Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
татар теле сканер.docx
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
84 Кб
Скачать
☆
  1. Нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, с2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.

С2. ” Кешеләр кебек үк, гөлләр дә кайгыра, шатлана, елый беләләр. Үсен торган гөлнең берәр ботагын сындырсаң, ул сызлана, рәнҗи, елый” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 7Ө сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

  1. Вариант

  1. иче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. ■ Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәкләр­не) билгеләгез.

Изложение текстның һәм микротемаларның төп эчтәлеген ачарга, һәм аның күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

  1. нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1 -А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

Табигать ул - безнең дәү эишебез,

  1. Табигать - безне үз бишегендә тирбәтеп үстергән әйләнә-тирә мохит.

  2. Ә без кеше кадәр кеше үзе табигать баласы булуын да онытып җибәрәбез. 3) Табигатьне, күбесенчә, суларга һава, эчәргә су, өйләребезне җылытырга утын, күмер, газ биреп тору­чы чимал склады итебрәк кенә карыйбыз. 4) Адәм баласының рухи тормышына һәрдаим тәэсир итеп торучы зур көч булу җәһәтеннән без табигатьне гафу ителмәслек дәрәҗәдә сирәк искә төшерәбез. 5) Кешенең холкына-фигыленә, аның нинди дә булса сәләте ачылуга, шәхес буларак нинди булып өлгерүенә, гомумән, бөтен җәмгыятенең яшәешенә табигатьнең йогынтысы ифрат зур. 6) Моны гади генә мисалларда да күрергә мөмкин. 7) Мәсәлән, бакчачылар, ат караучылар, озак еллар буе урман хуҗалыгында эшләүчеләр, умартачылар, гомумән, табигатькә якынрак яшәүчеләр гадәттә сабыр, гадел, күркәм холыклы, һәр җан иясенә ярдәм итәргә әзер торучы иркен күңелле, мәрхәмәтле кешеләр булалар. 8) Табигатьне мин дәү әниләргә охшатыр идем. 9) Дөньяда озак яшәгән, үз гомерендә күпне күреп, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган дәү әниләр, әби-бабайлар азмыни? 10) Алар бит үзләренең балаларына, бөтен нәсел-нәсәбенә акыл­лы киңәшләр бирәләр, тормышларын ямьләндереп торалар. 11) Шулар шикелле табигать тә безне һәрдаим яхшылыкка өйрәтә.

(Г.Бәширов буенча)

  • Гомэр Бэширов (Бәширов Гомәр Бэшир улы, 1901—1999} — талантлы прозаик, фольклорчы, әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать зшлекле- се. Аның әсәрләреңдә татар авылының күркәм традицияләре, гореф- гадәтләре, табигатьне саклау , әхлак мәсьәләләре яктыртыла. Ул - “Сиваш”, “Намус”, “Туган ягым - яшел бишек”, “Җидегән чишмә” һәм башка бик күп әсәрләр авторы.

А1. 11 нче җөмләдәге күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзне билгеләгез:

  1. табигать;

  2. өйрәтә;

  3. һәрдаим;

  4. яхшылыкка.

А2. Рәт гармониясе сакланган сүзне билгеләгез:

  1. ифрат;

  2. гадәттә;

  3. чимал;

  4. азмыни.

АЗ. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, кайсы җөмләдә синонимнар кулланылган?

  1. Кешенең холкына-фигыленә, аның нинди дә булса сәләте ачылуга, шәхес буларак нинди булып өлгерүенә, гомумән, бөтен җәмгыятьнең яшәешенә табигатьнең йогынтысы ифрат зур.

  2. Мәсәлән, бакчачылар, ат караучылар, озак еллар буе ур­ман хуҗалыгында эшләүчеләр, умартачылар, гомумән, табигатькә якынрак яшәүчеләр гадәттә сабыр, гадел, күркәм хо­лыклы, һәр җан иясенә ярдәм итәргә әзер торучы иркен күңелле, мәрхәмәтле кешеләр булалар.

  3. Дөньяда озак яшәгән, үз гомерендә күпне күреп, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган дәү әниләр, әби-бабайлар азмыни?

  4. Алар бит үзләренең балаларына, бөтен нәсел-нәсәбенә акыллы киңәшләр биреп, тормышларын ямьләндереп торалар.

А4. Алар бит үзләренең балаларына, бөтен нәсел-нәсәбенә акыллы киңәшләр биреп, тормышларын ямьләндереп торалар җөмләсендә өтерләр ни өчен куелган?

  1. ияртүче сүздән ераклашкан хәл аерымланган;

  2. тиңдәш кисәкләр арасында;

  3. баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасында;

  4. аерымланган аныклагач янында.

А5. Авазлар һәм хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез:

  1. дөньяда;

  2. тормыш;

  3. азмыни;

  4. табигать.

А6. Кайсы җөмлә составында синтетик иярчен тәмамлык җөмлә бар?

  1. Кешенең холкына-фигыленә, аның нинди дә булса сәләте ачылуга, шәхес буларак нинди булып өлгерүенә, гомумән, бөтен җәмгыятьнең яшәешенә табигатьнең йогынтысы ифрат зур.

  2. Дөньяда озак яшәгән, үз гомерендә күпне күреп, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган дәу әниләр, әби-бабайлар азмыни?

  3. Табигатьне, күбесенчә, суларга һава, эчәргә су, өйләребезне җылытырга утын, күмер, газ биреп торучы чимал склады итебрәк кенә карыйбыз.

  4. Шулар шикелле табигать тә безне һәрдаим яхшылыкка өйрәтә.

А7. Хәбәре фигыль белән белдерелмәгән җөмләне табы­гыз.

  1. Табигать - безне үз бишегендә тирбәтеп үстергән әйләнә-тирә мохит.

  2. Ә без кеше кадәр кеше үзе табигать баласы булуын да онытып җибәрәбез.

  3. Табигатьне мин дәү әниләргә охшатыр идем.

  4. Шулар шикелле табигать тә безне һәрдаим яхшылыкка өйрәтә.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз (сүэтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 8-10 нчы җөмләләрдән ирен гармониясенә буйсынган сүзләр булмаган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: .

В2. Юнчы җөмләдә юнәлеш килешендәге ничә сүз бар?

Җавап: .

ВЗ. 9-11 нче җөмләләрдән әйтелеше язылышына туры килмәгән өч сүз булган җөмләнең номерын языгыз.

В4. 3-5 нче җөмләләрдән исем фигыль тәмамлык булып килгән җөмләнең номерын языгыз.

1 вариант 1

1 вариант 2

II вариант 4

VI вариант 15

VIII вариант 19

IX вариант 22

X вариант 24

В9. 9-11 нче җөмләләрдән хәл фигыльләр булмаган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап: _____ .

  1. иче бүлек

  1. нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.

С2. "Дөньяда озак яшәгән ... бай тормыш тәҗрибәсе ту­плаган дәү әниләр, әби-бабайлар азмыни? ... Шулар шикелле табигать тә безне һәрдаим яхшылыкка өйрәтә” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү

өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез. Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.