Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
бри татар кл. 11 класс.docx
Скачиваний:
9
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
951 Кб
Скачать
☆

4) Сорау

А27 Тезүче теркəгечлəр белəн бəйлəнешкə кергəн тезмә кушма җөмлəлəрдə нинди тыныш билгесе куела?

1) сызык

2) ике нокта

3) нокталы өтер

4) өтер

А28 Аныклагыч фигыль белəн белдерелгəн кисəкне аныклап килсə, аныклагыч белән аныкланмыш арасына нинди тыныш билгесе куела?

1) ике нокта

2) сызык

3) өтер

4) җəя

А29 Каршы куючы теркəгечлəр алдыннан нинди тыныш билгесе куела?

1) ике нокта

2) сызык

3) өтер

4) берни дə куелмый

А30 Матур әдәбият стиленә караган җөмләне билгеләргә.

1) Эш-хәрәкәтнең ничек үтәлүен белдереп килгән иярчен кисәк рәвеш хәле дип атала.

2) Бүген, ягъни 26 нчы апрель көнне, мәктәптә шигырь кичәсе үткәрелә.

3) Сабынны моннан 6 мең еллар элек үк кайната белгәннәр.

4) Идегәй андый ир икән, Идел йортта бер икән.

А31 Бирелгән өзек нинди стильдә язылган?

Тел аваз теле буларак формалашкан. Авазлар сүзләрнең, җөмләләр һәм сөйләм кисәкләренең материаль (матди) тышчасын барлыкка китерәләр, телнең матдилеген тәшкил итәләр.

1) рәсми стильдә

2) фәнни стильдә

3) публицистик стильдә

4) матур әдәбият стилендә

А32 Сөйләм төгәллеге сакланган җөмләне күрсәтергә.

1) Тел кылычтан үткен, энәдән очлы.

2) Азат бүген кичен кинога барырга булды, чөнки Азат кино карарга бик ярата.

3) Яшь кызларга үреп салган чәчләр бара, заманча киемнәр бара.

4) Илнар – Казанның 1нче мәктәбенең укучысы.

2 нче өлеш

Бу өлештәге биремнәрне үтәгәндә, җаваплар икенче бланкка В1 - В8 нче биремнәрнең уң ягына 1 нче шакмактан башлап языла. Һәр хәреф, һәр сан аерым шакмаккагына языла. Сүзләр һәм саннар, саналып барылса, өтерләр белән аерыла. Һәр өтер аерым шакмакка куела. Җаваплар язылган вакытта буш шакмаклар калдырылмый.

Текстны укыгыз һәм В1 - В8 биремнәрен үтәгез.

(1) Кеше үз гомеренең күпмедер өлешен нидер көтеп, нəрсəгəдер өметлəнеп үткəрə. (2) Хəтеремдə əле: əтиебез сугышта һəлак булып, əниебез күрше авылның хатыны үлгəн бер абзыйга тормышка чыгып киткəч, əнием менə-менə кире кайтыр дип гел көтеп яшəдем. (3) Бабам белəн капка төбендəге эскəмиягə чыгып утыра идек тə хыялга бирелə идек. (4) Мин тулышып-тулышып аккан ак болытларга карыйм. (5) Алар миңа кемнəрнеңдер уйлары, чынга ашмаган өметлəре булып тоела. (6) Ə чынга ашмаган өметлəр һəр кешедə җитəрлек. (7) Безнең авылда гына да ничə кешенең əтисе сугыштан кайтмады. (8) Үлгəнен үз күзлəре белəн күрмəгəч, һəркем əтисенең кайтырына ышана. (9) Мин дə əтине һаман көтəм. (Ф. Яруллин «Яралы язмышлар»)

В1 - В6 нчы биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз.

В1 1 нче җөмләдәге нəрсəгəдер алмашлыгының төркемчəсен билгелəргə.

В2 2 нче җөмләдәге һəлак булган фигыленə синоним билгелəргə.

В3 4 нче җөмләдәге ак (болытлар) сыйфатының дəрəҗəсен билгелəргə.

В4 9 нчы җөмләдәге әтине сүзе тəмамлыкның кайсы төре?

В5 1 нче җөмләдә кайсы сүзләр тиңдәшләнеп килгән?

В6 9 нчы җөмләдәге һаман сүзенең нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.

В7, В8 нче биремнәргә җавапны саннар белән языгыз.

В7 2 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бирелгән?

В8 6 - 9 нчы җөмләләр арасыннан хәбәре юклык формасында килгән җөмләнең санын күрсәтергә.

3 нче өлеш

Бу өлештәге биремнең җаваплары икенче номерлы бланкка языла. Башта С биременең номеры язып куела, аннан соң сочинение (инша) тексты языла.

С1 Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз.Текстның темасын, анда күтәрелгән төп проблемаларны, автор позициясен, аның әйтергә теләгән фикерен үз сүзләрегез белән аңлатып бирегез. Сез автор фикере белән килешәсезме? Автор фикерен бөтен төгәллеге Татар сыйныфлары өчен татар теленнән