4 Билет
1.Энҗе Мөэминова 1924 елның 18 маенда Татарстан АССРнаң Әлмәт районвы Яңа Кәмәр авылында туа. Аның әтисе Әлмәтнең нәселдән килгән оста тимерчесе булып, һөнәре буенча аңа еш кына авылдан авылга күченеп йөрергә туры килгән. 1931 елга кадәр алар Тымытык авылында яштләр, аннан кабат Әлмәткә кайталар. 1941 елда Әлмәт урта мәктәбен тәмамлагач, Знҗе Мөэминова хезмәт юлын башлый. Әүвәл Әлмәт районының Югарчы Мактама авылгы мәктәбендә, аннан соң Мәмәт һәм Габдрахман Авылларында балаларга математика фәнен укыта. 1944 елда Казан дәзүләт педагогия институтының физика-математика факулҗтетына читтән торып керә. Ике елдан Ташкент педагогия институтының көндезге бүлегенә күчеп, 1948 елда математика белгечлеге буенча институтны тәмамлый. Шуннан Габдрахман авылына кайтып элек эшләгән мәктәбенә кабат укытырага кайта. Шунда ул 1974 елга кадәр берөзлексез укытучы булып эшли. Энҗе Мөэминова-1962 елда КПСС члены, 1963 елда СССР язучылар союзы члены. 2009 елда вафат була.
2.Минемчә “Җомга көн кич белән” бик йөрәккеә тия торган әсәр. Бу әсәрне укыганда, Бибинур өчен йөрәгем авырта иде. Чыннан да хәзер андый кешеләр аз, бәлки юктыр да.
3 Билет
1.Хөснул Валиуллин 1914 елның 28 февралендә Байлар Сабасы авылында дөньга килә Татар халык җырларын, моңнарын кечкенәдән үк ишетеп үскән бу балада музыкалҗ сәләт бик иртә ачыла. Авыл клубы каршындагы үзешчән оркестрда скрипка һәм кларнетта уйнарга өйрәнеп, уналты яшлек егет үзе дә көйләр чыгара башлый. 1935 елда Хөснул Валиуллин Казанга килеп, максус музыкалҗ белем ала башлый. 1940 елга кадәр ул Казан музыка училещесының теоретик-композиторлык бүлегендә укый. Укыган елларда ук җырлар, оркестр өчен әсәрләр, фортепиано һәм виолончель өчен пьсалар яза. Хөснулла Валиулинның “Яз”, “Тракторчы кыз”, “Онытырга мөмкин түгел” кебек җырлары бүгенге көндә дә халык арасында яши. Ул җырларда композитор авыл тормышына бәйләнешле күренешләрне музыкаль образларда гәүдәләндерә. Музыка училищесын тәмамлагач, сугыш башлана, һәм Хөснулла Валиулин фронтка китә. Казанга сугыш беткәч кенә кайта. 1945-1950 елларда Хөснулла Валиулин Казан консерваториясендә укый. Бу елларда ул “Яз айлары”,”Ватаным” һ.б. җырлар иҗат итә. “Самат” операсы Хөснулла Валиулинның беренче зур әсәре. Ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында куелды. Хөснулла Валиулинның 1965 елда Җәлил әсәре буенча иҗат ителгән “Дим буенда” операсы да татар опера сәнгате өлкәсендә аерым урын алып тора. 1989 елда Хөснулла Валиуллинга Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Композитор 1993 елның 24 сентябрендә Казан шәһәрендә вафат була.
Акчарлаклар
Кораб китте еракларга, зур юлларга,
Карыйм күздән югалганчы шул якларга.
Сег китмәгез, акчарлаклар, акчарлаклар,
Чит җирләрдә каерыла пар канатлар.
Мәхәббәтне ала алмый бер упкан да,
Хыянәтне күтәрә алмый бер дулкын да.
Сау булыгаз, акчарлаклар, акчарлаклар,
Кавышуны вәгъдә итә пар канатлар.
Сөйгән ярыш китеп барды, кулын болгап,
Кайтыр микән тагын миңа, юллар урап.
Сау булыгаз, акчарлаклар, акчарлаклар,
Мәхәббәткә кирәк икән пар канатлар.
Минемчә бу бик матур, эчтәлеге белән зур мәхәббәт җыры. “Акчарлаклар” да,сүзләр дә, сүзләрнең бәйләнеше дә шуның хәтле матур, аларны укыган саен, тыңлаган саен, тагында күбрәк укыйсы, тыңлыйсы килә.
2.
5билет
1.Аяз Гыйләҗев-Татарстан Республикасының халык язучысы. Ул 1928 елда Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Бала чагы һәм мәктәп еллары Баграң авылында уза. 1948 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбият бүлегенә укырга керә. Монда ул әдәби түгәрәккә йөри. 1950 елда аны “советка каршы коткы таратуда һәм милләтчелектә” гаеплеп кулга алалар. Аяз Гыйләҗев-үзен хикәя һәм повесть остасы итеп таныткан кеше. “Өч аршын җир” (1962), ”Зәй энҗеләре” (1963), ”Урталыкта” (1969), ”Язгы кәрваннар” (1972), ”Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят” (1973), ”Җомга көн, кич белән” (1979), ”Әтәч менгән читәнгә” (1979-1980) повестларын халык бик яратып кабул итә. Әдипнең шулай ук берничә романы да бар. “Йәгез, бер дога!” исемле романы аның биш ел гомеренә багышланган. Аяз Гыйләҗев шулай ук драма әсәре авторы да. Аның “Югалган бер көн” пьесасы 1977 елда Чехословакиядә словак телендә дә дөнья күрә. 1993 елда Аяз Гыйләҗев “Татарстанның халык язучысы” исеменә лаек була. Аяз Гыйләҗев 2002 елда Казанда вафат була.
2.Әнвәр Мөнирә белән Назимның улы. Әнвәрнең күңеле яхшы, әйбәт. Ул авыру әнисен карый. Зөлфә Әнвәрнең хатыны. Ул тыныч халыклы, кешелекле, Әнвәрнең ярдәмчесе. Мөнирә түшәктә ята. Ул авырый, лкин бик сабыр хатын. Мөнирә ирен бик каты яраткан. Ул гомер буе укытучы булып эшләгән. Назим Мөнирәнең ире. Ул гаиләсе өчен барысында эшли иде, торыш. Назим тормышның авырлыкларына бирешле. Аны нахакка гаепләп атып үтерәләр. Абубәкәр, Саби Дүнәшев-Назимның дуслары. Абубәкернең бер аягы агачлы. Ул халыкны тынычландыра ала. Сабир Дүнәшев белән Назим спектаклҗләр куеп йөриләр. Алар совпарт мәктәбендә укыганнар. Сабирны энесе аркасында эшеннән алып ташлыйлар.
“Гомер ике килми” өзек:
