- •Татар сыйныфлары өчен татар теленнән бердәм республика имтиханы Вариант № (сынау)
- •4) Сорау
- •Бердәм республика имтиханы Вариант № (сынау)
- •4) Сорау
- •Татар сыйныфлары өчен татар теленнән бердәм республика имтиханы Вариант № (сынау)
- •2) Боерык
- •3) Сорау
- •4) Тойгылы
- •В7, в8 нче биремнәргә җавапны саннар белән языгыз
- •Татар теленнән бердәм республика имтиханы Вариант № (сынау)
- •Текстны укыгыз, в1 - в8 нче биремнәрне үтәгез.
- •Татар сыйныфлары өчен татар теленнән бердәм республика имтиханы Вариант № (сынау)
- •Текстны укыгыз һәмА29 -а32; в1 - в8; с1 биремнәрен үтәгез.
- •2 Нче елеш
- •Татар сыйныфлары өчен татар теленнән бердәм республика имтиханы Вариант № (сынау)
- •Текстны укыгыз һәм в1 - в8 биремнәрен үтәгез.
- •В7, в8 нче биремнәргә җавапны саннар белән языгыз.
- •Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.
- •Рус телле укучылар өчен (20/3) 1 нче вариант
- •2 Нче вариант 1 нче өлеш
- •3 Нче вариант 1 нче өлеш
- •Раздел 1(задания по чтению)
- •Раздел 2(задания по грамматике и лексике)
- •1 Нче вариант
- •2 Нче вариант
- •3 Нче вариант
- •4 Нче вариант
- •5 Нче вариант
- •6 Нчы вариант
- •7 Нче вариант
- •8 Нче вариант
- •9 Нчы вариант
- •1 Вариант
- •1 Нче вариант
- •1 Нче вариант
- •2 Нче вариант
- •3 Нче вариант
- •4 Нче вариант
- •5 Нче вариант
- •6 Нчы вариант
- •7 Нче вариант
- •8 Нче вариант.
- •9 Нчы вариант.
- •9 Классларда татар теленнән бри биремнәре (демоверсия)
- •Текстны укыгыз һәм а1-а7; в1-в9; с2 биремнәрен үтәгез. Ике йөрәкле кеше
- •2. Әнигә янчыкны бирүем. 6.Беренче сыйныфта укыган вакытым.
- •3. Гөлнарага кофтаның килешүе. 7. Гөлнара күзләренең җавап көтүе.
- •4. Акчаның мине кызыксындырмавы.
2) Боерык
3) Сорау
4) Тойгылы
А19 Аергыч кайсы рәттәге сорауларга җавап бирә?
1) нинди? кайсы? ничә? ничәнче? кемнең? нәрсәнең? кайдагы?
2) кайчан? кайда? кемне? нәрсәне?
3) кемгә? нәрсәгә? кая? кайдан?
4) кем белән? нәрсә белән? ник? нилектән?
А20 Инверсия күренеше күзәтелгән җөмләне билгеләгез.
1) Бүген татар теле дәресендә туган як турында инша яздык.
2) Искә төшә җәйге таңнар...
Рәхәт иде ул чаклар. (Г. Кутуй)
3) Маһруй әби ялгызы
Безнең күршедә яши. (Ш. М.)
4) Очучы киткәч, без самолет канаты астында бераз гапләшеп утырдык. (С. Б.)
А21 Җөмләнең төрен төзелеше ягыннан билгеләгез.
Аларга борыла-сарыла төшәргә туры килә, чөнки юлларында бик куп агач, ташлар бар. (Г. Ә.)
1) тезмә кушма җөмлә
2) гади җөмлә
3) аналитик иярчен җөмләле кушма җөмлә
4) синтетик иярчен җөмләле кушма җөмлә
А22 Иярчен җөмләнең төрен мәгънәсе ягыннан билгеләгез.
Энә кайда, җеп шунда. (М)
1) иярчен урын җөмлә
2) иярчен рәвеш җөмлә
3) иярчен хәбәр жөмлә
4) гади җөмлә
А23 Синтетик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмләне билгеләгез.
1) Кайда көрәш юлы, шуннан татар узган... (Ф. Я.)
2) Мәхмүт абыйны мин яратам, чөнки ул безне бер дә ачуланмый.
3) Мостафа өйгә караңгы төшкәч кенә кайтты. (И. Г.)
4) Шуңа күрә әрни бу яра: өченче көн тоташ кар ява. (М. К.)
А24 Кайсы варианттагы җавапларда өтер куеласы урынга барлык цифрлар да дөрес тәртиптә урнаштырылган?
Ул (1) ак муенлы тимер таягын болгый-болгый (2) уң аягына бераз аксый тошеп (3) урамның нәкъ уртасыннан (4) атлый иде.
1) 1,2
2) 1, 2, 3
3) 2, 3, 4
4) 1,3
А25 Тыныш билгесе дөрес куелмаган җөмләне билгеләгез.
1) Яңгура бераз фикер җыеп утырды, торып йөренеп алды. (Г. Ә.)
2) Ишекләре, тәрәзә яңаклары, түбәләр: һәммәсе яшелгә буялган. (Г. И.)
3) Урман - ил байлыгы.
4) Синең хәтер белән, энекәш, академик булырга мөмкин. (А. М.)
А26 Кайсы җөмләдә ия белән хәбәр арасына сызык дөрес куелмаган?
1) Казан - бик борынгы шәһәр.
2) Яшьлек - матур вакыт.
3) Синең атаң - зирәкләрнең зирәге. (А. Г.)
4) Тимер ишек - ясарга җитәрлек әле.
А27 Бирелгән җөмләдә кайсы тыныш билгесе куела?
Аның бит алмалары алланган ( ) әнис алма кебек булган.
1) өтер
2) сызык
3) ике нокта
4) тыныш билгесе куелмый
А28 Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, аның алдыннан
1) өтер куела
2) сызык куела
3) ике нокта куела
4) тыныш билгесе куелмый
А29 Тиңдәш булмаган аергычлар янында тыныш билгесе...
1) куелмый
2) өтер куела
3) сызык куела
4) нокталы өтер куела
АЗО Сөйләм стиленә караган җөмләне билгеләгез.
1) Кошлар да әле уянып кына килә иде.
2) Әхмәт Фәйзинең гомере буена табынган язучысы - Габдулла Тукай.
3) Ну, туган, эш үтте, ничава не падилаеш, терсәкне тешләп булмый.
4) Мәгънә төсмерләре белән капма-каршы булган сүзләрне антонимнар дип атыйлар.
А31 Бирелгән өзек кайсы стильдә язылган?
Казан шәһәрендәге ипподромда «Салават кубогьита традицион хәйрия узышының икенче этабы узды.
1) матур әдәбият стилендә
2) публицистика стилендә
3) рәсми стильдә
4) фәнни стильдә
А32 Сөйләм төгәллеге сакланган җөмләне күрсәтегез.
1) Сабир карт өч кадак шикәр артыннан кибеткә килгән иде.
2) Гаяз Исхакый беркайчан да үзенең татарлыгын, туган Ватанын, Идел -Урал төбәген онытмады.
3) Илназ иптәшләренә кычкырды, ә иптәшләре Илназга борылып та карамадылар.
4) Кызларның беренчесенә Айгөл дип исем куштылар, икенчесенә Алсу дип исем куштылар.
2 нче өлеш
Бу өлештәге биремнәрне үтәгәндә, җаваплар икенче бланкка В1 - В8 нче биремнәренең, уң ягына 1 нче шакмактан башлап языла, һәр хәреф, һәр сан аерым шакмакка гына языла. Сүзләр һәм саннар, саналып барылса, өтерләр белән аерыла, һор өтер аерым шакмакка куела. Җаваплар язылган вакытта буш шакмаклар калдырылмый.
