- •Рабочая программа
- •2015/2016 Учебный год
- •1А сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:
- •Грамотага өйрәтү Аңлатма язу
- •Татар теле фәненең укыту планында урыны
- •Татар теле фәнен өйрәнүдән көтелгән нәтиҗәләр
- •Программа эчтәлеге Әзерлек чоры
- •Әлифба чоры
- •Татар теле Аңлатма язуы
- •Әлифбадан соңгы чор
- •Программаның эчтәлеге
- •1 Нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәләрендә булачак нәтиҗәләр
- •Татар теленнән тематик – календарь планлаштыру
Татар теле фәненең укыту планында урыны
Татар теле фәне 1 нче сыйныфта атнага 3 сәгать исәбеннән 99 сәгать укытыла.
Татар теле фәнен өйрәнүдән көтелгән нәтиҗәләр
Шәхси нәтиҗәләр: -укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту; -тел аша әйләнә-тирә тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру; -укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; -баланың үзенә һәм башкаларга бәя бирүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү;
-дөрес телдән һәм язма сөйләмгә ия булуның һәр кешенең индивидуаль культура дәрәҗәсенең күрсәткече икәнен аңлату;
- татар сөйләм әдәбенә хас булган сүзләрне дөрес куллану (танышканда, саубуллашканда, табын артында утырганда, рәхмәт әйткәндә, мөрәҗәгать иткәндә, гафу үтенгәндә, тәбрикләгәндә һ..б. очракларда).
Метапредмет нәтиҗәләр: -төрле коммуникатив мәсьәләләрне (диалог, монолог, язмача текстлар) чишкәндә адекват тел чараларын сайлап ала белү; -телне төрле чыганаклардан кирәкле информацияне табу өчен куллана белү;
-сораулар бирә белү; -укытучы ярдәме белән дәрестә эшчәнлек максатын билгеләү һәм тәгъбир итү, эш планы төзү, план буенча эшләү;
-эш-гамәлләрнең эзлеклелеген әйтеп чыгу; -үзеңнең версияңне әйтергә өйрәнү;
-анализлый, чагыштыра, группаларга бүлә белү; -таблица, схемалар, модельләр белән эшли белү;
Предмет нәтиҗәләр: -татар теленең әдәби нормалары турында беренчел күзаллау булдыру;
-өйрәнгән кагыйдәләрне куллана белү; -язганны тикшерә белү; -аваз, иҗек, сүз, сүз төркеме, җөмлә, җөмлә кисәкләре кебек тел берәмлекләрен таба, аера, чагыштыра, төркемнәргә аера , характеристика бирә белү;
Танып белү УУГ: Укучылар өйрәнәчәк: -белемнәр системасында ориентлашырга (яңа белемне алдан өйрәнгән белемнән аеру);
-информация чыганакларын сайлап алырга (китапта ориентлашырга); -яңа белемнәр табарга: китапны, тормыш тәҗрибәсен, дәрестә алган информацияне, белешмәлекне кулланып сорауларга җавап табарга; -алган информацияне эшкәртергә: нәтиҗәләр ясарга, чагыштырырга, группаларга бүлергә; -2 информация чыганагы белән эшләргә (дәреслек һәм эш дәфтәре): шартлы билгеләрне чагыштырырга, кулланырга;
-алфавит белән эшләргә.
Коммуникатив УУГ: Укучылар өйрәнә алачак: -үзеңнең позицияңне башкаларга җиткерергә (язма һәм телдән сөйләмдә фикерне җиткерү); -башкаларны тыңларга, аңларга; -дәрестә фикер алышырга, әңгәмәдә катнашырга; -бергә-бергә бер фикергә килергә;
-биремнәрне парлашып, группада эшләргә .
Регулятив УУГ:
Укучылар өйрәнә алачак: -хаталар өстендә эшне эшләргә кирәклеген аңлау; - хаталар өстендә эшне өлкәннәр ярдәмендә эшләү;
-укытучы ярдәме белән һәм мөстәкыйль рәвештә дәрестә эшчәнлекнең максатын билгеләү;
-укытучы белән берлектә уку проблемасын ачыклау, тәгъбир итү; -дәрестә практик эшчәнлекне планлаштырырга өйрәнү;
-эш барышында кирәкле чараларны, әйберләрне (рәсем,таблица,карандаш, линейка) куллану;
-укытучы белән диалогта эшеңнең уңышлылыгын билгеләү
Эш формалары: - фронталь; - парлы; - группада; - индивидуаль.
Алымнар: - практик; - иллюстратив аңлату; - өлешчә эзләнү; - күзәтү.
Чаралар: - техник чаралар; - модельләр һәм таблицалар; - рәсемнәр; - дидактик материаллар.
