- •Introduction
- •Татар теле дәресләренә рәхим итегез!
- •Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Звонкие и глухие согласные звуки.
- •Voiced and voiceless consonants.
- •Кем, нәрсә - сорау алмашлыклары. Кто, что – вопросительные местоимения.
- •-Ныкы/ -неке –тартым кушымчалары - аффиксы принадлежности- are possessive endings.
- •Гали белән кәҗә
- •-Ынчы / -енче,-нчы /-нче –тәртип саннары кушымчалары -аффиксы порядковых числительных - ordinal number endings:
- •Сәгать ничә?
- •Ничә, ничәнче, нинди - сорау алмашлыклары - вопросительные местоимения- interrogative pronouns.
- •Кайда -где- where - сорау алмашлыгы - вопросительное местоимение-interrogative pronoun.
- •Эшнең объекты турында ничек әйтәбез? How to indicate an object of an action?
- •!Тыңларга –слушать-to listen
- •Алырга – брать-to take
- •Тәрәзәне ачыгыз (ябыгыз). Откройте (закройте) окно. Open (close) the window.
- •Тәрәзәне ач әле (ачыгыз әле).
- •Эшнең вакыты турында ничек әйтәбез? Как говорим о времени действия?
- •Кайчан -сорау алмашлыгы – вопросительное местоимение – interrogative pronoun
- •Эшнең, кешенең кайда булуы турында ничек әйтәбез? Как говорим о месте действия или местонахождении человека?
- •Транспортта бару турында ничек әйтәбез? Как говорим о поездке на транспорте?
- •Сүзнең эквивалентын ничек сорыйбыз? Как спрашиваем эквивалент слова?
- •Исемнәрне килешләрдә ничек кулланабыз? Как склоняем имена существительные? How to decline nouns?
- •Үзем турында
- •Дусларыбыз турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о друзьях?
- •Ак калач
- •Үткән эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о прошедшем действии?
Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар. Звонкие и глухие согласные звуки.
Voiced and voiceless consonants.
б в г гъ д ж җ з й л м н ң р [w] ↓ ↓ ↓ ↓ ↓ ↓ ↓ ↓ п ф к къ т ш ч с щ х һ ц [,] (һәмзә) ъ (калынлык һәм аеру билгесе) һәм ь (нечкәлек һәм аеру билгесе) хәрефләре аваз белдермиләр: мәкаль, сәгать, көньяк, кулъяулык, ашъяулык. Буквы ъ (разделительный твёрдый знак) и ь (разделительный мягкий знак) не обозначают звуков.The letters ъ (the hard sign), ь (the soft sign) do not represent a sound as shown in the examples. һәмзә авазы - звук гамза - hamza sound (glottal stop): тәэсир [тә’сир], тәэмин итү [тә’минитү] . |
+4. Нечкә әйтелешле сүзләрне тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте мягкопроизносимые слова. Listen, repeat and read words with soft sounds.
Әни, әти, әби, эне, сеңел, әфәнде, бер, ике, өч, дүрт, биш, җиде, сигез, егерме, илле, җитмеш, сиксән, йөз, кем, көн, эт, песи, гүзәл, дәфтәр, түгел, җир, һәм, яшел, кием, хәерле.
+5. Калын әйтелешле сүзләрне тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте твёрдопроизносимые слова. Listen, repeat and read words with hard sounds.
Алар, ул, туташ, ханым, бабай, апа, абый, дус, җылы, пылау, тугыз, туксан, һава, яңа, яңгыр, юа, юл.
ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!
а, о, у, ы сузык авазлы сүзләр калын әйтеләләр (укытучы, авыл, борын); ә, и, ө, ү, э сузык авазлы сүзләр нечкә әйтеләләр (сиксән, дәрес, күзлек);
татарские слова с гласными звуками а, о, у, ы произносятся твёрдо (укытучы, авыл, борын); со звуками ә, и, ө, ү, э - мягко (сиксән, дәрес, күзлек);
in the Tatar language, words containing back row vowels а, о, у, ы are pronounced as hard words (укытучы, авыл, борын); words with front row vowels ә, и, ө, ү, э are pronounced as soft words (сиксән, дәрес, күзлек).
+6. «Махира» шигырен тыңлагыз һәм ятлагыз. Прослушайте стихотворение «Махира» и выучите наизусть. Listen to the poem “Makhira” and learn it by heart.
Диск 5 №38
2.
Хәлләр турында ничек сорыйбыз? Как спрашиваем о делах?
How to ask ‘How are you?’.
+ 7. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
Хәлләр ничек, Алия?
Рәхмәт, Лилия, яхшы.
Как дела, Алия? How are you, Alia?
Спасибо, Лилия, хорошо! Good, thank you, Lilia.
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
Хәлләр ничек? (Нихәл? Ни хәлләр бар?) – Как дела? - How are you?
Яхшы (әйбәт) – - хорошо- good
Бик яхшы (бик әйбәт) – - очень хорошо - very good
Шәп - отлично- great
Начар – плохо - bad
Начар түгел – неплохо - not bad
Ярыйсы – нормально-OK
Уртача – средне - so-so
Беркөе – по-прежнему- fine
Барысыннан да яхшырак – лучше всех - best of all
Ал да гөл – всё отлично- great, excellent
8. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.
Үрнәк: - Хәлләр ничек, Рәмилә?
- Бик яхшы. Рәхмәт, Камилә.
+9. Диалогларны тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте диалоги и запомните. …………….
- Хәлләр ничек, кызым?
- Рәхмәт, әни, яхшы.
***********
- Хәлләр ничек, улым?
- Әйбәт, рәхмәт.
*************
- Ни хәлләр, әби?
- Рәхмәт, улым, беркөе.
*************
-Нихәл, Азат?
-Ал да гөл, рәхмәт!
*********
- Ләйсән, сәлам!
- Сәлам, Булат!
- Хәлләр яхшымы?
- Ярыйсы, рәхмәт.
10. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.
- Хәлләр ничек, .....................................?
- ...................., рәхмәт, ...........................
***
- Исәнме, ....................................!
- Исәнме, .................................!
- Хәлләр ничек, ............................?
- .......................................
3.
Предмет турында ничек сорыйбыз? Как спрашиваем о предмете?
How to ask about an object?
+11. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
Бу нәрсә?
Бу – дәфтәр.
- Что это? What is this?
- Это тетрадь. This is a notebook.
*********************
- Бу китапмы?
- Әйе, бу – китап.
- Это книга? Is this a book?
- Да, это книга. Yes, this is a book.
********************************
*Бу сөтме?
Юк. Бу – чәй.
Это молоко? Is this milk?
Нет. Это чай. Not. Tthis is tea.
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
