Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Нәкый Исәнбәт Татар халык мәкальләре..doc
Скачиваний:
7
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
442 Кб
Скачать
☆

Рәхим — шәфкатьлек

Агач хәтта үзен кисеп торган кешегә дә күләгә бирә.

* Кечегә шәфкать ит, Узаманга (командир, капитан) хөрмәт ит.

* Куян елаганга карап, аучының күңеле йомшармас.

* Миһербанлык йөрәктән, Миһербансызлык беләктән.

* Рәхимсез атын кыйнар.

* Рәхимсез кешедән рәхимле эт яхшы.

* Сикергәнне аяма, егылганны ая.

* Хайваннарны җәберләгән рәхәт күрмәс.

* Яралы кошка таш атмыйлар.

* Син бүрене аясаң, бүре сине талар.

* Рәхимле бүре рәхимсез кешенең баласын асраган.

* Мөгрәп килгән сыерның мөгезен сугып сындырма.

Үпкәчәнлек һәм хәтер калу

* Авызың үпкәдә булса, кулың тоткада булсын (ишек тоткасында дигәне).

* Күңелең калса, көлкегә бор.

* Күңел кере әйтсәң бетәр, Күлмәк кере юсаң бетәр.

* Кары китсә дә, бозы китми.

* Коега таш ташлау җиңел, алуы авыр.

* Куян тауга үпкәләгән, тауның исендә дә юк.

* Суга салсаң, су күтәрмәс Мыскал тимерне, Алтын биреп алып булмас Калган күңелне.

* Сугудан төртү яман.

* Сынык бөтен булмас.

* Уен сүзне күтәрә бел.

* Уты сүнсә дә кисәве кала.

* Үзе абынган үзенә үпкәләр.

* Үпкәләгән өлешеннән коры калыр.

* Үпкәләсәң песи үпкәсен ашатырлар.

* Үпкәләсәң, үкен дә кайт.

* Үпкәне ачу белән, утны бензин белән баса алмассың.

* Үпкәчәнлек иркәлек галәмәте.

* Үпкәчәннең үпкәсе үсәр.

* Һавада болыт, син аны оныт.

* Чәпчемә, түгелерсең.

* Чын яхшының ачуы булса да, үпкәсе булмас.

* Шимбердө чыпта сугалар Әпкәли дә Юкәли, Әпкәлиенә сүз әйтсәң, Юкәлие үпкәли (Шимбер — авыл исеме).

* Яман кеше кинәчел.

Ачу һәм дуамаллык

* Акылың булса, ачу саклама.

* Ахмак кешенең ачуы тиз кабара.

* Ач күп ашар, ачулы күп сөйләр.

* Ачу арты ачыну.

* Ачу йоту — тау йоту.

* Ачу килгәндә аю да кечек хәтле генә күренә.

* Ачу килсә, акыл китәр.

* Ачулыга дәшмәсөң, ачуы кырын китәр.

* Ачулы кешегә песи койрыгын күтәреп йөрсә дә ярамый.

* Ачулы кеше җилкәсендә су ташыйлар.

* Ачулының күзенә түгәрәк әйбер дүрт кырлы булып күренә имеш.

* Ачуны башта кис.

* Ачу алдан, аклы — арттан.

* Ачуның башы юләрлек, ахыры үкенеп үләрлек.

* Ачуның даруы — дәшми калу.

* Ачу саклама, намус сакла.

* Ачу телдән ачыла, Дәшмәү белән басыла, Тар холыклы кеше шул: Ачуы килде — асыла.

* Ат ачуын тәртәдән.

* Ачучанны ачуландырып серен алалар.

* Ачуың килсә, борыныңны тешлә.

* Ачуың килсә, йөзгә кадәр сана.

* Ачуың килсә, суык су эч.

* Ачуың килсә, утыр, утырган булсаң, ят.

* Ачуыңны йот.

* Аюны җиңгән ярты ир, Ачуын җиңгән бөтен ир.

* Берең кызу булса, берең сабыр булсын.

* Бер кирпечкә абынган өчен бөтен урамны сүккән.

* Бер борча өчен юрган ярмыйлар.

* Бүгенге ачуны таңга саклама.

* Дөя дулап күккә менмәс.

* Зәһәр кеше тиз картая.

* Иске ачу истән чыксын.

* Каты явым тиз туктар.

* Көчсезнең ачуы көчле.

* Кече казан ташучан, кече кеше ачучан.

* Синең ачуың — минем кара аякчуым.

* Ташыма, ташыган су да кайта.

* Таракан дулап мич башын җимерә алмый.

* Утка пычак тыкма.

* Ташыган түгелер, шашкан көенер.

* Тешләнмә, тешең бетәр.

* Үгез чөя-чөя дә өстенә чүп өя.

* Холыксызның ачуы танау очында.

* Ярсу кеше ярашкан су кебек.

Эреләнү, масаю

* Борынын чөйгән абынмый калмас.

* Борыныңны бик күтәрмә, агач башына эләкмәсен.

* Кәрлә кеше биек ишектән иелеп керер.

* Күперенү күркәгә килешә.

* Күтәрмә борыныңны, ; Өзәрләр муеныңны.

* Кабарынсаң, чәпчерсең. Камыр булсаң, күпчерсең.

* Сабын куыгы тиз шартлый.

* Түбәң күккә тисә дә, аягың җирдә булыр.

* Тәкә күпме генә сикерсә дә җиргә төшәр.

* Югарыга карап үрнәк ал, Түбәнгә карап гыйбрәт ал.