5Нче күренеш.
Бөке. Күрдеңме, Ирек? Яшьлек гел бертөсле.
Ирек. Юк, болар безгә караганда акыллырак та, матуррак та сөйләшәләр.
Бөке. Үзең дә аңлагансың икән. Боларны тыңлыйсы гына килеп тора.
Кәтүк. Кит әле, шул да булдымы сөйләшү. Кичә Ирек белән Ләйсәннең сөйләшүен тыңлап тордым. Менә ул, ичмасам, сөйләшү дисәң дә сөйләшү.
Бөке. Нәрсә, шулай тәмле итеп сөйләшәләрме?
Кәтүк. Тәмле генәме соң. Клёво. Ләйсән әйтә: “Чё, обалдел что-ли? Короче, не стой над душой. Грызи свою математику сам, понял? И ваще, короче, Пифагором стать не собираюсь.”
Ирек. (оялып) Ярар, инде, гел алай сөйләшмибез без. Кайчакта үзебезчә, татарча да сөйләшкәлибез.
Бөке. Кызык, короче дип кабатлап тору ник кирәк соң?
Кәтүк. (ирония белән) Һе, кыскалыкта осталык, дигәнне аңлата ул. Мин үзем дә аларча сөйләшергә өйрәнеп беттем инде. (Иреккә) Миңа синең Ләйсәнең бик ошый. Кыю, үзенә ни кирәген белә. Ул киләчәкне уйлап баш ватмый, аңа бүген рәхәт булсын.
Ирек. (уңайсызланганын яшерергә тырышып) Ләйсән хәзерге модага ияреп кенә шулай сөйләшә ул. Мондый сөйләшү минем үземә дә ошамый башлады, Ләйсән дә үзгәрер, дип уйлыйм.
Бөке. Ә миңа Чәчкәнең сөйләшүе ошады. Ул яхшы белән яманны аера белә. Кемнең кем икәнен бик яхшы аңлый, шуңа күрә дә Илдарны сайлаган, ә Илдар, чыннан да, бик төпле егет.
Ирек. Сез килгәнче бар да үз урынында иде сыман. Килдегез дә бөтен фикеремне бутап та бетердегез. Миңа кичә яхшы дип тоелган нәрсәләрнең бүген кызыгы калмады. Ни өчендер әби белән бабайның яшь чаклары кызыклырак тоела.
Бөке. Менә монысы шәп. Нәрсәнең нәрсә икәненә бик тиз төшендең син, әй. Логика көчле синдә, шулай булгач рәт чыгачак үзеңнән.
Кәтүк. Син ни уйласаң да уйла, тик мин Ләйсәнне үзебез белән алып китәм. Андыйлар бездә дә кирәк, югыйсә, артык акыллы безнең планета кешеләре.
Бөке. Нәрсә, шундый яхшы, чиста планетабызны чит-ят сүзләр, гадәтләр белән тутырырга исәпләмисеңдер ич. Онытма, безнең планетаны чүп-чардан саклый торган саклагыч системасы аркылы барыбер үтә алмаячаксың. Без үз телебездә сөйләшеп, җырлап, үз телебездә уйлап яшәячәкбез.
Ирек. Минемчә, Бөке бик дөрес әйтә. Һәр кешенең үз юлы, үз кыйбласы булырга тиеш.
Кәтүк. Кара-кара, ничек сайрый башлады безнең Ирек. Ярый, мин сезне сынап кына карамакчы идем. Ләйсәнеңне үзең тәрбиялә, нәкъ Чәчкә кебек ихлас, дөрес күңелле булсын.
Ирек. Үзгәрәчәк ул, әлбәттә, үзгәрәчәк, чөнки мин үзем дә үзгәрә башладым. Без бертөрле җырларга тиеш, дип саныйм.
Бөке. Менә монысын шәп әйттең, брат. Мәхәббәт өчен көрәшергә кирәк.
Кәтүк. Күрәм, безнең монда кирәгебез калмаган шикелле. Димәк, без үз бурычыбызны үтәдек.
Бөке. Ярый, Ирек. Безгә китәргә вакыт. Юл кешесенең юлда булуы яхшы. Синең өчен куркасы юк хәзер.
Кәтүк. Хуш, Ирек. Синең белән бик кызык булды, отпад. Тьфу, дурной пример заразителен, дисезме әле. Үз телемә әллә ниләр кыстырып сөйли башладым.
Бөке. Ярый, кайтып җиткәнче онытырсың әле. (Сәхнә караңгылана, чыгып китәләр.)
6 Нчы күренеш
Ирек (уянып, элекке гадәте буенча) Әби, әби, дим. Ник уятмадың, йоклап кала язганмын бит. (Әбисе эндәшми.) Беркем дә юк. Кая киткән соң болар? Тукта, башта бабай кебек гимнастика ясап алыйм әле, тән язылып китә, ди торган иде бабай. (Музыка куеп, гимнастика ясый.) Җитәр, беренче көнне күп булмаса да ярый. Үтереп ашыйсы килә, бәрәңге булса да пешерергә кирәк. (Шул арада әбисе килеп керә, Ирек гаҗәпләнеп карап тора.) Әби, син ничек монда?
Әби. Монда булмый, кайда булыйм, ди соң? Әллә авырыйсыңмы, улым? (Кулын Ирекнең маңгаена куеп карый.) Температураң да юк. Ник иртә тордың, улым, бүген ял көнең бит. Кичә иртәнге аштан соң креслоңда йоклап киткән идең, уятмадым. Шул килеш төн үткәреп, иртәнгә кадәр йокладың. Үзе тормыйча уятмам, дигән идем.
Ирек. Юк, әби, торырга кирәк, үзең дә көн буе аунап ятарга ярамый, дип әйтәсең бит. (Юынырга чыгып китә. Бабай керә.)
Бабай. Бер дә булмаганны, ник бик иртә торган бу малай?
Әби. Үзем дә аптырашта. Кухнядан карап тордым, беләсеңме нишләде, гимнастика ясады бүген Ирек.
Бабай. Авырмыйдыр бит?
Әби. Юк, авырмый, тик ул баланы җен алмаштырган төсле, сөйләшүе дә икенче төрле.
Бабай. Ярый, хәерлегә булсын. Көн дә тукып торуга, бәлки, акылына килгәндер.
Ирек. (Керә, әби-бабасына текәлеп карый.) Мин бүген төшемдә сезнең яшь чагыгызны күрдем. Сез безнең кебек сүлпән түгел идегез, икегез дә ут уйнатып тора идегез. Без моңа кадәр көн үтсенгә генә яшәгәнбез икән. Мин шуңа төшендем.
Бабай. Ниһаять, аңладың, улым. Менә монысы чын ир-егетләр сүзе.
Ирек. Минем сезнең кебек эшлекле һәм акыллы буласым килә. Моңа кадәр күпме вакытымны бушка үткәрүемне аңладым. Әби, моннан соң мин сиңа бөтен йорт эшләрендә булышырмын. Бабай, синең белән шахмат уйнарга да иренеп тормам.
Әби. Бә-ә-й, улым, икенче кат туган төсле булгансың бит син. Хәерле булсын, үз бәхетеңә төкле аягың белән кил. Ярый, улым, калганын өстәл янында сөйләшербез, мин чәй әзерлим. (Чыга.)
Ирек. Бабай, мин Ләйсәнгә чылтыратып алыйм әле.
Бабай. Ярый, мин чыгып торам, рәхәтләнеп сайрашыгыз.
Ирек. Хәерле иртә, Ләйсән. Ә? Ял көне икәнен беләм. Әйе, үзем тордым. Бүгеннән башлап, эшлекле тормыш алып барасым килә, туйдым эленке-салынкы йөрүдән. Мин хәзер сезгә киләм, синең белән шул турыда сөйләшәсем бар. Килмә, кич дискотекада очрашырбыз, дисеңме? Нинди бетмәгән йокы инде ул, Ләйсән. (Күңелсезләнеп, телефонын куя.) Йоклыйм, ди, көн озын, кич очрашырбыз, ди. (Катгый карарга килеп.) Юк, Ләйсәнчик, болай булмый, киләм, дигәч киләм. Яшь гомерне бушка үткәреп булмый бит инде. Киләчәккә карап яшәргә кирәк. (Ныклы адымнар белән чыгып китә.)
© 2009-2011 Гүзәлия Тарханова сайты. Барлык хокуклар якланган.
