Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
lingvistik_tiksherenuler_tarikhy.docx
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.03.2025
Размер:
107 Кб
Скачать
☆

Тема: Казан лингвистика мәктәбенә гомуми күзәтү

XIX гасырның 80 елларында чагыштырма тел белеме мәсьәләләре белән шөгыльләнгән өч мәктәп аерылып чыга:

1) И.П.Минаев җитәкчелегендә эшләгән Петербург мәктәбе (С.Ф.Ольденбург – Петербург университетының көнчыгыш факультетында санскрит телләре профессоры, Д.Н.Кудрявский – Юрьев университеты профессоры) Петербург лингвистика мәктәбенең фонологик концепциясе И.А.Бодуэн де Куртенэ карашларын үстерүдән гыйбарәт. Аның карашлары Л.В.Щерба, Е.Д.Поливанов, аннан соң Л.Р.Зиндер, М.И.Матусевич тарафыннан үстереләләр. Л.Р.Зиндер, мәмәлән, сөйләм агымының аерым аваз берәмлекләренә бүлгәләнүен тикшереп, фонемага мондый билгеләмә бирә: “Телнең инде бүтән кисәкләргә бүленми торган кисәге фонема дип атала”.

2) Ф.Ф.Фортунатов җитәкчелегендә Мәскәү мәктәбе, аның укучыларыннан профессор Ульянов, академик А.А.Шахматов кебек галимнәрне атарга була. Мәскәү лингвистика мәктәбенең фонологик концепциясе 20-30 елларда илебездә язулары булмаган халыкларга алфавит төзү уңаенда формалаша. Алфавит төзүнең математик формуласын Н.Ф.Яковлев, мәсәлән, болай билгели: “Фонемалар – телдә сүзләрне аерырга ярдәм итә торган авазлар. Ачыграк итеп әйткәндә, без телнең мәгънәви элементларын аеруга мөнәсәбәтле рәвештә, сөйләмдә иң кыска аваз элементлары итеп билгеләнә торган аермалыкларын фонемалар итеп танырга тиешбез... Фонемалар – телдә социаль аерыла торган авазлар алар”. И.А.Бодуэн де Куртенэ һәм Н.Ф.Яковлевның фонема теорияләре Мәскәү фонология мәктәбенең теоретик нигезләрен тәшкил итә.

3) И.А.Бодуэн де Куртенэ нигез салган Казан мәктәбе, укучыларыннан Казан кафедрасында Бодуэн эшчәнлеген дәвам итүче В.А.Богородицкий, Н.В.Крушевский, Казан университетында славян телләре профессоры А.И.Александров, Санкт-Петербургтагы филология-тарих институты профессоры С.К.Булич һәм башкаларны атарга мөмкин.

Без исә Казан лингвистика мәктәбе эшчәнлеге һәм аңа нигез салучы Бодуэн де Куртенэның лингвистик карашларына игътибарыбызны ныграк юнәлтербез.

Казан лингвистика мәктәбе 1870 еллар ахырында-1880 еллар башында Казан университетында барлыкка килә. Бу мәктәпнең төп вәкилләре - И.А.Бодуэн де Куртенэ һәм Н.В.Крушевский. Икесе дә поляк кешеләре булганга күрә, Казан лингвистика мәктәбен поляклар фәне юнәлеше итеп карау урын алган. Шуңа карамастан, бу мәктәпнең эшчәнлеге Россиядә үсеш ала, араларында И.А.Бодуэн де Куртенэ шәкертләре - рус галимнәре дә күп була. Мәсәлән, В.А.Богородицкий (1857-1941) эшчәнлеген әйтеп китәргә мөмкин. И.А.Бодуэн де Куртенэ Казан лингвистика мәктәбенә нигез салучы, күпьеллар дәвамында аны җитәкләгән шәхес буларак гәүдәләнә. Мәктәп составына Н.В. Крушевский, В.А. Богородицкий, А.И. Анастасиев, А.И. Александров, Н.С. Кукуранов, П.В. Владимиров һәм шулай ук В.В. Радлов, С.К.Булич кебек галимнәр керә.

Казан мәктәбенең төп үзенчәлекләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. аваз белән хәреф арасында катгый аермалык;

2. сүзнең фонетик һәм морфологик бүленешен аеру;

3. телнең хәзерге яшәү вакытында һәм күп гасырлар дәвамында бара торган процесслары буталышыннан саклану;

4. иң беренче чиратта язуның борынгы истәлекләренә түгел, ә телгә һәм аның диалектларына игътибар итү;

5. һәр телнең дә фәнни тикшеренү объекты була алу мөмкинлеген яклап чыгу;

6. гомумиләштерүгә омтылыш (аеруча И.А. Бодуэн де Куртенэ, Н.В.Крушевский);

7. социологизмның аерым элементларын чагылдырган психологизм.

Казан лингвистика мәктәбенең иң күренекле вәкилләреннән галим Николай Вячеслав улы Крушевскийны (1851-1887) атарга мөмкин. Кыска, ләкин нәтиҗәле фәнни эшчәнлеге аңа дөньякүләм танылу китерә. Ул күренекле тел белгечләре (араларында Ф.де Соссюр да бар) белән хатлар алыша. Аңа тирән теоретик гомумиләштерү, тел үсеше законнарын ачуга омтылыш хас. Телнең төп законын сүзләр дөньясының фикер дөньясына тәңгәллегендә күрә. Н.В.Крушевский табигый-фәнни карашның төп принципларына таяна һәм аны шәхси-психологик караш белән берләштерә. Фонетик законнарның үзгәрешсез булуына ышана, шуңа күрә телдә яңа ачышлар ясау теләге нигезендә фәнни тикшеренү объекты итеп хәзерге телләрне тәкъдим итә. Н.В.Крушевский Бодуэнның бүлеп чыгу һәм беренчел нигезне табу процессы нәтиҗәсендә сүзләрне үз эчендә өлешләргә интеграцияләп чыгу фикерен эшкәртә. Сүзьясалышын үзләре белдергән мәгънә типлары белән тәңгәл килгән оешкан бер үк сүз типлары буларак бәян итә. Аның төп хезмәтләре: “Очерк науки о языке”, “Очерки по языковедению. Антропофоника”.

Василий Алексей улы Богородицкий (1857-1941) — СССР Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы, Казан университеты профессоры, Казан лингвистика мәктәбенең күренекле вәкиле.

Ул 1857 елның 19 апрелендә Казан губернасы Царевококшайск шәһәрендә (хәзерге Марий Эл Республикасы Йошкар-Ола шәһәре) туа. Башлангыч белемне - Царевококшайск өяз училищесында (1864-1868 еллар), урта белемне - 1нче Казан гимназиясендә (1868-1976 еллар), югары белемне Казан университетының тарих-филология факультетында ала (1876-1980 еллар).

Университетны тәмамлаганнан соң, В. А. Богородицкий профессор И.А.Бодуэн де Куртенэ җитәкләгән чагыштырма тел белеме кафедрасында профессор дәрәҗәсен алу өчен әзерләнергә калдырыла. 1881 елдан ул шул ук кафедраның приват-доценты дәрәҗәсен ала, классик телләрнең чагыштырма грамматикасы һәм рус фонетикасы буенча курслар алып бара.

1884 елда Богородицкий магистр дәрәҗәсен ала, 1887 елда “Курс грамматики русского языка. Ч.1. Фонетика” дигән темага докторлык диссертациясен яклый. Ул 1880 елларда Казан университеты каршында Россиядә беренче эксперименталь фонетика лабораториясен оештыра. Гамәли лингвистика мәсьәләренә игътибар итә, тел гыйлеме тарихында беренче тапкыр аваз үзгәрешләренең чагыштырмача хронологиясе өлкәсендә тикшеренүләр үткәрә. Төрки телләр буенча тикшеренүләрендә тарихи-генетик һәм типологик карашларны берләштерә.

Университеттагы фәнни-педагогик эшчәнлек белән беррәттән, Богородицкий 1881 елдан 1884 елга кадәр Татар укытучылар мәктәбендә рус телен укыта. Шул ук вакытта татар грамматикасының үзенчәлекләрен өйрәнә, татарча әйтелеш буенча мәгълүматлар җыя. 1883 елда уздырылган Татар укытучылар съездында татар мәктәбендә рус грамматикасын укыту турында доклад ясый.

В. А. Богородицкий татар телен һәм башка төрки телләрне үзләштерә, татар фонетикасын эксперименталь яктан өйрәнүне башлап җибәрә, татар теле белеме буенча фәнни хезмәтләр яза.

1922 елдан галим Казан Шәрык педагогика институтына күчә. Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте эшендә катнаша, аның мактаулы әгъзасы була.

Казан лингвистика мәктәбе вәкилләренең хезмәтләрендә структур лингвистика, фонология, морфонология, телләр типологиясе, артикуляцион һәм акустик фонетика буенча күп фикерләр алдан белдерелә. Алар тел системалылыгы проблемасын ачык күзаллыйлар (И.А.Бодуэн де Куртенэ һәм Н.В.Крушевский). Казан лингвистика мәктәбе фикерләре Ф.де Соссюр, Мәскәү фонология мәктәбе, Прага лингвистика мәктәбенә тәэсир ясый.

И.А.Бодуэн де Куртенэ эшчәнлеге аеруча нәтиҗәле була. Ул Казан университетында 1874 елдан башлап укыта башлый. Казан мәктәбенең актив үсеше ун елдан артык дәвам итә. 1883 нче елда И.А.Бодуэн де Куртенэ Казаннан киткәч, Н.В.Крушевскийның авырып үлүеннән соң, мәктәп традицияләрен В.А.Богородицкий дәвам итә. Кызганычка каршы, аның дәвамчылары булмый. Соңрак И.А.Бодуэн де Куртенэ Казан мәктәбе традицияләрен өлешчә саклап, Петербург лингвистика мәктәбенә нигез сала.

Казан лингвистика мәктәбе тел турындагы рус, поляк, чех фәннәренә тәэсир ясый.

Тема: Женева тел белеме мәктәбе

Женева тел белеме мәктәбе – тел белеме өлкәсенә караган мәктәпләрнең берсе. Әлеге лингвистик мәктәп социологик юнәлешкә йөз тота һәм швейцар галиме Фердинанд де Соссюрның “Гомуми лингвистика курсы”на нигезләнгән.

Женева тел белеме мәктәбенең беренче вәкилләре булып Соссюрның укучылары – Шарль Балли, Альбер Сеше һ. б. санала. 1940 нчы елда С. И. Карцевский теләктәшлеге белән Женева тел белеме җәмгыяте төзелә.

Женева мәктәбенең төп өйрәнү өлкәсе – француз теле мисалында гомуми тел белеменең мәсьәләләре, телдә һәм сөйләмдә индивидуаль һәм социаль күренешләрнең үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнү, семиология, семантика һәм синтаксис өлкәләренә караган проблемалар. Әлеге мәктәпнең принциплары һәм бурычлары А. Сешенең 1927 нче елда басылган “Женева гомуми лингвистика мәктәбе” исемле кулъязмасында тагын да тулырак тасвирлана.

Ф. Соссюр тарафыннан телгә мөнәсәбәтле кайбер карашлар яктыртылган. Алар, үз чиратында, ХХ нче гасыр тел белеменә бик зур йогынты ясаганнар. Женева мәктәбе вәкилләрен тел стилистикасы, функциональ лингвистика, функциональ семантика һ. б. өлкәләргә нигез салучылар итеп атасак та, хата булмас.

Ш. Балли хезмәтләре арасыннан, аның “Гомуми лингвистика һәм француз лингвистикасы” исемле теоретик хезмәтен (1932, икенче тапкыр үзгәртелеп 1944 нче елда басыла) һәм “Француз стилистикасы” исемле хезмәтен аерып күрсәтергә кирәк. Синхрония өлкәсендә телнең система характерында булуы һәм диахрония өлкәсендә системалыкның булмавы, тел һәм сөйләмнең аерымлылыгына карагана мәсьәләләрдә Соссюр фикерләре белән уртаклашса да, шул ук вакытта Балли сөйләм эшчәнлеге белән бәйле проблемалар, аеруча җөмлә теориясе белән шөгыльләнгән. Урта гасыр галимнәренең терминологик традицияләрен күпмедер дәрәҗәдә яңартып, ул җөмләнең ике кисәген билгели – диктум – факт турында фикер белдерүче кисәк, һәм модус – хис һәм теләкнең төрле төсләрен белдерүче кисәк. Беренчесенә – җөмлә кисәкләренең күбесе карый, икенчесе – модальлек күрсәткече ярдәмендә бирелә, һәм лексик, һәм грамматик (юнәлеш категориясе аша) яктан да белдерелергә мөмкин. Тел системасы һәм аның берәмлекләренең потенциаль рәвештә яшәвен белдереп, Балли, телдән сөйләмгә күчерү өчен, аларның актуальләшкән булырга тиешлеген искәртә. Актуализаторлар булып, заман һәм юнәлеш күрсәткечләре, артикль, күрсәтү алмашлыклары, шулай ук телдән кала башка кулланмалар – мимика, жестлар һ. б. шундый күрсәткечләр килә. Шул ук вакытта актуализатор сыйфаты телнең төзелеше белән тыгыз бәйләнгән. Мәсәлән, синтетик төзелешле телләрдә актуализаторлар инде телнең формасына салынган була.

Сүз табигатен тикшергән вакытта, Балли “семантема” һәм “семантик молекула” дигән төшенчәләрен аера. Беренче төшенчә “саф лексик гади яки катлаулы мәгънә белдерүче билге итеп карала” (беренче чиратта, монда сүзнең нигезе керә; сүз төрләнеш системасы бик нык үсеш алмаган аналитик телләрдә, сүзнең нигезе еш кына сүзнең үзе белән тәңгәл килә; шулай ук әлеге төшенчәгә бер билгедән торган фразеологик төзелмәләр дә карый).

Семантик молекулалар “һәртөрле актуальләшкән, семантемадан һәм бер яки берничә грамматик билгедән, актуализаторлардан яки бәйләнешләрдән торган, һәм җөмләдә эшләп тору өчен кирәкле һәм җитәрлек булырга тиешле комплекс ул”.

Балли, Соссюр тәгълиматларына нигезләнеп, телне аерып чыгару һәм аерым бер чордагы телнең халәтенә анализ ясау кирәклеген белдерә. Шулай да Балли әйтүенчә: “хәзерге чор телен һәм аның үткән чордагы халәтен бер-берсе белән бәйләп карау, һәрбер лингвистик күренешне әлеге үзгәрешнең сәбәбе итеп аңлатырга тырышу – телнең киләчәген бозуга китерәчәк”. Шулай ук ул “телне билгеле бер юнәлешкә этәрүче” тенденцияләрне аерып чыгарырга омтыла һәм бу мәсьәләдә “тел патологиясе” яки “анатомиясе” кебек күренешләргә бик зур игътибар бирә.

Телне чагыштыру проблемасын яктыртканда, Ш. Балли компаративистик ысулларны куллануны кирәк дип саный. “Ике телне ике төрле караштан чыгып чагыштырырга мөмкин. Берсе – тарихи, икенчесе – статистик караш. Беренче очракта, үсеш дәвамында барлыкка килгән һәм гомуми яки аналогик килеп чыгышны дәлилләүче фактлар үзәктә тора. Икенче очракта, генеалогик кардәшлекне үзәккә куймыйча, ике телдән дә билгеле бер чорга караган һәм аларның һәрберсенә дә хас булган үзенчәлеген һәм гомуми типларын аерырга ярдәм итүче, үзләренә бер төрле булган сыйфатлар карала. Ике телле системаларны чагыштырган вакытта, аларның бер үк тарихи телләр семьялыгына каравы теоретик яктан мөһим түгел. Әмма характеристика биргән вакытта, килеп чыгышлары ягыннан гомумилеккә игътибар бирергә кирәк”.

Ш. Баллиның стилистик концепциясе турында сүз алып барган вакытта, иң башта, аның К. Фосслерның полемик карашларына каршы чыгуы турында искәртеп үтәргә кирәк. К. Фосслер аерым бер стильләрне өйрәнүне бурыч итеп куйса, Балли телне, беренче чиратта, эмоциональ яктан өйрәнүне кирәк дип саный. Беренчеләрдән булып, ул фразеологияне лингвистик дисциплина буларак өйрәнә башлый. Аның тарафыннан фразеологик берәмлекләр классификациясе беренчеләрдән булып тәкъдим ителә. Бу классификация бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмаган.

Альбер Сеше, үзеннән күпкә олырак булган һәм заманында Соссюр лекцияләрен тыңлаган хезмәттәше кебек үк, үзенең фәнни эшчәнлеген “Гомуми лингвистика курсы” басылганчы ук башлап җибәрә. Ул, аеруча, социальлек һәм индивидуальлекнең үзара тәэсир итешүләренә караган проблемаларны тикшерә. Әлеге өлкәгә караган аның 1908 нче елда чыккан “Теоретик лингвистиканың программасы һәм ысуллары. Телнең психологиясе” дигән хезмәте билгеле. Ул шулай ук тел һәм фикернең үзара бәйләнеше проблемасы һәм синтаксис мәсьәләләре белән дә кызыксынган (“Җөмләнең логик структурасы турындагы очерк”, 1926). Ләкин гомуми лингвистика өлкәсеннән караган вакытта, аның иң әһәмиятле саналган хезмәте – 1904 нче елда чыккан “Соссюрның өч лингвистикасы” исемле мәкаләсе. Монда статик һәм эволюцион лингвистика белән беррәттән, “кешелек җәмгыяте яшәеше шартларында телнең эшләвен өйрәнүче фән” булган оештырылган сөйләм лингвистикасы да аерылып күрсәтелә. Әлеге фән синхроник һәм диахроник лингвистика аралыгында урын алып тора. Синхроник лингвистикадан аермалы буларак, оештырылган сөйләм лингвистикасы конкрет фактлар белән эш алып бара (тел берәмлекләрен сайлау, стилистика өлкәсендәге проблемалар һ. б.). Сеше, бер яктан, телне чагыштыру тел элементларның үзгәрүгә дучар булган өлешенә генә кагыла дип санаса, икенче яктан, бу үзгәрүләрнең башка системаларга да тәэсир итүен искә алуны кирәклеген ассызыклый.

Женева тел белеме мәктәбе кысаларында шулай ук Сергей Осипович Карцевский (1884-1955) эшчәнлеген дә кертеп карыйлар. Ул русистика мәсьәләләре белән шөгыльләнгән. Аның иң танылган хезмәтләреннән “Рус фигыленең системасы” (1927) һәм “Рус теленнән кабатлау курсы” (1928) билгеле. Әмма аның теоретик тел белеменә караган мәкаләсе аеруча игътибарга лаек. “Тел белеменең асиметрик дуализмы турында” исемле әлеге мәкаләсе 1929 нчы елга карый. Мәкаләдә, Соссюр кебек үк, “лингвистик билгенең табигате бер үк вакытта хәрәкәтчән һәм үзгәрмәүчән булырга тиеш” дип белдерсә дә, шул ук вакытта Карцевский фикеренчә, бер үк билге төрле мәгънәләрне белдерер өчен кулланыла ала (мәсәлән, стола, паруса, жена рус сүзләрендәге а – морфемасы), һәм бер үк мәгънә төрле билгеләр белән белдерелергә мөмкин (мәсәлән, столы, паруса, крестьяне рус сүзләрендәге күплек саны). Әлеге үзенчәлек һәрбер билгене бер үк вакытта үзара омоним да, синоним да ясарга мөмкин. Шушыңа нигезләнеп, түбәндәге нәтиҗә ясала: “Белдерүче (яңгыраш) һәм белдерелүче (функция), чынбарлыкның авыш яссылыгы өстеннән шуып, гел үзгәреп торалар. Белдерүче, үзенекенә караганда, башка функцияләргә ия булырга омтыла, ә белдерелүче, үз билгесенә караганда, башка билгеләр белән белдерелергә омтыла. Алар асимметрик һәм парлы булуларына карамастан, тотрыксыз тигезләнеш рәвешендә булалар. Нәкъ менә билгеләр структурасының асимметрик дуализмы булганга күрә, лингвистик система алга таба да үсеш кичерә ала: билгенең “адекват” позициясе, конкрет ситуация таләпләренә җайлашуына нисбәтле, гел күченеп тора”. Мәсәлән, рус телендәге “молчи!” йөкләтү юнәлешен “адекват” билге дип карасак, аның “симметрия”се, бер яктан, “смолчи он” кебек (шарт юнәлеше мәгънәсендә килә) омонимик формалар ярдәмендә, ә икенче яктан – “молчать!” тибындагы синонимик формалар нәтиҗәсендә бозыла.

С. Карцевский идеяләре Прага тел белеме мәктәбе вәкилләренә дә билгеле бер йогынты ясаган, мисал өчен, В. Скаличка.

Женева тел белеме традицияләре алга таба ХХ нче гасырның икенче яртысында да яшь буын вәкилләре тарафыннан дәвам иттерелә (А. Фрей, Р. Годель һ. б.). Әлеге чорга караган аеруча мәшһүр булган хезмәтләрнең берсе – “Гомуми лингвистика курсы”ның тәнкыйди басмасы. Әлеге хезмәт 1967-1968 нче елларда басыла һәм Рудольф Энглер (1930) тарафыннан әзерләнгән була. Бу хезмәт Ш. Балли һәм А. Сеше кулланмаган башка язма чыганакларны үз эченә алган.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]