- •Тема 1. Төрки халыклар тарихы
- •Тема 2. Төрки рун язулы истәлекләрнең табылу һәм өйрәнелү тарихы
- •Тема 3. Рун язулы истәлекләрнең таралу ареалы. Идел буенда табылган рун язулы истәлекләр
- •Тема 4. Күлтәгин һәм Төньюкук истәлекләренең эчтәлеге һәм тарихи әһәмияте
- •Тема 5. Орхон-енисей истәлекләренең тел үзенчәлекләре
- •4.3. Реферат темалары
- •Глоссарий
- •Зачет өчен сораулар
Тема 2. Төрки рун язулы истәлекләрнең табылу һәм өйрәнелү тарихы
Төньяк Монголия территориясендә табылган мәдәни һәйкәлләр "бәңгү ташлар" төркиләрнең атаклы каганнары, батырлары: Күлтәгин, аның агасы Билгә каган, зирәк Төньюкук, гаскәр башлыклары Кули Чура, Моюн Чура, Алп Илитмиш һ.б истәлегенә куелган. Борынгы төрки чордан калган рун язулы ядкярләрне табылу урынына, эчтәлегенә һәм жанрына бәйле төркемнәргә бүленеш С.Г.Кляшторный, А.Н.Кононов, И.Л.Кызласов, А.М.Щербак, М.Х.Бакиров, Х.Ш.Мәхмүтов, Х.Р.Курбатов хезмәтләрендә урын алган.
Галимнәр истәлекләрнең саны, саклану дәрәҗәсе, палеографиясе һәм эчтәлегенең төрле төбәктә төрлечә булуын күрсәтәләр.
Мәңгелек өчен дип язылган әлеге ташлар фән дөньясы өчен озак заманнар билгесез булып кала биргәннәр. Галимнәр билгеле булмаган яңа алфавитны уку өчен зур тырышлык куялар. 1893 елның 15 (3) декабрендә профессор Вильгельм Людвиг Томсен Дания король академиясе утырышында руник язмаларның укылышы хакында чыгыш ясый. 1894 елның гыйнварында В.Радлов Фәннәр академиясе утырышында Күлтәгин истәлеге текстларының укылуы һәм тәрҗемә ителүе хакында хәбәр итә.
Борынгы төрки язма истәлекләренең фонетик-грамматик төзелешен, лексикасын өйрәнүгә нигез В.В.Радлов, В.Томсен, Г.Вамбери, П.М.Мелиоранский, В.Банг хезмәтләрендә салына.
В.В.Радловның борынгы истәлекләрнең тел үзенчәлекләрен чагылдырган «Die alttürkischen Jnschriften der Mongolei. Neue Folge» (СПб., 1897) (Монголиянең борынгы төрки язмалары. Яңа басма) хезмәте хәзерге тел гыйлемендә үзенең лаеклы урынын саклый. П.М.Мелиоранский «Күлтәгин истәлеге» («Памятник в честь Кюль-тегина»1899) дигән магистрлык диссертациясендә истәлеккә тирән тарихи-лингвистик анализ ясый, күп кенә сүзләргә яңача аңлатма бирә.
Борынгы төрки язма истәлекләрне өйрәнүгә иң зур өлеш керткән галимнәрнең берсе – С.Е. Малов. Аның «Памятники древнетюркской письменности» (1951), «Енисейская письменность тюрков» (1952), «Памятники древнетюркской письменности Монголии и Киргизии» (1959) китаплары хәзергәчә борынгы телне өйрәнүдә ышанычлы чыганак булып тора, дәреслек хезмәтен үти. Безнең илдә рун язулы истәлекләрне өйрәнү С.Г.Кляшторный, И.А. Батманов, Л.Н.Гумилев, В.Г.Кондратьев, В.М. Насилов, А.С.Аманжолов, Д.Д.Васильев, Г.Айдаров, Л.Р.Кызласов, Н.К.Антонов хезмәтләрендә уңышлы дәвам иттерелә. Борынгы төрки язма истәлекләрне өйрәнүче галимнәрнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә, ядкярләрнең лексик берәмлекләре туплана килде. VII–XIII гасыр истәлекләреннән 20.000 сүзне эченә алган «Древнетюркский словарь» (1960) «Борынгы төрки сүзлек» дөнья күрде. Язмаларның палеографиясенә бәйле мәсьәләләр, рун алфавитының барлыкка килүе хакында яңа гипотезалар, соңгы елларда табылган ядкярләрне уку, хәрефләрен фәндәге казанышлар нигезендә шәрехләү безнең көннәрдә И.В.Кормушин, Д.М.Насилов, А.М.Щербак, И.Л.Кызласов, И.В.Стеблева, Х.Р.Курбатов һәм башка галимнәр хезмәтендә урын алды.
Борынгы төрки язма истәлекләрнең аерым мәсьәләләре чит ил галимнәре А.ф.Габен, О.Прицак, Дж.Клоусон, Пентти Аалто, Луи Базен, Хөсәен Оркун, Әхмәд Эмри, Әхмәд Җәгъфәроглы, Талат Текин, Шинаси Текин, Масао Мори, Ларс Юхансон, Ю.Немет кебек филологлар тарафыннан өйрәнелгән. Эзләнүләр хәзерге вакытта да төрле юнәлешләрдә дәвам иттерелә, тикшерү нәтиҗәләре борынгы төрки язма мәдәниятне тулаем өйрәнүдә кыйммәтле чыганак ролен үтиләр.
