- •1. Фән буларак татар теле методикасы. Аның предметы һәм бурычлары. Татар теле укытуның гомуми дидактик принциплары.
- •3. Укытучы өчен укыту чаралары: программа, дәреслек, методик кулланма, аудио-видео әсбаплар, фәнни-методик әдәбият.
- •4. Туган телгә өйрәтүнең төп формасы буларак дәрес. Хәзерге татар теле дәресләренең типлары һәм этаплары.
- •5. Татар теле дәресләрен планлаштыру. Тематик план.
- •14. Орфографиягә өйрәтү методикасы. Язма эшләрне бәяләү нормалары.
- •17. Укучыларның сүзлек запасын баету һәм үстерү.
- •25. Татар теле дәресләрендә тел материалларына анализ: урыны, әһәмияте, методикасы.
14. Орфографиягә өйрәтү методикасы. Язма эшләрне бәяләү нормалары.
Бүгенге көндә татар алфавиты һәм орфографиясе хакында бәхәсләр тынмый, латин графикасына күчү мәсьәләләре, яңа татар алфавиты булдыру орфография укытуда кыенлыклар тудыра.
Орфографиягә өйрәтүнең түбәндәге методик принциплар кулланыла: дөрес язарга өйрәтүдә аңлылык һәм автоматизм; орфографик-фонетик, орфографик-морфологик принциплар; орфографияне бәйләнешле сөйләм үстерүнең язма формалары белән бәйләү һ.б.
Орфографиягә өйрәтүне фонетика һәм грамматика белән бәйләү, дөрес язу кагыйдәләрен үзләштерү алымнары, укучыларның орфографик грамоталылыгын өйрәнү, орфографик хаталар белән эш һәм аларны бетерү юллары орфографиягә өйрәтүнең кайбер методик нигезен тәшкил итә.
Методикасы.
Метод һәм алымнарны, орфографик күнегүләрне мөмкин кадәр төрләндерү, аны иҗади эшләр б/н бәйләү орфографиягә өйрәткәндә уңай нәтиҗәләр бирә. Нигездә, грамматика дәресләрендә кулланылган түб-ге метод һәм алымнар б/н эш ителә: күчереп язу (биремнэр б/н катлауландырып, м-н, хәрефләрне, купым-чаларны төшереп калды-ру) грзмматик-орфографик анализ (бу төр анализ укучыл-ң грамматика һәм орфография буенча алган белемнәрен ныгыту өчен монда грамматика белән бәйләнешле орфограммаларны ныгыту күздә- тотыла.), диктантлар язу: ижадн, сайланма, искәрмәле, анлатмалы, ирекле, сүзлек, контроль диктантлар язу, мөстәкыйль һәм иҗади эшләр үткәрү (изложение,сочинение,эш кәгазьләре язу)һ.б.
Тел буенча бирелгән белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен, язуда дөрес кулланылышын тикшерү максатыннан татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр - диктант, изложениеһәм сочинениеләр яздырыла. Диктантларны бәяләгәндә, орфографик һәм пунктуацион хаталарның саны, ә изложение белән сочинениеләрдә исә, орфографик һәм пунктуацион хаталар белән бергә, теманың ачылу дәрәҗәсе, язманың тел байлыгы (С), грамматик ялгышлары (Г.), логик (Л.) һәм фактик (Ф.) хаталарда исәпкә алына.
Язма эшләрдә җибәрелгән хаталар тупас һәм тупас булмаган хаталарга бүленеп йорт ела
Тупас хаталарга алдагы сыйныфларда һәм бу уку елында үтелгән орс|х)график, грамматик һәм пунктуацион кагыйдәләргә караган хаталар керә.
Тупас булмаган орфографик хаталар:
- укучы үзе төзәткән орфографик хаталар (өч хатасын үзе төзәткән укучының эше бер баллга түбән бәяләнә); язылышы татар теле кагый-д;тиренә туры килмәгән ялгышлар {Акъегет, коньяк, төньяк, Сибгат һ. б.);
мәгънәләре төрлечә кулланылган кушма яки тели ә сүзләрне бутап язу (аш казаны — ашказаны, бер ук — берүк, кай вакыт — кайвакыт, ике Гкпче -икейөзле, ил гизәр - Илгизәр, ой алды — ойалды һ. б.);
— программа нигезендә өйрәнү күздә тотылмаган яки соңрак үтеләчәк теоретик материалларга караган орфографик хаталар;
— беренче тапкыр очраган алынма сүзләрне, шулай ук тар профессиягә караган атамаларны язудагы хаталар;
— дәреслектә күрсәтелмәгән очракларга караган сүзне юлдан юлга күчерүдә ялгышу.
Тупас булмаган пунктуацион хаталарга җөмлә эчендәге синтагмаларны яки кушма җөмлә өлешләрен аеру өчен, функцияләре бердәй булган тыныш билгеләренең берсе урынына икенчесен кую (теркәгечләрдән башка бәйләнгән ике тиңдәш кисәкнен берсе икенчесене каршы куюны белдергән очракта сызык яки өтер кую; гомумиләштерүче сүзләр янында — ике нокта яки сызык; аныклагычлар янына -сызык, ике нокта, җәяләр яки ике яктан өтер; ымлык яки аваз ияртемнәреннән соң — өтер яки өндәү билгесе; теркәгечсез тезмә кушмн җөмләдә — өтер, нокталы өтер яки сызык; тиңдәш кисәкләр арасында — өтер яки нокталы өтер; иярченле кушма җөмләдә — өтер яки ике нокта; туры сөйләм янында — сызык, өтер яки сызык, күп нокта һәм сызык, ике нокта һәм сызык; тиңдәш түгел аергычлар арасына өтер кую; берничә тыныш билгесе бергә очрашкан урыннарда ялгышу; үзара бик тыгыз бәйләнештәге гади җөмләләрне өтер, сызык яки икс нокта белән аерып язу; тезмә кушма җөмләләрнең өлешләрен нокта белән аерып, шул фикерне гади җөмләләр итеп бирү) кера
15. Пунктуациягә өйрәтү методикасы. Пунктуацион хаталар өстендә эшләү алымнарын презентация ярдәмендә күрсәтү.
Пунктуациягә өйрәтү алымнары:
Синтаксик-пунктуацион анализ үткәрү.
2. Тыныш билгеләренең куелышына карат укучыларның үзләреннән мисаллар уйлату.
Әдәби әсәсрдән мисаллар таптыру.
Төшереп калдырылган тыныш билгеләрен куеп, күчертеп язу.
Синтаксик төзелмәләрне алмаштырып язу.
Тыныш билгесенең урынын үзгәртеп куюга бәйләнешле күнегүләр эшләү.
Җөмләлрнең схемасын төзү.
Төрле диктантлар яздыру.
Изложение һәм сичинение яздыру.
Тыныш билгеләрен дөрес куярга өйрәтүдә бик әһәмиятле принципларның берсе – күрсәтмәлелек. Ул укучыларны тыныш билгеләрен аңлы рәвештә куярга өйрәтә һәм аларны хәтерләрендә ныгытырга ярдәм итә. Синтаксис дәресләрендә кулланылган күрсәтмә әсбаплар пунктуациягә өйрәткәндә дә файдаланыла. Пунктуация буенча тагын башка өстәмә күрсәтмә әсбапларны да булдырырга һәм дәресләрдә кулланырга мөмкин. Төрле таблицалар, схемалар, плакат һәм альбомнар тыныш билгеләрен үзләштерүдә зур ярдәм итәләр.
Аларның аерым үрнәкләре кайбер методик кулланмаларда да бирелә. Мәсәлән, Н.С. Поздняков «Методика преподавания русского языка» хезмәтендә (289-292 б.) укытучылар тарафыннан төзелгән берничә таблица һәм схема үрнәкләрен тәкъдим итә. Алар татар теле дәресләрендә дә уңышлы файдаланыла ала. Мисалга, иярченле кушма җөмләләрдән сәбәп җөмләдә ике нокта куелу очрагына карата түбәндәге таблицаны күрсәтеп була:
Кушма җөмлә
(ике нокта куелу очрагы)
Сәбәпне белдергәндә:
Китапны -------------------- ул сезгә белем һәм яшәргә көч бирә
, чөнки
яратыгыз
Пунктир урынына өтер һәм чөнки теркәгече язылган кәгазь өстеңдә кызыл төс белән ике нокта куелган һәм тирәсен кара белән әйләндереп алган дүрт почмаклы ак кәгазь ябыштырылган.
Бу кәгазь җиңел генә югары күтәрелә һәм аның астында җөмләне теркәүче чөнки теркәгече һәм өтер күренә (аларны кызыл төс белән язарга мөмкин).
Әлеге таблица, «чөнки» теркәгече язылырга тиеш булып та, өтер һәм теркәгеч язылмаган очракта ике нокта куелырга тиешлекне күрсәтә. Шулай итеп, бу күрсәтмәлелек теркәгечсез иярченле кушма җөмләдә (көттерү паузасы ярдәмендә бәйләнгәндә) нинди тыныш билгесе куелуны хәтердә яхшы калдырырга ярдәм итә.
Түбәндәге таблицаны аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләрен куюга карата уңышлы файдаланып була:
Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре
1. - - - - - - - - - - - - - ◊ - - - - - - - - - { Хәл үзе бәйләнгән сүз белән янәшә килгән
2. - - - - - - - - - - - - -, ◊ , - - - - - - - - { Җәенке булмаган җөмлә уртасында
аерымланган
3. -∆◊∆ , - - - - - - - - - - - - - - - - - - - { Җәенке хәл җөмлә башында
аерымланган
4. - - - - - - - - - - - , ∆◊∆ , - - - - - - - - { Җәенке хәл җөмлә уртасында
аерымланган
Шартлы билгеләр:
◊ - хәл
∆◊∆ - җәенке хәл
Түбәндәге таблицаны аныклагычлар янында тыныш билгеләрен кую очракларына файдаланырга мөмкин:
Аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләре
1. - - - - - - - - - - - - -, ⌂ , - - - - - - - - - - - - { Алмашлык яки рәвешне ачыклап
килүче аныклагыч
2. - - - - - - - - - - -, ягъни ◊⌂◊ - - - - - - - - { Ягъни сүзе белән килгән җәенке
аныклагыч
2. - - - - - - - - - - _______ ◊⌂◊ - - - - - - - - { Ягъни сүзе төшеп калган
аныклагыч
4. - - - - - - - - ◊⌂◊, ◊⌂◊ , ◊⌂◊- - - - - - - - - - { Аныклагычлар тиңдәшләнеп
килгәннәр
Тагын аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләрен кую очракларын күрсәткән түбәндәге таблица-схеманы тәкъдим итәргә була.
Җөмләләр |
Җөмләләрнең схемасы |
|
_________ ‗‗‗‗‗‗ , || || .
|| ________ ______ ‗‗‗‗‗‗ , || || . |
Шартлы билгеләр: ‗‗‗‗‗‗ хәл, _________ аңа бәйләнгән сүзләр
|| калган сүзләр
Мондый таблицалар дәресләрнең төрле этабында уңышлы файдаланып була: җөмләләр биреп, аның таблицасын сызарга яки таблицаны тәкъдим итеп, җөмләләр сайлап яки уйлап язарга әйтелә. Синтаксис дәресләрендә, гади һәм кушма җөмләләрне өйрәтүгә бәйләп, андагы тыныш билгеләренең куелышын укучыларның хәтерләрендә ныгытырга схемалар ярдәм итә. Мәсәлән, эндәш сүзләр янында өтер куюга карата шундый схеманы файдаланырга мөмкин:
Эндәш сүз янында өтер
Эндәш сүз җөмлә башында
________, ~~~~~~~ ~~~~~~~ ~~~~~~.
Эндәш сүз җөмлә уртасында
~~~~~~~ ~~~~~~~ , ________, ~~~~~~.
Эндәш сүз җөмлә азагында
~~~~~~~ ~~~~~~~ ~~~~~~ , ________.
Тиңдәш кисәкләр
~~~ ‗‗‗, ‗‗‗, ‗‗‗ ~~~.
~~~ ~~~: ‗‗‗, ‗‗‗, ‗‗‗ ~~~.
~~~ ‗‗‗, ‗‗‗, ‗‗‗ ____ ~~~ ~~~ ~~~.
~~~ ~~~ ‗‗‗, ‗‗‗, ‗‗‗ ~~~ ~~~.
~~~ ~~~: ‗‗‗, ‗‗‗, ‗‗‗ ~~~ ~~~.
Җөмләләрдә җөмлә кисәкләрен һәм аларның бәйләнешен күрсәткән схемалар ярдәмендә җөмләләр төзетү яки җөмләләрне схемаларга салдыру кебек эшләр үткәрергә була.
_____ ~~~~~~~ ‗‗‗‗‗‗ .
- - - - - ~~~~~~~ _____ ‗‗‗‗‗‗ .
_____ ‗‗‗‗‗‗ _____ ~~~~~~~‗‗‗‗‗‗ .
Туры сөйләм янында тыныш билгеләрен кую схемасын түбәндәгечә бирергә мөмкин:
Туры сөйләмдә тыныш билгеләре
∆ : « , , ».
« , , », – ∆.
∆ : « , , », – ∆.
« , , , – ∆, – , , ».
« , , ? », – ∆.
« , , ? – ∆, – , , ».
Әлеге схемаларны зур кәгазьгә язып-сызып, аның уң ягына туры сөйләмнең автор сүзенең кайсы җирендә килүен күрсәтергә була.
Теге яки бу кагыйдәне яисә шуңа карата мисалларны эченә алган плакат-таблицалар дәресләрдә уңышлы кулланыла. Мәсәлән, аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләрен куюга карата:
Аерымланган аныклагычлар янында тыныш билгеләре |
|
1. Без, өч сугышчы, дошман тылында разведкада калдык. (А. Шамов) 2. Кешенең канатлы дуслары, ягъни кошлар турында кайгыртыгыз! 3. Аларга ышыклану урыннары – кош оялары ясап куегыз! 4. Без – украиннар, татарлар, белоруслар – корыч сафлар булып, сезне якларга киләбез. (Г. Кутуй) 5. Алсуның бите кызарды: алма кебек булды. 6. Кичәгә сержант (кече командир) Саматов та килде.
|
Алмашлык белән белдерелгән ияне ачыклап килүче аныклагыч
Ягъни сүзе белән килгән аныклагыч
Ягъни сүзе төшеп калган
Аныклагыч тиңдәш кисәкләр белән бирелгән
Фигыль белән белдерелгән хәбәрне ачыклый Аныкланмышның башка төрле атамасы булган аныклагыч |
Плакат-таблицага нигезләнеп эшләгәндә, нинди аныклагычлар булуын күрсәткән графаны каплап, укучылар алдына танып белү бурычы куела: нинди аныклагычлар булуын һәм нинди тыныш билгесе куелуын әйтәләр, соңыннан капланган графа ачьша; укучылар плакат-таблицада язылганнарны тагын күзаллап, тыныш билгесе кую очракларын хәтерләрендә ныгыталар (тыныш билгеләрен кызыл тушь белән язарга була).
Кушма җөмлә синтаксисын үтеп бетергәч, тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрне кабатлау һәм системага салу максаты белән, укытучы шуларның таблица-схемасын яза (яки укучылардан яздыра), шул схема нигезендә укучылардан җөмләләр уйлата яисә әдәби китаплардан сайлап язарга куша.
Тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре
VIII сыйныфта кабатлау һәм йомгаклау дәресләрендә, аерым-аерым өйрәнелгән тыныш билгеләрен системага салу максаты белән, теге яки бу тыныш билгеләренең куелу очракларын күрсәткән плакат-таблицадан файдалану уңышлы була һәм ул – укучыларда зур кызыксындыру тудыра.
Сызык куела торган очраклар
Эшчән кеше булу бик зур бәхет, Ия белән хәбәр арасында Эш ул – бу тормышның үзәге. Безнең төп максатыбыз – уку. Кайгыларымны тараттырган да – син, Алга рух белән караттырган да – син. (Г. Тукай) Өч өчең – тугыз. Ия белән хәбәр арасында
Теге – яңа йортка күчкән. Ияне аергыч дип буташтыру куркынычы булганда
|
Сызык кую очраклары монда барысы да бирелмәде. Шуңа күрә әлеге таблицаны дәвам итәргә мөмкин. Башка тыныш билгеләрен кую очракларына да шундый плакат-таблицалар эшләргә була.
16. Бәйләнешле сөйләм үстерү методикасы. Изложение һәм сочинение, аларның төрләре. Дәреснең миниатюр сочинение яздыру өлешен презентация ярдәмендә күрсәтү.
Татар телен укытуда укучыларның тулы грамоталылыгына ирешү, сөйләмә һәм язма тел культурасын күтәрү, үстерү максаты куела. Шушы максатны тормышка ашыруда, телне гамәли куллана белү юнәлешендә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре зур роль уйный.
Телнең мәгънәви һәм грамматик төзелеше буенча бер бөтенне тәшкил иткән сөйләм бәйләнешле сөйләм була. Анда сөйләүче яки язучы үз фикерен белдерә.
Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә ирешү ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә ана теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә дөрес файдалана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә тиеш. Шул вакытта гына укучының гомуми культурасы үсә һәм ул барлык яктан да грамоталы була.
Соңгы елларда чыккан программаларда (2003) укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә һәм грамоталыкларын күтәрүгә аеруча игътибар ителә, сүз байлыгын арттыруга зур урын бирелә.
Тел байлыгы җитмәү, фикерне бәйләнешле итеп әйтеп бирә белмәү аркасында укучылар башка фәннәр буенча да материалны эзлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Аларда тел күнекмәләре җитәрлек булмау мәктәптә уку-укыту эшләрен тиешле югарылыкта алып барырга комачаулый. Шунлыктан укытучы тел курсының бөтен тармаклары (фонетика, орфография, морфология, синтаксис һәм пунктуация) буенча үткәрелгән барлык тип дәресләрдә һәм әдәбият дәресләрендә дә, төрле күләмдә һәм төрле метод-алымнар кулланып, укучыларга сөйләү һәм язу күнекмәләре бирү эшенә зур урын бирергә тиеш. Хәтта тел байлыгын үстерү буенча аерым дәресләр үткәрү дә кирәк була. Шулай эшләгәндә генә укучыларда бәйләнешле сөйләм телен үстереп була. Укучылар мәктәптән дөрес сөйләргә өйрәнеп, оста сөйләшерлек дәрәҗәдә әзерләнеп чыгарга тиешләр.
Татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм теле үстерүнең төп бурычлары түбәндәгедән гыйбарәт:
– сөйләм теле аша, үз халкына, аның әдәби теленә мәхәббәт тәрбияләү;
– әсәрләр телендәге грамматик, стилистик, орфографик яктан дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләренә ия булган, орфоэпик, орфографик яктан гамәли нигезли ала, һәм уңышлы файдалана белү күнекмәләре булдыру;
– укучының сүзлек хәзинәсен баету;
– тексттагы фикерне үз сүзләрең белән, сөйләмә һәм язма рәвештә, эзлекле җыйнак, төгәл һәм матур итеп әйтеп бирергә өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү;
– укучыларның иҗади көчен, танып белү сәләтен һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү;
– телебездә сәнгатьле сөйләм теленең тәэсир итү көчен ассызыклау, сәнгатьле сөйләм турында мәгълүмат бирү.
Югарыда саналган бурычларны хәл итү өчен, барыннан да бигрәк, укытучы үзе, туган телне, аның грамматик төзелешен яхшы белергә һәм дөрес, анык, эмоциональ-тәэсирле сөйләмгә ия булырга, белем һәм тәрбия бирүгә иҗади якын килеп, тел материалын предметара бәйләп, тел үрнәкләрен дөрес сайлап алып куллана белергә тиеш.
Шулай ук, укытучының алдан дәрескә әзерлек мәсьәләсе, өстәмә әдәбият белән танышу, педагогик осталыгын даими камилләштерү дә таләп ителә.
Сөйләм һәм язу теле – эчтәлекне тел чараларының бер үк хокуктагы ике төре белән белдерү юлы. Тел дәресләрендә без аларның һәр икесенә дә бертигез урын бирергә, укучыларда җитәрлек күнекмәләр булдыруга игътибар итәргә һәм эшне бергә үреп алып барырга тиешбез. Сөйләү теленең чуар булуы язу теленә дә тәэсир итә, укучының язу телендә дә байтак хаталар күзгә ташлана.
Укытучы, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, барыннан да элек, укучыларның сөйләмен лексик һәм грамматик яктан баетырга һәм тәртипкә салырга, үзләренең фикерләрен эчтәлекле итеп, логик эзлеклелектә бирергә күнектерергә һәм бу эшне ул системалы рәвештә алып барырга тиеш.
Билгеле, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен биргәндә, укучыларның яшь һәм белем аерымлыкларын, уку этапларын истә тотып эш итү сорала. Башлангыч сыйныфларда тел материалының элементлары укучыларны сөйләргә, укырга һәм язарга өйрәтү чарасы буларак кулланылса, югары сыйныфларда ул катлауландырыла һәм үстерелә бара. Укучылар тел фәненең нигезләрен өйрәнә башлыйлар. Мәсәлән, югары сыйныфларда укучылар изложение һәм сочинениеләрне киңрәк, анализлап, теге яки бу вакыйга яисә күренешләргә үз карашларын яктыртып язалар, нәтиҗәләр чыгаралар. Шуның белән укучы эшенең идея юнәлеше билгеләнә. Бу, билгеле, укучыдан тирән белем һәм күнекмәләр булуны, тел байлыгы һәм, гомумән, җитәрлек сөйләм культурасы булуны сорый. Аеруча алар җөмләләрне, катлаулы синтаксик төзелмәләр кулланып, мәгънә һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес итеп төзи белергә; грамматика буенча алган белемнәрен стилистик максатлар белән гамәлдә куллана алырга; мәктәптә алган сүз запасыннан һәм телнең сәнгатьлелек чараларыннан тиешенчә файдалана белергә, язуларын орфографик һәм пунктуацион яктан дөрес формалаштырырга тиешләр.
Сөйләм телен үстерү буенча үткәрелгән күнегүләрнең барысы да укучыларга сөйләм күнекмәләре булдыру өчен уңай һәм нәтиҗәле булып җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә укучы сорауларга җавап биргәндә, аның фикер йөртә белүенә, җавапка ничек әзерләнүенә, сөйләгәндә үз сөйләме белән идарә итә алуына игътибар итәргә кирәк була. Укучыга җавапны дөрес оештырырга ярдәм иткәндә, сөйләмендәге хаталарны вакытында төзәтә барганда, укучы алдына куелган таләпләрне вакытында аңа төшендереп торганда, ул эзлекле һәм системалы, матур һәм дөрес сөйләргә өйрәнә ала.
Алга куелган сорауларга укучылар дөрес һәм тулы җавап бирсеннәр өчен, укытучыдан сорауны дөрес формалаштыра белү сорала: укучыларга бирелә торган сораулар билгеле күләмдә уйлану һәм эзләнү кыенлыгы тудырырга тиеш, моңа кадәр алган белемнәренең җитәрлек булмавын төшенсен һәм шул күренешне аңларга кызыксыну тудырырга тиеш.
Теге яки бу грамматик күренешне өйрәнгәндә укучы конкрет сорауларга кыскача җавап бирсә, аерым бүлекләрне өйрәнгәч, кабатлау яки йомгаклау вакытында укытучының өстәмә сорауларыннан башка да теге яки бу күренешләрне билгеләү яки аерым сүзләрне нинди төркемгә кертү турында исбат итү яисә билгеле бер схема буенча грамматик анализлар ясау рәвешендә киңәйтеп сөйли ала.
Иҗади сөйләү төрлечә, төрле авырлыкта, теге яки бу грамматик-стилистик бирем белән, укыганны, күргәнне яки ишеткәнне сөйләп бирү, мәктәптә һәм мәктәптән тыш урыннарда чыгышлар ясау рәвешендә булырга мөмкин.
Укыганны сөйләп бирү түбәндәгечә дә була ала: укучыларның яшь аерымлыкларына һәм белем дәрәҗәләренә туры китереп сайланган текстны укытучы бер мәртәбә укый, укучылар игътибар белән тыңлыйлар һәм соңыннан үз сүзләре белән ирекле рәвештә эчтәлекне сөйләп бирәләр. Эчтәлекне дөрес итеп, логик эзлеклелектә бирсеннәр өчен, укучыларга берничә сорау яки үрнәк планын бирергә, яисә планны бергәләп төзергә мөмкин. Үрнәк өчен, шушы сораулар яки план нигезендә, укытучы алдан үзе сөйләп күрсәтә ала.
Укыганны сөйләгәндә тезмә сөйләм үрнәкләреннән дә файдаланырга өйрәтергә кирәк. Соңгысы, билгеле, укучыдан күбрәк иҗадилык сорый һәм чәчмә сөйләмне сөйләүгә караганда кыенрак та була. Шуңа күрә эчтәлекне сөйләү максаты белән шигырьләр сайлаганда, аларны укучылар сөйли һәм сюжетын тотып ала алырлык булуына да игътибар итәргә кирәк. Бу очракта сюжетлы шигырьләр сайлау отышлырак була.
Укыганны яки күргәнне план нигезендә сөйләргә, сөйләмнең планын төзергә өйрәтүнең әһәмияте зур. Бу вакыт укучылар эчтәлекне логик эзлеклелектә бирергә өйрәнәләр.
Һәрбер сөйләм өчен, әдәби тел нормаларына туры китереп, сүзләрне урынлы кулланып формалаштыру, тел чараларыннан уңышлы файдалана белү шарт. Бу – әдәби тел культурасына ия булу дигән сүз.
Укучыларның укыганнарына һәм күргәннәренә охшатып яки чагыштырып сөйләтү яисә яздыру кебек иҗади эшләр бирергә була.
Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен, грамматик-стилистик бирем белән телдән һәм язма рәвештә үзгәртеп сөйләү кебек эш төрләрен үткәрергә мөмкин. Бу алым, бердән, укучыларга грамматика буенча үткәннәрне ныгытырга, шуны үзләренең сөйләмнәрендә һәм язма эшләрендә файдаланырга өйрәтә, икенчедән, аларга тел үстерү күнекмәләре бирергә ярдәм итә.
Үзгәртеп сөйләүләрне оештырганда, укытучы төрле грамматик күренешләрне яки синтаксик төзелмәләрне укучыларның сөйләмнәрендә уңышлы кулланырга һәм шуларны язма эшләрендә урынлы файдаланырга күнектерүне максат итеп куя.
Изложение һәм сочинение, аларның төрләре.
Язма сөйләм үстерүнең төп төрләреннән берсе – изложение язу. Изложение – укыганны, күргәнне яки ишеткәнне язма рәвештә бирүне күздә тота, укучыларны текстны мөстәкыйль рәвештә, андагы төп фикерләрне бозмыйча, бәйләнешле һәм эзлекле итеп бирә белергә өйрәтә; аларның логик фикер йөртә белүләрен үстерә, сүз байлыгын арттырырга, грамматика, орфография һәм пунктуация буенча алган белем һәм күнекмәләрен ныгытырга, эчтәлекне сәнгатьле итеп бирү максаты белән, телнең грамматик һәм стилистик чараларыннан файдалана белергә ярдәм итә.
Изложение төрләре.
Гади изложение тыңлаган текстны мөмкин кадәр төгәл итеп язып чыгуны аңлата. Монда укучының эчтәлекне дөрес җиткерүе, детальләрне китерә белүе, бәйләнешле һәм эзлекле сөйләү әһәмиятле.
Гадәттә, гади изложение өчен үзара сәбәп-нәтиҗә бәйләнешендәге берничә вакыйгага нигезләнгән яки бер вакыйга хакында хәбәр итүче текст сайлана. Дәрестә ул укып чыгыла, укытучы игътибар белән тыңлап, истә калдырып утырырга әзерли. Укылганнан соң, сыйныфта, текстның авырлыгына, укучыларның мөмкинлегенә карап, аны истә калдырырга ярдәм итә торган эш төрләре башкарыла. Ул йә укылган текст хакында әңгәмә уздыру, кайчак эчтәлеген сөйләтү, ешрак бергәләп план төзеп яки укытучы тәкъдим иткән план нигезендә эчтәлек сөйләү рәвешен ала. Бу вакытта укучы өчен таныш булмаган яки авыр язылышлы сүзләр тактага язып аңлатыла.
Шундый әзерлектән соң текст тагын бер кат укып чыгыла. Аннары гына укучылар язарга керешәләр.
Катлаулы изложение икенче төрле сочинение элементлары кергән изложение дип тә йөртәләр. Мондый язма эштә, эчтәлекне бирү белән бергә, аны дәвам итеп язып бетерү яки текстка мөнәсәбәт белдерү сорала. Биремнең төренә карап изложениенең ниндилеге дә үзгәрә.
Мондый изложениеләрнең беренче төре телнең грамматик төзелешенә караган сорауларга җавап бирергә, кыскача эчтәлек сөйләү максатыннан чыгып тәкъдим ителә. Катлаулы изложение дип аталучы бу язма эш текстны кыскартып, эчтәлекне үз сүзләрең белән язып чыгуны күздә тота. Әзерле булып план төзү, шул планга таянып сөйләп карау, төп текстка һәм кыскартма вариантка планнар төзеп, аларны чагыштыру санала. Кыскартылган текстның абзацлар төшеп калмау, төп эчтәлеккә зыян килмәү укытучыны игътибар үзәгенә алына.
Үзгәртмә изложение укучыдан текст эчтәлеген йә сөйләүченең затын, вакыйганын вакытын үзгәртеп, яки сөйләшү, сөйләүләр кертеп, яки табигатьне, кеше рәсемен сурәтләп язуны таләп итә. Мондый изложение әзерлек эше үрнәк аша алып барыла. Максат булып сөйләм үстерү, мөстәкыйль рәвештә җөмләләр төзергә өйрәтү санала.
Изложение язу, гадәттә, сыйныфта башкарыла. Изложениене дәрестә яздырганда, укытучы элек сайланган текстны, ашыкмыйча, ачык һәм аңлаешлы итеп кычкырып укый, укучыларга аңлашылмаган сүз һәм сүзтезмәләр булса, аларга аңлатма бирә һәм сүзлекләренә яздыра; укучыларның хәтерендә яхшырак калсын өчен, текстны тагын бер мәртәбә укый. Өйрәтү характерындагы изложение язылса, бергәләп план төзелә, эчтәлек план нигезендә 1-2 укучыдан сөйләтелә, аннары укучылар аны язалар. Элек, үрнәк өчен, эчтәлекне укытучы үзе сөйләп күрсәтсә, укучылар аңа охшатып сөйли һәм яза алалар. Өйрәтү төрендәге изложениеләрдән соң хаталар өстендә эш уздыру кирәк. Ул биремнәр үтәлешен дә, эзлекле, төгәл сөйли белү ягын да, хәреф һәм тыныш билгеләре, стилистик кимчелекләрне дә күздән кичерә, шул рәвешле укучы сөйләмен камилләштерүгә хезмәт итә. Сайланма изложениене укучылар тексттан билгеле бер күренешләрне, анда катнашучыларның кичерешләрен, портретларын, табигать күренешләрен яки башка характердагы өзекләрне сайлап язалар. Ул грамматик-стилистик бирем белән дә үткәрелергә мөмкин. Иҗади изложениеләрне укучылар мөстәкыйль язалар. Бу вакыт укылган текстны, аның эчтәлеген язу гына максат итеп куелмый, бәлки аны үзгәртү, тутыру яки дәвам итү, аның баш яки урта өлешен язу кебек өстәмә биремнәр белән катлауландырырга кушыла. Бу төр изложениеләр мөстәкыйль фикер йөртүне сорый, укучыларда кызыксыну тудыра һәм аларның активлыкларын үстерә. Билгеле, андый изложениене язу кыенрак, укучыдан күп көч һәм фикерләү таләп ителә.
Контроль изложениеләр исә укытучыга чиреклек, еллык билгеләр чыгарганда ярдәмгә килә һәм уку-укыту барышына үзгәрешләр кертү, укучының язма сөйләмендәге игътибар итәргә тиешле якларны барлау ягыннан, шулай итеп киләчәккә бергәләп эшләү юлларын ачыклау өчен файдалы.
Сочинение язу. Сочинение – үзең яза торган теманы аңлап, фикерләреңне билгеле тәртиптә, эзлеклелектә, ачык итеп язмача бирә белү. Анда укучының эчке дөньясы чагыла, аның үсеше, дөньяга карашы, тормышка мөнәсәбәте күренә. Ул укучының гомуми үсешен һәм материалны үзләштерү дәрәҗәсен билгеләргә дә, үз фикерләрен бәян иткәндә, тел чараларыннан файдалана белүен ачыкларга да, укучыда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдырырга, сәнгатьлелекне үстерергә һәм тәрбия бирү бурычларын үтәү ягыннан да әһәмиятле.
Сочинение төрләре: сочинение-хикәяләү, сочинение-сыйфатлама (сурәтләү) һәм сочинение-хөкем йөртү (фикерләү).
Хикәяләү характерындагы сочинениеләр ул – выкыйга-күренешләрне билгеле бер эзлелектә хикәяләп бирү.
Укучыларны хикәяләргә өйрәтү – дәвамлы процесс. Хикәяләү характерындагы сочинениеләр язарга өйрәнүгә V сыйныфта нигез салына, югары сыйныфларда дәвам ителә.
Башта балалар үз тормышларында булган кызыклы вакыйгаларны сөйлиләр. Аннан күргәннәрен, ишеткәннәрен сурәтләп бирәләр. Тора-бара укытучы эшне катлауландыра: укучылар сюжетлы рәсемнәр яки картиналар буенча хикәяләргә өйрәнәләр. VI сыйныфта укучыларны хикәяләргә өйрәтү алымнары дип түбәндәгеләрне күрсәтергә мөмкин.
1) Сюжетлы рәсемнәр белән эш.
2) Дәреслек күнегүләре үтәү.
3) Терәк сүзләр бирү.
Мәсәлән, «Көзге эшләр» дигән темага хикәя язар алдыннан: китү, җитү, уракка төшү, казу, җәрәхәтләнү, эшләү, ару, ял итү, йоклап китү кебек фигыльләр белән җөмләләр төзү.
4) Хикәяләү характерында язылган үрнәк текстлар буенча эш:
– текстны сәнгатьле итеп уку;
– сорауларга җавап бирү;
– план төзү;
– эчтәлекне сөйләү;
– хикәяне дәвам итү.
Сурәтләү характерындагы сочинение язарга өйрәтү дә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләренең иң мөһим элементы булып тора.
Сурәтләү (сыйфатлама) – вакыйгаларны, күренешләрен сыйфатлап бирү.
Сыйфатлама язарга өйрәтү методикасы үз эченә түбәндәге эш төрләрен ала:
1. Сүзтезмәләр төзү.
2. Әдәби әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр уку.
3. Күп кенә методистлар һәм тәҗрибәле укытучыларның уртак фикеренчә, әйләнә-тирәне күзәтү, табигатькә экскурсияләр оештыру, андагы тәэсирләр белән уртаклашу мөһим.
4. Аерым бер әсәрдән пейзажга ияреп, тирә-як табигатен сурәтләү.
Укучыларга тәкъдим ителәчәк «Мин җәйге каникулны ничек үткәрдем?», «Көзге урман», «Экскурсиядә», «Туган ягым» һ.б. кебек темалар сурәтләү характерыңда сочинение язу өчен, һичшиксез, кызыклы булачак.
5. Әзерлек эшендә рәсемнәр куллану укучыларга табигатьтән, теге яки күренешне ныграк күзалларга, төсләр гаммасын чагыштыру мөмкинлеге бар.
6. Дәреслек күнегүләре үтәү.
Фикерләү характерындагы сочинениеләр укучыларда фикер йөртү, үз фикереңне дәлилли белү күнекмәләренең булуын сорый.
1. Иң элек укучылар фикерләү характерындагы сочинениенең үзенчәлекләрен яхшы белергә тиеш:
а) сочинениедә фикерне дәлилләү өчен сурәтләү һәм хикәяләү элементларын куллану;
а) темада күтәрелгән сорауга җавап бирү. (Мәсәлән, «Бөек Ватан сугышы ветераны кем ул?»)
б) әңгәмә.
Фикерләү характерындагы сочинениеләр – иң авыр һәм иҗади эшләрнең берсе. Мондый төр сочинениеләр язарга өйрәтүне хикәяләү характерындагы сочинениеләр яздырганда ук башларга, бигрәк тә турыдан-туры җавап көтелгән сораулар урынына уйландыра – фикерләргә өйрәтүче сорауларга җавап бирергә өйрәтү мөһим.
Укытучы тәкъдим иткән берәр күренеш яки вакыйга турында кыскача язып бирү миниатюр (кыска) сочинение була. Ул дәрестә 10-15 минут эчендә үткәрелә ала. Мондый сочинениеләрне яздыруның төп максаты: укучыларны, билгеле бер сүзләрне, стилистик алымнарны, телнең сыйфатлау-сурәтләү чараларын, грамматик күренешләрне яки синтаксик төзелмәләрне кулланып җөмләләр төзергә яки шуларны үзләренең сөйләмнәрендә файдалана белергә күнектерү, сүзлек запасын баету һ.б.
Нигездә миниатюр сочинениеләр дәреслектә күнегү биреме итеп бирелә. Сыйфатлама элементлары файдаланып, «Без дә беркем дә, берни дә онытылмый» темасына хикәя язарга мөмкин. Бирем: «И туган тел, и матур тел» өйдә сочинение языгыз. Бирем: «Чәй әзер» темасына хикәя языгыз һ.б.ш. күнегүләр үтәү укучыларның мәктәп прогаммасында күрсәтелгән бәйләнешле сөйләм үстерүгә ярдәм итәләр.
Миниатюр сочинениеләр өчен терәк сүзләр дә биреп була. Мәсәлән, «Тулы һәм ким җөмләләр» темасын үткәч, «Язгы көн» темасына сочинение язарга әйтелә һәм түбәндәге терәк сүзләр бирелә: яңгыр, кояш, кошлар, басу, җылы, яфраклар һ.б.
Мондый сочинениедә укучылар, бердән, югарыдагы сүзләрне урынлы кулланырга, икенчедән, төрле сүзләрне сөйләмнәрендә файдалана белергә күнегәләр.
Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү максаты белән, төрле сүзтезмәләр биреп тә миниатюр сочинение яздырырга була. Мәсәлән, аергычлар темасын үтеп бетергәч, түбәндәге сүзтезмәләрне кертеп, укучылар сочинение язалар, сочинениенең темасын үзләре куялар: саф һава, иркен һәм тирән сулыйсың; куе, яшел урман, төрле төстәге чәчәкләр; кошларның матур сайравы, зифа ак каеннар; киң, матур алан; анда туган хисләр, шундый матур, күңелле ял итү һ.б.
Терәк сүз яки сүз тезмәләрен тактага яисә күчмә тактага язарга, яки, ул сүзләрне укучыларның дөрес яза алу-алмауларын сынау максаты куелса, әйтеп яздырырга мөмкин.
Миниатюр сочинение дәрестә укытып тикшерелә, булган хаталар искәртелә. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләре бирү, өйрәнә торган грамматик күренешләрне дөрес һәм урынлы куллана белергә өйрәтү һәм зур күләмле яки киңәйтелгән сочинениеләр язарга әзерләү ягыннан да аның ярдәме зур.
