- •1 Нче билет.
- •Үзең турында сөйлә.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
- •2 Нче билет.
- •Дустың турында сөйлә.
- •Мәктәбең турында сөйлә.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
- •Сообщите другу о том, что:
- •3 Нче билет.
- •Уку һәм киләчәккә планнар, һөнәр сайлау турында сөйләгез.
- •Укыгыз, тәрҗемә итегез.
- •4 Нче билет.
- •5 Нче билет.
- •Үзеңнең классың турында сөйлә.
- •Шигырьнең эчтәлеген сөйләгез.
- •Күпнокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп языгыз.
- •7 Нче билет.
- •Яраткан бәйрәмең турында сөйлә.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
- •Түбәндәге бирелгән кереш сүзләр белән җөмләләр төзегез.
- •8 Нче билет.
- •Г.Тукайның бер шигырен яттан сөйләгез.
- •Укыгыз, тәрҗемә итегез, сораулар төзергә.
- •Спроси у друга:
- •11 Нче билет.
- •Гаиләгез турында сөйлә.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сораулар төзе.
- •Татарчага тәрҗемә ит һәм 3 җөмлә төзе.
- •12 Нче билет.
- •Татар композиторлары. Берсе турында сөйләгез.
- •Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез, сорауларга җавап бирегез.
- •Посоветуй одноклассникам:
- •13 Нче билет.
- •Укучы үзе теләгән монологны сөйли.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
- •Тәрҗемә итегез, 4 – 5 җөмлә төзегез.
- •14 Нче билет.
- •Татар рәссамнары. Берсе турында сөйләргә.
- •Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез.
- •Сүзләрнең антоним парларын әйтегез, 4 – 5 җөмлә төзегез.
- •15 Нче билет.
- •Үзең яшәгән шәһәр (авыл) турында сөйлә.
- •Тәрҗемә итегез, сорау җөмләләр төзегез.
- •17 Нче билет.
- •Җәйге ялың турында сөйлә.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
- •Алмашлык төркемчәләрен сана, мисаллар китер, җөмләләр төзе.
- •18 Нче билет.
- •Спорт – сәламәтлек чыганагы. Шул турыда сөйләгез.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит.
- •Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне тиешле формага куегыз.
- •19 Нчы билет.
- •Татарстанның табигате турында сөйлә.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сорау җөмләләр төзе.
- •Как скажете о том, что, возможно, завтра:
- •20 Нче билет.
- •Казан – фәнни һәм мәдәни үзәк.
- •Текстның эчтәлеген сөйлә.
- •Как скажете в следующих ситуациях?
17 Нче билет.
Җәйге ялың турында сөйлә.
Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
Бөек Ватан сугышы.
1941 нче елның 22 нче июнендә фашистлар Германиясе безнең илебезгә каршы сугыш башлады. Сугышка яраклы барлык ир – атлар фронтка китте, ә ирләр урынына завод - фабрикаларда хатын – кызлар, яшүсмерләр, картлар станок янына бастылар. Алар фронт өчен корал ясый, колхозлар армиягә азык - төлек һәм икмәк әзерли. Иң беренче сугышларның берсе чик буендагы Брест крепосте янында була. Монда бер айга якын көчле сугышлар бара.
Безнең сугышчылар Смоленск янында да дошманга каршы батырларча сугыша. Иң атаклы дивизиягә , армиябез тарихында беренче тапкыр, гвардия исеме бирелә. Ә көзнең соңгы көннәре якынлашкач, фашистлар Мәскәүгә кадәр килеп җитәләр. Совет Армиясенә ярдәмгә Себердән, Урал, Казахстан, Урта Азия, Ерак Көнчыгыштан гаскәрләр килә. Фашистлар чигенә.
1943 нче елда атаклы Курск сугышы була. Герман солдатлары мәкерле план төзиләр. Ләкин совет командованиясе аларның планын белеп ала һәм сугышка яхшылап әзерләнә. Миллионнан артык совет солдаты, дошманны каршы алу өчен, сигнал көтә. Бу зур сугыш 2 ай дәвам итә. Совет солдатлары нык тора һәм җиңә.
1944 нче елда Совет Армиясе Украинаны, Белоруссияне, Молдавияне, Балтыйк буен азат итә.
корал - оружие
чигенә - отступает
мәкерле - коварный
Алмашлык төркемчәләрен сана, мисаллар китер, җөмләләр төзе.
18 Нче билет.
Спорт – сәламәтлек чыганагы. Шул турыда сөйләгез.
Текстны укы, тәрҗемә ит.
Көннәр җылынды. Агачлар яфрак яра башладылар. Безнең бакча янындагы урманга иң беренче булып кара каргалар кайтты. Алар үзләренең тавышлары белән тирә – якны шау – шуга күмделәр. Агач башларына оя ясадылар.
Бер генә дә тик тормыйлар. Берсе чыбык – чабык ташый, икенчесе ул чыбыкларны бик оста итеп тезеп куя бара. Кайвакытларда талашып та китәләр, я барысы да берьюлы гөрләшеп, һавага күтәреләләр.
Бер караганда, бу каргалар ничектер безгә охшаганнар. Без дә шулай бит, кара каргалар шикелле, әллә кайлардан җыелышып, бирегә килдек. Без дә шул каргалар шикелле, бу бакчага шау – шу китердек. Каргалар оя корган кебек, без дә еллар буе кешесез калган йортларны төзәтергә тырыштык. Тукта әле, искә төште: безне Галимҗан бабай юкка гына каргалар дип әйтмәгән. Чыннан да, без шул тынгысыз каргалар шикеллерәк бит...
Иртәнге вакыт иде. Бүген - ял көне, ашыгасы юк. Гариф үз урыныннан әкрен генә торды да тәрәзә янына килеп басты һәм кинәт:
- Малайлар, торыгыз әле, тор! – дип кычкырды.
Без, сикереп торып, тәрәзәгә карадык. Безнең бакчабыз ап – ак чәчәккә күмелгән иде... (Нәби Дәүлидән)
