Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
gulfari.rtf
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Беренче бүлек мәкальләрне өйрәнүнең теоретик нигезләре

    1. Татар халык мәкальләренең үзенчәлекләре

Халык афоризмнары арасында һәм әдәби-эстетик кыйммәте буенча, һәм сан ягыннан төп урынны, һичшиксез, мәкальләр алып тора. Татар фольклоры җыентыкларында басылган һәм фәнни фондларда тупланган мәкальләр саны, төрле вариантларын кертеп исәпләгәндә, илле мең чамасына җитә. Аңлашыла ки, бу искиткеч бай хәзинә озак вакытлар дәвамында йөзләгән-меңләгән кешеләрнең зур тырышлыгы белән җыйналган.

“Мәкаль” сүзе безгә гарәпчәдән кергән. Аның мәгънәсе – урынлы сүз яки яки тиешле урында әйтелгән сүз була. Гарәпләр “ли күлли мәканин мәкаль” – һәр урынга лаек мәкаль бар, диләр. “Мәкаль” сүзе безгә күптән үк кергән булса кирәк, ул иске язмаларда да очрый. “Дүрт зур елга килеп тоташкан, борын-борыннан зур сәүдә юллары өстендә яткан, борынгы культура мөнәсәбәтләре кайнаган җирдә яшәгән татар халкында туган мәкальләр арасында юл-сәфәр, алыш-биреш, акча-товар, базар-сәүдә, мал-мөлкәт, хезмәт-яшәеш мөгамәләренә караган бик күп мәкальләр иҗат ителгән.”[Исәнбәт 2010: 145].

Шул рәвешле “мәкаль” сүзе дә бездә язма әдәбият һәм соңыннан җыентыклар аша халык арасында нык таралып, үзенең кыскалыгы белән инде тәмам телебезгә кереп урнашкан һәм шул сүзнең үзе белән дә мәкальләр барлыкка килгән. Мәкаль сакалдан олырак, - дигәннәр мәкальнең яшь һәм тәҗрибә ягыннан һәрбер картка караганда да озынрак гомерле һәм хөрмәтлерәк саналуы аңлашыла. Шулай итеп, дөньяда сакалсыз халык булмаган кебек, мәкальсез тел дә юк. Ул – телнең шартыннан булган күп яклы гомуми һәм зарури әйбер. Шуның өстенә, тумышы белән тарихи да ул, барлыкка килүенә күп гасырлар үтсә дә, кулланылышы белән бүгенге дә ул.

Ә элеккерәк заманнарда мәкальләр ничек аталып йортелгәннәр соң? Бу сорауга җавапны өлешчә борынгы кулъязма чыганаклардан табарга мөмкин. М. Кашгаринең “Дивани лөгатет-төрк” сүзлегендә (1072-1074) мәкаль сав дип аталган. Әмма борынгы төрки кабиләләр телендә бу сүзнең күп төрле мәгънәләре булган. М. Кашгари үзе күрсәткәнчә: сав – 1) аталар сүзе; 2) кыйсса, борынгы вакыйгалардан хәбәр бирү; 3) хикәят; 4) хат; 5) сүз; 6) хәбәрләр, яңалыклар җиткерүче... “Савчы”, - дип аңлата сүзлек авторы, олуг тәңре җибәргән илчеләрдән бере. Бу сүзнең асылы хәбәр, мәкаль вә сүз мәгънәсендәге сав сүзеннән алынган.

Мәкаль җанрының 11 гасырда тагын абышка сүзе (“картлар сүзе”) исеме белән йөртелүе дә билгеле, чөнки алар, күп яшәгән, акыл туплаган өлкән кеше фикерләре кебек, тормышның хикмәтле якларын аңлатып бирәләр, яшәеш серләрен тирәнтенрәк төшенергә булышалар. Тормышта бик күп үзгәрешләр булып тора, карашлар, мөнәсәбәтләр алмашына. Әмма мәкальләр үз кыйммәтләрен югалтмыйлар.

Татарлар арасында да үткән гасырның 40 нчы елларына кадәр җанлы сөйләмдә дә, басма чыганакларда да, “мәкаль” һәм башка гарәпчә атамалар белән рәттән, борынгылар сүзе, ата-баба сүзе, картлар сүзе, халык сүзе, гыйбрәтле сүзләр кебек исемнәр еш файдаланылган. Мондый атамалар мәкаль текстларының үзләрендә дә беркетелгән: “Борынгылар сүзен тыңламасаң, борының сынар”; “Аталар сүзе – акылның үзе”; һ.б. Күренә ки, бу мисаллар мәкальнең исеме генә түгел, бәлки җисеме турында да әһәмиятле мәгүлүматлар бирәләр.

Мәкальләр тәҗрибә, гомумиләштерү, нәтиҗә буларак, сүз арасына абруйлы дәлил, киңәшче, сабак рәвешендә кереп китәләр. Сөйләмнең мәгънә куәтен арттыралар, аңа образлылык, җанлылык өстиләр. Шул ук вакытта алар колакка ятышлы,ягымлы яңгырыйлар. Мәкаль – энҗе бөртеге кебек, үтә җыйнак жанр. Анда бер генә артык сүз дә очрамый. Биредә сүзләр бер-берсенә тыгыз ялганып киләләр, җиңел әйтеләләр, җырлап торалар. Күбесенә шигърилек хас - ритмлы, рифмалы, иҗекләре тигез үлчәмле була. Күренешләр, күбесенчә, йә янәшә, йә каршы кую юлы белән белдерелә. Чагыштыру, тиңләштерү аркылы артыклык яки кимлек күрсәтелә. Аларда халык зирәклеген, фәлсәфи карашларын, әхлак принципларын бер-ике җөмлә белән образлы итеп әйтеп бирү куәте бар.

Мәкаль – халык авыз иҗатының аеруча күп санлы, һәркемгә тыныш борынгыдан килгән һәм хәзер дә актив рәвештә иҗат ителә торган жанры. Җырлаганда халык җырын башкарабыз, дибез. Кешене сынаганда табышмак әйтәбез, әкият сөйләгәндә әкият сөйлибез, дибез. Ә менә мәкаль әйткәндә берәү дә мин мәкаль әйтәм дими. Аны берәү дә махсус искә төшереп утырмый. Мәкальләр, сөйләм сүзләре кебек, хәтергә кереп урнашалар һәм аралашканда кирәк урында үзләрен тиз генә сиздерәләр. Кеше үзенең мәкаль әйтүен сизми дә кала.

Мәкаль жанр исеме буларак татар фольклористикасы тарихында беренче мәртәбә М. Ивановның “Татарская хрестоматия” дәреслегендә очрый (1842). Ихтимал, сөйләм телендә яки кулъязма чыганакларда ул элегрәк тә кулланылган.

Мәкальләр халыкның киң һәм күпкырлы тормыш тәҗрибәсен гомумиләштерүгә нигезләнә. Алар халык иҗаты әсәрләре дип саналса да, кайчандыр мәкальләрнең һәркайсы, һәрбер конкрет үрнәге аерым кеше тарафыннан тудырылган. Оста, төгәл әдәби яктан матур әйтелгән тезмә буларак, әнә шундый конкрет бер тәгъбир халык теленә кереп китә һәм шунда тагын да матурая, камилләшә, чарлана һәм хикмәтле яки гыйбрәтле сүз тезмәсе формасын ала. Хәтта мәкальләрне иҗат итүдә, аларның репертуарын баетуда әхәмиятле роль уйнаган аерым социаль төркемнәрне дә күрсәтеп үтәргә мөмкин. Шулар арасында беренче урынны ыру-кабилә башлыклары, мәҗүси дин руханилары – шамнар алып торган. Ыру яки кабиләнең рухи тормышын оештыручы һәм аның белән җитәкчелек итүче шәхесләр буларак, алардан хәрвакыт кыска, тирән мәгънәле, хикмәтле сүз әйтү таләп ителгән . Бу сүз-фикерләр халык аңына үтеп керә алсын өчен, ул җитди эчтәлекле, шунда ук хәтердә калырдай кыска һәм камил, үткен булырга тиеш булган. Әнә шундый хикмәтле сүзләр соңрак халык күңелендә мәкаль формасы алган. Аерым очракларда мәкальләрнең килеп чыгышы конкрет тарихи вакыйгалар, тормыш көнкүрештә булып тора торган гыйбрәтле хәлләргә бәйле булырга мөмкин, шундый вакыйгалардан халык тирән бер хикмәт, фәлсәфи фикер эзли, нәтиҗә чыгарып куя.

Мәкальләрне, гомумән, халык иҗатының дастан, борынгы лиро-эпик җыру кебек төрләрен иҗат итүдә, аларны кирәк дәрәҗәдә камилләштереп, халык арасында таратуда, төп урынның берсен төрки халыкларда бик борынгыдан тирән ихтирам казанган чичәннәр алып торган. Моның шулай булуын мәкальләр үзләре дә раслый. Аларда тел, эче тел, сүз, сүз осталыгы һәм башкалар турында шактый мисаллар бар: “Үтергән дә тел, тергезгән дә тел”; “Адәм теленнән табар, хайван – мөгезеннән”. Телнең, сүзнең әнә шундый хасиятләрен мәкальне иҗат итүчеләр бик яхшы аңлыйлар һәм тыңлаучыны бу хакта кисәтеп куялар: “Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын”; Авызыңнан чаян чыкса, кире кайтып үзеңне чагар. Әлеге мәкальләрнең күбесе буыннан буынга күчеп, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган.

Мәкальләрдә төрле халыкларның яшәеше, тарихы дөньяга карашлары, характеры милли, үзенчәлекләре чагылыш таба. Әмма җир йөзендәге барлык милләт кешеләре дә бер-берсе белән аралашып яшиләр, хуҗалык – көнкүрештә һәм рухи тормышта күп төрле элемтәләргә кереп, “тел, лөгаҗ, гадәт вә әхлак” һәм авыл-хикмәт җәүһәрләре алмашып көн күрәләр. Шуңа күрә бер халыкның фольклор хәзинәсендә башка халыклардан кергән мәкальләрнең булуы да табигый хәл.

Белгәнебезчә, мәкальләр – халык авыз иҗатының милли характерын чагылдыручы жанрлардан берсе. Алар халык тормышының барлык якларына диярлек кагыла һәм хәрбер өлкә, юнәлеш, тармак хакында билгеле бер мәгылүмат саклый. Вакытлар узу белән мәкальләрдәге әлеге мәгълүмат бер кешедән икенчесенә, атадан балага, буыннан буынга күчә.

Татар телендә мәкальләр күпьяклы өйрәнелгән. Аеруча, Н.Исәнбәт, Х. Мәхмүтов, Р.Р. Җамалетдинов, Н.Фәттахова, Г.Нәбиуллина, Э.Н. Денмөхәммәтова, Г.Мөгътәсимова һәм башкаларның хезмәтләрен атау урынлы булыр.

Татар халык мәкальләрен туплау, җыйнау, өйрәнү белән XIX гасырның беренче яртысыннан шөгыльләнә башлыйлар. И. Снегирев (1831), М. Иванов (1842), И. Березиннар (1857) нигез салган мәкальләрне туплау, аларга кайбер аңлатмалар бирү эшен XIX гасырның икенче яртысы — XX гасыр башында С. Күкләшев (1859), М.Ш. Салихов (1880), К. Насыйри (1880, 1884), Г. Фәезханов (1889), Х. Бәдигълар (1912, 1912, 1926) дәвам итә.

XX гасырның 50-60 елларында татар мәкальләрен туплау, барлау эше тагын да активрак төс ала һәм Х. Ярминең (1951, 1960), М. Гали (1941), Л. Җәләй, Л. Мәхмүтова, Н. Борһановаларның (1957) шактый күп мәкальләрне үз эченә алган җыентыклары, мәкаләләре белән баетыла.

Һичшиксез, бу елларда басылып чыккан хезмәтләр арасында бөтен гомерен мәкальләрне туплауга, өйрәнүгә багышлаган язучы һәм галим Нәкый Исәнбәтнең өч томлык фундаменталь «Татар халык мәкальләре» җыентыгы (1959, 1963, 1967) мөһим урынны били. Төзүченең беренче томда урнаштырылган кереш мәкаләсе татар мәкальләре турындагы җитди монографик тикшерүне тәшкил итә. Н. Исәнбәтнең өч томлык мәкальләр җыентыгы басылып чыккач, Г. Ахунҗанов бу хезмәт турында «… мәкаль һәм әйтемнәр өлкәсендәге эшләрне дәвам иттерәчәк кешеләргә кадерле бүләк, тикшеренүчеләр өчен мул азык бирә торган чыганак, тагын да зуррак кыйммәтләр иҗат итү өчен салынган ышанычлы нигез» дип яза [Ахунҗанов 1968: 111].

Н. Исәнбәт юнәлеш биргән эзләнү-тикшеренүләр XX гасырның икенче яртысында дөнья күргән кызыклы мәкаләләр, җыентыклар, хезмәтләргә барып тоташа. әдәбият галимнәре, фольклорчылар М. Мәһдиев, Х. Мәхмүтов, А. Яхин, З. Мәҗитов, М. Бакиров мәкальләрне төрле яссылыкта тикшерәләр, жанр үзенчәлекләрен билгелиләр. Н.Исәнбәт, Х. Госман, М. Бакировлар мәкальләрнең ритмик төзелешен һәм строфикасын өйрәнәләр [Бакиров 2001: 343]. З. Мәҗитов исә мәкальләрнең җөмлә төзелешенә игътибар итә, туры һәм күчерелмә мәгънәле мәкальләрне аера.

Бу галимнәр нигез салган тикшеренүләр хәзерге вакытта да дәвам итә. А.Р. Әхмәтшинаның татар мәкальләре семантикасын рус һәм француз мәкальләре белән чагыштыруны максат итеп куйган [Ахметшина 2000: 21], Г.ә. Нәбиулинаның татар мәкальләре синтаксисын тикшергән [Нәбиуллина 2003: 207], Э.Н. Федорованың татар халык мәкальләрендәге гарәп-фарсы алынмаларын өйрәнгән [Федорова 2003: 252] кандидатлык диссертацияләре, К.М. Миңнуллинның татар җырлары лексикасын анализлаган [Миннуллин 2001: 70], Н.Н. Фәттәхованың рус һәм татар халкы сынамышлары семантикасын, синтаксисын чагыштырган [Фаттахова 2002: 43] докторлык диссертацияләре шул турыда сөйли.

Н. Исәнбәт үз вакытында мәкальләр турында болай дип язган: «Аларның текстында безнең телнең әлегә хәтле өйрәнелмәгән гаять бай сүзлек фонды ята. Мәкальнең киң таралган булуы аның текстындагы сүзнең дә күпчелек өчен уртак булганлыгын күрсәтә һәм бу яктан мәкальләр аерым сүзләрнең киңме, тармы һәм ни мәгънәләрдә кулланылуын яки сүз хәзер актив кулланылмаса да, тарихта кулланылган булуын күрсәткән иң кыска һәм анык дәлил булып тора. Алар мең еллар буе авыздан авызга йөреп саклана алулары һәм тематикалары буенча, тормышның һәммә якларына да кагылулары белән, анда сүзнең төрлелеге, байлыгы да бик зур һәм мәгънәләре аныклануы да конкрет, ачык була. Мәкальләр — бик җентекләп өйрәнергә тиешле әһәмиятле чыганак. Ул — телнең торык-тотрыгын, грамматик төзелешен һәм сүз байлыгын саклап калган хәзинә. Җыеп кына әйткәндә, мәкальләр — тел казнасы» [Исәнбәт 2010: 222-223]. Шулай итеп, мәкальләрдә татар теленең матурлыгы һәм камиллеге, төгәллеге һәм байлыгы гәүдәләнә.

Ф.И.Урманче мәкальләр турында болай ди: «Мәкальләр халык иҗаты әсәрләре дип саналса да, кайчандыр аларның һәркайсы, һәрбер конкрет үрнәге аерым кеше тарафыннан тудырылган. Оста, төгәл, әдәби яктан матур әйтелгән тезмә буларак, әнә шундый конкрет бер тәгъбир халык теленә кереп китә һәм шунда тагын да матурая, камилләшә, чарлана һәм гыйбрәтле сүз формасын ала».

Татар халкының күренекле галиме Х.Ш.Мәхмүтов мәкальләргә карата «тирән һәм үткен фикерне җыйнак итеп, образлы формада әйтеп бирү сыйфаты хас. Шуңа күрә дә мондый әсәрләрне хикмәт энҗеләре, алтын бөртекләр, фикер җәүһәрләре кебек шигъри исемнәр белән атап йөртәләр. Фәнни әдәбиятта тагын грек теленнән алынган паремия атамасы да кулланыла (төп мәгънәсе шулай ук «гыйбрәтле, хикмәтле сүзләр») дигәнне аңлата» дип әйтә.

Рус теленең аңлатмалы сүзлегендә мәкальгә түбәндәге билгеләмә бирелә: «Мәкаль – сөйләмдә һәм көндәлек кулланышта тотрыклы, кыска, кагыйдә буларак ритмик яктан оешкан, үз эченә күпгасырлык халык акылын туплаган, тәмамланган җөмлә формасында килүче дидактик характердагы химкмәтле сүз».

Рус халык мәкальләрен өйрәнеп, аларны туплаган күренекле галим В.И.Даль мәкальләр турында түбәндәге фикерне әйтә: «Читләтеп, кинаяле итеп әйтелгән һәм халыкчанлык бизәге астында кулланылышка кертелгән фикер йөртү, хөкем һәм үгет-нәсихәт ул».

Шулай ук А.Н.Толстойда мәкальләр турында түбәндәге фикерне ассызыклап китә: «Рус халкы телдән-телгә күчеп килә торган бик зур әдәбият барлыкка китергән, ул да булса мәкаль һәм әйтемнәр. Бу әдәбият халыкка күңел ачу өчен генә барлыкка килгән, дип уйлау дөрес булмас. Мәкальләр рус халкының акылы да, җәүһәре дә. Алар халыкның йөзен, рухын үстерүче, тарихын яктыртучы, халык күңеленә бәйрәм бизәге бирүче, эшсөючәнлек, табигатьне һәм олыларны хөрмәтләү гореф-гадәтләренә корылган тормышларын тирән мәнгънәле итүче дә». Әлбәттә, бу сүзләрдә рус халкының патриотик характерын, киң күңеллелеген, үз мәдәниятын яратучы милләт буларак чагылдыра торган тирән мәгънәле сүзләр ята.

Күренекле рус фольклорчысы Ю.Г.Круглов: «Мәкальләр – сөйләмдә киң кулланылучы, поэтик, тотрыклы, кыска, еш кына образлы, күпьмәгънәле һәм күчерелмә мәгънәгә ия булган, синтаксик яктан җөмлә формасын алган, гадәттә ритмик оешкан, халыкның социаль-тарихи тәҗрибәсен гомумиләштергән үгет-нәсихәт характерындагы хикмәтле сүзләр» дип әйтә.

Мәкальләрне өйрәнүдә ике төрле фикер яши. Беренчесе, мәкальләрне фольклор әсәре итеп карау: «Фольклорның халык арасында киң таралган, тел һәм художество ягыннан бик нык эшләнгән гаять тирән эчтәлекле лирик жанрларның берсе». А.Г.Яхин фикеренчә, мәкаль «тәмамланган иң гади фикер берәмлеге өстенә, образлы фикерләү ысулы да» булып тора.

Икенчесе, мәкальләрне тел берәмлеге буларак өйрәнү. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә мәкальгә түбәндәге билгеләмә бирелә: «тормыштагы төрле гыйбрәтле күренешләрне гомумиләштереп, тапкыр әйтелгән тәгъбир, фраза». Тел галиме Г.Ахунҗанов билгеләвенчә, «мәкаль – тел берәмлеге: гомумиләштерелгән дидактик мәгънәле һәм образлы җөмлә буларак, ул сөйләмне сәнгатьләп, аны куәтләү, аның тәэсирлелеген арттыру өчен кулланыла».

Мәкальләр — татар теле тарихын, тарихи лексикологияне һәм синтаксисны өйрәнүдә, шулай ук төрле типтагы сүзлекләр төзүдә мөһим бер чыганак. Мәкальләрнең тел материалы борынгының тере һәйкәле сыман безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Шунысын да билгеләп үтү кызыклы: халык акылының тутыкмас үрнәкләрендәге сүзләр архаиклашсалар да, синтаксик конструкцияләрдә үз табигыйлекләрен югалтмыйлар. Мәкальләрдә бары тик аның жанр үзенчәлеге — гомумиләштерүгә туры килә торган сүзләр генә урын алган. Кыска, аз сүзле булган мәкальдә барлык тел чаралары да мәгънәгә ия. Шуңа күрә мәкальләр лексикасы тирәнтен, системалы тикшеренүләр объекты булырга лаек.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]