Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ислам әхлагы һәм гадәтләре.docx
Скачиваний:
21
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
259 Кб
Скачать
☆

Ислам әдәбе һәм мөселманнарның бердәмлеген һәм мәдәни тиңләштерелүен саклау

Ислам әдәбенең иң бөек казанышларыннан берсе җир ша­рының төрле өлкәләрендә яшәүче, төрле расаларга керүче һәм төрле телләрдә сөйләшүче мөселманнарны зур бер гаиләгә бер­ләштерү булды." Ислам гадәтләренең Коръәннән һәм Сөннәттән чыгучы дини характеры бу җәһәттән гаять зур роль уйнады. Әгәр дә берәү Мороккодан Пакистанга килә икән, биредә яшәү­че халыкларның гадәтләре аңа аңлашыла. Мисыр мөселман хатын-кызы Теркиндә яшәүче, Ислам киеме киюче хатынны кү­реп аптырап калмас. Бер үк традицияләрне тотып, Ислам җәм­гыяте әгъзалары барлык хәлләрдә дә үзләренең теләктәшлекле рен белдерәләр. Ислам әдәбе барлык мөселманнар арасындг үзара аңлашу тудыра — алар барлык дөньядагы җирле мәдәниятләрне аңлаучы һәм аларга форма бирүче дөньякүләм мәдә ният булдыра. Төрле җәмгыятьләрдә яшәүче мөселманнарның жирле мәдәниятләре төрлерәк булырга мөмкин. Әмма шунын белән бергә, намаз уку, исәнләшү, төп бәйрәмнәр, ризыклану­дагы чикләүләр (мәсәлән, алкоголь куллану), хәләл һәм хәрам категорияләре Ислам динен тотучы барлык кешеләр өчен уртак элементлар булып хезмәт итәләр. Тышкы кыяфәт та ис­лам дөньясына карауны аңлата: мөселманнар тыйнак һәм җый­нак киенәләр, хатын-кызларның киеме башка диндәгеләрнекеннән аерылып тора. Җирле аерымлыклар (мәсәлән, милли ашам­лыклар яки һиндстандагы сари үрнәгендәге киемнәр) бик мө­һим. Чөнки алар мөселманнарның төрле төркемнәре арасында үзенчәлекле төрлелек тудыралар, ә бу, Коръәндә әйтелгәнчә, Аллаһы теләге белән эшләнә: Уд кешеләрне, алар бер-берсен белсен өчен, төрле милләтләр итеп яраткан, әмма бу ерымлык­лар, мөселман характерын һәм мөселман охшашлыгын кимет­мәү күзлегеннән караганда, бик тә кечкенәләр. Ислам әдәбенең иң мөһим кагыйдәләреннән берсе—мөселманнарга мөселман булмаган халыкларның гадәтләренә иярергә тырышмау. Биредә сүз алардан белем, һөнәр, технология һәм фәнни мәгълүматлар алмау турында бармый, Ислам боларны һәрвакыт хуплый. Гадәтләр мәдәни тәңгәллекне саклауда мөһим роль уйныйлар. Шу­нысы ачык: мөселманнар тормышындагы манералар бер-берсеннән үзләренең Ислам характерлары белән аерылып торырга тиешләр.

Мөселман булмаган мәдәниятнең мөселман тормышына те­ләсә ниндн үтеп керүе ислам тәңгәллегенең югалуын түгел, ә исламча тормыш ысулының тнрән тамыр җибәрүен, мөселман­нарның алардан җиңел генә котыла алмауларын белдерә. Ул шуның өчек нык тамыр җибәргән, чөнки заманча яраклашу гы­на түгел, ул тарихның билгеле бер чорына гына җавап бирми, ә бәлки кешеләр арасындагы һәм кеше белән Аллаһы арасын­дагы үзгәрешсез үзара мөнәсәбәтләргә туры килүче, үзара бәй­ләнештәге гадәт һәм идеалларның тотрыклы структуралары бу­лып торалар.

Советлар Союзында һәм христианлыкка, һәм Исламга тис­кәре караш булуга, Россия коммунистларының аларга каты басымына, уңышлы көрәш нәтиҗәсе булган икътисадый һәм сәяси бүленешкә карамастан Советлар Союзындагы барлык мөселманнарның һәм бөтен Ислам дөньясының мәдәни бер­дәмлеге чынбарлык булып тора.

Исламның мөселман булмаганнарның гадәтләренә һәм традицияләренә мөнәсәбәте

Мөселманнарның Ислам илләрендә яшәүче мөселман булма ганнарга карата түземлелеген дөньяда башка урыннарда очра­тып булмый. Ислам ислам илендә яшәүче теләсә нинди общинаның динен һәм мәдәниятен яклый. Исламны кабул итү фәкать ирекле һәм үз теләге белән генә булырга мөмкин. Теләсә кайсы мөселман булмаган кешенең тормышын, милеген, намусын сак­лый Ислам. Ул гына да түгел, Ислам мөселйан булмаган граж­даннарның тулы дини автономиясен һәм чикләнгән хөкем хаки­миятен гарантияли. Мөселман булмаган кешеләрнең түбәндәге хокуклары бар:

  1. Тулысынча дин тоту һәм гыйбадәт кылу-табыну. Дин һәм мәгарифнең бәйсезлеге.

  2. шәхси һәм гаилә кануннарына кагылышлы тулы автоно­мия, моңа гәрчә алар Исламга каршы килсәләр дә, никахлашу һәм аерылышу кагыйдәләре дә керә.

  3. Аерым очракларны исәпләмәгәндә, мәсәлән, алкоголь кул­лануны (әгәр бу эш күп кеше алдында эшлбнмәсә, мөселман булмаган кеше җәзага тартылмый), финанс, эшкуарлык һәм гражданлык эшләрендә тигез хокуклылык.

  4. Иҗтимагый традицияләрдә (әгәр алар Ислам кануннары­на каршы килмәсәлар) мөселман булмаган кешеләр үзләренең аерым сыйфатларын, мәсәлән, кием формаларын, ризык төрлә­рен саклый алалар.

Исламның мөселман булмаган кешеләргә үз кагыйдәләрен көчләп такмавы общинаара һәм дини ызгыш-талашларны бул­дырмауга ярдәм итә; ә Европада исә общннаара аерымлыклар­ны үзара, мөнәсәбәтләрне кискенләштерү һәм хәрби, сәяси мак­сатлар өчен файдаланалар.

Мөселманнар белән үзара мөнәсәбәтләрдә мөселманнарга кайбер чикләүләр кертелә. Әлеге чикләүләрне бик җиңел аңла­тып була — мөэминнәрнең һәм кәферларнең дини вакыйгалары аерыла, гәрчә мөселманнар аларга карата түземлелек күрсә­тергә тиеш булсалар да, алар бу вакыйгаларда катнашырга ти­еш түгелләр. Фанатиклыктан һәм түземсезлектән ерак булган бу чикләүләр түземлелек һәм хәтта хөрмәт күрсәтү белән мө­селманнарның аерымлыкларын һәм карашлары тотрыклылыгыи, аларның җәмгыятьтәге гамәлләре һәм үз-үзләрен тотышларын саклау зарурлыгы арасындагы тигезлекне чагылдыралар.

Исламдагы түземлелек мөселман булмаган илләрдәге яки мөселман булмаганнар хакимияте астындагы илләрдәге мөсел­ман булмаган кешеләрнең мөэминнәргә карата түзеп тора ал­мавы белән бөтенләй капма-каршы килә.

Мәсәлән, уналтынчы гасырда Ислам кануннары юкка чыгарылгач, христиан дворянлыгы һәм «изге» инквизиция христи­анлыкны кабул итәргә теләмәгән барча мөселманнарны яндыр­ганнар. Мөселманнарны исемнәрен, киемнәрен, традицияләрег үзгәртергә һәм христианлык кагыйдәләре нигезендә эш итәргс мәҗбүр иткәннәр (Россия тарафыннан Казан, Астрахан, СеберКавказда яулап алынган мөселманнарга карата һом бүген до дәвам итүче геноцид турында тулы бер китапханә язарга мөм­кин). Менә яһүдләр тормышыннан бер мисал. Аларны христиан Европасының төрле өлешләрендә христиан традицияләренә ту­ры китереп киемнәрен, исемнәрен, традицияләрен үзгәртергә мәҗбүр иткәннәр, ә бит Ислам дөньясында аларга карата түземлелек күрсәткәннәр. Испаниядә мөселманнар хакимлек ит­кән заманнар Алтын Гасыр булып исәпләнә. Мөселманнар Ис­панияне ташлап киткәндә яһүдләр дә алар белән бергә киткән­нәр.

Үзара мөнәсәбәтләрдәге мондый аерымлыкларны бүген дә күрергә мөмкин, һәм моңа мисаллар бик күп. Мөселман иллә­рендә яшәүче яһүдләрнең үз исемнәре бар, ә шул ук вакытта Көнбатышта яшәүче яһүдләр рус, инглиз, немец яки француз исемнәре йөртәләр.