- •Мәкальләр турында
- •Табышмаклар турында
- •1. Табышмак ни ул?
- •2. Табышмаклар, заман һәм тормыш
- •3. Табышмак һәм аның җавабы
- •4. Сурәтләмә әсәр булу ягыннан табышмакларның үзенчәлекләре
- •5. Яңа табышмак чыгару
- •Мәкальләр
- •I бүлек. Ата-ана, бала-чага турында бәби бала
- •Ана белән бала
- •Баланың холкы. Аны тәрбияләп үстерү
- •Иркә, үпкәчән, елак балалар
- •Юньле бала һәм юньсез-игелексез балалар
- •Ата баласы булу, атага лаеклы булып үсү
- •Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре
- •Сәлам һәм сорашу
- •Вакытында, урынында сөйләү
- •Кешесенә күрә сөйләшә белү
- •Кешенең акылы, кемлеге сүзеннән беленү
- •Уйнап сөйләү, чынлап сөйләү
- •Дәшми калу
- •Һәр әйткән сүзгә ышану, риза булып торучылык
- •Хаклык, дөреслек, ялган. Сүздә тору, коры вәгъдә һәм ялганчылар
- •Сер сөйләү һәм аны саклау
- •Акыл һәм акыллы белән җүләр
- •Белем-гыйлем, уку-язу, галим-наданнар турында белем-гыйлем
- •Укыган белән укымаган кеше
- •Галим белән надан
- •Гыйлем өйрәнү
- •Белү; белгән белән белмәгән
- •Авыз иҗаты, әдәбият, җыр-көй, музыка, сәнгать мәкаль турында
- •Әкият, мәзәк, табышмаклар
- •Музыка һәм музыкантлар
- •Шигырь һәм шагыйрьләр
- •Талант һәм аны үстерү турында
- •Кеше, аның рухи йөзе, холык-кылыклар холыклар
- •Әдәп, оят, намуслылык
- •Рәхим-шәфкатьлек
- •Үпкәчәнлек һәм хәтер калу
- •Ачу һәм дуамаллык
- •Эреләнү, масаю
- •Мактану, алдан шапырыну
- •Үз сүзлелек, үҗәтлек, кире беткәнлек
- •Нәфес, азгынлык
- •Хәйлә һәм хәйләкәрлек
- •Астыртынлык
- •Иркәлек, кыланчыклык, нәзбереклек, вакчыллык, холыксызлык
- •Ил, туган җир, ватан
- •Сабантуй, мәйдан, уеннар
- •Көлү-җылау
- •Кешедән көлү, мыскыллау
- •Кешедә теләк, ният, батырлык һәм эшкә ихтыяр көче булу, мөстәкыйльлек һәм максатка ирешү турында теләк, максат һәм аңа омтылу
- •Ияреп эшләү һәм корыга иярү
- •Ашыгыч-акрын хәрәкәт, сабырлык
- •Абыну-сөртенү, хаталык, ялгышлык
- •Алдан күреп эш итү, сак хәрәкәт, тәдбирлелек
- •Вакыт-форсатны кулдан җибәрмәү
- •Кыюлык, тәвәккәллек
- •Батырлык һәм куркаклык
- •Кешедә ихтыяр көче булырга тиешлек, үзеңә үзең баш булу
- •Эш, хезмәт сөючәнлек
- •Кыңгыр эш, хыянәт
- •Кеше һәм кешене тану, аралашу
- •Кеше белән кеше аермасы
- •Кешегә хөрмәт һәм кечелек күрсәтү, үз кадереңне үзең белү
- •Кешегә салынмау
- •Үзеңне яхшыга күнектерү, чыныгу һәм гадәт
- •Каты серле булу, үзеңә үзең ышану
- •Табышмаклар төрле табышмаклар
- •Тап табышмак
- •Тапкыр җаваплы табышмаклар
- •Борынгырак табышмаклар
- •Җырлы-җаваплы борынгы бер-ике табышмак
Табышмаклар турында
1. Табышмак ни ул?
Табышмакларны балаларның кайсы гына әйтми дә, кайсы гына аны табарга яратмый? Тагын әле ул табышмакларның нинди кызык әйтелеп, нинди сәер булып ишетелә торганнары да юк? Әйтик, менә шундый бер табышмак:
Һәт һәт эчендә, Һәт Кәләмән эчендә, Һәт Кәләмәннең кызы бар Бикле сарай эчендә.
Ул нинди һәт эчендә һәт икән, ул нинди һәт Кәләмән икән? Ул анда кат-кат сарайларга бикләп куелган нинди кыз икән? Чынлап та бу табышмакны табу өчен ничә кат яшерен һәм серле бикләрне ачып керергә кирәк. Нәрсә соң бу? Бумы? Бу — чикләвек. Чикләвекне ашар өчен дә башта аны табарга, аның кабыгын ватарга, аннан кишәнкесен ачарга кирәк, аннары соң гына син аның төшен табасың, күрәсең һәм ашарлык таза булса, ашый аласың. Аның төше дә шулай кат-кат кабыклар эченә яшерелгән. Аның табышмагын табу өчен дә шулай әкият батыры кебек озак юлга чыгарга, аның кат-кат яшерен бикле сарайларын ватып керергә кирәк. Шул дүрт юллык кечкенә табышмак таптыру өчен безне нинди кызыклы, нинди кыю юлларга чакыра. Син хыялларың белән ниндидер тылсымнар патшасы һәт Кәләмән сарайларын эзләп барасың, сиңа бирелгән матур сурәтләмә үзенең охшашлык җебе буенча сине очырта, син бара торгач шул җепнең очын югалтсаң, табышмакның җавабын һич табалмыйсың. Инде син бу табышмакны әйтүченең үзеннән ярдәм сорарга каласың. «Нәрсә затыннан?» дип сорыйсың, ул сиңа «затын» әйтә, «үсемлек» ди. Үсемлек? Нинди үсемлек икән? Ләкин үсемлек миллион төрле. Үзе бер урман... Андагы һәт Кәләмән сарае кайсы булыр? Нинди билге буенча барырга? Бу билге табышмакның үзендә әйтеп бирелгән бит: «һәт һәт эчендә» һәм «бикле сарай эчендә» дигән. Димәк, бу кат-кат кабыклы һәм бикле үсемлек. Безгә кадерле әйбере дә шул бик эчендә. Сине шул охшашлык очыртып бара һәм син ахырында ул тылсымлы чикләвекне килеп таптың, сараен ватып кердең дә төшен кулыңа эләктердең!
Шушы мисалдан табышмакның нәрсәгә корылганын да бик яхшы күреп була. Димәк, әйберләр арасында охшашлык бар һәм бу охшашлыклар арасында бер-берсенә уртаклык бар. Менә шул бер әйбернең уртак охшашлыгы яки уртак билгесе аша икенчесен табарга кирәк. Моның өчен ут кебек зиһен йөгереклеге кирәк. Димәк, табышмак үзе кечкенә булса да эче төш кенә. Аның шул төшен табу кызыклы. Төше сиңа максат итеп бирелгән, уртак охшашлык билгесе бирелгән. Табу синең кулыңда. Тик моның өчен синең хыялың бай һәм җитез булсын да зиһенең йөгерек булсын.
Шулай килә торгач, без дә хәзер төп соравыбызга килеп җиттек. Нәрсә соң ул табышмак?
Гадәттә берничә кеше арасында зиһен-хыял үткенлеген сынашып зәвык ачу өчен, халык телендә күчерелмә мәгънәдә әйтелеп йөргән кыска гына шигъри сөйләм белән ике нәрсәдән берсенең охшашын әйтеп икенчесен табуга, я булмаса астыртын сорау биреп, шуңа каршы тапкыр җавап алуга, яки кара исәп белән берәр четерекле арифметик мәсьәлә чишүгә һәм башваткычларга табышмак диләр.
Табышмакларның үзенә бер кечерәк әкиятсыманнары да була. Алары сирәк очрый. Мәзәк төсендә әйтелгәннәре дә булгалый.
Табышмак сүзе урынына җомак, җомах дип атап йөртүләр дә бар. («Җомах әйттем, җөмлә тап». Казанарты Күлле Кимедә әйтәләр.)
Бу инде казахтагы «җомбак», башкорттагы «йомак» сүзләренә туры килә. Шулай булса да, Татарстанда күп районнарда инде «җомак» сүзен белмиләр. Һәм табышмакларның үзләрендә дә күбрәк «табышмак» атамасы йөртелүен күрәбез: «Тап табышмак: табага ябышмак», «Эче куыш, тышы таш, табышмагым орчык баш», «Табышмакта бер чокыр, бер чокырда мең чокыр» һ.б.
