Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
домашнее задание-2.doc
Скачиваний:
47
Добавлен:
03.05.2019
Размер:
421 Кб
Скачать
☆

Контрольные вопросы:

  1. Назовите основные лексические особенности ОДС

  2. Какие слова относятся к собственно официальной лексике?

  3. Расскажите о путях развития и обогащения лексического состава ОДС татарского языка

  4. Охарактеризуйте жанровые особенности автобиографии, заявления, приказов.

  5. Что такое тавтология и как ее избегать?

  6. Напишите объявление

  • в официально-деловом стиле

  • веселое, с чувством юмора.

Тема 5 Морфологические особенности служебных документов.

  1. Сокращения и аббревиатуры.

  2. Правила записи цифровой информации.

  3. Грамматическое управление.

  4. Трудности в употреблении форм различных частей речи.

  5. Выбор послелогов.

  6. Практикум по стилистике: составление документов

Упражнения - Күнегүләр

1)В каких предложениях допущена грамматическая ошибка? Дайте правильный вариант.

1.ААҖ “Бәхетле” директорына Шамсинага А.Р. Мотигуллина Алсу Равил кызыннан. 2.Мине үзегезнең кибетегезгә эшкә алуыгызны үтенәм. 3.Аның шәхесе ачыкланган, хокуктан файдалау сәләте тикшерелгән. 4.Мин Казанның 6 нчы гимназияне укып чыктым. 5. Буш вакытын үзенең гаиләдә, дуслары арасында уздырырга тырыша. 6. Ниятегезне ТОЭ кафедрада язып калдырыгыз. 7. Җаваплылыгы чикләнә торган “Ак каен” ширкәтен төркәвегезне сорыйм. 8. Гражданнарның барысы да шәхси, сәяси, социаль-икътисади һәм мәдәни хокуклары һәм ирекләре бар. 9. Кремльнең төньяк өлешендә XVI гасыр тарихы һәм архитектурасы һәйкәле. 10. Шул исәптән 1804 елда оештырган Казан университеты.

2)Исправьте предложения, в которых допущены ошибки.

1. Мин Сездән җәй айларында гаиләм белән ялга бару сәбәпле, миңа җәйге практиканы КДЭУ үтәргә үтенәм. 2. Буш вакытларымда бию түгәрәкләргә йөрим. 3. 2005 елның декабреннән 15 декабренә кадәр пешекче Шмелева Наталья кызын квалификациясен арттыру курсларына җибәрергә. 4. Ул агымга каршы бара, чөнки аның фикерләре халыкныкы белән туры килми. 5. Бәхет ул кайчан кешеләр бер-берсенең хөрмәт итәләр. 6. Кешенең гомере, аның сәламәтлеге, шәхси иреге һәм иминлеге дәүләт белән саклый. 7. Ниятегезне математика кафедрада язып калдырыгыз. 8. Мин сездән 5 кешегә хезмәт хакы бирергә сорыйм. 9. Монда авиация техниканы, химия һәм нефтехимия продукцияне, кинопленканы, медицина һәм компрессор оборудованиене, аяк киемне, җиһазны, төрле ашау продуктыларны китереп чыгаралар. 10. Шәһәрдә берничә институтлар һәм университетлар бар.

3)Выпишите имена существительные и субстантивированные (глаголы, прилагательные).

1. И Казан! Серле Казан! – дип дәвам итсәк, шагыйр әйткәннәргә хилафлык итмәбез. 2. Ул Россия карамагындагы мәсьәләләрне җайга салучы күп кенә нигезләмәләрнең бетерелүен күздә тота. 3. Агитация материалын бастырып чыгаручы вакытлы матбугат басмалары редакцияләре, сайлау берләшмәләре тарафыннан гамәлгә куелганнарыннан гайре, тиражны үзгәртү һәм вакытлы матбугат басмаларының чыгу чиратлылыгын үзгәртү юлы белән инициатив төркемгә өстенлек бирергә хокуклы түгел. 4. Раслау язуында түбәндәгеләр булырга тиеш: раслау язуы ачык итеп язылган булырга тиеш, бозып язулар һәм башка төрле төзәтүләр, өстәп язулар һәм башка төрле төзәтмәләр кертелми. 5. Әгәр дә шартнамәгә җирле үзидарәгә кертелгәнче имза куелган икән, ул очракта, “шартнамәгә яклар тарафыннан мин барында имза куелды” дигән сүзләр урынына “Яклар (Ф.И.ӘИ) шартнамәгә үз имзалары куелганын шәхсән расладылар” дип күрсәтелә. 6. Акчаның барлык чыгым һәм керем документлары инвентаризация үткәрү башланганда бухгалтериягә тапшырылды һәм минем җаваплылыкка кергән барлык акча керемгә алынды, ә тотылганы – исәптән чыгарылды. 7. Эш башкарганда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәүдән тыш түбәндәгеләргә аеруча игүтибар итәргә кушам. 8. Бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә зыян күрүченең вакытлыча хезмәткә яраксызлыгы беткәннән соң тутырыла. 9. Югарыда язылганнар нигезендә һәм .... таянып, эшләнгән эш этабы буенча килешү шартларын үтәмәгәне өчен, җавап бирүчедән эшләнгән эш этабы хакының ... % күләмендә ...сум һәм дәүләт җыемы чыгымнарын түләтүне үтенәм.

4)Запишите числительные прописью, поставьте в форме нужного падежа.

1. Сезне 2004 елның 12 октябрендә 19.00 сәгатьтә кичәгә чакырабыз. 2. Сезне 2006 елның 15 мартта кабул ителгән карар нигезендә 2005 майда “Чингисхан” администрациясе үткәрәчәк “Автотавыш” ярышында катнашырга чакырабыз. 3. Бүләк ителгән җиңел машинаның бәясе яклар тарафыннан 200 000 сум итеп билгеләнә. 4. Германия маркасы түбәндәге номиналларда чыгарыла: 5, 10, 20, 50, 500 һәм 1000. 5. Төгәлләү вакыты – 1998 ел, 15 апрель. 6. 150 данә диафильм алу өчен заказ юллыйбыз. 7. 1889 елдан башлап К. Насыйри гомерен язучылык эшенә һәм фәнгә багышлый. 8. 1889 елда татарча 1 стена календаре эшләп бастыручы да ул. 9. 1722 елның 15 июлендә походның суднога урнаштырылган типографиясендә “Манифест” татар телендә аерым китап булып бастырыла.

5) Найдите ошибки в употреблении местоимений. Исправьте предложения.

1. Һәркайсы килешүнең исемендә улның юридик характеры күрсәтелә. 2. Заказчы 1998 елның 13 сентябренә Киров өлкәсендә промышленность товарлары базарын маркетинг буенча тикшерү үткәрү эшен йөкли, ә Үтәүче теге эшне башкару йөкләмәсен ала. 3. Матди зыянның күләмен киметү өчен без түбәндәге чаралар күрелде. 4. Соңыннан килешүне гамәлгә ашыру барышында Заказ бирүченең кайсы төзелеш материаллары булмау сәбәпле, Подрядчик 2006 елның 1 февралендә төзелгән 21 нче ике яклы актта күрсәтелгән санда үзе булган төзелеш материалларын кулланды. 5. Әгәр сез минеке законлы таләбемне үтәүдән баш тартсагыз, мин товарны мәҗбүри тәртиптә алмаштыру, минга яңа товар китерүне соңарткан һәркайсы көч өчен товарның 1% күләмендә матди зарарны, шулай ук сезнең законсыз эш итүегез нәтиҗәсендә минем мораль зыянны сездән түләтү өчен судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачакмын. 6. Язылганнарга нигезләнеп һәм РФ ГК ның 521 нче статьясына таянып, без .... банктагы ...нче исәп-хисап счетына түбәндәге суммада акча күчерүегезне сорыйм. 7. Мин, 1998 елның 1 мартыннын “Авангард” заводының машиналар паркына механик итеп эшкә алуыгызны үтенәм. 8. Мине 1999 елның 4 маеннан үземнең теләгем белән эштән азат итүегезне сорыйм. 9. Эшченең хезмәт шартлары, теге шартнамә буенча якларның вазифалары, эшче хезмәтенә түләү күләме һәм формасы, шулай ук Яллаучы һәм Эшче арасындагы хезмәт мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә килеп чыккан бөтен башка шартлар гамәлдәге закон нормалары, эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре, менә шушы шартнамә һәм Яллаучы белән эшче арасында төзелгән шартнамәләр нигезендә җайга салына.

6) Выберите форму, соответствующую официально-деловому стилю.

1. Заказчы 1998 елның 13 сентябренә Киров өлкәсендә промышленность товарлары базарын маркетинг буенча тикшерү үкәрү – тикшерү эшен йөкли, ә Үтәүче бу эшне башкару йөкләмәсен ала. 2. 8 нче сыйныф укучысы И.П. Низамовка А.М. Исламовны измәсен изүе – кыйнауы аркасында, шелтә белдерелде. 3. Сәяси власть  властьның бер төре. Ул теге яки бу сыйныфларның, шәхесләрнең сәясәт һәм хокук нормалары кулланып, үзләренең ихтыярларын гамәлгә ашыруы үтәве. 4. Сәяси плюрализмгага түбәндәге билгеләр хас: 1) нинди дә булса партиянең үз властен закон белән беркетүне таләп итмәве сорамавы; 2) реаль власть бүлешүнең төп чарасы булып демократик рухтагы сайлаулар тора санала; 3) сәяси идеал бары тик бер генә нәрсәне  гражданнарның, шул исәптән иң югары власть башындагы җитәкчеләрнең дә, һәрбер эш-гамәленең законлы булуын таләп итә сорый.

8. Укыгыз. Чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләрендә килгән сыйфатларның мәгънә үзенчәлекләрен күрсәтегез.

1. Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк. (Г. Т.) 2. Ләкин мондый неп-нечкә сүз Саттаров иптәшнең яртышар кадаклы ирене белән чолганып алынган туп-тупас авызыннан әллә ничек килешсез чыга торган иде. (Г. Г.) 3. Ул кичәгегә караганда чибәррәк һәм нәфисрәк. (С. т.) 4. Килде ил батыры Мылтыктан, кылычтан. Йөрәге һәм анты Катырак корычтан. (М. Җ.) 5. Бите аның, бүтәннәрнеке кебек, ипи каравае сыман түп-түгәрәк түгел, озынчарак та җыйнаграк. (Ә. Е.) 6. Әтисенең кирәкмәс, үзенә бер дә катнашы булмаган нәрсәләрне күреп, оп-олы улын баласытып акыл сатуына Фәритнең ачуы килде. (А. Р.) 7. Матур ул бүгенге авыл. Ә киләчәге аның тагын да матуррак һәм гүзәлрәк. («С. Т.») 8. Мин аэропорт алдындагы мәйданга чыгам. Ул бүген гадәттәгедән яктырак, иркенрәк кебек... Казанда ниләр генә җитештерелми. (А. С.)

9. Укыгыз. Саннарның кулланылышына игътибар итегез. Сөйләмдә саналмышыннан башка килгән саннарга төрле стильләрдән мисаллар табыгыз.

1. Әгәр үземнеке булса, уйлап та тормас идем, берне дә, икене дә бирер идем. (С. т.) 2. Елларга ит тә игътибар: Кырык бер, кырык өч, кырык биш! (С. X.) 3. Ике ярда яна ике ут, Ярдан ярга ләкин кичү юк. (3. Н.) 4. Ишектән кергәч тә кара сакаллы, кырык бишләр чамасында, бөтен гәүдәле бер кеше гаҗәпләнгән сымак күзләре белән безне каршы алды. (Ш. К.) 5. Ә мин менә үзем ул вакытларда унөчәр-ундүртәр сәгать эшли идем. (Ш. У.) 6. Байраклы имәнгә биш-ун адым ара калгач, Гәрәй су борылышындагы чытырманлыктан аның тавышын ишетте. (К. Н.) 7. Кырык дүртнең көзе иде бит. Фронтка икмәк кирәк иде... Кырык бишнең иртә язында җиңү сулышын тоеп канатланганда, үз бакчабыздагы алмагачларны ялгагач, хәтердә нык калырлык хикмәтле сүз әйткән идең. (Б. К.) 8. Кич сәгать җиделәр. Автобус тукталышка җиткәч, озак вакыт кузгалмады. («С. Т.»)

10. Укыгыз. Билгесез күплеккә карата билгеле булган зуррак санны куллану алымын күзәтегез. Андый саннар кергән мисаллар китерегез.

1. Митингларда, демонстрацияләрдә татарча сөйләргә аларны таба алмый аптырыйлар. Кирәк урында, масса эчендә алар юк. Әмма монда кырык корама, йөз ялгауны җыеп, чуар юрган тегәләр. (Г. И.) 2. Киемем минем кырык ямаулы да, Күңелем саф аның каравы. Син купшы, тик тузган йөрәгеңнең Җитмеш җиде төрле ямавы. (М. Җ.) 3. ...Рур иле, Зур шахталар,

Мәйданында меңнәр туктаган... (һ. Т.) 4. Мең рәхмәтләр батыр егетләргә! Ил шатлансын—дошман җиңелгән. (Ф. Б.)5. Тормыш бу, кешене кырыкка бөгә. (Ә. Е.)

11. Укыгыз. Төп саннарның кулланылу үзенчәлекләрен күзәтегез. Түбәндәге мисалларда ни өчен алар саналмышлары белән ярашмыйлар? Саналмышлары күплек санда килгән очрак стиль таләпләренә туры киләме? Үзегездән мисаллар китерегез.

1. Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганмын, мине еласам—юатучы, иркәләним дисәм—сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә—кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр. (Г. Т.) 2, Өстәл янында кап-кара тышлы мендәрләр вә каешланып беткән киемнәр вә һәр махсус киез өстендә ике-еч кешеләр бар. (Г. И.) 3. Гөл-җамал. Шулай булгач? Минем дә үз иманым үземә газиз, мин аны сезнең ун меңнәрегез бәрабәренә сата алмыйм инде. (Н. И.) 4. Төшенгән булсагыз, бер тәңкәләрегезне Петербургка юллагыз (И. Н.) 5. Ул аларның ятим калган мәктәп яшендәге ике улларын үз тәрбиясенә алды. («К. т,»)

12. Проставьте пропущенные аффиксы в предложениях.

1) 1991 ел… туган кызым Ильина Карина… Сезнең мәктәпнең 1 нче сыйныф... укырга алуыгызны үтенәм.2) Яңа Савин район...25 нче мәктәп директоры Л.М. Рәһимова... . 3) Һөнәр лиөее директоры Артурның белешмәсе... кул куйды. 4) Өлкән икътисадчы ярдәмчесе Александр Иванович Никитин... , үзенең ризалыгы буенча, 2003 ел... 1 маеннан, 8000 сум айлык хезмәт хакы белән, төп икътисадчы итеп кхчерергә. 5) Апам... төрек-татар лицее... укуы турында белешмә кирәк. 6) Ремонт эшләре... үтәлүен тикшерүне цех башлыгы.. йөкләделәр.

Контрольные вопросы:

  1. Расскажите о категории падежа имен существительных, (акцентируя свое внимание на склонение имен существительных с аффиксами принадлежности).

  2. Каковы морфологические особенности официально-деловых бумаг?

  3. Устно переведите тексты деловых бумаг на татарский язык. Сопоставьте падежные окончания в русском и татарском языках.

  4. Составьте предложения со следующими словосочетаниями: имза куярга, рөхсәт итәргә, раслама алырга, фирманың исеме, банкның эше, китапның авторы.

  5. Назовите правила записи цифровой информации.

  6. Расскажите о грамматическом управлении в татарском языке

  7. Расскажите о трудности в употреблении форм различных частей речи. Приведите примеры.