Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Зэкиев.doc
Скачиваний:
11
Добавлен:
28.08.2019
Размер:
110 Кб
Скачать
☆

2. М.З.Зәкиевнең томыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат

Филолгия фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россия лингвистик фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы һәм президиум әгъзасы, Ататөрек исемендәге Төрек фәнни лингвистик җәмгыятенең мактаулы хакыйкый әгъзасы, ТДГПУның мактаулы профессоры, Татарстандагы көнчыгышны өйрәнүчеләр фәнни җәмгыятенең мактаулы президенты, Бөтендөнья тюркология ассоцияциясе президиумы әгъзасы Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев 1928 нче елның 14 нче августында Татарстан Республикасы Ютазы районы Зәйпе авылында туа. 1951 нче елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлый.

1960-1965 еллларда М.З.Зәкиев КДУның татар теле кафедрасы мөдире булып эшли. 1965 нче елда М.З.Зәкиев КДПИда фәнни эшләр буенча проректор итеп билгеләнә. 1967-1986 нчы елларда ул бу уку йортының ректоры вазыйфаларын үти. 1976 нчы елда уку йорты Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә, ә 1978 нче елда илебездәге 250 педагогик уку йорты арасында беренче урынга лаек дип табыла.Уку йортының әлеге һәм башка уңышларда җитәкче буларак Мирфатыйх Зәки улының да өлеше зур.

1986 нчы елда М.З.Зәкиев Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры итеп билгеләнә. Җитәкчелек итү тәҗрибәсе, илдә барган үзгәрешләр институтының киңәю, эш юнәлешләренең артуына зур ярдәм итә. Нәтиҗә буларак, 1992 нче елдан республикада Фәннәр академиясе эшли башлый, Тел, әдәбият һәм тарих институты составыннан Татар энциклопедиясе һәм Тарих институты аерылып чыга.

Казан лингвистика мәктәбенең күренекле шәхесләреннән берсе булган Мирфатыйх Зәки улы татар телен, татар халкының этник тарихын, мәдәни һәм милли мәсьәләләрен бәйләнештә өйрәнә. Тел белгече буларак, М.З.Зәкиев татар теленең синтаксик төзелешен монографик өйрәнеп, әлеге юнәлештә фәнни эзләнүләргә нигез сала. Галим тарафыннан 700 дән артык фәнни хезмәт язылган. “Хәзерге татар әдәби теле. Синтаксис.” (1958) хезмәте бүгенге көндә дә татар синтаксисы фәненең нигезен тәшкил итә. Башка телчеләр белән авторлыкта дөнья күргән “Сопоставительный синтаксис русского и татарского языков” (1977, 2007), “Волжские булгары и их потомки” (1993), “Төрки-татар этногенезы”(2003), “Тюркско-татарское письмо (история, состояние и перспективы)” (2005) хезмәтләре аның киңкырлы, тирән фәнни тикшеренүләре нәтиҗәсе булып тора. Галимнең 2003 нче елда дөнья күргән “Төрек татарларының килеп чыгышы” монографиясе инглиз һәм төрек телләренә тәрҗемә итеп бастырылган.

1980-1990 нчы елларда М.З.Зәкиев – ТАССР Югары Советы рәисе һәм депутат. 1977-1986 нчы елларда ул – РСФСР Мәгариф министрлыгының милли филология буенча фәнни-методик комиссиясе рәисе. 1994-1999 нчы елларда – “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы комиссия рәисе урынбасары. 1970-2002 нче елларда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирү комитеты әгъзасы була. 1970 нче елдан – тюркологларның Россия комитеты бюросы әгъзасы, Россия Фәннәр академиясе каршындагы “Тел һәм җәмгыять” фәнни советы әгъзасы, 1986-1992 нче елларда җәмгыяви һәм гуманитар фәннәр буенча республика советы рәисе, күп кенә бөтенроссия, Татарстан һәм төрек журналлары редколлегияләре әгъзасы була.

М.З.Зәкиев күп санлы фән кандидатлары һәм докторлар әзерли. Тел белеме һәм тарих фәннәре өлкәләрендә ирешкән уңышлары өчен ул күп санлы бүләкләргә лаек булган. мәсәлән, 1970 нче елда “ТАССРның атказанган фән эшлеклесе”, 1971 елда – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, дистәгә якын медаль иясе һ.б.