- •2. Әдәби жанрлар
- •3. Образ автор тарафыннан бәяләнгән күренеш, вакыйга, кеше характерының формасы
- •4. Сюжет
- •5. Әдәби әсәр композициясе
- •Төп композицион алымнар
- •6. Иҗат юнәлешләре
- •7. Реализм: классик реализм, яңартылтан реализм классик реализм
- •8. Реализм: классик реализм, яңартылган реализм яңартылган реализм
- •9. Романтизм
- •10. Иҗат юнәлешләре: реализм, романтизм, модернизм
- •11. Татар әдәбияты тарихының чорларга бүленеше
- •12. Лексик чаралар дөрес сайлау һәм урынлы куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән сурәт тудыручы сүзләр
- •13. Троплар әйберләр, предметлар, күренешләр арасындагы бәйләнешләр ярдәмендә күчерелмә мәгънә аңлату
- •14. Стилистик фигуралар сүзләрнең фразага һәм сөйләмгә оешу үзенчәлекләренә нигезләнгән сурәтләү чаралары кабатлауга нигезләнгән фигуралар
- •15. Стилистик фигуралар сөйләмнең гадәти булмаган тәртибенә нигезләнгән фигуралар
- •Мәгънә каршылыгына нигезләнгән фигуралар
- •16. Стилистик фигуралар сөйләмнең гадәти булмаган тәртибенә нигезләнгән фигуралар
- •Мәгънә каршылыгына нигезләнгән фигуралар
- •17. Татар халык иҗаты Эпик жанрлар
- •18. Татар халык иҗаты Эпик жанрлар
- •19. Татар халык иҗаты Эпик жанрлар
- •20. Татар халык иҗаты Лирик һәм лиро-эпик жанрлар
7. Реализм: классик реализм, яңартылтан реализм классик реализм
МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК РЕАЛИЗМЫ |
кешене аң-белемгә өндәүче, югары идеалларга хезмәт итәргә чакыручы, җәмгыятьне үзгәртүне гаиләдән башларга кирәклекне раслый торган иҗат агымы |
М. Акъегет «Хисаметдин менла», З.Бигиев «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә», Р. Фәхретдинов «Әсма, яки Гамәл вә җәза», Г. Ильяси «Бичара кыз», Г. Исхакый «Кәләпүшче кыз», «Өч хатын берлән тормыш» |
|
ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ: * гыйлемлелек, мәрхәмәтлелек, тәрбияле булуны мактау, геройның әхлакый камиллеген белем алу белән бәйләнештә карау; * әсәрләргә шартлылыкның хас булуы; * геройларның уңай һәм тискәрегә кискен аерылуы, гамәлләренең, язмышларының иҗтимагый шартларга бәйле мотивлаштырылган булуы; * әхлакый, мәгърифәтчелек идеалларының югары күтәрелүе
|
|
ТӘНКЫЙДИ РЕАЛИЗМ |
кешене әхлакый камиллеккә өндәүче, башкаларга ярдәмчел булуга чакыра, типик характерларны типик шартларга куя торган иҗат агымы
|
Г. Камал «Банкрот», «Беренче театр», «Безнең шәһәрнең серләре», Ф. Әмирхан «Фәтхулла хәзрәт», Г. Исхакый «Зиндан» |
ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ: * тәнкыйть ярдәмендә татар җәмгыятен «йокыдан уятуга», яшәп килүче иске тәртипләрне кире кагуга йөз тоту; * аерым шәхесне түгел, тирәлекне, җәмгыятьтәге билгеле бер катламнарны тәнкыйтьләүнең алга чыгуы; * өч принципка нигезләнүе: кеше тирәлектә яши, аның тормышы җәмгыять белән тыгыз бәйләнгән, ул — тарихи чор җимеше; * гуманистик һәм җәмгыяви идеалларның югары күтәрелүе
|
|
|
СОЦИАЛИСТИК РЕАЛИЗМ |
кешене иҗтимагый көрәшкә якынайта, җәмгыять өчен яшәргә өнди торган, социалистик җәмгыять алга куйган идеалларның җиңәчәгенә ышаныч белән сугарылган иҗат агымы
|
Г. Ибраһимов «Тирән тамырлар», Һ. Такташ «Гасырлар һәм минутлар», М. Әмир «Агыйдел», Г. Бәширов «Намус», Г. Ахунов «Хәзинә» |
|
ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ: * социалистик җәмгыять кануннарын билгеләргә омтылу; * кешедәге героизм, корбанчылык сыйфатларының югары күтәрелүе, аның язмышын җәмгыять, халык, чор язмышы белән тәңгәллектә карау; * типик характерларның иҗтимагый көрәш шартларында күрсәтелүе |
|
