Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Имтихан билетлары - копия для подготовки - копи...docx
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
55 Кб
Скачать
☆

1.Түбәндәге сорауларга җаваплар бир .

Син кем ?

Син әле нишлисең?

Хәзер сәгать ничә ?

Ашыйсың киләме ?

Синең яраткан ризыгың нәрсә ?

Үзең ашарга пешерә беләсеңме ?

Әти-әниең эшкә сәгать ничәдә китә ?

Син аларны яратасыңмы ? Син ничек укыйсың ?

Җәйге каникул вакытында син кая барачаксың ?

2.Бирелгән җөмләләр арасыннан гади җөмләләрне генә аерып яз.

Яз җитте , кошлар җылы яклардан кайттылар.

Самирә буген мәктәпкә иртә китте.

Дамир белән Гали Таһир бабайга су китерделәр.

Кинәт җил исте , болытлар куерды , яңгыр ява башлады.

Җәй җитте, һәм кызу эш көннәре башланды.

2.Диалогны тәрҗемә ит.Ул кайсы һөнәр ияләре турында ?

- Исәнмесез!

- Исәнмесез ! Хәерле көн ! Тыңлыйм сезне, апа.

- Миңа 2 буханка ак ипи , 1 литр сөт, 1 кило " К чаю " дигән печенье , 1 кило колбаса кирәк иде.

  • Сезгә колбасаның кайсысын бирим ?

  • " Докторская"ны бирегез.

- Менә барысы да булды . Сездән 460 сум акча кирәк.

- Менә сезгә 500 сум, алыгыз.

- Калган акчагыз 40 сум. Югалтмагыз, апа!

- Рәхмәт, кызым ! Сау булып тор !

- Сау булыгыз! Тагын килегез !

- Килермен, Аллаһы боерса , килермен.

Укытучы - Сабитова С.Ә.

1.Җөмләнең баш кисәкләрен билгелә.

Асия иртән китапханәгә китте. Марат технология көллиятендә укый. Харис абый көн саен “Яңалыклар “ тапшыруын карый. Мәрзия кичә Мәскәүгә китте. Сабир әтисе белән балык тотарга барды. Айгөл спектакльгә 2 билет алды. Хәлимә Зиләнең җырын рәхәтләнеп тыңлады. Ландыш сатучы булырга әзерләнә. Китап - белем чишмәсе. Илдар Зарипов - татар халкының танылган рәссамы.

2.Диалогны тәрҗемә ит.Ул кайсы һөнәр ияләре турында ?

- Исәнмесез!

- Исәнмесез! Нәрсә дә булса кирәкме ?

- Әйе, куртка кирәк иде.

- Юкарак булсынмы , әллә җылысы кирәкме ?

- Җылысы кирәк,кыш җитте бит.

- Менә бу рәттән карагыз . Бөтен үлчәмнәр дә бар .

- Ярый.

- Берәрсе ошамадымы соң ?

- Ошады . Менә бу зәңгәрен алырга булдым. Төреп бирегез әле .

- Хәзер... Сездән 1582 сум .

- Рәхим итегез!

- Рәхмәт! Тагын килегез. Озакламый балалар киемнәре кайтачак.

- Килербез. Сау булыгыз !

3.Сәламәт яшәү кагыйдәләрен яз.

1) ____________________________________.

Сәламәт булу өчен 2) ____________________________________.

3) ____________________________________.

Укытучы - Сабитова С.Ә.

1.Җөмләләрдәге аергычларны (определения) тап, дөрес сораулар куй; җөмләләрне дөрес итеп укы.

1) Без тугыз катлы йортта яшибез.

2) Асаф кебек батырлар бик күп безнең авылда.

3) Куе урманнар , киң болыннар , балыклы күлләребезне яратам мин.

4) Кичә син телевизордан татарча концерт карадыңмы?

5) Укытучыбызның киңәшләрен онытмадыңмы син ?

2.Түбәндәге җөмләләрне русчага тәрҗемә ит , дустың турында сөйлә.

1) Чын дусларың күбрәк булса , гомерең озын булыр.

2) Яшь чакта һөнәр сайлау да – яр сайлау кебек бик җаваплы эш : гомер буе яратып эшләрлек һәм яшәрлек булсын ! Ш.Галиев

3. Бирелгән шигырьне сәнгатьле итеп укы, астына сызылган сүзләрнең тәрҗемәсен әйт.

... Һәр кешедә баш бар, кул , йөрәк бар,

Бөек фикер килә һәркемгә ...

Ләкин аны күпләр таный алмый.

Таныганнар кыймый әйтергә.

Р.Вәлиев.

Укытучы - Сабитова С.Ә.

1.Диалогка кирәкле җөмләләрне куй.

- ...

- Ә нинди театрга барабыз ?

- ...

- Минем Галиәсгар Камал театрына барасым килә.

- Ә синең нинди спектакль карыйсың килә ?

- ...

- Мин аны карадым шул инде.

- ...

- Искиткеч. Барганыма сөенеп кайттым.

2. Сүзләрне тәрҗемә ит , шул сүзләр белән бәйләнешле текст төзе.

Профессия, желание, нужный , полезный, выбор, специалист, ответственный, работа, трудолюбивый, честный , слесарь , повар , швея.

3.Композиторларны һәм язучыларны ике төркемгә аерып яз:

Язучылар

Композиторлар

Гомәр Бәширов

Луиза Батыр – Болгари

Александр Ключарёв, Илһам Шакиров , Ибраһим Гази , Сәгыйть Рәмиев, Сара Садыйкова, Әлфия Афзалова , Шәүкәт Биктимеров ,Хәйдәр Бигичев, Рөстәм Яхин, Кәрим Тинчурин , Наил Дунаев, Нурихан Фәттах, Нәҗип Җиһанов,Зөфәр Харисов, Салих Сәйдәшев, Хәсән Туфан, София Гобәйдуллина, Габдулла Кариев.

Укытучы - Сабитова С.Ә.