8Нче билет
1.Фатыйма Ильская 1902 елда Оренбург шәһәрендә дөньяга килә. Берничә ай үтүгә Фатыйманың әтисе үлә. Озакламый әнисе дә үлә. Фатыйма әбисе белән бабасы тәрбиясендә үсә. Фатыйманы бабасы язарга-укырга өйрәтә.Укуын тәмамлагач Фатыйма фабрикада эшли, кичләрен “Халык йорты” бинасында куелган спектакльләргә йөри. 1915 елда спектакльдә уйнарга тиешле артистка шәһәрдән китә. Театр труппасы кыен хәлдә кала. Артистларның берсе Фатыйманы күреп ала һәм аны үзләренең трауппасына чакыра. Фатыйма риза була. Аның беренче уйнаган рольләрен күреп, Шәриф Камал: “Татар сәхнәсенең зур артисткасы булырга торыш”,-дип әйтә. 1916 елда Фатыйма Казан тамашачылары каршына чыга. Казанда ул, Габдулла Кариев тәкъдиме белән, ил кызы мәгънәсенә туры килгән Ильская фамилиясен ала. Фатыйма 65 еллык сәхнә эшчәнлегендә 400гә якын рольдә уйнап, онытылмас образлар иҗат итә. Фатыйма Ильская 1984 елда Казанда вафат була.
2.Мокамай-кушамат (Мөхәммәтҗан). Ул-Сыркыды авылында Бәкәр исемле иң ярлы бер кешенең баласы. Соңгы елларда авылда арба тәрмәче урлауды гаепләнә, җыенда кыйналган һәм идән астына ябылып, шунда үзен үзе суеп үтергән.
Синең тормыш авыр әкият булды,
Ул әкиятнең соәгы битләрен
Син зур исем, мәңге онытылмаслык
Эшләр белән бизәп китмәдең...
Син адаштың,
Ләкин син яхшы идең,
Синең яхшы иде күңелең,
Тик белмәдең тормыш баткагыннан
Ялгыз чыгу мөмкин түгелен...
9Нчы билет
1.Хәсән Туфан 1900 елда Татарстанның Кармәт авылында дөньяга килә. Хәсән Туфан Кармәттә мәктәп ачылгач, шунда йөри башлый. 1914 елда аны Уфага “Галия” мәдрәсенә укырга җибәрәләр. Шушы мәдрәсәдә укуы Х.Туфанга әдәби иҗатын башлап җибәрергә көч бирә. 1918-1924 елларда Х.Туфан Урал һәм Сибер Мәктәпләредә балалар укыта. 1924 елның җәендә Казанга килә һәм укытучыларның хезмәтен дәвам иттерә. Х. Туфанның исеме беренче тапкыр 1924 елда күренә: “Октябрь баласы” һәм “Кызыл Татарстан” газетасы битләрендә шигырьләре басылып чыга. 1926-1927 елларда аның “Урал эскизлары”, “Ике чор арасында”, “Башлана башлады”, “Бибиевлар” кебек поэмалар языла. 1928 елның язында Х.Туфан Кавказ һәм Урта Азия якларына сәякәткә китә. Бу сәяхәт аның ике елга сузыла. Сәяхәттә йөргәндә, ул төрле халыкларның тормышлары белән таныша. Сәяхәттән кайткач, Хәсән Туфан 1930-1934 елларда Татарстанның әдәби һәм музыкаль тапшырулар редакторы, анары 1937 елга кадәр “Совет әдәбият” ңурналының җаваплы серктарь булып эшли. 1966 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә Хәсән Туфан 1981 елның 10 июнендә Казанда вафат була.
2.Өзек:
Безнең кулда М.Хәйретдиновның “Сугыш язмалары” дигән 4 дәфтәре бар. Аларның табылу тарихы болай: 1942 елның җәендә Көньяк-Көнбатыш фронтта немеөлар каты һөҗүмгә күчәләр. Немец генералы Клейстның танк армиясе Харьковны азат итү өчен көрәшүче сугышчыларның юлын кисә. Фронтта кан коюлы сугышлар башлана. Гитлерчылар, зур көч туплап, кайбер участокларда алга үрмәлиләр, Мөҗәй командалык иткән 789нчы полк ярымбоҗра эчендә кала...
2) Ана
Авыру ана ята түшәктә,
Йөзе сулган, тәне ябыккан.
Өмет итми шифа-дарулар
Тормыш дигән олы табибтан.
Үтәсе юл инде үтелгән,
Күрәселәр бар да күрелгән.
Кузгаталмас кебек ананы
Һичнәрсә дә яткан җиреннән.
Очып килә шулчак диңгездән
Бер Акчарлак тәрәз каршына:
-Әй ана,ди, очыйк диңгезгә,
Бу җирләрдә һава тар сиңа.
Авыруларың суга салырсың,
Давыллардан гайрәт алырсың.
Канатыма минем атланып,
Юлларга чык әйдә ,шатланып.
Безнең якта сулар шифалы,
Авыру белмәс тәнең һичкайчан.
Бик аз калган шушы гомереңне
Үзең өчен яше, ичмасам.
Акчарлакка ана эндәшә:
-Матурдыр да диңгез илләре,
Ерак юлга ләкин чыгарга
Калмады бит тәннең егәре.
Кузгаталмас мине урыннан ,
Ялынса да килеп фәрештәм.
Якынайды инде әҗәлем,
Аяк тавышын аның ишетәм.
Диңгезләргә очкач акчарлак,
Тәрәзәгә килә Сандугач:
-Барыйк,-ди ул,-гөлләр илены,
Юлга чыгыйк, ана, таң тугач.
Саф чишмәләр күп,ди, илемдә,
Матур җырдар-кошлар телендә.
Синең өчен булыр барсы да,
Ашык,әйдә, бәхетең каршына.
Сандугачка ана эндәшә:
-Зйбәттер да чәчәк илләре,
Ерак юлга ләкин чыгарга
Калмады шул тәннең егәре.
Торма алмам яткан җиремнән,
Чакырса да килеп фәрештәм.
Якынайды инде әҗәлем,
Аяк тавышын аның ишетәм.
Үз иленә очкач Сандугач,
Тәрәзәне ачып җил керә,
Карт анага улы турында
Ул бик авыр хәбәр китерә.
Ишеткәчтен яман хәбәрне,
Торып баса ана шул ара,
Баласына килгән җид-давыл
Түшәгеннән аны кубара.
