- •1 Нче билет.
- •Үзең турында сөйлә.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
- •2 Нче билет.
- •Дустың турында сөйлә.
- •Мәктәбең турында сөйлә.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
- •Сообщите другу о том, что:
- •3 Нче билет.
- •Уку һәм киләчәккә планнар, һөнәр сайлау турында сөйләгез.
- •Укыгыз, тәрҗемә итегез.
- •4 Нче билет.
- •5 Нче билет.
- •Үзеңнең классың турында сөйлә.
- •Шигырьнең эчтәлеген сөйләгез.
- •Күпнокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп языгыз.
- •7 Нче билет.
- •Яраткан бәйрәмең турында сөйлә.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
- •Түбәндәге бирелгән кереш сүзләр белән җөмләләр төзегез.
- •8 Нче билет.
- •Г.Тукайның бер шигырен яттан сөйләгез.
- •Укыгыз, тәрҗемә итегез, сораулар төзергә.
- •Спроси у друга:
- •11 Нче билет.
- •Гаиләгез турында сөйлә.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сораулар төзе.
- •Татарчага тәрҗемә ит һәм 3 җөмлә төзе.
- •12 Нче билет.
- •Татар композиторлары. Берсе турында сөйләгез.
- •Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез, сорауларга җавап бирегез.
- •Посоветуй одноклассникам:
- •13 Нче билет.
- •Укучы үзе теләгән монологны сөйли.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
- •Тәрҗемә итегез, 4 – 5 җөмлә төзегез.
- •14 Нче билет.
- •Татар рәссамнары. Берсе турында сөйләргә.
- •Текстны укыгыз, тәрҗемә итегез.
- •Сүзләрнең антоним парларын әйтегез, 4 – 5 җөмлә төзегез.
- •15 Нче билет.
- •Үзең яшәгән шәһәр (авыл) турында сөйлә.
- •Тәрҗемә итегез, сорау җөмләләр төзегез.
- •17 Нче билет.
- •Җәйге ялың турында сөйлә.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сорауларга җавап бир.
- •Алмашлык төркемчәләрен сана, мисаллар китер, җөмләләр төзе.
- •18 Нче билет.
- •Спорт – сәламәтлек чыганагы. Шул турыда сөйләгез.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит.
- •Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне тиешле формага куегыз.
- •19 Нчы билет.
- •Татарстанның табигате турында сөйлә.
- •Текстны укы, тәрҗемә ит, сорау җөмләләр төзе.
- •Как скажете о том, что, возможно, завтра:
- •20 Нче билет.
- •Казан – фәнни һәм мәдәни үзәк.
- •Текстның эчтәлеген сөйлә.
- •Как скажете в следующих ситуациях?
Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне тиешле формага куегыз.
а). Борын заманнан бирле шулай, кеше гомер – гомергә табигать белән көрәшкән, _____________ курыккан. ТАБИГАТЬ
ә) . Хәзер табигать үзе кешедән ___________________ . КУРКЫРГА
б). Соңгы өч йөз илле ел дәвамында хайваннарның алтмыш төре һәм кошларның ________________ якын төре юкка чыккан. ЙӨЗ
в). Кайбер ____________, агачлар да юкка чыкканнар. ҮЛӘН
г). Үсемлек, хайван, кошларның _____________ табигать өчен зур югалту. БЕТҮ
д). Шуңа күрә Җирдәге _____________ сакларга кирәк. ТЕРЕКЛЕК
19 Нчы билет.
Татарстанның табигате турында сөйлә.
Текстны укы, тәрҗемә ит, сорау җөмләләр төзе.
Кыш килде. һәм урамнарны кар күмде. Бакчаларга кар тулды. Агачлар ак “чәчәк” аттылар.
Рәшитнең әнисенә эш артты. Ул тротуар чистартырга урамга чыкты. Рәшит тә үзе кебек кечкенә көрәк алды да кар көри башлады. Көрәге аның фанердан эшләнгән – җиңел .
Әй, рәхәт тә соң кышкы саф һавада кар көрәве! Эш һәм кыш Рәшитнең битен алма кебек кызарткан. Тротуардан кешеләр йөреп тора, берәүләр – бу якка, икенчеләре теге якка баралар. Барысы да ашыгалар, кайберләре хәтта көрәккә дә басып узалар.
Баштарак Рәшит аларга игътибар итмәде, эшендә булды. Менә бервакыт Рәшит көрәген күтәрә алмады. Караса, бер абый көрәгенә баскан. Ул, уйлап тормыйча: “Йөрмәгез әле эш вакытында аяк астында чуалып!” – дип кычкырып җибәрде. Абый дигәне бабай булып чыкты. Бабай бер генә сүз әйтте: “Ай - һай!...” Әйтте дә китеп тә барды, ә бабайның таягы Рәшитнең башына суккан кебек булды. Эш беткәч тә, ул сүз Рәшитнең колагында яңгырап торды. “Әни, нәрсә дигән сүз ул “ай – һай?” – дип сорады. Әнисе уйлап торды да болай диде: “Ай – һай”мы? Син , малай, эш яратасың икән - әйбәт! Әниеңә булышуың да матур! Тик олыларга тупас сүз әйтү әйбәт түгел дигән сүз ул “ай – һай”. (Абдулла Әхмәттән)
Как скажете о том, что, возможно, завтра:
вы сходите в гости (в библиотеку, к друзьям);
вы поедете в деревню (в спортивный лагерь);
вы напишете письмо бабушке.
20 Нче билет.
Казан – фәнни һәм мәдәни үзәк.
Текстның эчтәлеген сөйлә.
Зилә Сөнгатуллина – бөек шәхес.
Зилә Сөнгатуллина - татар халкының бөек талантлы шәхесе. Ул - опера җырчысы, ул – эстрада җырчысы, ул – җыр профессоры. Ул татар сәхнәсендә генә түгел, башка илләрдә дә тамашачы ихтирамын казанды.
Зилә Сөнгатуллина Европа илләрендә, Америка Кушма Штатларында классик опера арияләрен башкара. Гастрольләрдә Зилә Сөнгатуллина татар операсын, татар халык җырларын онытмый. Швецариядә ул алты телдә җырлый. Төп җырлар, әлбәттә, татарныкы.
