Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
lingvistik_tiksherenuler_tarikhy.docx
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.03.2025
Размер:
107 Кб
Скачать
☆

Тема: грек һәм рим тел традицияләре

Европадагы тел белеменең үсеше нәкъ менә грек һәм рим фәлсәфәчеләре хезмәтләре нигезендә башланып китә. Греклар алфавит уйлап табучылар буларак та, риторика, поэтика, стилистика, фәлсәфә фәннәренә нигез салучылар буларак та билгеле. Б.э. кадәр ике мең еллар элек бу территориядә мәдәният үсә башлый. Иң беренче шагыйрьләр Гомер, Гесиод үк сүз һәм аның мәгънәсе турында уйланганнар. Тел традицияләренең нигезендә сүзнең аерым предметка бәйлелеге турында идеяләр үстерелә. Бу чорга караган хезмәтләрдә ике тел – кеше теле һәм аллалар теле булуы турындагы фикерләр күзәтелә. Б.э. кадәр 5 гасырда риторика фәне барлыкка килә. Гераклид, Пифагор, Протогор, Горгий, Продик, Сократ, Платон кебек фәлсәфәчеләр табигый тел турында трактатлар язганнар. Мәсәлән, Платонның Кратил дип аталган хезмәтендә Гермогин белән Кратил сүзнең килеп чыгуы турында бәхәсләшәләр. Кратил сүз предметка бәйле, предмет белән бергә бирелә дип уйлый, ә Гермогин кешеләр алдан сүз куешып, предметка исем уйлап табалар дип күрсәтә. Сюжет буенча, аларны Сократ исемле галим тыңлый, берсен дә якламый. Платон сүз һәм “иң кечкенә сөйләм” – җөмләне аерып чыгара, сүзнең кисәкләрен – авазларны күрсәтә, аларны тавышсыз, авазсыз, урта дигән төрләргә бүлә, иҗекнең төрләрен басымлы, басымсыз төрләргә бүлә. Исем һәм фигыльләрне аера.

Аристотель хезмәтләрендә исә (387--322 до н.э.).төп һәм күчерелмә мәгънәләр пролблемасы, мәгънә төрләре, синонимия, омонимия мәсьәләләре яткыртыла. Авазларны сузык, ярымсузык һәм тавышсызларга бүлә.

Б.э.кадәр 3-1 гасырларда стоиклар дип аталган төркемгә Зенон, Хрисипп, Диоген Вавилонский исемле галимнәр карый. Алар беренче мәртәбә сүз һәм уй, фикер арасындагы бәйләнеш турында язалар. Атау традициясенең булуы, этиологик анализ белән мавыгалар, 5-6сүз төркеме аерып чыгаралар, сүз төрләнешен, килешләрне күрсәтәләр, җөмләләрне төр ягыннан бүләләр (раслау, сорау, боерык җөмләләр)

Эллинистик чорның иң күренекле лексикографлары булып, Зенодот Эфесслы, Аристофан Византияле, Афинадан Аполлодор, Памфил, Диогениан исемле галимнәр саналалар.

Тема: Александрия грамматик мәктәбе

Александрия грамматик мәктәбе телне сурәтләү белән шөгыльләнгән иң борынгы антик мәктәп. Александрия – птолемей дәүләтенең эллинистик башкаласы (б.э.к. 4 – 1г), бу роль Египетның Рим империясе һәм Византия составына кергәнчегә кадәр бара (б.э.к 1г. – б.э.7г).

Александрия күпмилләтле шәһәр була, анда төрле телдә сөйдәшүчеләр яшәгән, шулай да администрация һәм мәдәният теле булып грек теле саналган. Бу грек булмаган халыкка грек телен өйрәтү мәнфәгате уяткан, ә моның өчен телне һәр яктан тикшерү, сурәтләү таләп ителә. Нәкъ менә шуның өчен, элегрәк тел табигатенә кагылышлы кимчелекләр белән генә чикләнгән борынгы лингвистик гореф-гадәтләр Александр лингвистик мәктәбенә, тел системасын системалы тикшерү, сурәтләүгә кучә.

Александрия мәктәбендә Европа тарихында беренче булып, системалаштырылган грамматика төзелә. Ул "Techne grammatike" “Грамматик сәнгать” дип атала. Төзүчесе – Аристрах исемле галимнең шәкерте – Дионисий Фракияле (б.э.кадәр 170--90). Бу хезмәттә грамматиканың максаты һәм бурычлары билгеләнә, уку һәм басым кую кагыйдәләре, тыныш билгеләре турында мәгълүмат, тартык һәм сузык авазларны төркемләү, иҗек типлары, сүз һәм җөмлә билгеләмәсе, 8 сүз төркеме, исем һәм фигыль ясалышы, бәйлек һәм кисәкчәләр, сыйфат фигыльләр турында мәгълүмат мисаллар белән аңлатыла.

Александриядә беренче грамматиклар б.э.к. 3 гасырда барлыкка килгәннәр. Күп кенә грамматик төшенчәләрне уйлап чыгаручы булып, Аристарх исәпләнә (б.э.к 2г.), ләкин аның хезмәтләре безгә килеп җитмәгән. Мең ел дәверендә язылган бик күп трактатлар арасыннан, үрнәк саналган һәм күп тапкырлар күчереп язылгын икесе генә сакланып калган: Апполоний Дискол синтаксисы (б.э 2г.) һәм Дионисий Фракийский грамматикасы (барлыкка килү вакыты төгәл билгеле түгел). Бу ике китап ярдәмендә александр лингвистик мәктәбенең идея һәм методлары турында тулысынча детальле күзаллау барлыкка килә. Кайбер башка грамматикалар һәм трактатлар бүтән авторлар хезмәтләрендәге өзекләрдә таныш.

Грек теленең катлаулы морфологиясе беренче чиратта морфологик модельләрне өйрәнүне, сүзләрнең дөрес төрләнешен белүне таләп итә. Шуңа күрә, александр лингвистик мәктәбе чорында гомумән тел сурәтләу дигән мәгънәне аңлаткан “грамматика” төшенчәсе, соңыннан заманча, таррак мәгънәдә беркетелеп калган. Александр грамматик мәктәбе кысаларында барлыкка килгән күп кенә тел сурәтләүләре, шул исәптән Дионисий Фракийский грамматикасы да, фонетиканы кыскача аңлату белән башланган. Аннары төп урынны алып торган морфология аңлатылган. Синтаксис я ахырда урын алган, я, Аполлоний дисколдагы кебек, гадәти булмаган сочинениеда аерылып куелган. Александрлыларда лексиканы системалы сурәтләү булмаган, сүзлекләр язылмаган, бары тик Гомерның һәм башка борынгы авторларның аңлашылмаган сүзләренә аңлатма китерелгән. Фонетик бирелешрәр бик кыска булган һәм авазларны тартык-сузыкка бүлүдән артыкка китмәгән; авазлар хәреф белән буталган. Морфологияне сурәтләү киң планда гына түгел, ә ваклап, детальләп өйрәнелгән, александр лингвистик мәктәбе кысаларында формалашкан күп кенә төшенчәләр һәм аңлатмалар безнең көннәргә хәтле сакланып килгән. Грамматиканың төп һәм билгесез берәмлеге булып сүзләр карала; сүзләр ваклап сүз төркемнәренә классификацияләшә: исем, фигыль, рәвеш, алмашлык, кисәкчә, теркәгеч. Шулай ук грамматик категорияләр дә аерылып каралган: зат-сан, исемдә килеш, юнәлеш, тартым белән төрләнеш таблицасы бирелә. Александрлылар шулай ук басым һәм шигырь төзелеше кагыйдәләре буенча сузык авазларнын озынлыгын-кыскалыгын өйрәнү белән шөгыльләнгәннәр, борынгы текстларны төзәткәннәр һәм аңлатканнар, Александр китапханәсендә сакланган кулъязмаларны җыйганнар.

Инде б.э.к 1 гасырда александр грамматик мәктәбенең идеяләре Римга үтеп керә һәм антик традициянең латин вариантына күчүенә зур йогынты ясаган. Соңрак алар Византиядә өстенлек итә башлаганнар, алар кысаларында борынгы славян теленең беренче грамматикалары язылган. 7 нче гасырда Египетны гарәпләр яулап алганнан соң александрия грамматик мәктәбе үзенең яшәвен туктата.

Шулай итеп, грамматика фән буларак Рим дәүләтендә б.э. кадәр 2 нче гасырда барлыкка килгән дип исәпләнелә. Ул күпсанлы әдәби, хокукый, тарихи, дини характердагы текстларны тәртипкә салу максатында кулланыла башлый.

Рим дәүләтендә грамматика фәненең шактый тиз үсүе галимнәрнең грек мәдәнияте, аның традицияләре белән таныш булуыннан килә дип санала. 2-1 гасырлар чигендә грамматика фәнен өйрәнү иң престижлы, иң мактаулы һөнәрләрнең берсе дип саналган, җәмгыятьтә филологларның дәрәҗәсе зур булган. Элий Стилон, Аврелий Опилл, Стаберий Эрот, Антоний Гнифон, Атей Претекстат, Марк Теренций Варрон һәм Нигидий Фигул исемле галимнәр атказанган.

Шулар арасыннан Марк Теренций Варрон (б.э.кадәр 116--27 еллар) ны билгеләп үтәргә кирәк. Аның “Латин теле турында”, “Латин сөйләме турында”, “Сүзләрнең охшашлыгы турында”, “Сөйләмнең файдасы турында”, “Латин теленең килеп чыгышы турында”, “Хәрефләрнең борынгылыгы турында”, әдәбият, сәнгать, тарих, авыл хуҗалыгы турында язылган “Фән” дип аталган 9 томлык энциклопедик хезмәте билгеле. Төп хезмәте булган “Латин теле турында” китабында сөйләм фәнен өч кисәккә бүлә һәм аларның исемен этимология, морфология и синтаксис дип күрсәтә. Бу хезмәт менә шул бүлекләрне тәфсилле аңлатуга багышланган.

Луций Акций, Гай Луцилий, Марк Туллий Цицерон, Гай Юлий Цезарь, Тит Лукреций Кар кебек дәүләт эшлеклеләре дә филология фәне буенча трактатлар язганнар. Әдәби латин теленең (классик латин теле) барлыкка килүе һәм үсеше дә шушы чорга карый.

3 гасырда исә лингвистика фәне үсеше тоткарланып тора, 4 гасырда ул яңадан алга чыга. Ноний Марцелл, Арусиан Мессий сүзлек-белешмәләре дөнья күрә, Проба, Элия Доната, Флавия Харисия, Диомед грамматикалары языла.

Б.э.ның 4нче гасырында Рим империясе таркалганнан соң, лингвистик үзәк Константинопольгә күчә һәм монда 6 нчы гасыр башында иң күренекле латин грамматикасы – Присцианның 18 китаптан торган "Institutio de arte grammaticae" грамматикасы дөнья күрә.

Шулай итеп, Грек һәм Рим дәүләтләрендә барлыкка килгән тел гыйлеме бер-берсенә керешкән, шул ук вакытта ике тармак буларак үсеп китәләр. Урта гасырларда европа икегә аерыла: Латин телле Көнбатыш Европада һәм грек-славян телле Көнчыгыш Европада лингвистика фәне мөстәкыйль ике тармак буларак үсеп китә.

Антик нигез бер үк булса да, Көнбатыш европа фәне Донат һәм Присциан хезмәтләренә таяна һәм фәнни эзләнүләр теле итеп, латин телен ала, ә Көнчыгыш Европа исә Дионисий Фракияле һәм Аполлоний Дискол хезмәтләренә таянып, борынгы грек теленнән туган телләргә тәрҗемә итү һәм византияле дини трактатларга өстенлек бирү юлыннан китә. Бу ике юнәлеш урта гасырлар соңында гына бер-берсенең фән үсешенә игътибар бирә башлыйлар.

Тема: Аристотельнең лингвистик идеяләре

Европа мәдәнияте үзенең тамырлары белән борынгы греклар тарафыннан озак гасырлар дәвамында төзелгән мәдәни кыйммәтләргә барып тоташа. Язу системасы, тел фәлсәфәсе, риторика, поэтика, стилистика һ.б. – болар барысы да грек культурасыннан кергән. Алар тарафыннан төзелгән грамматика исә барлык Европа грамматикаларының башлангычы булып санала.

Грек философлары да сүзнең мәгънәсен аңларга омтылу, тел һәм сөйләм проблемалары белән кызыксына. Лингвистик фәннең формалашуына Продик, Протагор, Платон кебек күренекле шәхесләрнең фәлсәфи карашлары алшарт булып тора. Ә антик тел белеменә нигез салучы буларак күренекле фикер иясе Аристотель (б.э.к. 387-322 еллар) таныла. Ул хөкемләү, сүз сәнгатенә багышланган хезмәтләрендә тел проблемаларына мөрәҗәгать итә. Аристотель әйбер һәм аның исеме, сүз һәм шул сүз атаган төшенчә, күзаллау, авазлар һәм хәрефләр арасындагы бәйләнешләрне өйрәнә. Шулай ук атамалар арасындагы бәйләнешләрнең бер төре булган паронимия һәм омонимия күренеше дә Аристотельнең игътибарын җәлеп итә. Кыскасы, күренекле фикер иясенең лингвистик карашлары шактый киң өлкәне иңләп ала.

Аристотель грамматика белән махсус шөгыльләнмәгән, алай гына да түгел, хәрефләргә мәгънә биреп, аларны җентекле өйрәнүчеләрне кире каккан. Бүгенге күзлектән караганда, аның лингвистикага махсус игътибар бирмәве дә ачык. Әмма нәкъ менә Аристотель тарафыннан төзелгән тел теориясе аннан соңгы грамматикалар һәм хәзерге лингвистиканың нигезенә яткан, әле дә актуальлеген җуймаган.

Аристотельның кызыксыну даирәсен тел үзе тәшкил итми, ә бәлки ул тел һәм сөйләмне фикер белдерү чарасы буларак тикшерә. Әмма аның игътибарын телнең теләсә нинди кулланылышы җәлеп итми, Аристотель билгеле бер сәнгати алымнар таләп иткән сөйләмне генә өйрәнә. Аның тарафыннан өч сүз сәнгате аерып чыгарыла:

- диалектика (исбатлау һәм кире кагу турындагы фән);

- поэтика (без хәзер матур әдәбият термины белән аталган сөйләм төзү закончалыклары турындагы фән);

- риторика (берәүләрне мактауга, ә икенчеләрне тәнкыйтьләүгә юнәлдерелгән сөйләм төзү фәне).

Нәкъ менә шушы фәннәр кысаларында Аристотель үзенең тел теориясен үстерә. Аның “Органон”, “Поэтика” һәм “Риторика” дип аталган хезмәтләре шушы өч фән һәм аларга бәйле тел-сөйләм проблемаларын яктырта.

Шул рәвешле, Аристотель өчен тел һәм сөйләм – билгеле бер максатка ирешү чарасы. Максат буларак философ раслау яки инкарь формасында нәрсә дә булса хәбәр итүне саный. Максатсыз сүзләр җыелмасы (мәсәлән, берәр нәрсә турында үтенү) сөйләм була алмый. Һәм әлеге фикер иясе тарафыннан тәкъдим ителгән лингвистик карашлар шушы тәгълимат яктылыгында үстерелә.

Аристотель беренче булып полисемантик сүз эчендәге мәгънә типларын өйрәнә, шулай ук килешләрнең һ.б. грамматик формаларның күпмәгънәлелеген тикшерә. Аның тарафыннан телдән тыш реальлектәге мәгънә белән тәңгәллек турындагы фикер дә әйтелә.

Аристотель, сүзләрнең мәгънә үзенчәлекләре турында сөйләгәндә, универсалийлар хакындагы өйрәтмәгә нигезләнә. Аның фикеренчә, телдә ялгызлык исемнәр һәм сыйфатлар бар. Ялгызлык исем табигате белән бердәнбер булган әйбергә, төшенчәгә яки кешегә карата кулланыла. Мәсәлән, Кояш, Ай атамалары, төрле кеше исемнәре бердәнбер булган предметларны һәм затларны атый. Ә икенче яктан, песи, эт, кеше кебек берәмлекләр күп төрле әйберләрне һәм затларны атый. Универсалийлар проблемасы шундый сүзләрнең һәм ак, каты, түгәрәк кебек сыйфатларның мәгънәсе белән бәйле. Аристотель язганча, гомуми дип табигате буенча күп нәрсәләрне атаучы берәмлекләр атала, ә бердәнбер (единичный) берәмлекләргә мондый үзенчәлек хас түгел.

Сөйләм авазларын фикер иясе сузык (гласные), ярымсузык (полугласные) һәм сузык булмаган (безгласные) авазларгы бүлә. Инде Платон тарафыннан ук кертелгән акустик билгеләр янәшәсенә Аристотель артикуляцион билгеләрне дә өсти. Хәреф мәгънәгә ия, аңлы аваз белдерү чарасы дип таныла. Мәсәлән, хайваннар да төрле авазлар әйтергә мөмкин, әмма алар аңлы әйтелми, димәк, хәреф була алмый.

Аристотель сүз басымы төрләрен дә күрсәтә һәм аның көчле һәм уртача дигән төрләрен билгели. Иҗек исә авазларның гадәти тезмәсе дип түгел, ә бәлки сыйфат ягыннан яңа берлек дип таныла.

Аристотель сүз бирелешенең өч формасын, өч өлешен аерып чыгара:

- сөйләм авазы,

- иҗек һәм

- төрле разрядка караган сүзләр.

Ул сүзләрнең дүрт төркемен күрсәтә: исемнәр, фигыльләр, теркәгечләр һәм бәйлекләрне дә үз эченә алган алмашлыклар. Беренче тапкыр фигыльнең төрле төркемнәренә характеристика бирелә. Әмма сүз төркеменең башка мөһим группалары әле аерып чыгарылмый.

Мәсьәләне җентеклерәк караганда, сүз төркемнәрен бер-берсеннән аеручы төп үзенчәлек итеп Аристотель вакытка мөнәсәбәтне күрсәтә. Аның фикеренчә, исем вакытка мөнәсәбәтсез авазлар җыелмасын тәшкил итә. Ул исемнең состав өлешләре аерым-аерым мәгънә белдерми дип күрсәтә. Шулай караганда, кушма сүзләрнең дә компонентлары мөстәкыйль мәгънәләрен җуйган була. Аристотель билгеләвенчә, исемнәрнең мәгънәсе җәмгыятьтә үзара килешү нәтиҗәсендә барлыкка килә, чөнки табигатьтә исемнәр, гомумән, юк. Ә исем исә билгеле бер тамга-знак буларак кабул ителгәч кенә барлыкка килә ала, чөнки теләсә нинди авазлар җыелмасы әле мәгънә белдерми. Аристотель, ялгызлык исемнәрдән тыш, тагын билгесез яки инкарь итүче исем һәм исем килешләрен аерып чыгара. Билгесез исемнәр термины бүгенге лингвистикадагы уртаклык исемнәргә туры килә, ә килешләр турындагы өйрәтмә исә хәзер дә актуаль.

Фигыльгә билгеләмә биргәндә, Аристотель аның вакыт белдерү мәгънәсенә басым ясый, әмма аның өлешләренең семантик төсмергә ия түгеллеген ассызыклый. Фигыль заманнарын ул үткән, хәзерге һәм киләчәк заманнар дип конкретлаштыра. Фигыльләр составында Аристотель билгесез фигыльләрне (сәламәт түгел, авыру түгел) һәм фигыль килешләрен дә аерып карый. Исемнәрдән аермалы буларак, фигыль килешләре хәзерге грамматикада кабул ителгән заман категориясенә туры килә. Аристотель үзе фигыль дип бары тик хәзерге замандагы фигыльне генә саный, ә килешләр исә хәзергегә кадәр һәм аннан соңгы вакытны белдерә.

Исем һәм фигыльләрне Аристотель синтаксик аспекттан да карый, ягъни аларның ия һәм хәбәр буларак функцияләрен дә сүз төркемнәрен билгеләүдә әһәмиятле принцип дип карый.

Сөйләм турында сүз алып барганда, Аристотель аның мәгънәви авазлар кушылмасы булуын күрсәтә һәм аның өлешләре теге яки бу мәгънәгә ия, дип билгели. Әмма һәрбер сөйләм дә хәбәр итүче сөйләм була алмый, бары тик берәр нәрсәне раслау яки инкарь иткәннәре генә чын сөйләм тәшкил итә. Ә башка төр сөйләмнәрне Аристотель риторика һәм поэтика объекты дип таный. Хәбәрлекле сөйләм, ягъни җөмлә, Аристотель фикеренчә, исем һәм фигыль катнашында гына төзелә ала. Хәбәр итү гади һәм катлаулыга бүленә, гади җөмлә исә, үз чиратында, раслау һәм инкарь булырга мөмкин.

Аристотель җөмлә (логос) һәм хөкемләүнең (суждение) тәңгәл килмәгән очракларын билгели. Аның тарафыннан фигыльсез җөмләләрнең булу факты таныла.

Шулай ук борынгы грек философы сүз төрләнеше һәм сүз ясалышы турында башлангыч карашларны да җиткерә, төгәлрәк әйткәндә, ул исем һәм кыек форма буларак килешне аерып карый, килеш төшенчәсенең фигыль сүзформаларына да каравын күрсәтә. Шулай ук Аристотель тарафыннан стилистиканың аерым мәсьәләләре дә анализлана. Мәсәлән, аның метафоралар турындагы карашлары бүгенге көндә дә стилистикада гомум кабул ителгән фикер булып тора һәм әле дә актуальлеген җуймый.

Аристотель сүзләрнең кабул ителгән мәгънәдә генә кулланылуын таный. Әмма тел тозаклары булуын да искәртә. Моның төп сәбәбе итеп, тел берәмлекләренең саны чикләнгән булуы, ә әйберләрнең чиксез булуы күрсәтелә. Сөйләмне аңлауда кыенлык китерүче шундый тозаклар рәтенә Аристотель омонимия, синонимия һәм паронимияне кертеп карый. Алар философның “Категории” трактатында карала

Димәк, сөйләм турындагы өйрәтмә Аристотельнең фәлсәфи карашлар системасында зур урын алып тора, дип билгеләргә мөмкин. Әмма, аның хезмәтләрендә сүз һәм сүзформаларын төрлечә анализлау моментлары очраса да, Аристотельнең телнең мөстәкыйльлеген танымавын искәртергә кирәк. Ул телне бары тик чара буларак кына карый, нәкъ менә шуңа күрә дә аның тел турындагы карашлары диалектика, риторика һәм поэтиканың бер өлеше итеп карала. Әмма шуңа да карамастан, Аристотельнең лингвистик идеяләре гасырлар узгач та әһәмиятен җуймый. Алай гына да түгел, философның карашлары үзеннән соңгы тикшеренүләр, грамматика буенча эзләнүләр өчен фундаменталь нигез булып торалар. Гомумән, Аристотельнең карашлары үзеннән соң да үстерелә һәм безнең көннәргә кадәр килеп җитә.

Аристотель – борынгы грек философиясенең күренекле вәкиле. Безнең көнгә аның күпсанлы хезмәтләре килеп җиткән. Акыл иясенең төрле өлкәләргә кагылышлы карашлар системасында лингвистика белән бәйлеләре дә бар. Үзе махсус бу тармакны анализламаса да, Аристотель диалектика, риторика һәм поэтика кысаларында тел һәм сөйләм белән бәйле бик күп проблемаларга кагылып үтә, аларны системага сала. Аның аваз һәм хәреф, иҗек, җөмлә, сүз төркемнәре һәм сүзформалары һ.б. төшенчәләр турындагы карашлары грамматика үсешенең нигез ташларын тәшкил итә. Тел системасының төрле өлкәләренә караган өйрәтмәләре бүген дә актуаль һәм фәнни яктан әһәмиятле.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]