль) – 14 йөз ахырларында туа, гомеренең ахырын Төркиядә уздыра. 1475 елда вафат була. Лирик шагыйрь, аның әсәрләрендә уй-кичерешләр, хис тойгылар гаять көчле.Аның иҗатында төшенкелек, сагыш көчле булса да, әсәрләре гуманизм рухы бн сугарылган.
Мөхәммәд Әмин( 15 йөзнең икенче яртысы- 1518). 1487-1496, 1502-1518 елларда казан ханы булып тора.Әдәбиятны, сәнгатьне бик ярата. «Гыйкаб» шигыре билгеле(монда Аксак тимернең явызлыклары фаш ителә).
Шәрифи(16 йөзнең беренче яртысы)- “Зөфәрнамәи вилаяти Казан” әсәре бн танылган. Татар әдипләреннән беренчеләрдән булып, Казан каласы хакында кызыклы язмалар калдыра.
Колшәриф(1552 елда үлә)- Казан ханлыгының күренекле шәхесе, раханилар башлыгы(сәед), дәүләт эшлеклесе, шагыйрь.Явыз Иван гаскәренә каршы көрәштә , Ватанын саклап батырларча һәлак була.
Казан ханлыгының иң күренекле шагыйре- Мөхәммәдьяр( 1497-1549).Рухани гаиләсендә туа.Шактый укымышлы, гарәп, фарсы, төрки телләрен белүе мәгълүм. Безгә аның өч әсәре билгеле: “Төхвәи Мәрдан”1540, “Нуры Содур”1542 поэмалары, “Нәсыйхәт” шигыре.
