- •1 Вариант
- •1 Вариант
- •Вариант
- •Вариант
- •2 Нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, с2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.
- •Нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, с2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.
- •Вариант
- •Вариант
- •Вариант
- •Нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, с2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.
- •Нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, с2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.
- •Вариант
- •2 Нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, с2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.
- •X вариант
Нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, с2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан, биремнең номерын күрсәтегез.
С2. “Аның өчен кинәт өйнең яме китте. Тезелешен торган ялтыравыклы мебельләр өйне тыгынлар өчен генә куелган кебек күренделәр... Ул, кызларында чәй дә эчен тормыйча, өйләренә кайтып китте. Аның үз гомерендә әле беркемгә дә бу кадәрле хәтере калганы юк иде” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.
Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.
Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Вариант
1 нче бүлек
Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.
С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.
Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәкләрне) билгеләгез.
Изложение текстның һәм микротемаларньщ төп эчтәлеген ачарга, һәм аның күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Хуҗа
Ул эшеннән өч кенә көнгә сорап киткән иде. 2) Бер көне юлда үтте. 3) Тизрәк өйне алырдай кеше табарга кирәк. 4) Аннан бигрәк, өйнең күпмерәк торуын беләсе иде. 5) Алданып куюың бар. 6) Шул турыда уйлар вакытта, Рөстәм, бала-чага сыман, юк бар белән мавыга. 7) Нәрсәгә кирәктер аңа утынлыктагы тутыккан балталар, чаты сынган сәнәкләр? 8) “Мин хуҗа” дип маташ кан була тагын. 9) Хуҗа икәнсең, әнә өеңне тизрәк сату ягын кара. 10) Күбрәк бәя каерырга тырыш. 11) Таралган утынны өйгәнсең дип кенә артык бәя бирмәсләр.
Улының җитди була белмәве ананың кәефен җибәрде, ләкин кичерешләрен Рөстәмгә сиздермәскә тырышты.
- Әйдә, улым, өйгә керик, - диде ул, мөмкин кадәр йомшак итеп. 14) - Мин анда бер үзем генә керергә куркам.
15) Бусаганы атлап керүгә, иң беренче булып күзгә ташланган нәрсә - өй эчендәге тәртип иде. 16) Әйтерсең, ерак әбиләре каядыр шушы тирәгә йомыш белән генә чыккан да менә-менә әйләнеп керәчәк.
- Шәп-шәп, - диде Рөстәмнең әнисе, - әбиең әйберләрен әрәм-шәрәм итмәгән. 18) Кызыл башлы сөлгеләренә кадәр элекке урынында эленеп тора. 19) Болар хәзер модада. 20) Андый нәрсәләрне аерыбрак куйыйк, алып кайтырбыз. 21) Ә кирәкмәстәйләре өйне алган кешегә калыр. 22) Буш булмас әле, бәясен бирерләр.
23) Рөстәм әнисенең сүзенә катнашмады. 24) Ул бәләкәй чакта үзе йоклаган агач карават янына килеп утырды, 25) Кайчандыр авыл остасы гына ясап куйган бу караватның зәңгәр буяулары инде куба башлаган. 26) Бер башына әле Рөстәм пәке белән чокып “әни” дип тә язып куйган иде...
- Юк, - дип уйлады Рөстәм. 28) - Мин хуҗа кеше. 29) Өйгә генә түгел, үземнең язмышыма, киләчәгемә хуҗа. 30) Миңа авыл ошый. 31) Авылның казлары, маэмайлары, койрык чәнчеп
44
тбучы бозаулары, ачык күңелле кешеләре ошый. 32) Бәлки, минем бәхетем шушындадыр. 33) Аның әбисе: “Кеше бәхет эзләп читкә киткәндә, туган җире елап калыр”, - ди торган иде.
34) Рөстәм, ныклы карарга килеп, тәрәзәне япты. 35) Әнисе инде аның йокыга китеп бара иде. 36) Ул әле иртәгесен улы белән нинди сөйләшү булачагын белми иде.
(Ф .Яруллин буенча*)
Фәнис Яруллин (Фәнис Гатаулла улы Яруллин, 1938-2012) татар шагыйре, прозаик, драматург, балалар язучысы. “Мин тормышны яратам” исемле шигырьләр җыентыгы, “Җилкәннәр җилдә сынала”, “Кыйгак-кыйгак каз кычкыра”, “Чәчәкләр моңы”, “Яралы язмышлар” һ.б. әсәрләр авторы.
А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен - депесен генә сайлап алыгыз.
А1. Кече тел ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез:
йокыга;
чыккан;
утынлыктагы;
ташланган.
А2. Яңгырау тартыклар гына булган сүзне күрсәтегез:
Рөстәмнең;
ныклы;
әбиләре;
сөйләшү.
АЗ. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез:
тәрәзәне;
маэмайлары;
әнисенең;
күңелле.
А4. Кайсы җөмләдә күчерелмә мәгънәле сүз бар?
Туган җире елап калыр.
Әбисе елап калыр.
Әнисе елап калыр.
Рөстәм елап калыр.
А5. Антонимнар рәтен билгеләгез:
тизрәк, җәһәтрәк;
җитди, җилбәзәк;
тутыккан, күгәргән;
элекке, күптәнге.
А6. Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган фигыльне күрсәтегез.
Аның әбисе: “Кеше бәхет эзләп читкә киткәндә, туган җире елап калыр”, - ди торган иде.
елал;
эзләп;
калыр;
киткәндә.
А7, Исем фигыль кулланылган җөмләнең номерын билгеләгез.
Аннан бигрәк, өйнең күпмерәк торуын беләсе иде.
“Мин хуҗа” дип маташкан була тагын.
Буш булмас әле, бәясен бирерләр.
Рөстәм әнисенең сүзенә катнашмады.
В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.
В1. 7-9 нчы җөмләләрдән хәбәрлек сүзне табып языгыз.
1 вариант 1
1 вариант 2
II вариант 4
VI вариант 15
VIII вариант 19
IX вариант 22
X вариант 24
В8. Аерымланган рәвеш хәле янында куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.
- (1) Әйдә, (2) улым, (3) өйгә керик, - (4) диде ул, (5) мөмкин кадәр йомшак итеп. (6)
Җавап: .
В9. Стилистик максаттан чыгып, 7 нче, 9 нчы, 19 нчы җөмләләрнең кайсысында хәбәр исем белән белдерелгән?
Җавап: .
3 иче бүлек
