1 Нче күренеш
Ирек. (Корсагын сыйпый-сыйпый чыга.) Ну тәмле пешерә дә соң безнең әби. Бабай уңга-а-н әбидән. (Авызын зур ачып иснәп) Ярый, алар әле өстәл яныннан тиз генә тормаслар. Бераз покемарю, качмас әле мәктәбе. (Креслога утырган көе йоклап китә.)
(Бераздан бүлмә караңгылана. Чит планета кешеләренеке сыман киемнәр кигән ике егет килеп керә. Алар үзләренчә бииләр, катлаулы хәрәкәтләр ясыйлар, бүлмәдә төрле төсләр уйный, серлелек. Егетләр бер-берсенә исемнәре белән дәшәләр.)
Бөке. Кәтүк, кара әле моңа, бөтен бала укып йөргәндә, бу рәхәтләнеп йоклап ята.
Кәтүк. Тукта, Бөке, кызык итәбез аны. (Икесе ике җилкәсенә куллары белән басып, берьюлы кычкырып җибәрәләр.) Ач күзеңне, дөнья бу.
Ирек. (Сискәнеп уяна, куллары белән йөзен каплый, үзе тормакчы була, ләкин тора алмый.)
Кемнәр сез? Кайдан килдегез? Ник кердегез?
Бөке. Ник шаккаттың? Әнә теге компьютерда көне-төне син уйнадыңмы?
Ирек. Уйнаса, ни булган? Сезнең ни эшегез бар анда?
Кәтүк. Тупасланма, егет. Без сездән ерак түгел генә урнашкан бер планетадан килдек. Син әнә шундагы (компьютерга күрсәтә) параметрлар белән безнең планетага чыктың. Үзең дә белмәгән көе, бабаң белән әбиеңә дә әллә ниләр сөйләдең.
Бөке. Син турыдан-туры безнең белән контактка кердең. Димәк, без сиңа кирәк. Телисеңме, теләмисеңме, син бүген безгә буйсынырга тиеш.
Ирек. (Кинәт тартылып куя да ычкынып китә, тегеләрнең икесен ике якка тәгәрәтеп җибәрә.) Монда килеп, хуҗа булмакчы идегезме, булмый торсын әле.
Бөке белән Кәтүк. (Берьюлы кычкырып җибәрәләр.) Ай-й-а! Кара бу җир кешесен. Әй, сиңа әйтәм, көч булгач, акыл кирәкми, дип уйлыйсыңмы әллә? (Җитез генә сикереп торалар, өчәү арасында тарткалаш бара. Тегеләр төрле каратэ сыман алымнар кулланалар да Ирекне егып өстенә менеп утыралар, бар да мыш-мыш сулый.) Стоп! Бәргәләнмә!
Ирек. Җибәрегез, мин бабайны чакырам. Сезгә миннән ни кирәк?
Кәтүк. Сине беркем дә ишетми, чөнки без синең төшеңдә, аңлыйсыңмы, тө-шең-дә. Син бу төшеңдә нәкъ өнеңдәгечә яшәячәксең. Барысын да күрәсең, эшлисең, ә сине күрмиләр.
Ирек. Әби белән бабай да күрмиләрме?
Бөке. Күрмиләр. Без сине төшеңдә тәрбияләргә тиешбез, югыйсә син ялкаулыгың аркасында киләчәгеңне харап итәчәксең.
Кәтүк. Иң элек без синең кемлегеңне белергә тиешбез. Моңарчы безне синнән башка эзләп табучы булмады, бәлки безнең планетага куркыныч яныйдыр?
Ирек. Мин сезне очраклы гына таптым. Кирәкмисез сез миңа, потыгыз бер тиен.
Бөке. Ул ни дигән сүз? Уйнап кына чакырмагансыңдыр бит? Алай булса, эшең харап!
Кәтүк. Ярый, утыр урыныңа. Бүтән качарга уйлама да. Без синнән күпкә акыллырак, теләсә кайдан таба алабыз. Я, сөйлә, кем син?
Ирек. (Еламсырап) Мин компта казынырга яратам. Укырга кирәк икәнне белсәм дә, укуны җенем сөйми. Әти-әни белән чит илгә дә шуның аркасында китә алмадым. Ун ел укып, чит телне өйрәнмәдем. Мин бер ел эчендә аны өйрәнеп, икенче елга алар янына китәргә тиешмен, ләкин һаман үземне җиңеп, эшкә керешкәнем юк. (Бөке компьютер өстәле янында нидер тикшерә.)
Бөке. Дөрес сөйлисең, алдамыйсың. Без сезнең планета кешеләрен күптән беләбез. Сездә ялкаулык көчле. Баш миегезнең бик аз күзәнәкләрен генә эшләтәсез, шуңа күрә дә бик артта калгансыз.
Кәтүк. Әйдә, Бөке, үзенең гаебен дә белә бу. Килгән-килгән ярдәм итик без моңа.
Бөке. Ярар соң, мин риза, ялганлашмаган кешедә төзәлер дигән өмет тә бар әле. (Иреккә карап) Тик сиңа бер шартыбыз бар, үтәрсеңме?
Ирек. Нинди шарт ул? Мин риза.
Бөке. Юк, син башта уйла. Үти алмасаң, без сине моннан алып китәчәкбез. Мондый хәлдә калдырып китү, безнең өчен куркыныч, чөнки син безнең турыда күп беләсең.
Ирек. Әйтегез шартыгызны.
Кәтүк. Бүгеннән син ныклап укый башлыйсың. Өйдәге бөтен эшләр дә синең өстә була. Шул исәптән ашарга пешерү дә.
Ирек. Ә әби кайда? Ул мине кухняга якын да җибәрмәячәк.
Бөке. Әбиеңдә хәзер кухня кайгысы түгел. Без аны яшьлегенә кайтардык, әзгә генә булса да, синнән котылып ял итсен, дидек.
Ирек. Аннан башка ничек яшәрмен? Минем бит күкәй пешереп тә ашаганым юк.
Кәтүк. (Рәхәтләнеп көлә.) Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләрме әле? Син бит, үзем теләгәнчә яшисем килә, дидең. Менә, яшәп кара, кем сиңа комачаулый?
Ирек. (Күңелсез генә) Ярый, мин риза. Сез китәсезме?
Бөке. Юк, әлегә без җирдә булабыз. Сине менә шул аппарат ярдәмендә күзәтеп торачакбыз. (Ниндидер кечкенә генә прибор күрсәтә.) Ярдәм кирәксә, безне ничек табарга икәнне беләсең. Әйдә, Кәтүк, китик.
Кәтүк. Бөке, аның бу шартны үтәячәгенә ышанасыңмы? Бәлки, үзебез генә ярдәм итәрбез?
Бөке. Юкны сөйләмә, кешеләр болай да башкалар җилкәсендә яшәргә өйрәнеп беткәннәр. Бу егет тә яшьтән үк бозылып бара. Эшләп ашарга кирәклегенә өйрәнсен. Югыйсә, җирдә тагын бер әрәмтамак артачак. (Икесе бергә). Гуд бай. (Китәләр.)
Ирек. Уф, киттеләр. Миңа нишләргә соң? Үз башыма бәла алдым бит, әй. Тукта, кухняга кереп карыйм әле. (Кереп китә.)
